Әдәби укудан эш программасы 2 класс

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Аңлатма язуы 2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен төзелгән әдәби укудан эш программасы -Федераль дәүләт белем стандартларына, - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Башлангыч гомуми белем бирү программалары" на, 2010 елда, Казан "Мәгариф" нәшриятында иҗат ителгән җыентыкка, -ТР АМР МБГУ "Азнакай шәһәре 9 нчы муниципаль гомуми урта белем мәктәбе"нең 2015-2016 нчы елгы укыту планына һәм положениеләренә нигезләнеп төзелде.

Дәреслек:

1 кисәк Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел

2 кисәк Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012нче ел

3 кисәк дәреслек-хрестоматия (Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина.,Ә Мөхәмәтҗанова.,Ф.Хәсәнова) Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты,

2012нче ел;

Әдәби укуга укыту планында атнага 1 сәгать вакыт бирелгән, программа 34 сәгатькә исәпләп төзелде. Максат Дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү. Бурычлар -әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү -әдәби текст белән эшләү, текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү күнекмәсе камилләштерү -балаларга мавыктыргыч сюжетлы әсәрләр укыту, -дәреслекләрдәге проблеманы үзе белеп, аңлап чишәргә күнектерү - -белем алу күнекмәләре булдыру әдәби әсәрне аңлый, анализлый белү. -мөстәкыйль рәвештә әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, китапка кызыксыну булдыру,алган белемне куллана белү. -әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәтү барышында нәни укучыларда рухи һәм әхлакый кыйммәтләр хакында, уңай һәм тискәре сыйфатлар, яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру.

Әдәби уку дәресләренең төп максаты - уку елы дәвамында балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып эстетик ләззәт алырга өйрәтү.

Бурычлары:

исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга;күзәтү эшчәнлеген формалаштырырга; әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән аерым детальләрне табып, барлык ваклыклары
белән сөйләп бирергә; аерым детальләргә нигезләнеп, таралган төрле мәгълүматларны берләштереп, бербөтен картина тудырырып гомумиләштерергә; «акыллы өлкәннәр» белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга өйрәнергә тиеш була.

Тематик планлаштыру

№ п/п

Бүлек исеме

Сәгатьләр саны

1

Белдекле Керпедә кунакта

9

2

Белмәмештә кунакта

3

3

Укымышлы Ябалак янында

2

4

Аю өнендә

3

5

Күрү ноктасы

10

6

Балалар газета-журналлары

1

7

Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья

4

8

Кызык һәм көлкеле хәлләр

2

Барлыгы

34










Программа эчтәлеге


1. Белдекле Керпедә кунакта (9 сәгать)

Хайваннар турында әкиятләр. Әкиятләр турында гомуми күзаллау булдыру. Татар халык әкиятләрендәге төп герой белән башка халыклар әкиятләрендәге төп герой арасындагы охшаш һәм аермалы яклар. Геройларның характеры. Россия халыклары әкиятләре.

Тылсымлы әкиятләр. Җирдәге һәм тылсымлы дөньяны чагыштыру. Тылсымлы предметлар (эченнән гаскәр чыга торган таяк, төрле ашамлыклар тулы тырыс, хәзинәсе бер дә кимеми торган сумка, кеше күзенә күрсәтми торган бүрек,җилән, зур атлата торган итек, дошманны кырып сала торган кылыч Һ.6.), герой куллана торган тылсымлы әйберләр: тарак,көзге, кайрак, балдак. Тылсымлы булышчылар (җәнлекләр: әтәч, бүре, аю, куян, шулай ук убырлы карчык Һ.6.), тылсымлы төсләр (ак һәм кара). Борынгы дөньяның тылсымлы әкиятләрдә чагылышы (табигать көчләре, кешеләрнең хайваннарга, үсемлекләргә әверелүе).

Тылсымлы әкиятләрнең төзелеше (вакыйгаларның чылбыр рәвешендә баруы, кабатланулар, билгеле бер ритм, әкиятне истә калдыру).

2. Белмәмештә кунакта(3 сәгать)

Шигъри формада язылган әсәрләр(Р. Вәлиева, Ф. Яруллин, Җ. Дәрзаман ,Йолдыз). Йолдыз "Белмим", Р.Вәлиева "Замана баласы", Ф.Яруллин "Эшнең аның берние юк", Җ.Дәрзаман "Солдат булдым".

Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы -шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп,
тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү,түбәнәйтү).

3. Укымышлы Ябалак янында (2 сәгать)

Г.Тукай ,Н.АхуноваА., Р Вәлиева,Р.Файзуллин, Э. Шәрифуллина әсәрләре; Г.Тукай "Буран"; кыска шигырьләр;Н.Ахунова "Хоккулар";Э.Шәрифуллина "Алтын балык"

Җанр үзенчәлекләре: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы; әхлакый проблемаларның актуальлеге; уйдырмалар. Хикәянең төп мәгънәсе. Хикәя исеменең эчтәлеккә туры килүе. Хикәя геройлары, аларның портретлары һәм характерларының сөйләмнәре, башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте.

4. Аю өнендә (3 сәгать)

Л. Лерон,И.Туктар,Р.Миңнуллин әсәрләрен уку.

Л.Лерон "И ямьле дә соң дөнья!"

И.Туктар "Урман букеты".

Р.Миңнуллин "Чыршы әйләнәсендә".

Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы -шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп,тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү,түбәнәйтү).

5. Күрү ноктасы (10 сәгать)

Р.Харис,Ш.Галиев,Ф.Садриев,Р.Миңнуллин, Р.Сарби,Г.Юнысова,Г.Гыйльманов,Н.Арсланов,

М.Әгъләмов,М.Шабаев,Н.Мадьяров,З.Минһаҗева,Г.Шаһи,Ф.Зыятдинов,Р.Файзуллин, Г.Тукай,Р.Хафизова,Җ.Дәрзаман,Б.Рәхмәт,Р.Корбан,ЛЛерон,Ә.Моталлапов, Г.Афзал,Р.Валиева әсәрләрен уку.

6. Балалар газета-журналлары(1сәгать)

Газета-журналларның ни өчен вакытлы матбугат дип аталуын,яңалык белән гайбәт арасындагы аерманы аера белү. Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация,тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку.Укылган әсәргә анализ ясау.Татар телендә чыга торган балалар журналларын белү. журналларда һәм газеталарда ориентлаша белү.

7. Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья(4 сәгать)

Г.Морат, Г.Хәсәнов, Ә.Еники, Р.Мингалим, Йолдыз, Ф.Сафин, М.Фәйзуллина, Р.Газизов, С.Урайский, Л.Лерон, М.Галиев,М.Шабаев, Э.Шәрифуллина, Г.Мөхәммәтшин,Р.Вәлиева, Р.Корбан әсәрләре.

8. Кызык һәм көлкеле хәлләр(2 сәгать)

Л.Лерон, М.Шабаев, Э.Шәрифуллина әсәрләре.














Календарь - тематик планлаштыру


Дәрес темасы

Сәг.

саны

Универсаль уку гамәлләре


Д Үткәрү

вакыты

план

факт

1.

Белдекле керпедә кунакта.

1

КУУГ:үз фикереңне тулы әйтә белү

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын төзү

ШУУГ:үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

РУУГ:үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү

4.09

2.

Автор әкиятләре. Автор теленең кабатланмас матурлыгы. Г.Тукай "Кәҗә белән Сарык " әкияте

1

РУУГ:укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү

ТБУУГ:рәсем нигезендә бирем үтәү, сурәтләү тибындагы сөйләм осталыгы формалаштыру

КУУГ:күршең белән фикерләшү

ШУУГ:дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү

5.09

3.

Хайваннар турында татар халык әкиятләрендә төп герой, аның характеры. "Батыр әтәч" татар халык әкиятен уку.

1

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

ТБУУГ:тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау

КУУГ:класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү

11.09

4.

Кыргый җәнлекләр турындагы әкиятләр."Бүдәнә белән төлке". Борынгы әкиятләр

1

ТБУУГ:тәкъдим ителгән план нигезендә телдән аңлатма төзү

РУУГ:үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү

КУУГ:фикерне әйтә белү

ШУУГ:башкаларга зыян салмау

12.09

5.

Риваять турында гомуми күзаллау. Аз булса да үз акылың булсын.М. Гафури "Тавык белән үрдәк" шигъри әкияте, "Тавык нигә суда йөзә алмый?" риваяте

1

КУУГ:үз фикереңне тулы әйтә белү

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын төзү

ШУУГ:иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

РУУГ:конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү.

18.09

6.

Халык авыз иҗаты. Мәкальләр. Дуслык турында мәкальләр. Г.Юнысова "Керпе кайгысы.

1

ТБУУГ:фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ:белгәнне һәм белмәгәнне аера белү

ШУУГ:үз уңышларың-уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

КУУГ:сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү

19.09

7.

Тылсымлы әкиятләр "Гөлчәчәк" әкияте

1

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

РУУГ:көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү

ШУУГ:үз фикереңне әйтә белү

КУУГ:күршең белән хезмәттәшлек итү

25.09

8.

Юмористик әсәрләр. Ш.Галиев "Котбетдин мәргән"(мәзәк маҗара).

1

ТБУУГ:информацияне таба һәм бәяли белү.

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау

КУУГ:фикер йөртеп сөйләм төзү

ШУУГ:үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану

2.10

9.

Уйдырма әкиятләр.Н.Исәнбәт "Мырауҗан агай хәйләсе". Әкияти вакыйгалар.

1

ТБУУГ:үзенә кирәкле информацияне таба белү.

РУУГ:үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү.

КУУГ:үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

9.10

10.

Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр.З.Мансур "Кырмыска һәм малай"

Автор һәм халык әкиятләрендә охшашлык."Музей йортына сәяхәт" Г.Вәлиева "Су әкияте"

1

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

ТБУУГ:тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау

КУУГ:класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү

16.10

11.

Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү. Йолдыз "Белмим" әсәрен уку.

1

ТБУУГ:үзенә кирәкле информацияне таба белү.

РУУГ:үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү.

КУУГ:үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

23.10

12.

Әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүе. Р.Вәлиева "Замана баласы".

1

КУУГ:үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү

ТБУУГ:анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару

РУУГ:эшне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

ШУУГ:иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

30.10

13.

Эш эшкә өйрәтә. Ф.Яруллин "Эшнең аның берние юк".

Җанлы сөйләмнең мөһим чаралары . Җ.Дәрзаман "Солдат булдым"..

1

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

ТБУУГ:тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау

КУУГ:класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү

13.11

14.

Хоккулар. Кыска шигырьләр. Н.Ахунова "хоккулар"ы. Лирик герой."Музей йортына сәяхәт".

1

КУУГ:үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү

ТБУУГ:анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару

РУУГ:эшне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

ШУУГ:иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

20.11

15.

Әкият һәм чынбарлык бергәлеге. Э.Шәрифуллина "Алтын балык".

1

КУУГ:үз фикереңне тулы әйтә белү

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын төзү

ШУУГ:сәламәт һәм имин яшәү рәвешенә ихтыяҗ тудыру

РУУГ:үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү

27.11

16.

Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү. И.Лерон "И ямьле дә соң дөнья!" "Музей йортына сәяхәт". "Музей йорты".

1

ТБУУГ:үзенә кирәкле информацияне таба белү.

РУУГ:үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү.

КУУГ:үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

4.12

17.

Күзәтә белгән кеше- бәхетле кеше. И.Туктар "Урман букеты".

Күзәтү ноктасы. Р.Харис "Төсле рәсем".

1

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

ТБУУГ:тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау

КУУГ:класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү

11.12

18.

"Серле ачкыч" мәктәп клубына хат язу. Р.Миңнуллин "Чыршы әйләнәсендә".

1

КУУГ:үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү

ТБУУГ:анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару

РУУГ:эшне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

ШУУГ:иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

18.12

19.

Дөньяны танып белүнең яңа ысуллары. Ш.Галиев "Яңа фотоаппарат". Р.Миңнуллин "Рәсем".

1

РУУГ:укучылар тарафыннан белгән һәм әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү

ТБУУГ:рәсем нигезендә бирем үтәү, сурәтләү тибындагы сөйләм осталыгы формалаштыру

КУУГ:күршең белән фикерләшү

ШУУГ:дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасын күрсәтү

25.12

20.

Күңел күзе. Г.Юнысова "Күзләр"әсәрен уку.

1

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

ТБУУГ:тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау

КУУГ:класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү

15.01

21.

Чагыштыру, контраст, җанландыру. Н.Арсланов "Сезнеке"

Дөньяга төрлечә караш. М.Әгъләмов "Ямь-яшел".

1

КУУГ:үз фикереңне тулы әйтә белү

ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын төзү

ШУУГ:сәламәт һәм имин яшәү рәвешенә ихтыяҗ тудыру

РУУГ:үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү

22.01

22.

Кеше һәм табигать бергәлеге. Ф Садриев "Боз өстендә",

Г.Шаһи "Тамчы," Н.Мадьяров"Үз шәүләсен куркыткан".

1

ТБУУГ:үзенә кирәкле информацияне таба белү.

РУУГ:үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү.

КУУГ:үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

29.01

23.

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү. Р.Фәйзуллин "Бинокль"

Р.Хафизов "Күңел күзе"

1

ТБУУГ:үзенә кирәкле информацияне таба белү.

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

КУУГ:үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

5.02

24.

Алар-безгә, без-аларга карыйбыз., Җ.Дәрзаман "Балык тотты", Б.Рәхмәт "Гөлйөзем белән чебен"

1

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

ТБУУГ:тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау

КУУГ:класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү

12.02

25.

Әсәр геройларының тирә-якка, дөньяга карашларын чагыштырып карау. Ф.Зыятдинов "Карга белән Шөпшә". "Музей йортына сәяхәт", Җ.Дәрзаман "Күбәләк кар"

1

ШУУГ:мәгънә барлыкка китерү ("Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?"-дигән сорау кую

КУУГ:логик фикер йөртү осталыгы

ТБУУГ:тәҗрибә куллану аша нәтиҗә чыгару

РУУГ:алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәргә таянып, дәреслектән яңа информацияне таба белергә күнектерү

19.02

26.

Бер предметка төрлечә караш.Р.Миңнуллин "Кем соң минем Әби?" Ә Моталлапов "Кечкенә дә төш кенә". "Музей йортына сәяхәт".Р.Миңнуллин "Йорт агачлары"

1

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

ТБУУГ:тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау

КУУГ:класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү

26.02

27.

"Серле ачкыч" мәктәп клубы утырышы. Г.Тукай "Бу кайчак була?", Р.Корбан "Ел фасыллары", Г.Афзал "Беренче кар"

1

ТБУУГ:кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү

ШУУГ:дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасын күрсәтү

РУУГ:тормыш тәҗрибәсен куллану

КУУГ:тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү

4.03

28.

Хикәя герое. Р.Вәлиева "Шатлык кызы".

1

ТБУУГ:үзенә кирәкле информацияне таба белү.

РУУГ:үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү.

КУУГ:үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

11.03

29.

Балалар журналлары.

Балалар газеталары

1

КУУГ:үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү

ТБУУГ:анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару

РУУГ:эшне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

ШУУГ:иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

18.03

30

"Серле ачкыч" мәктәп клубы утырышы. Ш.Галиев "Тынлык".

Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья.Г.Хәсәнов "Имән каргасы"

1

КУУГ:үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү

ТБУУГ:анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару

РУУГ:эшне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

ШУУГ:иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

1.04

31

Кышкы урман матурлыгы. Ә.Еники "Кышкы урман", Йолдыз "Бәхетле агач".

1

ТБУУГ:үзенә кирәкле информацияне таба белү.

РУУГ:үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү.

КУУГ:үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

8.04

32

Якты күл сагышы. Ф.Сафин"Якты күл сагышы" М.Фәйзуллина "Агачлар да күлмәк алыштыра".

1

КУУГ:үз фикереңне берничә җөмлә белән белдерү

ТБУУГ:анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару

РУУГ:эшне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

ШУУГ:иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

15.04

33.

Көлке ничек туа? Л.Лерон "Тишек хәтер", М.Шабаев "Зәңгәр песи."

1

ШУУГ:дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану

ТБУУГ:тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү

РУУГ:дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау

КУУГ:класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү

22.04

34.

Гаҗәпнең дә гаҗәбе, мәзәкнең дә мәзәге.Э.Шәрифуллина "Оттырды", Л.Лерон "Гаҗәп хәлләр"

1

ТБУУГ:кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү

ШУУГ:дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасын күрсәтү

РУУГ:тормыш тәҗрибәсен куллану

КУУГ:тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү

29.04

2 нче сыйныфны тәмамлаган укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә булган таләпләр 1. Әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп,кычкырып һәм эчтән укый белү. 2. Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку. 3.Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасында бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрен белән әйтеп бирү. 4. Төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү. 5. Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү. 6. Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү. 7. Әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерү. 8.Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контраст кебек алымнарны таба белү. 9. Сүзлекләрдән файдалану. Укучы белергә тиеш -2-3 татар классигының исемен -2-3 хәзерге заман язучысы яки шагыйрьнең исемен,алар язган әсәрләрне һәм әсәрнең эчтәлеген. -баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен. -тиешле интонация белән текстларны аңлап укый һәм укыганны үз сүзләре белән эзлекле итеп сөйли белүе; -текстлардагы сүзләрнең күп мәгънәле, күчерелмә мәгънәдә булуларын аңлата алу; -сурәтне (образны) әсәр текстында таба һәм кеше белән бәйләнешен күрә белү; -"әсәр" төшенчәсен, җанлы сөйләмнән аермасын белү; -әдәби әсәрнең чәчмә, тезмә,пьеса рәвешендә язылуы үзенчәлекләрен үзләштергән булу; -әдәбиятның төрләрен, матур әдәбиятны аера белү; -китаплар дәреслекләр, сүзлекләр, әдәби әсәрләр белән кызыксыну, эшли белү күнекмәләре булу. Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану -китапның төрле элементларына карап, эчтәлеген билгеләү -мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау -сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны таба белү



























2 класста әдәби уку фәненнән йомгаклау тикшерү эше. Материал әдәби уку: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенеӊ 2 нче сыйныфында эшләүче укытучылар ѳчен методик кулланмадан алынды. 1 вариант 1.Пейзаж - табигать күренешен тасфирлаган рәсем а) әйе б) юк 2.Өстәл өстендә самовар, савытларда чәчәк, конфет, чынаяклар, алма. Бу пейзажмы? а) әйе б) юк 3.Мин альбом битенә энемнең рәсемен ясадым. Бу портретмы? а ) әйе б) юк 4. Ялгыш җавапны тап. Дөнья белән танышуның иң гади ысулы а) тәрәзә аша карау ә) бинокльдән күзәтү б) төш күрү в) рамка куллану 5.Күзләрнең кайсысы гади әйберне дә матур, гаҗәеп серле итеп күрә? а) зәңгәр күзләр ә) кара күзлек кигән күзләр б) кысылган күзләр в) күңел күзе 6.Ай нәрсәгә ошаган а) тәлинкәгә ә) фонарга б) шарга в) йолдызга 7.Бөтен дөнья кайчан кып-кызыл булып күренә а) кояш баеганда ә) кызыл пыяла аша караганда 8.Ялгыш җавапны билгелә. Боз аша ниләр күреп була? а) балыклар ә) өйләр б) эреле-ваклы ташлар 9.Роза Хафизованың " Күңел күзе" хикәясендәге малайның исеме ничек? а) Кәрим ә) Камил б) Кафил 10."Балык тотты" шигырен кем язган? а) Җәүдәт Дәрзаман ә) Шәүкәт Галиев б) Роберт Миңнуллин в) Марсел Галиев 11 Чыпчык малае турындагы әсәр ничек атала? а) "Батыр Чыпчык ә) "Кечкенә - төш кенә" б) "Чыпчык малае"



© 2010-2022