Методическая разработка по математике на тему «Математик Универсиада»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Математикадан ачык дәрес (1,3 класс)

Тема: Математик Универсиада.

Баганалап кушу . Үткәннәрне ныгыту.

Максат: 1)укучыларны баганалап кушу алымнары белән таныштыруны дәвам итү, алдагы дәресләрдә өйрәнгән материалны кабатлау, ныгыту 2)укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен үстерү; дәрестә актив катнашуларына ирешү 3) балаларны бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтү, җитезлек, ихтыяр көче кебек сыйфатлар тәрбияләү

Җиһазлау: дәреслек, санлы карточкалар, сигналлар, компьютер, карточкалар, перфокарта, тест

Дәреснең төре: уен дәрес.

Дәреснең тибы: кабатлау.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

  • уңай психологик халәт булдыру

Исәнмесез, укучылар

Килдегезме дәрескә,

Уен, көлке эшләрегез

Калдымы тәнәфестә?

Кыңгырауны ишеттек тә,

Ашыктык без дәрескә.

Җиңнәребезне сызганып

Тотынабыз зур эшкә.

-Әйе, укучылар, безне бүген дөрестән дә зур эшләр көтә. Ә хәзер Сөмбел безнең перфокарта белән мисаллар чишәр, ә Кадрия белән без "Кем игътибарлырак?" уенын уйнап алырбыз.

Мөстәкыйль эш.

Перфокарталар белән эш

5+5=

10+6=

8-1=

9+1=

4+5=

5+4=

7+7=

10+10=

Укытучы белән эш.

"Кем игътибарлырак" уены

60 кушам 8

57 минус 7

I кушылучы -29,II кушылучы -3, сумманы тап

547 һәм 547 саннарының өлеше

289 һәм 0 саннарының тапкырчыгышы

30 плюс 28

57 минус 7

30 һәм 9 саннарының тапкырчыгышы

Ә хәзер Кадрия перфокарта белән эшләр, ә Сөмбел белән "Кем игътибарлырак?" уенын дәвам итәрбез.

Укытучы белән эш.

"Кем игътибарлырак" уены

4+4

10+2

9-9

10+10

8-1

9+1

6+0

5+4

Мөстәкыйль эш.

Перфокарталар белән эш

37*2=

500:100=

582:582=

57:3=

1842*0=

630:9=

12*6=

719*1=

- Ә хәзер дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны, класс эшен , матур язуга саннар язарбыз:

1 класс: 3 класс:

8 879

13 2013

- Кадрия саннарны разряд кушылучылары рәвешендә күрсәтә һәм икенче санны аңлатырга әзерләнә тора.

- 8 һәм 13 саннары нинди саннар? Аларның уңһәм сул яктагы күршеләре нинди?

- Укучылар, ә 2013 ел нәрсәсе белән истәлекле соң?

Бик дөрес, 2013 елның 6 июленнән 17 июленә кадәр башкалабыз Казанда 27 нче Бөтендөнья универсиадасы үткәрелә.

1 слайд.

- Универсиада-ул студент-спортсменнар арасында үткәрелүче олимпия уеннары. Менә без дә бүген сезнең белән кечкенә спортчылар булырбыз. Ә спортчы нинди булырга тиеш соң ул?

2 слайд

-Әйе, укучылар, бүген безгә дөрестән дә җиң сызганып эшләргә туры киләчәк дидек. Ә дәрестә нәрсә эшлисең без сезнең белән шифр ярдәмендә ачыкларбыз.

8 * (40 - 10)=

72:8 *100=

5+4=

10+3=

Баганалап

кушу.

Үткәннәрне

кабатлау

Укучылар, спортчылар универсиадада 27 спорт төре буенча көч сынашыр. Аның 13 төре - төп спорт төрләре, ә 14 төре - өстәмә. Менә бүген без сезнең белән төп төрнең берничәсен ачыкларбыз, ләкин аның өчен безгә бирелгән биремнәрне үтәргә кирәк.

Укытучы белән эш.

Телдән мисаллар чишү

300+200

470+60

540-60

Яңа дәрес материалы өстендә эш.

Баганалап кушу белән танышу (58 бит)

№1, 58 бит, исәпләүләрне телдән аңлату.

Мөстәкыйль эш.

Мисалларны чишәргә

4+2= 8+1= 10-1=

5+0= 10+8= 10+4=

13-13= 8-1= 5+5=

Димәк, беренче спорт төре - ул волейбол.

Мөстәкыйль эш.

Тигезләмәләрне чишәргә:

Саннарның уң һәм сул як күршеләрен язу:

... 6 ...

... 10 ...

... 3 ...

... 15 ...

... 8 ...

Укытучы белән эш. Исемле саннарны чагыштыру:

2 см 3 мм ...23 мм

90 мин ...1 сәг

3 дм ...14 см

1 м ...1 см 4 дм 5 см ...35 см

Саннарны йөзләп арта бару һәм кими бару тәртибендә санау.

Димәк, икенче спорт төре - ул җиңел атлетика..

Ребуслар чишү:


6 н, 5 мәт, 100 ә, т 10, 1 аз,


5 ек, 7 гән, б 50.

Димәк, өченче спорт төре - ул теннис.


Ә хәзер дүртенче спорт төрен ачыкларга кирәк.

Укытучы белән эш.

Мәсьәләне чишү:

Алсуда 7 алма бар, ә Илназда 3 алма. Барысы ничә алма бар?

Мөстәкыйль эш.

№2 Мисалларны баганалап чишү, дөреслеген тикшерү:

+ 208 . . _ 356 . . _846 . .

629 238 37

Димәк, дүртенче спорт төре - су полосы.

Геометрик фигуралар белән эш.

Квадрат

Түгәрәк

Турыпочмаклык

Ромб

Өчпочмак

- Бу фигураларны нинди фигуралар дип әйтегә мөмкин?

Димәк, бишенче спорт төре - ул нәфис гимнастика.

Мөстәкыйль эш.

Саннарны разряд кушылучылары суммасы рәвешендә күрсәтү:

12= 16=

19= 11=

15= 18=

Укытучы белән эш. Мәсьәләне чишү:
№3, 58 бит

Укытучы белән эш.

"Дәшмәс" уены

Димәк, бишенче спорт төре - ул фехтование.

Укытучы белән эш.

Телдән мәсьәләләр чишү

  1. Агачта 10 кош бар иде, 3 се очып китте. Агачта ничә кош калды?

  2. Алисәдә 4 конфет бар иде, әбисе тагын 2 конфет бирде. Барысы ничә конфет булды?

  3. Беренче тартмада 9 карандаш, ә икенче тартмада 1 гә кимрәк карандаш бар. Икенче тартмада ничә карандаш бар?

  4. Беренче класста 5 кыз бар, ә малайлар 4 кә артык. Беренче класста ничә малай бар?

Мөстәкыйль эш.

Мисалларны чишеп мисалларны аларның җаваплары белән тоташтыру:

300-100 8

42:6 450

56-6 1

450+0 50

60-20 200

158:158 7

78-70 40

Димәк, алтынчы спорт төре - ул спорт гимнастикасы

Укытучы белән эш.

"Дәшмәс" уены

Мөстәкыйль эш.

Саннарны 100 дән 1000 кадәр арта һәм кими бару тәртибендә санау (вакытка)

- Димәк, алдагы спорт төре - ул баскетбол.


Мөстәкыйль эш Саннарны чагыштыру:
6*8 10*12 4*4 15*13 9*6 17*17 0*1 10*20 8*7 5*5

Укытучы белән эш. Блицтурнир а)Алсуның 62 дәфтәре бар. Ә Азатның 2 гә кимрәк. Азатның ничә дәфтәре бар? б)Бакчада 30 кыз һәм 20 малай уйный иде. 4 бала өйләренә кайтып китте. Бакчада ничә бала калды? в)Мәйданчыкта 20 кыз уйный, ә малайлар 3 тапкыр күбрәк. Мәйданчыкта ничә малай уйный?

-Димәк, алдагы спорт төре - ул йөзү.

Укытучы белән эш.

Беренче кисемтә 4 см, икенчесе 6 см, ә өченчесе 5 см булырлык итеп кисемтәләр сыз, аларны үсә һәм кими бару тәртибендә күрсәт.

Мөстәкыйль эш.

Турыпочмаклыкның мәйданын һәм периметрын табу

Турыпочмаклыкның буе 8 см, ә иңе 4 см. Турыпочмаклыкның мәйданын һәм периметрын тап.

  • Менә, укучылар, без сезнең белән бергәләп универсиадада үткәреләчәк төп спорт төрләрен ачыклап киттек, үзебез дә сезнең белән нәни спортчылар булдык. Ә спортчы булу өчен нинди булырга кирәк соң? Бик дөрес, җитез, игътибарлы, нык ихтыярлы, үз-үзеңә таләпчән һәм нык булу кирәк. Сезнең мәктәптә алган белемнәрегез дә төпле, ныклы булсын иде.

Йомгаклау өлеше

- Нәтиҗә ясау. Син бүген дәрестә үзеңнең эшчәнлегеңне ничек бәяләр идең?

- Спорт төрләрен ачыклау өчен безгә нәрсәләр эшләргә туры килде?

- Билге кую

- Өйгә эш бирү


© 2010-2022