Конспект мероприятия “Җиңү көне якынлаша!”

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Апаз урта гомумбелем мәктәбе











9 май - Бөек җиңү көненә багышланган монтаж

"Җиңү көне якынлаша!"







Башлангыч сыйныф укытучысы

Асхадуллина Гөлсинә Исламгали кызы.



2012 - 2013 нче уку елы 1 а.б.Җиңү көне якынлаша! Бу көнне кешелек дөньясы түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде. 1945 елның май ае. Бу көнне безнең күзләрдә шатлыклы күз яшьләре. Әйе, чыннан да бу көн шатлыклы да, тетрәндергеч тә, дулкынландыргыч та. Илебездә сугыш урап узган бер генә гаилә дә юктыр, мөгаен.Шуңа күрә, һәр гаилә сугышта ятып калганһәм аннан исән кайтып, үзләренең тормышларын дәвам иткән батырларыбызны искә ала.Ә инде бу көн, бигрәк тә, сугышның ачысын-төчесен күреп, бүгенге матур тормышта исән - имин гомер итүче бабайларыбызның олуг бәйрәме.Ләкин аларның саны көннән - көн кими һәм шул чорның иң яшь солдатына бүген 70 тән артык, ә күбесенең индеоныклары, оныкчыклары үсә. 2.а.б. Сугышка безнең авылдан 145 кеше киткән, тик шул 145 кешенең бары 79 гына әйләнеп кайткан. Күпме авылдашыбыз чит - ят җирләрдә ятып калды. Алар еракта, дөньяның төрле илләре туфрагында мәңгелек йокыга талдылар.

Җыр "Священная война" 1 а.б. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 68 ел тула.Җиңү бәйрәмнәре тагын шаулап узар. Ләкин, кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый. Йөрәк яраларыбыздан һаман да кан саркып тора.Сөекле улларын, яраткан ирләрен югалткан аналарның, хатыннарның, ятим калган балаларның кайгы-хәсрәте мәңге онытылмас, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзәләсе түгел. Алар сугышны шулай каһәрләп искә алачаклар. Әйдәгез,без дә сугыштан әйләнеп кайта алмаган солдатларны 1 минут тынлык белән искә алыйк.

(1 минут тынлык)

2 а.б.Җиңү бәйрәменә җыелыйк, дуслар,

Ветераннар белән бергәләп.

Сугышчылар - батыр лачын алар,

Бәйрәм итик бүген бергәләп.

Бүген - 9 май,

Бөек бәйрәм көнебез.

Әйдә, кулга - кул тотышып,

Шаулап биеп йөрибез.

Кызлар һәм егетләр башкаруында вальс.

1 а.б. Авлыбызның иң - иң уртасында

Иң матур һәм күркәм урында

Һәйкәл булып баскан солдат тора,

Винтовкасын кысып кулына.

  • Тукта, иптәш тукта"

Минем яннан,

Тыныч кына үтеп китмә син!

Мин бит гади бер сын гына түгел,

Авылдашың синең, иптәшең!

Онытма син!

Бик кыйммәткә төште

Сезнең бәхет безгә!

Шул хакта гел сөйләп тору өчен,

  • Таш сын булып, һәйкәл булып,

Кайттык бүген сезгә!!!

Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.

Хәзер җырланасы җырыбыз сугышта вафат булган авылдашларыбыз рухына дога булып барып ирешсен.

Җырлый Хамурзин Рамис көе, сүзләренә " " җыры.

2.а.б. Авыл тулып калды нарасыйлар,

Белмичә дә ятим үсәсен.

Кочып елый тол хатыннар,

Ялгыз каеннарның кәүсәсен.

Тол хатыннар калды авыл тулып,

Һәм тол кызлар калды хәтерләтеп,

Сулып барган чәчәк - гөлләрне .

Мендәр читен тешләп үткәрәчәк,

Исәпсез күп кара төннәрне.

Әйе, авыр иде иңне күтәрергә,

Күтәрелә, әмма хатыннар.

Алмадылар орден...

Бирмәделәр

Әмма, алар - герой, батырлар.

Күз яшьләрен йотып чәчү чәчте,

Урак урды

Таңнан алда басып аякка:

Билдән карга батып урман кисте,

"Хезмәт көне" дигән таяка.


1.а.б. Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган, ач- ялангач килеш эшләп тә үзләрендә яшәргә көч таба алган сугыш чоры яшьләре. Алар кайгыларын җыр - биюләр белән басарга тырышканнар, дөнья мәшәкатьләрен шулай итеп онытып торганнар.

Кызлар башкаруында рус халык биюе. 2.а.б. Мин кайтырмын, балам, тиздән - тиздән, Син көтеп тор сагынып әткәңне. Сөрик кенә изге җиребездән Каһәр суккан шашкан этләрне. Мин сугышам синең тормыш өчен, Синең бәхетең өчен сугышам. Син уйный тор, бәгърем, иртә-кичен, Мин кайтырмын тиздән сау булсам. 1.а.б. Күпме аталар яу кырыннан, үзләренең газизләрен шундый эчтәлектәге хатлар язып юатканнар. Балалар бит алар нәфис, назлы чәчәкләр кебек һәрвакыт яклауга, сөюгә, ата-ана назына мохтаҗ. Авыр чакларда сыеныр, төпле киңәш бирер кешең дә булмагач ничек яшәргә кирәк? Шушындый хисләрне без язучыларыбызның әсәрләрендә, шагыйрьләребезнең шигъри юлларында, көйгә салынган әсәрләрдә очратабыз.
Сезнең алдыгызда егетләр хоры "Катюша" 2.а.б. Сугыш тавышлары күптән тынды Төзәлделәр җирнең яралары, Әтиләрнең окопларын сөреп Иген чәчә хәзер балалары. Сугыш тавышлары тынды, Ләкин, күңелләрдә шомы яши һаман, Сугыш агачларын аударсак та, Кайлардадыр әле тамыры калган. 1.а.б. Дөньяга ямь, яшәүгә дәрт өстәп, зәңгәр күктә якты кояш балкый. Ул мәңге шулай балкысын иде. Без 21 гасыр балалары, киләчәк безнең кулда. Шуңа күрә без киләчәгебезнең тыныч, бәхетле булуын телибез. Моңа ирешү өчен, көчебездән килгәннең барысын да эшләячәкбез. Яхшы укуыбыз, җырлап - биеп күңелле итеп яшәвебез моңа этәргеч бирә. Менә күрегез сез бу кызларны, алар тормышны чын күңелдән яраталар.

Ләйлә һәм Альмира башкаруында "Чабата" биюе.
2.а.б. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма кан койгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк! Әле сугышлар бүген дә дәвам итә. Күпме япь-яшь егетләр Әфганстан, Чечня җирләрендә ятып калды. Якты дөньяның һәр таңына сөенеп яшәргә дә яшәргә тиеш булган күпме сөлектәй егетне сугыш алып китте. 1.а.б. Татарстан бүген нур эчендә, Бөркетләрен җыйган үзенә... Солдат биштәрләре асып иңенә, Алар китә Ватан чигенә. Хәзерге вакытта безнең тынычлыгыбызны, Ватаныбызны саклаучы егетләребез ил каршында үз бурычларын үтиләр. Менә алар: Саләхетңдинов Зөлфәт, Файзрахманов Делюс, Фәйзиев Динар. Аларның исән - имин хезмәт итеп, туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп, кайнар сәләмнәребезне аларга да җиткерәбез. Сезне сәләмли Рәзилә Шарифуллина көе, сүзләренә "Якын дусларым"җыры. 2.а.б. Булмасын ла иде бу тормышта, Гаделсезлек, михнәт, кайгылар. Яз гөлләре булып чәчәк атсын Күңелләрдә иң саф тойгылар!

Кызлар башкаруында чегән биюе.


1.а.б. 68 ел илебез күге аяз! Сугыш беркайчан да булмаска тиеш. Йә, әйтегез, сугыш кемгә кирәк икән? Һәр адәмнең газиз башы бит бер генә. Авылдашларыбыз арасында шушы сугышта катнашып, 68 ел шушы җиңү көнен бәйрәм итүче сугыш ветераннарыбызның саны көннән-көн кими. Тик шулай да аларның берничәсе генә булса да исән әле. Аларның исеме мәңге онытылмас.Шулар хөрмәтенә җырлый

Рамис Хамурзин 2.а.б. Җиңү килде илне сөендереп, Балкып атты матур җиңү таңы. Исән булсын әле, Ветераннар! Яшәсеннәр әле тагы, тагы!!!

Ришат һәм Рәзилә башкаруында шаян бию. 1.а.б. Күкләребез мәңге аяз булсын, "Уф" дип алмыйк әле сулышны Көннәребез тыныч үтсен берүк, Беркайчан да күрмик сугышны.....

Күмәк бию 2.а.б. Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Безнең барыбызның да теләге бер:дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты булсын иде. Шундый теләкләр белән без чыгышыбызны тәмамлыйбыз. Безне хөрмәт итеп, игътибар белән тыңлаганыгыз өчен зур рәхмәт.

© 2010-2022