Разработка урока математики в 1 классе

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Математика.1 класс

Тема. " Кошлар рәхмәте."Мәсьәләләр чишү.

Максат. 1.Мәсьәләләр эшләргә өйрәнүне дәвам итү.

2. Санау, 1-3 саннарын кушу,алу күнекмәләрен, фикер-

ләүсәләтен, зиһенен, зирәклеген үстерү.

3. Кошларга сакчыл караш,миһербанлылык,ярдәмчел-

лек кебек матур сыйфатлар тәрбияләү.

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Дәрес төре: интеграл дәрес.

Фән ара бәйләнеш: математика һәм әйләнә-тирә дөнья.

Җиһазлар: кош рәсемнәре,җимлек, сигнал карточкалары,

индивидуаль һәм дифференциаль карточкалар,

тест,компьютер, проектор,терәк схемалар,цифрлар.

геометрик фигуралар.

Дәрес барышы.


  1. Оештыру өлеше.

1.-Хәерле көн укучылар!Математика дәресен башлыйбыз.

Үзебезнең девизны әйтик.

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне.

Дөрес ,матур утырыйк

Тырышып җавап бирик.

2. Кошлар турында әңгәмә үткәрү

-Ә хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм,игътибар белән тыңлагыз әле.

Югары менә чылбырсыз,

Түбән төшә баскычсыз,

Өйләр сала балтасыз. (кошлар)

- Кошларның күбесе көз көне җылы якларга китәләр,ә кайбер кошлар туган җирләрен ташлап китмиләр,шунда кышларга

калалар.

Кыш җитте , бөтен җир

Капланды кар белән.

Салкында кошларга

Бик авыр - мин беләм.

  • Ә ни өчен кыш көне кошларга авыр икән? (азык юк)

  • Әйе, кыш көне бөтен җир кар белән каплана , бөҗәкләр кача,кошларга азык җитми.

  • Ә без аларга ничек ярдәм тә алабыз?(җимлек куябыз)

  • Әйе без аларга бүген сезнең белән җимлек куябыз, җим салабыз һәм читтән генә аларны күзәтәбез.Нинди кошлар килер икән җимлегебезгә?

  • Нинди азыклар белән сыйлыйк икән кошларны?

  • Алар ипи валчыкларын,көнбагыш,кабак орлыкларын ,

терлек маен яратып ашыйлар.


  1. Актуальләштерү.

1.-Ә хәзер күзләребезне йомабыз да 1-10 кадәр уңайга һәм кирегә саныйбыз .

-Карагыз әле укучылар, безнең җимлегебезгә бер кош килгән дә инде, аның томшыгында хат бар.Кайсыгыз таный бу кошны?

(ул-чыпчык)

Хатны уку.

- Рәхмәт сезгә дуслар! Мин сезгә бүләк итеп кызыклы мисаллар

алып килдем.

2.Компьютер белән эш. 1 слайд.

Предметларны санау цифрлар белән күрсәтү.

Күбәләкләр - 3

Бал кортлары - 4

Бөҗәкләр - 5

-Ә хәзер хәтерегезне тикшереп карыйк әле.Кайсыгызның исендә калды икән? Нәрсәләр күбрәк иде? Нәрсәләр азрак иде? (бөҗәкләр күбрәк ,күбәләкләр азрак)

3.Перфокарта белән эш.

Саннар составын билгеләү.(компьютерда җавапларны тикшерү)

Разработка урока математики в 1 классеРазработка урока математики в 1 классе

5

2

_6_

___

___

_4_

____

_8__

_9__

___

6

9

3

5

2

7

4.- Без саннар составын билгеләгән арада җимлеккә тагын бер кош кунган .Монысы нинди кош икән? (песнәк)

2 хатны уку.

Бик яратып сыйландык ,сезгә бүләк итеп кызыклы мәсьәләләр алып килдек.

Табышмак мәсьәләләр чишү.

Лилия бакчага керде,

Биш кызыл алма күрде,

Бишесен өзеп алды

Ботакта ничә калды. (0)

Илсур , Марат һәм Динә

Бер песнәккә җим сибә.

Килде тагын бер песнәк

Ничә песнәк булды, әйт? (2)


  1. Яңа күнекмәләр формалаштыру.

1 . Дәреслектәге мәсьәләләрне чишү.

№1 Мәсьәләне уку.

-Ничә уенчыгы булган? (4)

-Ничә уенчык бүләк иттеләр?(3)

-Нәрсә билгесез?(ничә уенчыгы булганлыгы)

Укучылар тактада түгәрәкләр ярдәмендә моделен төзиләр.

Кисмә хәрефләрдән чишелешне тактага язалар.

2. Физминутка. "Нәни дуслар" җырына бию элементлары башкару.

3. №3 Мәсьәләне терәк схема ярдәмендә чишү.

Мәсьәләне уку, схемага тиешле саннарны укучылар куялар

Бар иде - 6

Ашады - 3

Калды - ?

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. -Җимлегебезгә күз салыйк әле.Нинди кош килде икән? (карабүрек)

3 хатны уку.

Күңелегез яхшы, җылы киң икән. Сезнең җимлек турында башка кошларга да хәбәр иттем.

-

Кыш көне кошлар төркемнәргә җыелалар,алай яшәве җиңелрәк.Берсе азык тапса икенчесе дә тук була. Дошманнардан саклану өчен дә уңайлы.

Сезгә бүләк итеп "Чылбыр" уенын алып килгән.Компьютерда күрсәтелә ,телдән исәпләнә.

Разработка урока математики в 1 классеРазработка урока математики в 1 классеРазработка урока математики в 1 классеРазработка урока математики в 1 классеРазработка урока математики в 1 классе

3

Разработка урока математики в 1 классеРазработка урока математики в 1 классеРазработка урока математики в 1 классеРазработка урока математики в 1 классеРазработка урока математики в 1 классеРазработка урока математики в 1 классеРазработка урока математики в 1 классеРазработка урока математики в 1 классеРазработка урока математики в 1 классеРазработка урока математики в 1 классеРазработка урока математики в 1 классеРазработка урока математики в 1 классеРазработка урока математики в 1 классеРазработка урока математики в 1 классеРазработка урока математики в 1 классе

66


4 хатны уку.

2.Тамак тук булгач, көне дә суык булмады алай.

Дәфтәрләрегезне ачсагыз минем бүләгемне күрерсез.


  • Яхшы азык кошларны җылыта.Ябыкмыйча, тире астындагы май катламын саклап калсалар, алар өчен көчле салкыннар да берни түгел.

Дәфтәрдәге мәсьәләләрне чишү.

Мәсьәләне бергәләп уку, мөстәкыйль чишү.

3. Физминутка.

4. 5 хатны уку.

Мондый мәрхәмәтле балалар булганда

Кыш суыгы куркытмас.Кошларны рәнҗетмәгән,аларны саклаган,ярдәм иткән бала мәрхәмәтле бала була.

Тестлар чишү.

3 + 2 = 6 ,5 , 4

6 - 2 = 4 ,3 ,5

7 + 2 = 6, 9, 8

9 - 3 = 5 , 6, 4

4 + 3 = 7, 8, 9


  1. Дәрескә йомгак.

Өстәмә эш .Геометрик фигуралардан кош сурәте ясау.

6 хатны уку.

Рәхмәт сезгә ,балалар,

Сау - сәламәт булыгыз.

Кышның ап-ак кары кебек,

Якты булсын юлыгыз.

-Безнең җимлегебезгә ничә кош килде икән,саныйк әле.

-Кошлар алып килгән уеннар,мәсьәләләр сезгә ошадымы?

-Киләчәктә дә сез кошларга ярдәм итәрсезме?


© 2010-2022