Әдәби уку. Әминә БикчәнтәеваАпрель ае”. 2нче сыйныф татар төркеме

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Тема. Әминә Бикчәнтәева"Апрель ае". 2нче сыйныф татар төркеме. Максат:

1 "Яз " темасы буенча белемнәрен актуальләштерү. Яз билгеләрен: кояш көлә, бозлар ага, тамчы тама, кар эри, кошлар килә, табигать уяна сүзләрен сөйләмдә куллану;

2) Монологик,диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү; үз фикерләрен дөрес, матур итеп әйтә белү сәләтен үстерү,язгы көнне тасвирлый белү күнекмәләрен формалаштыру,укучыларның фикерләү сәләтен һәм телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү. Җиһазлау һәм материал: компьютер презентация,ел фасылларынның рәсемнәре, 2 нче сыйныф дәреслеге (авторы - Ф.Ш.Гарифуллина.) Дәрес барышы. I.Оештыру өлеше. - Исәнмесез, балалар. - Исәнмесез, саумысез. - Хәерле көн! - Имин үтсен көнегез. - Кәефләрегез ничек соң? -Бер-беребезгә елмаеп хәерле көн телик. II.Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү. Юмарт дөя әкиятеннән дөя кемнәргә нәрсә биргән языгыз.(Раунд-робин)(балалар ак биткә язалар) Елгага су эчәргә төшкән. Аның янына болан килгән,дөянең мөгезен сораган. Дөя боланга мөгезен биргән. Су эчәргә ат килгән дөядән койрык сораган. Дөягә мөгезендә койрыгында кире китерүче булмаган. Дөя, боланны очраткач мөгезен кире сараган. Койрыгын үскәч кире бирәм дигән. Ат мөгезең үскәч койрыкны бирәм дигән. Яхшы рәхмәт.Җавапларгыз бик матур. III.Яңа белем күнекмәләрне булдыру. Ел фасыллары турында әңгәмә. Балалар, сез ел фасылларын беләсезме? Ниндиләр алар һәм ничәү?(4 әү кыш, яз, җәй, кыш) Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм бу кайсы ел фасылы турында. Боз һәм кар эреде, Сулар йөгерде. Елап елгалар Яшьләр түгелде. Көннәр озая, Төннәр кыскара Бу кайсы вакыт Я әйтеп кара. Дөрес бу яз. Укучылар,бүгенге дәрестә без табигаттәге язгы үзгәрешләр турында сөйләшәбез, яз турында шигырь укырбыз. Балалар рәсемгә карап әйтегез әле, яз нинди соң ул? Бу вакытта табигаттә нинди үзгәрешләр була? Тактага карыйбыз. Ролли -робин. (каршы- партнерларыгыз белән сөйләшегез (төннәр кыскара, көннәр озая,кояш ныгырак җылыта,карлар эри,гөрләвекләр ага,агачлар яфрак яра,кошлар җылы яктан кайта укучыларның җавабы.) Балалар яз ул табигатнең йокыдан уянган вакытын белдергән иң күңелле ел фасылы.Елның бу матур вакыты язучылар һәм шагыйьләрне яңа хикәяләр, шигырләр язарга илһамландыра. Алар табигатненең матурлыгын үзләренчә күрәләр,үзләренчә сүрәтлиләр. Менә без бүген дәрестә Әминә Бикчәнтәеваның бер шигырен укыйбыз. 2.Дәреслек белән эш..Аның исеме "Апрель ае". Бу шигырь нәрсә турында дип уйлыйсыз.(ЭЙАРГАЙТ) балалар фикере. Укытучы укый. укучылар укыйлар . Хәзер кемнең фикере үзгәрде? Нәрсә турында булды? Сүзлек өстендә эш. III. Белемнәрне ныгыту. Сораулар өстендә эш. -Ни өчен апрель ае шук дигән автор? -Яз айлары дип кайсы айларны атыйлар? Әйе балалар,һәр ел фасылының үз гүзәллеге, үз эше бар. Сез ничек уйлыйсыз, ел фасылларын нинди төсләр белән билгеләп була. Хәзер мин сезгә рәсемнәр таратам. Кем ничек уйлый шул почмакка бара. КОНЭРС кыш-ак, яз-яшел, җәй-кызыл, көз-сары Сезнең парталарда рәсемнәр бар алар нинди ел фасыллар һәм алар кайсы төскә туры килә шуның янына барыгыз. Җыр."Яз җитә"

Дәресне йомгаклау. Рефлексия. Үзегезгә бәя бирәсез. Кем бүгенге дәрес темасын аңладым һәм башкаларны да өйрәтә алам,- дип уйлый, алар кояшларны елмайтып ясый, ә кемнәр аңладым, ләкин башкаларны өйрәтә алмыйм,- дип уйлый, алар кояшларны уйчан итеп ясасыннар, ә кемнәр теманы аңламаган, аларның кояшлары кәефсезләнеп торсын.(укучылар кояшларны ясап, тактага беркетәләр. Ясаган рәсемнәрен анализлыйлар). Өй эше .50нче бит сәнг.укырга..



© 2010-2022