Ибраһим Гази Йолдызлы малай

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ибраһим Гази. "Йолдызлы малай" хикәясе.


Максат: "Йолдызлы малай" хикәясенең эчтәлеген ачу; әсәрнең идеясен ачыклау; төп геройга характеристика бирү; укучыларда Илгизәр образы мисалында татар сугышчыларына карата хөрмәт хисләре тәрбияләү, ватанпәрвәрлек хисе уяту. Җиһазлау: - Ибраһим Газиның портреты, - әсәрләре тупланган китаплардан күргәзмә, - дәреслек, -"Татар теленең аңлатмалы сүзлеге". - "Татар халкының мәкальләре", - Герой пионерларның фотосурәтләре, - рәссамнарның темага караган картиналары (В.Е.Памфилов "А.Матросовның батырлыгы", П.Смукрович "Батырлык өчен")

МРК. 1) Алабугада бер урам А.Матросов исемен йөртә

2) Алабугадан 13 мең кеше сугышка китә, 6 меңе һәлак була.
Дәрес тибы: әдәби әсәрне анализлау дәресе.


Дәрес планы. I. Оештыру моменты: - исәнләшү; - укучыларны барлау; - уңай психологик халәт булдыру. II. Белемнәрне актуальләштерү. 1. Өй эшен тикшерү. - Әсәрнең эчтәлеген сөйләү. III. Яңа дәрес материалын аңлату. 1. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру. Дәрес материалы өстендә эшләү IV. Дәрес материалын кабатлау, ныгыту, дәрескә йомгак ясау. V. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую. VI. Өй эшен аңлату.

Дәрес барышы. 1. Дәресне оештыру. Дәреснең темасы, максаты әйтелә 2. Укытучының кереш сүзе. И.Газиның тормыш юлы, иҗатын кабатларга һәм "Йолдызлы малай" әсәрен укып килергә тиеш идегез. Әле тагын әсәргә иллюстрация ясау, "пионер", "йолдыз", "свастика" төшенчәләренә аңлатма табу кебек индивидуаль биремнәр дә бар иде. Дәрескә барыгыз да әзердер дип уйлыйм. Өй эшенең үтәлешен без дәрес дәвамында тикшереп бәяләрбез. Безнең бүгенге дәресебезнең максаты "Йолдызлы малай" хикәясенең эчтәлеген ачу, әсәрнең идеясен билгеләү, төп геройга характеристика бирү булыр. Ә сез укып килгән "Йолдызлы малай" хикәясен И. Гази ничәнче елда яза? Укучылар: 1944 нче елның ахыры, фронтта. - Бу нинди чор? Укучылар: Бөек Ватан сугышы еллары. - Без Бөек Ватан сугышы турында нәрсәләр беләбез соң? (Индивидуаль бирем (Бөек Ватан сугышы башлану турында кыскача мәгълүмат) тыңлана) - Укучылар, без сезнең белән Бөек Ватан сугышы турында язылган әсәрләр белән танышып барабыз. Моңа кадәр дә, башлангыч сыйныфларда да андый эчтәлекле әсәрләр белән танышкан идегез. Г. Әпсәләмовның "Миңа 19 яшь иде" әсәрен укып, анализ ясадык. Әйдәгез әле, кыскача гына эчтәлекне искә төшерик. Узган дәрестә үткән "Йолдызлы малай" хикәясе белән уртак яклары бар микән? 3. Өй эшен тикшерү. Укучылар. ("Миңа 19 яшь иде" әсәренең кыскача эчтәлеген сөйлиләр.) Укытучы. Без укыган бүлек "Бөреләнде чәчәк атмады" дип исемләнгән. Ул нәрсәне аңлата? Укучы. Чәчәкләр бөреләнә. Бөреләнгәч, тиздән бик матур чәчәк атарга тиеш. Укытучы. Чәчәк ату - үсемлекләрнең иң матур чагы. Автор бу әсәрдә кемнәрне чәчәкләр белән чагыштыра? Укучы. Чәчәкләр - балалар. М. Җәлил дә "Чәчәкләр" шигырендә баланы чәчәк белән чыгыштыра. Укытучы. Ә кеше гомеренең иң матур чагы кайчан? Укучы. Минемчә, балачагы. Укытучы. Балачагы - бөре, ә чәчәк ату кешенең яшьлеге. Яшьлек чоры килеп җитте, ләкин узып китә алмады, өзелде. Яшь татар егетенә хас сыйфатларны атагыз әле. Нинди булырга тиеш? Укучы. Кыю, җитез, намуслы, гадел, төгәл, эшчән, батыр... Укытучы. Ә хәзер Малик образына характеристика бирик әле. Укучылар. (Төп геройга характеристика бирәләр.) Укытучы. Сездә дә андый сыйфатлар бармы? Укучы. Бар. Спорт яратабыз. Әти-әниебез, туган җиребез кадерле. Укытучы.- Рәхмәт. Укучылар, язучының иҗади югарылыгын билгелик әле. Укучылар: 37 яшь, өлгергәнлек чоры. Укытучы. Үткән дәрестә нинди әсәрне укыдык? ("Йолдызлы малай" әсәрен) Укытучы. Ә хәзер "Йолдызлы малай" әсәренә күчик. Малай дип кемгә әйтәбез? Укучы. Кечерәк яшьтәге ир балага әйтәләр. Укытучы. Ни өчен әсәр "Йолдызлы малай" дип атала? Укучы. Малайның беләгендә йолдызы бар. Укытучы. Йолдыз нәрсәне аңлата? Укучылар җавабы тыңлана. - Әсәрнең исеме - "Йолдызлы малай". "Йолдыз" сүзе барыбызга да аңлашылсын өчен аңлатма биреп китик әле. (Индивидуаль бирем тыңлана: "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ннән алынган аңлатма). - Рәхмәт. "Йолдызлы малай" әсәрендәге йолдыз, укучылар, хәрби символ мәгънәсендә алынган. Йолдыз - янып тора, юл күрсәтеп тора, өстә, биектә. Бу малай да йолдыз кебек. Аның илен яратуы безгә үрнәк булып тора. Укучылар. /Әсәрнең кыскача эчтәлеген искә төшерәләр./

- Укучылар, әсәрнең жанрын билгелибез.

Укучылар: Хикәя.

- Ни өчен?

Укучылар: Чөнки Илгизәр белән булган 1 генә вакыйга турында сөйләнә.)

- Әсәрнең темасы

Укучылар: Бөек Ватан сугышы темасына багышлана. - Әсәрнең идеясе? Укучылар:Туган илгә тугры булу. Тынычлыкны саклап калу. - Укучылар, әйдәгез әле, әсәрне шартлы рәвештә өлешләргә бүлик. Сез ничә өлешкә бүләргә тәкъдим итәр идегез? (Җаваплар тыңлана.) 1 нче өлешне "Авыл халкы пленда" дип алыйк. Бу өлеш сурәтләнгән рәсемне карыйбыз. (Индивидуаль бирем: иллюстрацияне күрсәтү.) - Укучылар, бу өлешнең эчтәлеген кыскача кем сөйләргә тели? Рәхим ит... . Әйдәгез, укучылар, беренче өлешнең исемен дәфтәрләргә теркәп куйыйк әле. (Дәфтәрләрдә эш.) - 2 нче өлешне ничек дип атарбыз икән? (Җаваплар тыңлана) - Яхшы, 2 өлешне "Илгизәрнең ялгышы" дип атыйк. Бу өлешкә кем рәсем ясап килде икән? (Рәсем күрсәтелә. Кыскача эчтәлеге сөйләнә. Исем дәфтәрләрдә теркәлә.) - 3 нче өлешкә исем куйыйк: "Илгизәр подвалда". (Рәсем күрсәтелә. Кыскача эчтәлек сөйләнә. Исеме теркәлә.) - 4 нче өлешне шартлы рәвештә ничек атарбыз? "Борчулы уйлар". (Рәсем кәрсәтелә. Кыскача эчтәлек сөйләнә. Исеме теркәлә. Узып киткән әниләр бәйрәме турында искә алына.) - 5 нче өлешкә ничек дип исем бирербез? "Үзәк өзгеч тавыш". (Алдагы эшләр кабатлана.)

- Бу әсәрнең проблемасы, укучылар, нәрсәдә?

Укучылар: Илгизәрнең кулындагы йолдызда.

- Әйе, укучылар, шул кулындагы йолдыз рәсеме проблема китереп чыгара да инде. Йолдыз рәсеме ясату Илгизәрнең зур хатасы була. Ләкин ул бу рәсемне ясаткан вакытта хата икәнен аңламый. Шушы урында минем сезгә рәссам Харис Якуповның "Фронтовые зарисовки" китабыннан өзек укып үтәсем килә: "Мальчишки моего поколения любили рисовать войну... Нас увлекали тогда рассказы о героике недавнего прошлого - гражданской войны... У меня теперь сыновья. В детстве они тоже рисовали войну, только уже не гражданскую, а другую - Отечественную: танки, самолёты... красные звёздочки..." - Димәк, укучылар, ул вакытта мондый рәсем бер Илгизәрдә генә булмаган. - Сюжет элементларын атыйк әле, балалар. Интрига өлеше дип кайсы өлешен атыйбыз? Укучылар: Малай күлмәген сала. - Кульминация өлеше? Укучылар: Немец сакчысының йолдызны күреп алуы. - Чишелеш нәрсә булыр, укучылар? Укучылар: Малайны җәзалау. - Образлар системасын карап китик. Безнең төп герой кем? Укучылар: Илгизәр. - Ә ярдәмче герой? Укучылар: Немец сакчысы, хатын-кызлар. - Ә актив герой дип кемне атарбыз? Укучылар: Илгизәр. - Пассив геройларга кемнәрне кертербез? Укучылар: Немец сакчысы, хатын-кызлар, авыл халкы. - Төп героебызның портретын сурәтләгән юлларны әсәрдән табып укыгыз әле. (Укучылар табып укыйлар.) (Илгизәр - ябык, зур күзләре генә утырып калган, иреннәре кипкән, тир ага.) Анализлана. - Ярдәмче геройларны сурәтләгән юлларны укыйбыз. (Укучылар табып укыйлар.) (Немец сакчысы - кыска муенлы, юан аяклы автомат аскан, симез үрдәктәй, аксыл кашлары астыннан кургаш күзләре үткен карый.) Анализлана. - Ярдәмче геройларыбыз - авыл халкы. Аларның портретын язучы ничек бирә? (Табып укыла.) (Кешеләр ябык, коры сөяккә калганнар. Битләре кара көйгән. Көчкә кыймылдыйлар.) Анализлана. - Автор табигать күренешләрен ничек бирә? (Табып укыла.) (...Уттай кызган ташлы туфрак, бертуктаусыз кояш астында, һ.б) Анализлана. - Теле? Автор нинди чагыштырулар куллана? (Җаваплар тыңлана) (Уттай кызган ташлы туфрак, симез үрдәктәй чайкалып, һ.б.) Анализлана.

- Укучылар әсәр кем исеменнән сөйләнә?

Укучылар: автор исеменнән. - Әсәрнең әһәмияте нәрсәдә дип уйлыйсыз? (Җаваплар тыңлана.) - Ни өчен? (Җаваплар тыңлана.)
Укытучы. Ватаныбыз тарихында Бөек Ватан сугышында күрсәтелгән бик күп тиңдәшсез батырлыклар саклана. Батырлык, түземлелек кебек сыйфатларны өлкәннәр генә түгел балалар да күрсәтә. 1941 нче елда хәрәкәттәге армиядән рус балалар язучысы А.Гайдар: "Мин балаларны тылда да, тынгысыз сугыш шартларында да, хәтта фронт сызыгында да күрдем. Һәм һәркайда да мин аларда эшкә, хәтта батырлыкка да зур омтылыш күрдем,- дип язган. Бөтен ил халкы сугышка күтәрелә. Алар белән бергә герой-пионерлар да. Пионер дип кемнәргә әйткәннәр? Ә малай үзе кем була соң әле ул? Укучылар: Пионер. Әйе, укучылар ул пионер булган. Ә кем соң ул пионер? (Индивидуаль өй эше тыңлана.) Пионерлар дип, 3-7 нче сыйныфтагы балаларга әйткәннәр. Алар пионер сафларында тәрбияләнгәннәр. Пионер - беренче мәгънәсендә.
Укучылар чыгышы. "Герой пионерлар." (Марат Казей, Зина Портнова). - Укучылар, быел, 2010 нчы елда, без илебез белән берлектә нинди мөһим вакыйганы бәйрәм иттек әле? Укучылар: Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм иттек. - Әйе, балалар, Бөек Җиңүнең 69 еллыгын илебез белән бергә бик тантаналы шартларда бәйрәм иттек. Дистә еллар үтеп, буын артыннан буыннар алмашынса да, безгә Бөек Җиңү бүләк иткән фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге сакланыр. Сез дә, укучылар, мәңгелек ут каршына килеп уйланыгыз, чәчәкләр салыгыз. Һәрвакытта да исегездә тотыгыз: мәрмәр ташларда илен яраткан батырлар яши!!! Кадерле балалар, дәресебезгә йомгак ясар вакыт та килеп җитте. Сез бүгенге дәрестән үзегезнең белем багажына нинди яңалыклар салдыгыз? (Җаваплар) - Төп героебызга нинди сыйфатлар хас? (Җаваплар) Балалар да фашизмга каршы көрәштә гомерләрен кызганмадылар. Алар дан өчен түгел, ил, халык азатлыгы өчен ихластан көрәштеләр, актык сулышларына кадәр тугрылыклы булып калдылар. Укытучы. Әйе, балалар. Бу әсәрдә фашизмның кансызлыгы бөтен барлыгы белән тасвирланып бирелгән. Ә сез Бөек Ватан сугышы турында нәрсәләр беләсез? Укучы. Бөек Ватан сугышы 1941 елның 22 июнендә башланып, 1945 елның 9 маена кадәр, 1418 көн һәм төн дәвам иткән. Фашистлар авыл, шәһәрләрне бомбага тотканнар, бик күп халыкны кырганнар, концлагерьларда тилмерткәннәр. Сугыш 27 миллион кешене һәлак иткән. Алабугадан 13 мең кеше сугышка киткән, 6 меңнән артыгы һәлак булган.
7) Укытучы. Укучылар, без өйрәнгән әсәрләргә кире кайтыйк, гомумиләштерик әле. Әсәр кем өчен язылган? И. Гази бу әсәрендә нәрсә әйтергә тели? Әсәрнең идеясе нәрсәдә? Укучы. Әсәр балалар өчен язылган. Туган илне ярату, аның өчен гомереңне жәлләмәү, кызганмау, үз теләгеңдә нык тору, кыю булу. Укытучы. Үз ватанын сөюче, туган иленә һәм халкына җаны-тәне белән бирелгән кешене бер сүз белән атагыз әле. Укучы. Патриот. Укытучы. Димәк, патриот кем була? Хәзерге заманда сез кемне патриот дип атар идегез? Укучылар. Халыкка хезмәт иткән, халык бәхете өчен көрәшкән кеше.

  • Армия сафларында хезмәт иткән.
  • Әти-әнисен, туганнарын, кешеләрне яраткан, алар турында кайгырткан.
    - Табигатьне, бөтен тереклекне яраткан, саклаган.

Укытучы. Патриот кеше турында нинди мәкальләр беләсез?

Укучылар. "Илнең утында ян, бозында - туң" "Үзем өчен туганмын, илем өчен үләрмен." " Батыр кеше, бакыр өзә." " Батыр үз халкын яклый." " Кыюлык йолдызларга мендерә." 8). Укытучы. Сез тактада рәсемнәр күрәсез. Бу рәсемдә сурәтләнгән образларның әсәрдәге образлар белән уртак яклары бармы? Укучы. Сугыш чоры балалары сурәтләнгән. Ил өчен гомерләрен биргәннәр, хәтта "Бөреләнде, чәчәк атмады" дип атарга була. Укытучы. А.Памфиловның "Матросов батырлыгы" картинасы иң яхшы әсәрләрнең берсе. Ул Мәскәүдә Үзәк музейларның берсендә саклана. Кем соң ул А. Матросов? Алабугада бер урам аның исемен йөртә. (Укучы картинаның эчтәлеге белән таныштыра.) Укытучы. Картинаның эчтәлеге безне нәрсәгә этәрә? Сездә нинди хисләр уятты? Укучылар фикерләрен әйтәләр. Укытучы. Икенче рәсемгә игътибар итегез әле. Картинаның исеме ничек? Кемнәрне күрәсез? Укучы. "Батырлык өчен" дип атала. Бу рәсемдә урман аланы сурәтләнгән. Аланда бик күп кешеләр. Минемчә, сугыш туктап торган вакытта командир сугышчыларга бүләк тапшыра. Иң алгы планда кечкенә малай басып тора. Ул кечкенә булуына карамастан, үзенең батырлыгы белән Җиңү көнен якынайтуга зур өлеш керткән дип уйлыйм.
9). Йомгаклау. Балалар да фашизмга каршы көрәштә гомерләрен кызганмадылар. Алар дан өчен түгел, ил, халык азатлыгы өчен ихластан көрәштеләр, актык сулышларына кадәр тугрылыклы булып калдылар. Укытучы. Сугыштан кайтмый калганнарны, Бөек Җиңүнең 69 еллыгын каршылый алмаганнарны 1 минут тынлык белән искә алыйк. - Дөрес, укучылар, рәхмәт. Мин сезнең белән килешәм. Ә хәзер көндәлекләрне ачып өй эшен язып куйыйк. Киләсе дәрестә без сезнең белән "Илгизәр - батыр рухлы малай" дигән темага сочинение язачакбыз. Сез шушы тема турында уйланыгыз, фикерләрегезне туплагыз, кыскасы, сочинение язарга хәстәрлек күрегез. Өй эше аңлашылдымы? Өй эшен яхшы әзерләп килгәнегез һәм дәрестә актив катнашканыгыз өчен билгеләр куям (билгеләр әйтелә). Укучылар, без сезнең белән бүген куйган максатыбызга ирештек. Дәресебез уңышлы үтте. Барыгызга да рәхмәт.

© 2010-2022