- Преподавателю
- Начальные классы
- Урок по татарскому языку на тему Җөмләләр илендә кунакта (2 класс)
Урок по татарскому языку на тему Җөмләләр илендә кунакта (2 класс)
Раздел | Начальные классы |
Класс | 2 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Ахметханова М.Ф. |
Дата | 07.05.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Поделитесь с коллегами:
Тема: Җөмләләр илендә кунакта. 2 класс. Максат: 1. Укучыларның җөмлә, аның төрләре, җөмлә кисәкләре турында алган белемнәрен ныгыту, камилләштерү; 2. Дөрес һәм матур язу күнекмәләрен ныгыту, уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыкны үстерү; 3.Икмәккә сакчыл караш, игенче хезмәтенә хөрмәт хисе тәрбияләү. УУГ Танып белү: белемнәрне арттыру, текст, карточкалар , дәреслек ярдәмендә теманы ныгыту. Регулятив: дәрес максатын үзлекләреннән һәм укытучы ярдәме белән ачыклау. Коммуникатив: сәнгатьле , аңлап уку күнекмәләрен ныгыту. Шәхси: мөстәкыйль нәтижә ясый белү, икмәккә сакчыл караш тәрбияләү, җөмлә төрләрен аера белү, баш сүзләрне табу. Предмет ара : төрле сүзләрдән җөмлә төзү.
Дәрес тибы: ныгыту дәресе.
Җиһазлау: Санакта слайдлар, 2 нче сыйныф татар теле дәреслеге, авторлары: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова; такта, карточкалар. Дәрес барышы.
- Оештыру өлеше.( уңай психологик халәт тудыру).
- Актуальләштерү.
- Өй эшен тикшерү.
Укучылар укыйлар. ………………………….. Укытучы: рәхмәт укучылар, яз турында бик матур хикәяләр төзегәнсез. 2. Укытучы: укучылар, ә сезнең дәфтәр битләре шатлана беләме? Укучылар: белә. Укытучы: кайчан шатлана соң алар? Укучылар: чиста, пөхтә, дөрес язсак. Укытучы: әйдәгез әле, укучылар, чиста, пөхтә, дөрес язып дәфтәр битләребезне шатландырыйк әле. Иң беренче дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерик. Укучылар: Язганда туры утырам. (Рәсим) Тигез тора иңсәләр. (Ләйлә) Баш иелми, баш бармаклар (Алсу) Күз читенә тисәләр. Каләмне мин дөрес тотам, (Ислам) Дәфтәрне авыш итеп, (Рамилә) Яза башлыйм хәрефләрне - (Хор белән әйтәләр.) Дөрес һәм матур итеп.-
3. Укытучы: (Тактага число, сыйныф эше, матур язуга бер мәкаль) Число, сыйныф эше дип язабыз. Матур язуга икмәк турында бик матур бер мәкаль бирелгән, хәзер шушы мәкальне дәфтәрегезгә язып куясыз. Хәреф элементларын дөрес тоташтырып, хәрефләрнең авышлыгына игътибар итеп дөрес, матур итеп язырга тырышыгыз. Алдагы дәресләрдә ялгышларыгыз бар иде, игътибарлы булыгыз. Икмәктән олы аш юк, Кадерлик без икмәкне. Укучылар матур язуны язалар. Укытучы: Менә хәзер дәфтәрләрегезне бер-берегез белән алыштырып матур язуыгызда күргән ялгышларыгызны бер-берегезгә әйтегез. Дәфтәрләрегезне җыйгач миндә карармын икенче дәрестә, нәтиҗәне ачыкларбыз. 4. Укытучы: Ә хәзер укучылар, сезнең белән бер кроссворд чишеп алырбыз. Игътибар белән тактага карыйк әле. Сезгә табышмакларның җавабын табып әлеге кроссвордны чишәргә кирәк. Игътибар белән тыңлагыз. Табышмаклар: Слайд. Кроссворд 1.Ашлыклар үсте, Башаклар пеште; Кояш пешерә, Тиргә төшерә. Халык ашыга, Китә басуга, Урагын ура, - Бу кайчак була?(җәй).
2. Кырлар буш кала, Яңгырлар ява; Җирләр дымлана,- Бу кайчак була? (Көз).
3.Җәен мине яраталар,
Бигрәк якын итәләр.
Миндә аунап яталар да
Суга кереп китәләр.(Ком)
4.Этә, өрә, сызгыра
Һәм тузаннар туздыра.(Җил)
5. Бөтен халыкта да бар ул, Ансыз уку, язу юк. Тәртибен бутый күрмәгез, Ансы мөһим шулай ук. Утырган килеш йөри, Тик торган килеш йөри. Суга салыпта йөри, Соңга калып та йөри. Очып барганда йөри, Утын ярганда йөри, Кайчак күз салмаса да, Кешеләр тагып йөри.(Сәгать) Укытучы: укучылар, бу төсле хәрефләрдән нинди сүз килеп чыкты? Укучылар: Җөмлә. Укытучы: дөрес укучылар. Сез ничек уйлыйсыз, бу сүзнең безнең дәрескә нинди катнашы бар икән? Укучылар: Без күптән түгел җөмлә, җөмлә төрләрен, җөмләнең баш сүзләрен, җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре белән танышкан идек. Укытучы: Ә сез ничек уйлыйсыз, без бүген дәрестә нәрсәләр эшләрбез, максатыбыз нинди булыр икән? Укучылар: җөмлә турында алган белемнәребезне ныгытырбыз, күнегүләр эшләрбез, җөмләнең баш сүзләрен табарбыз, сәнгатьле укырбыз. Укытучы: рәхмәт укучылар.
- Өйрәнгән темаларны камилләштерү.
6. Слайд. Яз җитте Син кем Нинди күңелле җәй Укытучы: укучылар, тактада бирелгән җөмләне карыйк әле, дөрес интонация белән укып, җөмләләр ахырына тыныш билгеләрен куерга кирәк. Слайд. Яз җитте. Син кем? Нинди күңелле җәй! Укытучы: Ә хәзер бу җөмләләрне дәфтәргә язып куябыз. 7. Физминутка. Кояш көлеп карый безгә, Яз, яз, яз җитә,
Күзләр чагыла, Тәрәзәне ачтылар,
Елгалардан бозлар ага Тып, тып, тып итә
Диңгез ягына. Эре-эре тамчылар
. (Укучылар җөмләләрне күчереп яза торганда тактаның аскы ягына җөмлә яза торам: 8. Тактага сүзләр язам, аскы өлешенә: Урамда гөрләвекләр ага. Җылы яктан сыерчыклар кайтты. Азат сыерчык оясы ясады. Укытучы: Игътибарны тактага юнәлтик әле, укучылар. Җөмлә бирелгән, җөмләдән баш сүзләрне таба алырсыз микән? Искә төшерик әле: - -Җөмлә нинди баш сүзләрдән тора? Укучылар: җөмлә ия, хәбәрдән тора. Укытучы: укучылар, нәрсә ул ия? Укучылар: ия предметны белдерә. Укытучы: нәрсә ул хәбәр? Укучылар: эшне, хәрәкәтне белдерә. Укытучы: Бу җөмләдә сүз кем турында бара? Укучылар: Азат турында бара. Азат ия була. Укытучы: Азат нишләде? Укучылар: ясады. Ясады сүзе хәбәр була..... Өч укучы чиратлап тактага чыгып җөмләдән ия, хәбәрне табып асларына сызалар, нинди сорауга җавап биргәнлеген әйтәләр. Урамда гөрләвекләр ага. Җылы яктан сыерчыклар кайтты. Азат сыерчык оясы ясады.
- 9. Дәреслек белән эш.
2.64 бит, 90 нчы күнегү телдән эшләнә. «Ипекәй белән сөйләшү» текстын сәнгатьле уку.
Укытучы: 90 нчы күнегүне ачып, шушы шигырьне диалог рәвешендә укырга өйрәнегез. (1 пар, я 2 парга укытам)
Укытучы : Чыннан да , укучылар икмәк өстәлгә килгәнче күпме көч куярга кирәк. Игенченең хезмәте әйтеп бетергесез зур. - Әйдәгез, шул турыда презентация карап китик. Слайд. Икмәк өстәлгә ничек килә. Икмәкне олыларга, аны үстерүчеләрне хөрмәтләргә кирәк. Ашый башлаган икмәкне ашап бетерергә, ашыйсың килмәсә башламаска кирәк. Өстәлдән берәр валчык ипи төшсәдә, иелеп алырга кирәк. Бу - ипигә баш ию. Сугыш вакытында бер телем икмәккә тилмереп , ачтан үлүчеләр күп булган. Шуңа күрә өстәлнең күрке - икмәк дибез. Игенченең хезмәтен хөрмәт итик, икмәкнең кадерен белик. 10. Төркем белән эшләү. (телдән) Укытучы: Әйдәгез, төркемнәрдә эшләп алабыз. Дөрес итеп утырдык. (ике партада утыручы укучылар кара-каршы бер-берсенә карап утырып, кулларны алга сузып бергә берләштереп өскә күтәрәләр.) Сез әзерме? Мин сезгә карточкалар таратам, анда сүзләр язылган. Шул сүзләрне тиешле тәртипкә куеп һәм сүзләрне урыннарыннан үзгәртеп, җөмләләр төзегез. -Сорау, өндәү, хикәя җөмлә итеп тә укырга әзерләнегез.
- Сүзләр: элә, җимлек, Марат, кош.
- яз, җите, ямьле.
- Марат кошларга җимлек элә.
- Марат, кошларга җимлек элдеңме?
- Марат, кошларга җимлек эл!
- Ямьле яз җитте.
- Ямьле яз җитте?
- Ямьле яз җитт!
- Өй эше. 69 бит, 97 нче күнегү.