Әлифба бәйрәме 1 класс

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе"













"Ә л и ф б а "

б ә й р ә ме

















Залялетдинова Г.А.

Февраль 2014

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә плакат: "Рәхмәт, сиңа, Әлифба!"

Музыка астында балалар тезелеп чыга.

"Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җыры.

Укытучы: Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучылар!

Күчкәнме бирегә дөньяның бар яме?

Күңелләр түрендә - Әлифба бәйрәме!

Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме! Әйе, бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. Әле яңа гына мәктәп ишеген ачып кергән укучыларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Әйе, балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз. Бүген безнең сыйныфта һәрбер бала укый, яза белә.Чын күңелдән котлыйм сезне, укучыларым! Кыңгырау : Кадерле дуслар! Мин сезне иң беренче дәрескә дәштем. Ул матур иртәдә сез минем яңгыравык тавышымны йотылып тыңладыгыз. Аннары, укытучы апагызга ияреп, якты класска кердегез. Дөрес утырырга, китап- дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез. Белем иленә сәяхәт әлифбадан башланды. Укучы: Тышта ап-ак кар яуганда Без җыелдык бәйрәмгә. Безнең шатлык эчкә сыймый Сезгә ничек сөйләргә?


Укучы: Яфрак яуган көзге көндә Тыйнак үттек класска. Әлифбаны кулга алдык Әй, сөендек шул чакта!
Укучы: Бүген бездә зур тантана Моңсу да ул, ямьле дә, Әлифбабыз китә бездән- Бу көн калыр хәтердә!
(Әлифба булып киенгән бала керә)

Әлифба .Мин - Әлифба, таныйсызмы?

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәркайсыгызның

Күңелле йөзләрегез.

"Яхшы", - дигәч укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр -

Укучылар булдыгыз.

Төрле-төрле китапларны

Бик яратап укырсыз.

Укучы: Әлифба, әлифба,

Беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә

Зур бәйрәм шикелле.

Укучы: Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең.

Һәр хәреф, елмаеп,

Әйтте үз исемен.

Укучы: Һәм алар бик матур

Сүзләргә әйләнде,

Сүз төзеп укуы

Кызыклы, күңелле.

Укучы: Әлифба, синдә бит

Чыныкты канатлар.

Чакыра әкиятләр,

Канатлы ак атлар.


Укучы: Өйрәттең син безгә

Ватанны сөяргә.

Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

Мең рәхмәт дияргә!

Җыр "Әлифба"


Әлифба. Мине зурлавыгыз өчен рәхмәт, балалар! Минем ярдәмчеләрем-хәрефләрем сезне укырга өйрәтергә бик тырыштылар.

Укучы: ( күкрәгендә Ә хәрефе)

Әлифба син алып кердең

Безне белем иленә.

Тырышлык та, ялкаулык та

Шушы илдә беленә.

Укучы: (күкрәгендә Н хәрефе)

Нарат үскән бигрәк биек,

Китә болытларга тиеп,

Тора баһадир сыман ул,

Яшел түбәтәй киеп.

Укучы: (күкрәгендә И хәрефе)

И хәрефе ипидә бар,

Бар ул ил һәм иректә.

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

Укытучы. Балалар, бу хәрефләр нәрсә әйтергә теләделәр икән?

Укучылар: Әни!

Укытучы: Әйе, сезнең әти-әниләрегез дә сезне укырга өйрәтү өчен күп көч куйдылар. Рәхмәт аларга!

Укучы: Җирдә туган илем бар,

Туган илдә җирем бар.

Туган-үскән җиремдә

Шәһәрем бар минем дә.

Туган шәһәрдә - өем,

Ә өемдә - әнием,

Иң кадерлем ул минем.

Җыр. "Әни турында"


Укучы: Кызларны ул зур ярдәмче,

Булышчы булсын , диде .

Эшләгән барлык эшләре

Елмаеп торсын, диде.

Укучы: Малайларга Әлифба

Кушты җитез булырга.

Батыр, кыю кешеләрдән

Үрнәк алып торырга.

Укучы: Өйрәтте чиста булырга,

Пөхтәлекне сакларга.

Усаллардан, яманнардан

Кечеләрне якларга.

Укучы: Матур итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син , Әлифба!

Акыллыга да әйттем −
Уйлады да белде;
Акылсызга да әйттем −
Тыңлады да көлде.
(Табышмак)

Теле юк − үзе аңлата.
(Китап)

Бер чыгарып җибәрсәң,
Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.
(Сүз)

Җәй киенә, кыш чишенеп ташлый.
(Урман)

Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми.
(Кәҗә)

Энәләре үзе белән йөри,
Үзе тегә белми.
(Керпе)

Әлифба: Күреп торам, бик күп нәрсә

Сезнең хәтердә калган.

Укучы: Ял минутлары да истә.

Күрсәтеп китик әле.

Сәламәт, җитез булырга

Өйрәтте алар безне.

"Танец утят"

Укучы:

Әйдә инде, кыенсынма,

Азбука, син дә түрдән уз,

Әлифба кебек, безгә син

Ярдәм иткән якын дус.

(Укучы Азбуканы җитәкләп алып керә).

Укучы:

Онытмабыз сине дә без,

Һәрбер битең кадерле,

Җырлап күрсәтик әле

Русча өйрәнгән җырны.

Җыр "Дружба"


Но чтобы хорошо учиться нужно быть очень внимательными на уроках. Сейчас я вас проверю. Мы сыграем с вами в игру «Это я». Я буду задавать вопросы, а вы дружно хлопая в ладоши, отвечайте: «Это я, это я, это все мои друзья!» или говорите «Нет не я, нет не я, и не все мои друзья» Итак начинаем:

Кто ватагою веселой каждый день шагает в школу?

-Это я…

Кто из вас хранит в порядке книжки, ручки и тетрадки?

-Это я…

Кто из вас, скажите вслух, на уроке ловит мух?

-Нет, не я…

Кто из вас, скажите хором, занят в классе разговором?

-Нет, не я…

Кто из вас, узнать хочу, забияка и драчун?

-Нет не я…

Это кто играл в футбол и забил в окошко гол?

-Нет не я…

Кто из вас своим трудом украшает класс и дом?

-Это я…

Есть ребята между вами те, кто помогает маме?

-Это я…

Әлифба: Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә

Әлифбаны нык үзләштергәнгә.

Белем сараен ачып керергә

Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.

Һәрбер укучы бик күп укысын!

Китап- иң якын дустыгыз булсын!

Минем өчен алмашка

Ике дәреслек килер

("Әдәби уку" һәм Татар теле китаплары к е р ә)

"Әдәби уку ": Мин әдәби уку китабы булам.

Татар теле: Мин татар теле булам.

"Әдәби уку ": Мине укып сөйләрсең.

Татар теле: Мине язып көйләрсең.

"Әдәби уку ": Бик күп юллар үтәрсең.

Татар теле: Хыялыңа җитәрсең.

"Әдәби уку" Саумысез, сөекле,

Иң якын дусларым! .

Татар теле: Көттем мин бергәләп

Укыр көн җиткәнен,

Мин әле өр- яңа,

Бер тапсыз битләрем.

Әдәби уку: Килдем мин никадәр

Җыр, шигырь, хикәя,

Мәкальләр күтәреп.

Татар теле: Май ае беткәнче

Укырга җитәрлек.

Тик менә үтенеч:

Таплама китапны!


Әлифба: Кадерле балалар,

Мин китәм, хушыгыз!

Бәхетле булыгыз,

Гел бишкә укыгыз!

Укучылар: Рәхмәт сиңа, Әлифба!

Хуш, хуш, Әлифба!

Җыр "Туган телем"


(Укытучы бүләкләр тапшыра, әти-әниләр, директор урынбасары балаларны котлый.)





© 2010-2022