Математикадан һәм татар теленнән 4нче сыйныф өчен олимпиада сораулары

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Математикадан олимпиада сораулары.



  1. 240 метрга йөгерү буенча кырмыска белән ташбака ярышкан. Ташбаканың тизлеге- минутына 5 метр.Ташбакадан 12 минутка калышкан булса, кырмысканың тизлеген исәпләгез.

2. Саннар рәтен дәвам ит: 5, 9, 17, 29, ...

3. Аңлатманың кыйммәтен тап:

(12750 + 216603 : 369 - 9637) . 956

4. Дөрес булырлык итеп тамгалар, җәяләр куй:

1* 2* 304* 5 = 18

5. Икенче цифры беренчесеннән зуррак булган ничә икеурынлы сан бар?

6. Ике туры бирелгән. Беренчесендә 3 нокта билгеләнгән, ә икенчесендә -

5. Барысы 7 нокта. Аларны сызымда күрсәтергә.

7. Үсә бару тәртибендә язарга: 72, 722, 277, 227, 222, 727, 777

Кими бару тәртибендә язарга: 95, 995, 559, 59, 595, 999, 958, 599

8. "+" тамгасын 1234567 саннары арасына куярга, сумма 100 булсын.



Татар теленнән олимпиада сораулары



  1. Баш хәрефтән языла торган сүзләрнең астына сыз:

әти

әлфия

булатов

мәскәү

шәһәр



  1. Парлы сүзләр ясап яз:

мал- чокыр-

ара- чыбык-

җир- ялт-

җил- барлы-



  1. Бирелгән сүзләргә синонимнар һәм антонимнар табып яз:

шатлык

кечкенә

салкын

коры



  1. Тел турында 5 мәкаль яз.



  1. Тамыр сүзләрнең астына сыз:

Күлмәк, сарык , баллы, балчык, саргылт



  1. Җавапларны кушма сүзләр белән яз:

Ап-ак кош-

Илнең үзәк шәһәре-

Матур чәчәкле, чәнечкеле куак-

Таш кебек күмер-



  1. Юлдан-юлга күчереп булмый торган 5 сүз яз.



  1. Билгеләр буенча предмет исемен яз:

Кояшлы, кызу, җилсез...

Зәңгәр, болытсыз, тыныч...

Тирән, киң, зур...

Яшел, яфраклы, биек...



  1. Сүз төзелеше буенча тикшер:

Җимлек, уйный, яфраклар, җырчылар, ачкыч.



  1. Сыйфатлар кулланып "Мәктәптә" дигән темага хикәя төзе.





Укучыларның ни дәрәҗәдә белемле булуларын, иҗади фикер йөртә алуларын ачыклау максатыннан, төрле фәннәрдән ел саен олимпиадалар уздырыла. Балада көтелгән нәтиҗәгә ирешүгә шәхси кызыксыну булганда гына, аның эшкә дәртен, мөстәкыйльлеген үстерергә мөмкин.Олимпиадаларны башлангыч сыйныфтан ук уздыру бик отышлы. Барлык укучылар да фәннәрне бертигез дәрәҗәдә үзләштерә алмый. Шуңа күрә үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бар. Укучылар белән төрле иҗади эшләр, викториналар, блиц турнир, брейн ринг үткәреп, җиңүчеләр билгеләнә. Сәләтле балалар район күләмендә уздырыла торган олимпиадаларда катнашалар. Мондый эшләр оештыру фәннәр буенча диагностик тест эшләү өчен зур ярдәм булып тора.



© 2010-2022