Календ арно-тематическое планирование по татарскомуязыку по учебнику Хайдаровой Р. З. 2 класс ФГОС

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Рабочая программа

по учебному курсу "Татарский язык и литература"

во 2 классе

2014-2015 учебный год

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

  1. "РФның халык телләре турында" 126нчы номерлы федераль законы" (24.07.1998).

  2. РТның "Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм башка телләр турында" законы (443нче номерлы 18.07.2004)

  3. РФның Федераль базис уку планы, Мәгариф министрлыгының 1312нче номерлы боерыгы (9.03.2004)

  4. РФның Мәгариф һәм фән министрлыгының 1994нче номерлы боерыгы (3.06.2011) "РФның гомуми белем бирү учрежденияләре өчен федераль базис уку планына һәм укыту программаларына үзгәрешләр кертү турында"

  5. СанПиН 2.4.2.2821-10 "Гомуми белем бирү учрежденияләрендә укыту өчен шартлар һәм укытуны оештыруга санитар-эпидемиологик таләпләр" (РФның баш дәүләт санитар табибының 189нчы номерлы карары (29.12.2010)

  6. "РТның башлангыч 1әм төп белем бирү учрежденияләре өчен базис һәм 2012-2013 уку елына төзелгән уку планының раслануы турында", Мәгариф һәм фән министрлыгының 4154/12нче номерлы боерыгы (09.07.2012)

  7. "Мәгариф турында" Россия Федераөиясенең Законы ("Закон об образовании"РФ)

  8. "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законы ("Закон об образовании"РТ)

  9. Татар теленнән гомуми белем бирүнең вакытлы дәүләт стандарты 2008 ел

  10. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). 1-11нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел

  11. Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова Күңелле татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен).Казан "Татармультфильм",2013 ел.

Татар теле һәм татар әдәбиятыннан эш программасы гамәлдәге базис план буенча атнага 5 сәгать исәбеннән төзелде.

Татар теле атнага 3, татар әдәбияты 2 сәгать укытыла.

Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова. Күңелле татар теле, 2нче сыйныф, Казан, "Татармультфильм" нәшрияты,2013 ел.


1992 елның 8 июлендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында"гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Мәгариф министрлыгы җитәкчелегендә бик кыска вакыт эчендә нәтиҗәле эш оештырылды: рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуны оештыру буенча махсус программалар, дәреслекләр, методик әсбаплар, дидактик материаллар әзерләнде, бу юнәлештә билгеле бер тәҗрибә тупланды, психологик, педагогик нәтиҗәләр ясалды. Бүгенге социолингвистик ситуациядә һәм гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары тормышка ашу кысаларында рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү буенча яңа программалар эшләү зарурлыгы килеп басты. "Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы" психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянган һәм тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде. Программа аңлатма язуыннан һәм төп өлештән тора. Программаның аңлатма язуында татар теле укытуның максатлары, программа эчтәлеген сайлауның төп принциплары, гомуми урта белем бирү мәктәбенең һәр баскычында сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча укучыларның нинди белем күнекмәләренә ия булырга тиешлеге күрсәтелде. Төп өлештә һәр сыйныфта татар теле өйрәнүнең тематик эчтәлеге, лингвистик материал күләме, аларның укыту сәгатьләренә бүленеше, белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары күрсәтелде. Һәр баланың үзләштерү мөмкинлеге аның табигый индивидуаль үзенчәлегенә нигезләнгән. Программага һәм дәреслеккә кергән һәрбер материалны барлык балаларның да бердәй үзләштерүе мөмкин түгел һәм моны таләп итәргә ярамый. Үзләштерү сыйныфтан сыйныфка ныгый бара. Шуңа күрә программага һәм дәреслеккә материал тематик-концентрик принципка (бер үк темаларның сыйныфтан-сыйныфка киңәйтелеп кабатланышы) нигезләп тупланды. Алдагы сыйныфлардагы материалны кабатлау дәреслек эчтәлегендә оештырылу мөмкинлеген истә тотып, программада һәр сыйныф буенча, нигездә, яңа лингвистик материал һәм сөйләм үрнәкләре генә күрсәтелде.

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максатлары Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү. Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

1. Танып белү максатының эчтәлеге Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен "башка дөньяга тәрәзә ачу" (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды. Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

2. Үстерү максатының эчтәлеге Белем бирү максаты методика фәнендә бик озак еллар буе беренчел дәрәҗәдәге максат итеп саналды. Ләкин дидактик максатларның башкаларын икенчел дәрәҗәдә дип карау, киресенчә, белем бирү максатының тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырылмавына китерде. Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский). Бу хакыйкатьне балаларның белем алу эшчәнлегенең барлык этапларында да истә тоту зарур. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә: - фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү; - хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү; - аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); - ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү. Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.

3. Тәрбияви максатның эчтәлеге Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Әлбәттә, укытучының шәхси сыйфатлары, укучы белән махсус оештырылган мөгамәләсе укыту-тәрбия процессында зур роль уйный. Ләкин, тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу - авторларның беренчел бурычы булды. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны үз эченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру юнәлешендә эшләүче галим А.К.Маркова фикеренчә, эчтәлегендә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырылды һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителде. Программаның ачык характерда булырга тиешлеген исәпкә алып, әдәби әсәрләр үзләре күрсәтелмәде, ә авторларны санап чыгу белән чикләнде. Укучыларның кабул итү мөмкинлекләрен исәпкә алып, аралашу-сөйләшү проблемаларына туры килгән әдәби әсәрләрдән төрле өзекләр сайлауны дәреслек авторларына калдыру - методика фәнендә программага эчтәлек сайлауда монополиялектән котылуның бер юлы дип күрсәтелә.

4. Белем бирү максатының эчтәлеге Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Укучының гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.

Укучылар үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр.

Грамматик минимум.

  1. Без, сез, алар алмашлыкларын сөйләмдә куллану.
  2. Исемнең төшем килешендә төрләнеше белән таныштыру.
  3. Кем? Нәрсә? Кайда? Кая? Кайдан? Нинди? Ничек? Ничә? Ничәнче? сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сораулар бирә белү.
  4. Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен гамәли үзләштерү.
  5. Әле, бик кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.
  6. Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру.
  7. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, III зат юклык формасын сөйләмдә куллану.
  8. Астында, өстендә бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану белән таныштыру.
  9. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, III зат күплек формасын сөйләмдә куллану.
  10. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта берлек сан 3 зат формасы белән таныштыру.
  11. Мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.
  12. 11дән 100 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.

  13. Сабын белән юына төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  14. Ә теркәгечен сөйләмдә куллану.

  15. Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.

  16. Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый сүзләрен сөйләмдә куллану.


Орфографик и орфоэпик минимум. 1. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Сүзләрне транскрипция билгеләре белән яза белү. 2. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу күнекмәләрен камилләштерү. 3. Татар алфавитын яттан белү. 4. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү. 5. Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

6. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.



Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

Тыңлап аңлау

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау; тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру; сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү. сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү; ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Диалогик сөйләм: Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү; программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү; дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү; укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү; үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.

Уку

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү,өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

укыганда сүзлекләр куллана белү.

Язу

Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү; дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру; бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу; конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.




Эш программасының эчтәлеге. Укыту-тематик план.


Теманың исеме

Татар теленә сәг

Эчтәлек

1

Без мәктәпкә барабыз

40

Сәламләү, -мы/-ме кушымчалары, күчереп язу, сузык һәм тартык авазлар, котлау телеграммасын язарга өйрәнү, күплек сан кушымчалары,тәртип саннары, тамыр һәм берлек санда тартым кушымчалары, мөстәкыйль эш, күплек санда тартым кушымчалары, нишли?нишләми? сораулары, кайда? кая? кайдан? сораулары, нишли? нишләде? сораулары,үткән заман хикәя фигыль,кем?нәрсә? сорауларын искә төшерү,контроль эш, хаталар өстендә эш.

2

Көзге уңыш

9

Берлек һәм күплек сан, [к],[къ],[г],[гъ] авазлары, барлык һәм юклык кушымчалары, антонимнар,ө,о хәрефләре, контроль эш, хаталар өстендә эш.

3

Мин чисталык яратам

14

Нинди? соравы, хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрне чагыштыру, Iзат берлек сан, Iзат берлек сан, IIIзат берлек сан, тартым кушымчалары, карточкалар белән эш, контроль эш, хаталар өстендә эш.

4

Кыш

8

Яңа ел белән котлау язарга өйрәнәбез, кая?кайда?кайдан? сорауларын кабатлау, сүзлек диктанты,антонимнарны кабатлау, контроль эш, хаталар өстендә эш.

5

Безнең гаилә

8

Текст төзергә өйрәнәбез, кемне?нәрсәне? сораулары, нишләдем?нишләмәдем? сораулары, контроль эш, хаталар өстендә эш.

6

Яз

5

Кайчан? соравы, саннар белән танышуны дәвам итәбез, контроль эш, хаталар өстендә эш.

7

Мин Татарстанда яшим

7

[гъ],[къ]авазлары, -да/-дә, -та/-тә кушымчаларын искә төшерү, контроль эш, хаталар өстендә эш.

8

Кибеттә

5

Карточкалар өстендә эш, кемгә?нәрсәгә? сораулары, контроль эш, хаталар өстендә эш.

9

Җәй

6

Рәсемнәргә биремнәр, нишли? соравы, контроль эш, хаталар өстендә эш.


Барлыгы

102



Сүзлек диктанты

3



Контроль диктант

3



Күчереп язу

3



Сөйләм үстерү




Контроль уку










Укыту методик кмплекты: 3.Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы 1 - 11 нче сыйныфлар) Казан."мәгариф" нәшр. 2011 4." Күңелле татар теле."Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен).Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Л.Ә Гыйниятуллина.Казан.Татармультфилм 2013 5. Вакытлыча чыгарылган дәүләт стандартлары 2008







Эш программасының эчтәлеге. Укыту-тематик план.



Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем үәм күнекмәләрен тикшерү төрләре


Эш төрләре

Сыйныфлар

1

2

3

4

1

Тыңлап аңлау

Сүзләр, сүзтезмәләр

0,1-0,2

минут

0,2-0,4

минут

0,3-0,5

минут

2

Диалогик сөйләм

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3

Монологик сөйләм

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

4

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

2

3

4

5

Уку

15-25 сүз

25-35 сүз

35-45 сүз

45-55 сүз

6

Язу:





Күчереп язу(гади җөмлә)

1-2 җөмлә

3-4 җөмлә

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә

Сүзлек диктанты


5-6 сүз

7-8 сүз

8-9 сүз

Сочинение (өйрәнү характерында)



4-5 җөмлә

5-6 җөмлә


Укучыларның сөйләм күнекмәләрен бәяләүгә аңлатма

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты - Татарстан Республикасында дәүләт телләренең берсе дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә ала торган билингваль шәхесләр формалаштыру. Билгеле булганча, соөиолингвистика фәне кешеләрне координатив (ана телендә һәм өйрәнә торган башка телдә хатасыз аралашу), субординатив (ана телендә хатасыз, өйрәнә торган телдә хаталар җибәрү фараз ителә) һәм катнаш типларга (ике телдә дә аралашуда хаталар булу фаразлана) аерып карый. Программа авторлары рус телле балаларга татар телен өйрәтүнең өйрәтүнең төп максатын субординатив типтагы шәхесләр формалаштыруда күрәләр. Ягъни рус телле балалар язма һәм телдән аралашу процессында хаталар җибәрсәләр дә, аларның программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белүләре таләп ителә.

Чит телләр укыту методикасында белемнәрне тикшерү өчен, "коммуникативно-достаточный уровень - аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә; коммуникативно-недостаточный уровень - аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә" төшенчәләре бар (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга "4"ле, "5"ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга "3"ле, "2"ле билгеләре куела. Ягъни үзләштерү коэффициенты 0,7 булса - "3"ле, 0,8-0,9 булса - "4"ле, 0,9-1 булса - "5"ле билгеләре куела.

Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Үк=а:р, монда Үк - үзләштерү коэффициенты, а - дөрес үтәлгән биремнәр саны, р - барлык биремнәр саны.

Рус телле балаларга татар теле укыту процессын каммуникатив технология нигезендә оештыру үзенчәлекләре.

Рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү процессы коммуникатив технология нигезендә цикллылыкка корылган. Цикл - текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Бу сан даими түгел. Ул текстның лингвистик яктан катлаулылыгына, текстның күләменә, укучыларның фикерләү сәләтләре дәрәҗәсенә бәйле.

Методик әдәбиятта күрсәтелгәнчә, текстны өйрәнү 3 этаптан тора: текст алды, текст,тексттан соңгы этаплар. Беренче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнергә тиешләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ) һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ГКФ) дип аталалар. Әгәр тел өйрәтү процессын тел һәм әдәбият дәресләренә бүлү укыту планына кертелгән икән, без аларны татар теле дәресләре, ягъни татар теленең лексикасына, грамматикасына өйрәтү дәресләре дип атарбыз. Укучылар, текстны лингвистик яктан беркадәр кабул итәргә әзерләнгәч, текстның үзен укырга күчәргә мөмкин. Бу дәресләрдә, нигездә, турыдан-туры текстны уку, текст буенча эш күнегүләре өстенлек итә. Шуңа күрә аны уку дәресләре дип атарга мөмкин. Дәрес тибы ягыннан алар лексик-граммаик күнекмәләрне камилләштерү дәресләре (ЛГКК) була. Бу тип дәрес тә, текстның катлаулылыгына карап, бер яки берничә дәрес булырга мөмкин. Мондый дәресләрдә алдан өйрәнелгән лексика һәм грамматика турыдан-туры текстта кабатлана, төрле бәйләнешләргә керә, ягъни лингвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә.

Тексттан соңгы этапта текст эчтәлеге һәм аңа салынган әхлакый проблема буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештырыла. Дәрес типлары да диалогик-монологик сөйләм дәресләре дип атала. Бу дәресләрдә тексттагы лексик-грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль кулланылу дәрәҗәсенә җиткерелә, укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм этабына чыгалар. Аңлашылганча, тел өйрәтү процессында татар теле һәм әдәбият дәресләре үзара шартлы бәйләнештә булалар. Циклда әдәби әсәрне өйрәнү өчен бирелгән сәгатьләр санына татар теле дәресләре саны да, әдәбият дәресләре саны да керә. Шуны искәртергә кирәк: "Мәгариф" турында Федераль Законның 55нче маддәсенең 4нче пункты нигезендә укытучы программадагы сәгатьләр санын, укучыларның мөмкинлегенә карап, эш программасына үзгәртеп кертә ала.



Дәрес темасы

Сәг саны

Тип

Көтелгән нәтиҗә

Укучыларның эшчәнлеге

Контроль

Үтәлү вакыты

Без мәктәпкә барабыз

40

практ

факт


1

Сәламләү

1

ЛГКК

Олылар һәм иптәшләр белән ничек исәнләшергә икәнен кабатлау

Уку, язу, тәрҗемә эше

Уку, язу, тәрҗемә эшен тикшерү



2

-мы/-ме кушымчалары

1

ГКК

-мы/-ме кушымчалары нәрсә аңлатканын искә төшерү

Уку, язу, тәрҗемә эше

Уку, язу, тәрҗемә эшен тикшерү



3

Сорау кушымчаларын кабатлау

1

ГКК

мы/-ме кушымчаларын сөйләмгә дөрес кертү

Уку, язу, тәрҗемә эше

Фронталь тикшерү



4-8

Сузык һәм тартык авазлар.Транскипция

5

ЛГКК

Укучыларның сузык һәм тартык авазлар турындагы белемнәрен системалаштыру һәм орфоэпик күнекмәләрен тирәнәйтү

Уку, язу, тәрҗемә эше

Уку, язу, тәрҗемә эшен тикшерү



9

Котлау телеграммасын язарга өйрәнү

1

ЛКФ

Котлау телеграммасын ничек язарга икәнен истә калдыру һәм кирәккәндә тормышта куллану

Уку, язу, тәрҗемә эше

Индивидуаль тикшерү



10-11

Күплек сан кушымчалары

2

ГКФ

Күплек сан кушымчаларын дөрес куллануга ирешү

Уку, язу, тәрҗемә эше

Уку, язу, тәрҗемә эшен тикшерү



12

Тәртип саннары

1

ЛГКК

Саннарның төркемчәләрен сөйләмдә активлаштыру; саннарны дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше

Фронталь тикшерү



13-16

Тамыр һәм берлек санда тартым кушымчалары

4

ГКФ

Зат алмашлыкларын тартым б/н төрләндерергә өйрәнү, аларны җөмләдә дөрес куллануга ирешү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү күнекмәләрен тикшерү



17

Зат алмашлыкларының тартым белән төрләнешен кабатлау

1

ГКК

Зат алмашлыкларын тартым б/н төрләндерергә өйрәнү, аларны җөмләдә дөрес куллануга ирешү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Фронталь тикшерү



18-20

Күплек санда тартым кушымчалары

3

ГКФ

Зат алмашлыкларын тартым б/н төрләндерергә өйрәнү, аларны җөмләдә дөрес куллануга ирешү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү күнекмәләрен тикшерү



21-24

-мый/-ми кушымчалары

4

ЛГКК

Хәзерге заманның юклык формасын үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Фронталь тикшерү



25-26

Кайда? соравы

2

ГКК

Кайда? соравына дөрес җавап бирү өчен -да/-дә, -та/-тә кушымчаларын искщә төшерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү күнекмәләрен тикшерү



27-28

Кая? соравы

2


Кая? соравына дөрес җавап бирү өчен -га/-гә, -ка/-кә кушымчалары

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү күнекмәләрен тикшерү



29

Кая? Кайда? сорауларын кабатлау

1

ГКК

Укучыларның лексик-грамматик белемнәрен системалаштыру;темага бәйле сүзләрне җөмлә калыплары

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Фронталь тикшерү



30-32

Кайдан? соравы

3

ЛГКК

Кайдан? соравына дөрес җавап бирү өчен -дан/-дән, -тан/-тән, -нан/-нән кушымчаларын үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү күнекмәләрен тикшерү



33

-тә,-тән, -кә бәйләгеч кушымчаларын кабатлау

1

ГКК

-тә,-тән, -кә бәйләгеч кушымчалары нинди очракта кулланылуын кабатлау

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Индивидуаль тикшерү



34-36

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

3

ГКФ

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлык формасын үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү күнекмәләрен тикшерү



37-38

Кем? Нәрсә? сораулары

2

ЛГКК

Лексик тема буенча укучыларның лексик-грамматик белемнәрен гомумиләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү күнекмәләрен тикшерү



39

"Без мәктәпкә барабыз"темасына язма эш. Сүзлек диктанты

1

ЛГКК

Тема буенча укучыларның белемнәрен контрольгә алу





40

Хаталар өстендә эш Карточкаларда эш

1

ЛГКК

Д/М сөйләм

Язма эштә җибәрелгән хаталарны төзәтү; лексик тема белән бәйле сүзләрне гамәли үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше

Уку, язу, тәрҗемә эшен тикшерү



Көзге уңыш

9



41-42

Берлек һәм күплек сан

2

ГКК

Укучыларның берлек һәм күплек сан турындагы белемнәрен системалаштыру, орфоэпик күнекмәләрен тирәнәйтү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү күнекмәләрен тикшерү



43

Чөнки теркәгече

1

ГКФ

Лексик темага бәйле чөнки теркәгечен үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү күнекмәләрен тикшерү



44

[к],[къ],[г],[гъ] авазлары

1

ЛКФ

К,г хәрефләренең авазларын дөрес әйтергә һәм язарга өйрәтү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Фронталь тикшерү



45

Барлык һәм юклык кушымчалары

1

ЛГКК

Темага бәйле фигыльләрне юклык формасында куллана белүгә ирешү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү күнекмәләрен тикшерү



46

Антонимнар

1

ГКФ

Антонимнарны җөмлә калыплары аша үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү күнекмәләрен тикшерү



47

О,ө хәрефләре

1

ЛКФ

Лексик темага бәйле о,ө хәрефләрен дөрес куллануга ирешү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Индивидуаль тикшерү



48

"Көзге уңыш" темасына язма эш.

1

ЛГКК

Тема буенча укучыларның белемнәрен контрольгә алу





49

Хаталар өстендә эш Карточкаларда эш

1

ЛГКК

Язма эштә җибәрелгән хаталарны төзәтү; лексик тема белән бәйле сүзләрне гамәли үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү күнекмәләрен тикшерү



Мин чисталык яратам

14



50

Нинди? соравы

1

ЛГКК

Сыйфат соравын җөмлә калыплары аша үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү күнекмәләрен тикшерү



51-52

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрне чагыштыру

2

ЛГКФ

Хәзерге һәм үткән заман хикәя фигыльләрне чагыштыру, аларны җөмләдә дөрес куллануга ирешү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү, рәсем буенча җөмләләр төзү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү күнекмәләрен тикшерү



53-54

I зат берлек сан

2

ГКК

Зат алмашлыкларын сан һәм тартым белән төрләндерә белүгә ирешү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү, рәсем буенча җөмләләр төзү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү,рәсем буенча җөмләләр төзү күнекмәләрен тикшерү



55-56

II зат берлек сан

2

ГКФ

Зат алмашлыкларын сан һәм тартым белән төрләндерә белүгә ирешү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү, рәсем буенча җөмләләр төзү

Индивидуаль тикшерү



57-58

III зат берлек сан

2

ГКФ
ГККК

Зат алмашлыкларын сан һәм тартым белән төрләндерә белүгә ирешү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү, рәсем буенча җөмләләр төзү

Фронталь тикшерү



59

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

ГКФ

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше, аларны җөмләдә дөрес куллануга ирешү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү, рәсем буенча җөмләләр төзү

Индивидуаль тикшерү



60

Җөмлә. Татар телендә сүз тәртибе.

1

ГКФ

Җөмлә төрләрен искә төшерү, җөмләдә сүзләр тәртибенә басым ясау

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү, рәсем буенча җөмләләр төзү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү,рәсем буенча җөмләләр төзү күнекмәләрен тикшерү



61

"Мин чисталык яратам" темасын кабатлау

1

ГККК

Лексик тема буенча укучыларның лексик-грамматик белемнәрен гомумиләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше

Фронталь тикшерү



62

"Мин чисталык яратам" темасына язма эш.

1

ГККК

Тема буенча укучыларның белемнәрен контрольгә алу





63

Хаталар өстендә эш Карточкаларда эш

1

ГККК

Язма эштә җибәрелгән хаталарны төзәтү; лексик тема белән бәйле сүзләрне гамәли үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү күнекмәләрен тикшерү



Кыш

8



64

Кышкы айлар турында язма викторина

1

ГКК

Яңа лексик берәмлекләрне үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү күнекмәләрен тикшерү



65

Яңа ел белән котлау язарга өйрәнәбез

1

ГКФ

Яңа лексик берәмлекләрне үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Индивидуаль тикшерү



66

Кая?кайда? кайдан? сорауларын кабатлау

1

ЛГКК

Исемнәргә сораулар куюны камилләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше

Фронталь тикшерү



67

Чөнки теркәгечен кабатлау

1

ГКК

Лексик тема буенча сүзлек байлыгын арттыру, өйрәнелгән сүзләрне аңлап куллануга ирешү

Уку, язу, тәрҗемә эше

Индивидуаль тикшерү



68

Антонимнарны кабатлау

1

ЛГКК

Антонимнарны искә төшерү

Уку, язу, тәрҗемә эше

Уку, язу, тәрҗемә эшен тикшерү



69

"Кыш" темасын кабатлау

1

ЛГКК

Лексик тема буенча укучыларның лексик-грамматик белемнәрен гомумиләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше

Уку, язу, тәрҗемә эшен тикшерү



70

"Кыш" темасына язма эш. Сүзлек диктант

1

ЛГКК

Тема буенча укучыларның белемнәрен контрольгә алу





71

Хаталар өстендә эш Карточкаларда эш

1

ЛГКК

Язма эштә җибәрелгән хаталарны төзәтү; лексик тема белән бәйле сүзләрне гамәли үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эшен тикшерү



Безнең гаилә

8



72

Текст төзергә өйрәнәбез

1

ЛГКФ

Темага бәйле лексик берәмлекләр белән таныштыру; рәсемгә карап бәйле гади җөмләләр төзергә ирешү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эшен тикшерү



73

Гаилә әгъзалары

1

ЛКФ

Гаилә әгъзаларын истә калдыруга һәм дөрес язарга ирешү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эшен тикшерү



74-75

Кемне?нәрсәне? сораулары

2

ЛГКК

Укучыларның лексик-грамматик белемнәрен системалаштыру;темага бәйле сүзләрне җөмлә калыплары аша үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Индивидуаль тикшерү



76

Нәрсәне? соравын кабатлау

1

ЛГКК

Укучыларның лексик-грамматик белемнәрен системалаштыру;темага бәйле сүзләрне җөмлә калыплары аша үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Фронталь тикшерү



77

Нишләдем? нишләмәдем? сораулары

1

ГКФ

Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрнең кулланылышын активлаштыру һәм язарга өйрәтү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эшен тикшерү



78

"Безнең гаилә" темасына язма эш.

1

ЛГКК

Тема буенча укучыларның белемнәрен контрольгә алу





79

Хаталар өстендә эш Карточкаларда эш

1

ЛГКК

Язма эштә җибәрелгән хаталарны төзәтү; лексик тема белән бәйле сүзләрне гамәли үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эшен тикшерү



Яз

5


80

Вакыт рәвеше

1

ГКФ

Вакыт рәвеше турындагы белемнәрне системалаштыру; укучыларның орфоэпик күнекмәләрен камилләштерү; яз темасына караган сүзләрне гамәли үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эшен тикшерү



81

Антонимнарны искә төшерү

1

ГКК

Антонимнарны җөмлә калыплары аша үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Индивидуаль тикшерү



82

Кушма саннар

1

ГКФ

Кушма саннарның язылышын һәм әйтелешен гамәли үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Фронталь тикшерү



83

"Яз" темасына язма эш.

1

ЛГКК

Тема буенча укучыларның белемнәрен контрольгә алу





84

Кабатлау.Карточкаларда эш

1

ЛГКК

Язма эштә җибәрелгән хаталарны төзәтү; лексик тема белән бәйле сүзләрне гамәли үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эшен тикшерү



Мин Татарстанда яшим

7


85

Сыйфат сораулары

1

ЛГкф

Сыйфат сорауларына язмача җавап бирергә күнектерү;туган як табигатен өйрәнүгә кызыксыну уяту

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эшен тикшерү



86

Кайда?кайдан? сорауларын кабатлау

1

ЛГКК

Укучыларның лексик-грамматик белемнәрен системалаштыру;темага бәйле сүзләрне җөмлә калыплары аша үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эшен тикшерү



87

-да/-дә, -та/-тә кушымчаларын искә төшерү

1

ГКК

-да/-дә, -та/-тә бәйләгеч кушымчалары нинди очракта кулланылуын кабатлау

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Индивидуаль тикшерү



88

Зат-сан кушымчаларын кабатлау

1

ГКК

Зат-сан кушымчаларын кабатлау;аларны җөмләдә дөрес куллануга ирешү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Фронталь тикшерү



89

Татар телендә сүз тәртибе

1

ГКФ

Җөмләдә сүзләр тәртибенә басым ясау

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Индивидуаль тикшерү



90

"Мин Татарстанда яшим" темасына язма эш

1

ЛГКК

Тема буенча укучыларның белемнәрен контрольгә алу





91

Кабатлау Карточкаларда эш

1

ЛГКК

Язма эштә җибәрелгән хаталарны төзәтү; лексик тема белән бәйле сүзләрне гамәли үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эшен тикшерү



Кибеттә

5


92

Күплек сан турында кабатлау

1

ЛГКК

Укучыларның күплек сан турындагы белемнәрен системалаштыру, орфоэпик күнекмәләрен тирәнәйтү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Фронталь тикшерү



93

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау

1

ЛГКК

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен гамәли үзләштерү; темага бәйле сүзләрне грамматик формада дөрес куллануга ирешү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Индивидуаль тикшерү



94

Кемгә?нәрсәгә? сораулары

1

ГКФ

Исемнәрнең юнәлеш килеше белән төрләнешен гамәли үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эшен тикшерү



95

"Кибеттә"темасына язма эш.

1

ЛГКК

Тема буенча укучыларның белемнәрен контрольгә алу





96

Хаталар өстендә эш Карточкаларда эш

1

ЛГКК

Д/М сөйләм

Язма эштә җибәрелгән хаталарны төзәтү; лексик тема белән бәйле сүзләрне гамәли үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эшен тикшерү



Җәй

6


97

Кемгә?нәрсәгә? сорауларын кабатлау

1

ЛГКК

Исемнәрнең юнәлеш килеше белән төрләнешен гамәли үзләштерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү, рәсем өстендә эш

Уку, язу, тәрҗемә, сорауларга җавап бирү, рәсем өстендә эшен тикшерү



98

Рәсемнәргә биремнәр

1

ЛГКК

Лексик темага бәйле сүзлек байлыгын арттыру

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Фронталь тикшерү



99

Сыйфат сорауларын кабатлау

1

ЛГКК

Сыйфат сорауларына язмача җавап бирергә күнектерү;туган як табигатен өйрәнүгә кызыксыну уяту

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Уку, язу, тәрҗемә эшен тикшерү



100

Фигыльнең сорауларын кабатлау

1

ЛГКК

Фигыль сорауларына язмача җавап бирергә күнектерү

Уку, язу, тәрҗемә эше,сорауларга җавап бирү

Индивидуаль тикшерү



101

"Җәй" темасына язма эш.

1

ЛГКК

Тема буенча укучыларның белемнәрен контрольгә алу





102

Хаталар өстендә эш

1

ЛГККД/М сөйләм
































Татар әдәбиятыннан календарь-тематик план.



Класс: ___2_____

Укытучы: Галимова Римма Фаатовна

Сәгатьләр саны:

Барлыгы: _____68_____

Атнага: ____2 сәг.____

План буенча контроль уку: ____4____













Дәрес темасы

Сәг саны

Тип

Белем һәм күнекмәләр

Укучыларның эшчәнлеге

Контроль

Ө/э

Үтәлү вакыты

Без мәктәпкә барабыз

20


практ

факт

1

Х.Гарданов "Исәнмесез,иптәшләр!

1

Яңа тема

Сәламләшү темасына бәйле аралашу күнекмәләрен активлаштыру

Сәнгатьле уку; сорауларга җавап бирү

Аралаша белү күнекмәләрен тикшерү

5бит, 4күнегү



2

Уку җиһазлары

1

катнаш

Уку җиһазлары турында сөйли белергә ирешү

Уку, сорауларга җавап бирү

Сөйләм күнекмәләрен тикшерү

7бит, 8күнегү



3

Диалогик сөйләм

1

Яңа тема

Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

8бит, 4күнегү



4

"Беренче сентябрь" тексты өстендә эш

1

катнаш

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү

10бит, 9күнегү



5

Монологик сөйләм

1

катнаш

Монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; укучыларның иҗади активлыгын арттыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

12 бит, 8күнегү



6

Татарча санарга өйрәнәбез

1

Яңа тема

Татарча саный белергә ирешү

Татарча санау, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Татарча санау күнекмәләрен тикшерү

14бит, 7күнегү



7

Санамышлар өйрәнәбез

1

Яңа тема

Сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү. Татар халык авыз иҗатына кызыксыну уяту

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Яттан сөйләү күнекмүләрен тикшеү

16бит, 7күнегү



8

Диалогик сөйләм

1

Яңа тема

Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

20бит, 3күнегү



9

"Мин Казанга барам" тексты өстендә эш

1

катнаш

Сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү.

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү

21бит, 6күнегү



10

Монологик сөйләм

1

катнаш

Монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; укучыларның иҗади активлыгын арттыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

24бит, 7күнегү



11

Диалогик сөйләм

1

Яңа тема

Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

25бит, 6күнегү



12

Рәсемнәр белән эшлибез

1

катнаш

Фикерләү сәләтен үстерү

Рәсемнәр карау,уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Рәсемнәр белән эшләү күнекмәсен тикшерү

27б, 7к



13

Монологик сөйләм

1

катнаш

Монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; укучыларның иҗади активлыгын арттыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

30б, 6к



14

Диалогик сөйләм

1

Яңа тема

Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

31б, 3к



15

Рәсемнәр белән эшлибез

1

катнаш

Фикерләү сәләтен үстерү

Рәсемнәр карау,уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Рәсемнәр белән эшләү күнекмәсен тикшерү

34б, 5к



16

Диалогик сөйләм

1

Яңа тема

Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

36б, 9к



17

Монологик сөйләм

1

катнаш

Монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; укучыларның иҗади активлыгын арттыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

37б, 3к



18

Балалар уены

1

Яңа тема

"Очты,очты"уены

уйнау

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү

40б,7к



19

Сөйләм үстерү. "Күмәч" әкияте

1

Яңа тема

Монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; укучыларның иҗади активлыгын арттыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

сөйләргә



20

"Без мәктәпкә барабыз" темасын йомгаклау

1

катнаш

Уку күнекмәләре булдыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү




Көзге уңыш

7


21

Диалогик сөйләм

1

Яңа тема

Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

47б,6к



22

Кроссворд өстендә эш

1

катнаш

Фикерләү сәләтен үстерү

Кроссворд чишү,уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Кроссворд белән эшләү күнекмәсен тикшерү

48б, 7к



23

"Базарда" тексты өстендә эш

1

катнаш

Сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү.

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү

50б, 8к



24

Контроль уку

1

катнаш

Сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү.

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү

51б, 5к



25

Монологик сөйләм

1

катнаш

Монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; укучыларның иҗади активлыгын арттыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

53б, 6к



26

Диалогик сөйләм

1

Яңа тема

Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

55б,10к



27

"Көзге уңыш " темасын йомгаклау

1

катнаш

Уку күнекмәләре булдыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү




Мин чисталык яратам

8


28

Монологик сөйләм

1

катнаш

Монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; укучыларның иҗади активлыгын арттыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

59б, 10к



29

Рәсемнәр белән эшлибез

1

катнаш

Фикерләү сәләтен үстерү

Рәсемнәр карау,уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Рәсемнәр белән эшләү күнекмәсен тикшерү

62б, 6к



30

Диалогик сөйләм

1

Яңа тема

Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

63б, 6к



31

Рәсемнәр белән эшлибез

1

катнаш

Фикерләү сәләтен үстерү

Рәсемнәр карау,уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Рәсемнәр белән эшләү күнекмәсен тикшерү

65б,5к



32

"Марат авырый" тексты өстендә эш

1

катнаш

Сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү.

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү

66б, 5к



33

Сөйләм үстерү дәресе

1

Яңа тема

Монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; укучыларның иҗади активлыгын арттыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

сөйләргә



34

Диалогик сөйләм

1

Яңа тема

Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

69б,5к



35

"Мин чисталык яратам" темасын йомгаклау

1

катнаш

Уку күнекмәләре булдыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү




Кыш

7


36

"Кыш килә" тексты өстендә эш

1

катнаш

Сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү.

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү

73б,6к



37

"Яңа ел бәйрәме" тексты өстендә эш

1

катнаш

Сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү.

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү

75б,5к



38

Монологик сөйләм

1

катнаш

Монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; укучыларның иҗади активлыгын арттыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

77б,6к



39

Контроль уку

1

катнаш

Сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү.

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү

80б,10к



40

Транскрипөия белән дөрес уку

1

катнаш

Сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү.

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү

81б,4к



41

Диалогик сөйләм

1

Яңа тема

Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

83б, 8к



42

"Кыш" темасын йомгаклау

1

катнаш

Уку күнекмәләре булдыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү




Безнең гаилә

7


43

Рәсемнәр белән эшлибез

1

катнаш

Фикерләү сәләтен үстерү

Рәсемнәр карау,уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Рәсемнәр белән эшләү күнекмәсен тикшерү

86б,5к



44

Монологик сөйләм

1

катнаш

Монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; укучыларның иҗади активлыгын арттыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

87б,5к



45

Ш.Маннур "Яратам"

1

Яңа тема

Сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү.

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү

89б, 10к



46

Сөйләм үстерү дәресе

1

Яңа тема

Монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; укучыларның иҗади активлыгын арттыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

сөйләргә



47

Монологик һәм диалогик сөйләм

1

катнаш

Монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү; укучыларның иҗади активлыгын арттыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

93б,10к



48

Диалогик сөйләм

1

Яңа тема

Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

94б,5к



49

"Безнең гаилә" темасын йомгаклау

1

катнаш

Уку күнекмәләре булдыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү




Яз

4


50

Ф.Кәрим "Яз җитә"

1

Яңа тема

Сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү.

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү

98б,7к



51

Контроль уку

1

катнаш

Сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү.

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү

100б,7к



52

Диалогик сөйләм

1

Яңа тема

Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

102б,7к



53

"Яз" темасын йомгаклау

1

катнаш

Уку күнекмәләре булдыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү




Мин Татарстанда яшим

6


54

"Туган ягым" тексты өстендә эш

1

катнаш

Сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү.

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү

106б,11к



55

Кроссворд өстендә эш

1

катнаш

Фикерләү сәләтен үстерү

Кроссворд чишү,уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Кроссворд белән эшләү күнекмәсен тикшерү

108б,4к



56

Монологик сөйләм

1

катнаш

Монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; укучыларның иҗади активлыгын арттыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

110б,5к



57

"Юлда" тексты өстендә эш

1

катнаш

Сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү.

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү

112б,10к



58

Сөйләм үстерү дәресе

1

Яңа тема

Монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; укучыларның иҗади активлыгын арттыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

сөйләргә



59

"Мин Татарстанда яшим" темасын йомгаклау

1

катнаш

Уку күнекмәләре булдыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү




Кибеттә

4


60

Бәя төшенчәләре белән танышу

1

Яңа тема

Татарча бәя төшенчәләрен белергә ирешү

Татарча санау, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Татарча санау күнекмәләрен тикшерү

118б,5к



61

Контроль уку

1

катнаш

Сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү.

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү

119б,3к



62

Монологик сөйләм

1

катнаш

Монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; укучыларның иҗади активлыгын арттыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

121б,7к



63

"Кибеттә" темасын йомгаклау

1

катнаш

Уку күнекмәләре булдыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү




Җәй

5


64

Сөйләм үстерү дәресе

1

Яңа тема

Монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; укучыларның иҗади активлыгын арттыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

сөйләргә



65

Б.Рәхмәт "Матур җәй, кил безгә!"

1

катнаш

Сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү.

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү

125б,1к

Яттан



66

М.Газизов "Балан"

1

катнаш

Сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү.

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү

127б, 1к



67

Диалогик сөйләм

1

Яңа тема

Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү

130б,3к



68

"Җәй" темасын йомгаклау

1

катнаш

Уку күнекмәләре булдыру

Уку, сорауларга җавап бирү,тәрҗемә итү

Сәнгатьле итеп һәм аңлап укуны тикшерү










© 2010-2022