Ю хәрефе

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Ю хәрефе


Максат: Укучыларны ю хәрефенең икешәр авазга

билге булып йөрүен аңлату,бу хәрефләр булган

сүзләрне дөрес язарга өйрәтү;

авазларны язуда дөрес күрсәтә белү

күнекмәләрен камилләштерү;

мөстәкыйльлек һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләү.

Материал:

И.Х.Мияссарова,К.Ф.Фәйзрахманова «Татар теле»

дәреслеге, 2 класс 73-74 битләр, Казан "Мәгариф-вакыт

нәшрияты", 2012; И.Х.Мияссарова,К.Ф.Фәйзрахманова

«Татар теле» укытучы өчен методик ярдәмлек; мөстәкыйль

эш дәфтәрләре

Җиһазлау: презентация

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр бирү

Дәрес төре: дәрес- эзләнү

Дәрес барышы:

1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы

1).Оештыру өлеше

Исәнләшү.


  • Исәнмесез,укучылар!

  • Исәнмесез,саумысез!

  • Кәефләрегез ничек?

  • Кояшлы иртә кебек.

Анам телен,туган телнеӨйрәнергә дип килдек

2). Үткән дәрес материалын ныгыту.


-Укучылар, бу сүзләрдә я хәрефе ничек укыла? Я хәрефе турында нәрсә әйтә аласыз? Искә төшереп китик әле/Слайд 2 / Ярма,куян,яшел,оя,чия,яшелчә (парларда эшләү) -Калын әйтелешле сүзләрдә (йа),нечкә әйтелешле сүзләрдә (йә)дип укыла. -Ярма сүзендә ничә аваз?Ничә хәреф?(Слайд 3) -Чия сүзендә ничә аваз?Ничә хәреф?
3). Уку мәсьәләсен кую. -Ә хәзер табышмак чишеп итик әле. Җәен урманга патша, Кышын кардан да аста. Нәрсә булыр икән?(Слайд 4) -Аю (Слайд 5)

-Тыңлап үтегез, мин сезгә менә бу көрән аюлар турында кызыклы мәгълүмат биреп китәм. Көрән аюлар урманнарда яшиләр. Урмандагы җиләкләр,җимешләр белән тукланалар. Аюлар тагын бал яраталар.Көз көне алар язга кадәр тыныч йокларга мөмкин булган урын эзлиләр. Аю балалары кечкенә булып тусалар да зур булып үсәләр. Соңыннан 2 м озынлыкта,750 кг авырлыкка җитәләр. Көрән аюлар 50 елга якын яшиләр. Кыш көне аю "табанын суыра". Чынлыкта ул табанын суырмый. Кыш уртасында аю табанының тиресе алышына,шул вакытта тәне кычыта,ярым йоклаган хәлдә ул иске тиресен ялап ташлый. -Укучылар, аю сүзендә ике авазга билге булып йөри торган нинди хәреф бар? -Ю хәрефе. (Слайд 6) -Димәк,укучылар, без бүген сезнең белән дәрестә нинди хәреф турында өйрәнербез? (Без бүген ю хәрефе турында өйрәнәбез)
2. Уку мәсьәләсен чишү Ю хәрефе булган сүзләрне укыйк.(Слайд 7) Юл, юеш, юкә, юлчы, кыю, Юныс -Бу сүзләрдә ю хәрефе ничек укыла?(парларда эшләү) -(йу), (йү) дип укыла. (Слайд 8) -Кайсы сүзләрдә (йу) дип? Ни өчен?- Кайсы сүзләрдә (йү) дип? Ни өчен? -Калын әйтелешле сүзләрдә (йу) дип, нечкә әйтелешле сүзләрдә (йү) дип укыла.(парларда бер-берсенә кабатлау) Дәреслектәге кагыйдәне укып танышу.(73 нче бит) (парларда бер-берсенә кабатлау)
5. Яңа материалны ныгыту . 1. 69 нчы күнегү-сүзләрнең ничек язылуына, ничек әйтелүенә игътибар итеп уку.(парларда эшләү) -Беренче баганадагы сүзләр ничек укыла? Ни өчен? -Ю хәрефе нинди кушылманы белдерә?(йу)-Икенче баганадагы сүзләр ничек укыла? Ни өчен? -Ю хәрефе аларда нинди кушылманы белдерә?(йү) 2. Сүзләрне ике төркемгә бүлеп язу.(Слайд 9) Юл, юкә, юан, кыю, юрган, юеш, сөю (Мөстәкыйль эшләү, үзбәя) (Слайд 10) 3. 70 нче күнегү- җөмләләрне уку, күчереп язу, ю хәрефе кергән сүзләрне тикшерү. -Кайсы сүзләр калын әйтелә? -Кайсылары нечкә әйтелә? 4. Нокталар урынына я,ю,е хәрефләренең тиешлесен куеп язу (Слайд 11) Ко...ш, ...ңгыр, а..., ...кә, ...лан, би...ләй, ...рган. 5. Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эшләү.( бит) 3.Рефлексив-бәяләү этабы 1.Йомгаклау -Укучылар, бугенге дәрескә нәтиҗә ясыйк. -Без бүгенге дәрестә нинди хәреф турында сөйләштек?

- Ю хәрефе нинди авазларга билге булып йөри?-Нинди сүзләрдә (йу) дип, нинди сүзләрдә (йү) дип укыла? -Бүгенге дәрескә үзегезгә нинди билге куяр идегез? 2. Өй эше 1.Кагыйдәне кабатларга; 2. 71 нче күнегү;3. Иҗади эш (ак аю турында материаллар тупларга)


© 2010-2022