Исследовательская работа Үлемсез полк

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тынычлыкның кадерен белик!

Утлы еллар калды еракта

Ялкыннары һаман йөрәктә.

Күкрәкләрдә яна орденнар,

Онытырлык түгел ул еллар. Моннан нәкъ 70 ел элек дөньяда Гитлер исемен йөрткән бер адәм, бөтен кешене үзенә буйсндырырга теләп, сугыш башлаган. Ул яулап алган җирдә яшәүчеләр аңа буйсынырга, кол булып яшәргә тиеш булган. Ниятенең күпмедер өлеше тормышка да ашкан: Гитлер күп илләрне басып алган. Әлеге кара афәт 1941 нче елның матур җәендә безнең илебезгә дә үзенең канатларын җәйгән. Кыю ир-егетләребез Бөек Ватанны сакларга яуга киткәннәр. Бөек Ватан сугышына безнең авылыбыздан 700 кеше киткән. Шуларның 456 сы туган илебезгә кире әйләнеп кайта алмаган. Туган җирләре, газиз халкы өчен башларын салган бу батырларны онытырга хакыбыз юк безнең! Аларның исемнәре авылыбызның үзәгендә урнашкан һәйкәлгә язылган, ә якыннырының йөрәгенә уелган. Минем бабам Мөхәмәтҗанов Рашитнең әтисе - карт бабам Ганиев Шәрәп Гани улы турында сөйлисем килә . Үземнең аны күргәнем булмаса да, бабам сөйләве буенча мин аны киң җилкәле, сары чәчле, алыптай баһадир итеп күз алдына китерәм. Ничек инде Шәрәп бабам баһадир булмасын ди?! Безнең бүгенге тыныч тормышыбыз хакына сугышның башыннан ахырына кадәр данлы юл үткән ул. Дәү әтием - Ганиев Шәрәп Гани улы 1905 нче елны Югары Шубан авылында туган. 1941 нче елның октябрь аенда, 36 яшендә бабам Бөек Ватан сугышына киткән. 1942 нче елның 1 нче декабрендә сул аягы каты яраланган. 1943 нче елның маена кадәр госпитальдә яткан. Җиңү - туган илгә кайтуның беренче хәбәре. 1945 нче елның маенда бабама туган авылы - Шубанга кайту насыйп була. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайтканнан соң ул тыныч тормышта да сынатмый, бик күп корбаннар бәрабәренә яуланган тормышның кадерен белеп яши. 1959 нчы елга кадәр колхозда огроном булып эшли. Бабаем белән әбием Зәйтүнә дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр: 2 кыз- Зәкия, Зөлфия, һәм 2 ул- Рашит белән Ринат. Шулай да авыр сугыш еллары эзсез үтмәгән: бабам Шәрәп бик иртә -1959 нчы елның 11 нче декабрендә 54 яшендә гүр иясе булган. Хәзерге вакытта да 9 нчы май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә. Тик шулайда, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр. Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар - туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз - ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

Минем бабай

Минем бабай капитан, Безнең илдә һәр бала

Сугышта булып кайткан. Уйнап-көлеп йөрсен дип,

Күкрәк тулы орденнар, Хәвеф-хәтәр күрмәсен,

Медальләр алып кайткан. Тыныч булып үссен дип.

Бик күп сугышкан бабам,

Дошманны җиңеп кайткан.

Үзе белән ул безгә

Тынычлык алып кайткан!

Эльмира Шәрифуллина



© 2010-2022