Рабочая программа по татарскому языку в 1 классе (для русской группы)

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе "Түбән Үрәс авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе"






«Каралды» Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының ММБ җитәкчесе _________/Г.И.Гордеева/ Беркетмә № ___ ___ _____________20__ г.

«Килешенде» Түбән Үрәс урта мәктәбенең директор урынбасары __________ /Т. Н. Раимова/
___ ____________20__ г.


«Расланды» Түбән Үрәс урта мәктәбенең мәктәп директоры _________ /В. Н. Егоров/
Боерык № _____ ___ ___________20__г.








1 сыйныфта (рус төркеме өчен)

татар теленнән

эш программасы


Төзүчесе: Бикбова Светлана Ивановна



2014 - 2015 нче уку елы

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде: 1. Россия Федерациясенең"Мәгариф турында" 273нче номерлы Законы 29.12.12, ст.28 п. 3 б. 6 2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында" Законы(гамәлдәге редакциядә) 3."Татарстан Республикасыдәүләттелләреһәм Татарстан Республикасында башка телләртурында" Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәгередакциядә) 4. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар) Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева - Казан: Татар кит. нәшрияты, 2011. 5.Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы "Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Түбән Үрәс авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең белем бирү программасы. 6.Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Түбән Үрәс авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең 2014-2015 уку елына укыту планы (2014 елның 1 сентябре 57 номерлы приказы). Дәреслек: Р. З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, "Күңелле татар теле". Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, "Татармультфильм" нәшрияты,2013. Эш программасы мәктәпнең Укыту планы нигезендә атнага 1 сәгать исәбеннән 33 сәгатькә төзелде. Курсның максаты: 1 нче сыйныф укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы)формалаштыру. Бурычлары: 1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү. 2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Татар телендә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү. 3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү. 4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру. 5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү. 6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.


Укыту - тематик планлаштыру

№ п/п

Дәрес темалары

Сәгать саны

1. Әйдәгез танышабыз!

6

2. Урман дусларыбыз.

3

3. Спорт бәйрәме.

5

4. Мәктәптә.

4

5. Йорт хайваннары һәм кошлары.

5

6. Бакчада.

2

7. Кыш җитте.

3

8. Сәламәт бул.

2

9. Татар халык ашлары.

3

Барлыгы

33

Укыту предметының үзләштерү нәтиҗәләре


Укытуның шәхси нәтиҗәләре: - татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау; - шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру; - татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру. -әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау. Метапредмет Шәхси универсаль укыту эшчәнлеге: Коммуникатив : Укучы өйрәнәчәк: үзеңнең позицияңне башкаларга җиткерергә (язма һәм телдән сөйләмдә фикерне җиткерү) өйрәнү; башкаларны тыңларга, аңларга өйрәнү; дәрестә фикер алышырга, әңгәмәдә катнашырга өйрәнү; бергә-бергә бер фикергә килергә өйрәнү; биремнәрне парлашып, группада эшләргә өйрәнү. Укучы үзләштерү мөмкинлеге алачак: үзеңнең позицияңне башкаларга җиткерә (язма һәм телдән сөйләмдә фикерне җиткерү) белү; башкаларны тыңлый, аңлый белү; дәрестә фикер алыша, әңгәмәдә катнаша белү; бергә-бергә бер фикергә килә белү; биремнәрне парлашып, группада эшли белү. Регулятив : Укучы өйрәнәчәк: хаталар өстендә эшне өлкәннәр ярдәмендә эшләргә өйрәнү; укытучы ярдәме белән һәм мөстәкыйль рәвештә дәрестә эшчәнлекнең максатын билгеләргә өйрәнү; укытучы белән берлектә уку проблемасын ачыкларга өйрәнү; дәрестә практик эшчәнлекне планлаштырырга өйрәнү; укытучы белән диалогта эшеңнең уңышлылыгын билгеләргә өйрәнү. Укучы үзләштерү мөмкинлеге алачак: хаталар өстендә эшне өлкәннәр ярдәмендә эшли белү; укытучы ярдәме белән һәм мөстәкыйль рәвештә дәрестә эшчәнлекнең максатын билгели белү; укытучы белән берлектә уку проблемасын ачыклый белү; дәрестә практик эшчәнлекне планлаштырырга өйрәнә белү; укытучы белән диалогта эшеңнең уңышлылыгын билгели белү. Танып- белү: Укучы өйрәнәчәк: белемнәр системасында ориентлашырга өйрәнү; информация чыганакларын сайлап алырга (китапта ориентлашырга)өйрәнү; яңа белемнәр табарга: китапны, тормыш тәҗрибәсен, дәрестә алган информацияне кулланып сорауларга җавап табарга өйрәнү; алган информацияне эшкәртергә: нәтиҗәләр ясарга, чагыштырырга, группаларга бүлергә өйрәнү. Укучы үзләштерү мөмкинлеге алачак: белемнәр системасында ориентлаша белү; информация чыганакларын сайлап ала (китапта ориентлашырга) белү; яңа белемнәр таба: китапны, тормыш тәҗрибәсен, дәрестә алган информацияне, белешмәлекне кулланып сорауларга җавап таба белү; алган информацияне эшкәртә: нәтиҗәләр ясый, чагыштыра, группаларга бүлә белү. Предмет: Укучы өйрәнәчәк: татар теленең әдәби нормалары турында беренчел күзаллау булдырырга өйрәнү; өйрәнгән кагыйдәләрне куллана белергә өйрәнү; язганны тикшерергә өйрәнү; аваз, иҗек, сүз, җөмлә, кебек тел берәмлекләрен таба, аера, чагыштыра, төркемнәргә аера , характеристика бирергә өйрәнү. Укучы үзләштерү мөмкинлеге алачак: татар теленең әдәби нормалары турында беренчел күзаллау булдыра белү; өйрәнгән кагыйдәләрне куллана белү; язганны тикшерә белү; аваз, иҗек, сүз, җөмлә кебек тел берәмлекләрен таба, аера, чагыштыра, төркемнәргә аера , характеристика бирә белү.

Рус телендә сөйләшүче балаларының татар теле һәм әдәбиятыннан белем,

осталык һәм күнекмәләренбәяләү нормалары. Укучыларның белем һәм күнекмәләрен телдән һәм язмача тикшерү эшләренең күләме:
№ Эш төрләре I сыйныф




1. Тыңлап аңлау - 2. Диалогик сөйләм 3 3. Монологик сөйләм 4 4. Уку (сүзләр саны) 20 5.

Язу:

1) күчереп язу (җөмлә саны)

2)сүзлек диктанты
(сүзләр саны)

3)диктант (сүзләр
саны)



1-2



Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү


Контроль күчереп язуны бәяләү Югары дәрәҗә - пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә куела. Урта дәрәҗә - пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә куела. Түбән дәрәҗә - пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә куела.
Диктантны бәяләү Югары дәрәҗә - пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка куела. Урта дәрәҗә - пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик хаталы диктантка куела. Түбән дәрәҗә - пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик хаталы диктантка куела.
Тест эшләрен бәяләү нормалары Тест эшләре түбәндәгечә бәяләнә. Әгәр укучы бирелгән эшнең Югары дәрәҗә - 90 - 100 % башкарса куела. Урта дәрәҗә - 70 - 89 % башкарса куела. Түбән дәрәҗә - 50 - 69 % башкарсакуела.

Укыту - методик әсбаплар 1.Укытучы өчен әдәбият

1)Р.З. Хайдарова, Р. Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах: Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися
2) Н.Гимадиева,Р.Галләмова Татар теле.Кагыйдәләр җыентыгы,анализ үрнәкләре.,Казан "Гыйлем", 2012

3) Р.З.Хәйдәрова мультимедия җыентыклары
4) Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: "Мәгариф", 2007.

5) "Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, "Сабантуй", "Ачык дәрес" газеталары


2. Укучы өчен әдәбият 1) Эш дәфтәре 2) Ата-аналар өчен кулланма.(в помощь родителям русскоязычных учащихся 1-2 классов по изучению татарского языка). ,"Татармультфильм» нәшрияты,2012. 3) З.И.Җамалетдинова электрон кушымта"Татар теле" 4)Сафиуллина Ф.С. "Карманный татарско-русский и русско-татарский словарь" - Казан, ТаРИХ, 2001 5)" Салават күпере"журналы

3.Электрон ресурслар: СД дисклар "Татарча да яхшы бел" Мультимедийная обучающая программа «Татар Телле заман».

tatarschool.ru/ktt1/index.html





Календарь-тематик планлаштыру


№ п/п

Дәрес темасы

Үткәрү вакыты

Искәрмә

план.

факт.

Әйдәгез танышабыз! (6сәг.)

1

Әйдәгез танышабыз!

04.09



2 Бу кем?, Бу нәрсә?сорауларыһәм ана җавап формасы.

11.09



3 Раслау һәм кире кагу формалары. -мы/-ме сорау кисәкчәләре.

18.09



4 Син кайда яшисең? соравы һәм җавап формасы. Татарстан шәһәрләре.

25.09



5

1 дән 10 га кадәр саннар. Сиңа ничә яшь? Соравы һәм аңа җавап формасы.

02.10



6 "Әйдәгез танышабыз" темасын йомгаклау.

09.10



Урман дусларыбыз.(3 сәг.)

7

А,а хәрефе. Кыргый хайван исемнәренең күплек сан формасы.

16.10



8

О,о хәрефе. Нинди?соравы һәм аңа җавап формасы.

23.10



9

Ө.ө хәрефе. Теремкәйдә кем яши? Урман дусларыбыз.

30.10



Спорт бәйрәме. (5 сәг.)

10

Н,н хәрефе. Нишли? соравы һәм аңа җавап бирү формасы.

13.11



11

Сузык авазлар: У,у; Ү,у.

20.11



12 Ничә?соравы, аңа җавап формасы.

27.11



13

Уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше.

04.12



14 Кем беренче килә? соравы, аңа җавап формасы. Тәртип саннары.

11.12



Мәктәптә. (4 сәг.)

15 Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү, үзеңә сорап алу белү формасы.

18.12



16 Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы.

25.12



17 Без дәрестә.

15.01



18 Кайда? соравы һәм аңа җавап формасы. "Мәктәптә" темасын йомгаклау.

22.01



Йорт хайваннары һәм кошлары. (5 сәг.)

19 Яши фигыленең берлек сан, I, II зат формасы.

29.01



20 Кая? соравы һәм аңа җавап формасы.

05.02



21 Кая? Кемгә? сораулары һәм аларга җавап бирү.

12.02



22 Кайдан? соравы һәм аңа җавап формасы.

26.02



23 Кая? Кайда? Кайдан?сораулары һәм аларга җавап формасы.

05.03


Бакчада. (2 сәг.)

24 Яшелчәләр. Җиләк-җимеш.

12.03



25 Нәрсә яратканны, яратмаганны әйтү, сорау формалары. Безнең бакчада.

19.03



Кыш җитте. (3 сәг.)

26

Көн нинди? Кыш билгеләре.

02.04



27

Нишли? соравы һәм җавап бирү формасы.

09.04



28

Тартык авазлар.

16.04



Сәламәт бул.(2 сәг.)

29 Кай җирең авыртканын сорау, әйтү. Авырта фигыленең юклык формасы.

23.04



30 Шәхси гигиена предметлары.

30.04



Татар халык ашлары. (3 сәг.)

31 Ризыкларның тәмле булуын әйтү.Кунакта.Эч, аша фигыльләренен I,II,III затта берлек санда куллану. Савыт-саба.

07.05



32

Йомгаклау арадаш аттестация эше. Контроль эш.

14.05



33 Хаталар өстендә эш. Шәһәрдә. Җәйге ял.

21.05



Арадаш аттестация эше


Контроль эш.


Май. Ямьле җәй җитте. Җир өстен яшел үлән каплады. Агачлар яфрак ярды. Кошлар кайта башлады.


Бәяләү системасы: Югары дәрәҗә - пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эш. Урта дәрәҗә - пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эш. Түбән дәрәҗә - пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эш.


© 2010-2022