Сценарий внеклассного мероприятия в начальных классах

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!

Башлангыч класс укучылары өчен класстантыш чара.


Максат: Укучыларның әйләнә-тирәне күзаллауларын киңәйтү, уку дәресләрендә алган белемнәрен тирәнәйтү, системалаштыру. Китапка карата мәхәббәт, сак караш, эстетик зәвык тәрбияләү; матур әдәбият әсәрләрен укуга кызыксыну, белем алуга омтылыш уяту. Җиһазлау: Китап күргәзмәсе, язучылар портретлары; төркемнәр ярышы өчен әзерләнгән биремнәр җыелмасы, ребуслар (Презентация - экранда); җиңүчеләр өчен әзерләнгән бүләкләр.

Кичәнең барышы.


Укытучы кичәне тамашачыларга табышмаклар әйтүдән башлый.

Табышмаклар: 1) Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп)

2) Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган. (Китап) - Әйе, укучылар, белем алыйм дисәң ничаклы - Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!.. (Слайд 1.) Кадерле балалар, бүгенге чараны тиккә генә белем йорты, китап турындагы табышмак һәм бөек шагыйребез Г.Тукайның китап турындагы шигыреннән өзек белән башламадык. Чөнки без бүген китапның безнең тормышыбызда, безнең уңышларыбызда никадәр әһәмиятле булуын ачыкларга һәм шуңа сезне ышандырырга тырышырбыз. Кичәбез барышында уку дәресләрендә өйрәнелгән әсәрләрнең кайберләрен кабат искә төшерербез, төрле әдәби китаплардан сез укып белгән геройларны, аларның авторларын хәтеребездә яңартырбыз, мини - викторина сорауларына җаваплар бирербез, мәкальләр яки табышмак әйтеш уеннарын да уйнарбыз. Чарабызның хөрмәтле кунагы да бар. Ул бар яктан да китаплар чолганышында һәм үзе китапларны яратырга, аларны тиешле киштәләрдән табарга ярдәм итә. Аның белән китап укырга яратучылар, китап кадерен белүчеләр еш очраша. Кем ул? (Китапханәче) Әйе, ул - безнең ... . Китапханәчегә сүз бирелә. Ул иң күп китап укучы балаларның исемнәрен атый, аларны түргә чакыра. Әлеге укучылар ике төркемгә бүленә һәм алар кичәнең төп уенчылары ролен үтиләр. Алып баручы: Ә хәзер уку дәресләрендә өйрәнгән әсәрләрнең кайберләрен барлап үтик. (Төркемдәге укучыларга охшаш биремнәр таблицаларда бирелә, экранда күрсәтелә. (Слайд 2.))
1 бирем. Авторларны әсәрләре белән уклар ярдәмендә тоташтырыгыз. а) Г. Тукай "Балык тотканда" М. Гафури "Куян" Г. Ибраһимов "Су анасы"

М. Җәлил "Сандугач иректә һәм читлектә"


б) "Кызыл калфак" Г.Х. Андерсен "Патшаның яңа киеме" Я. Гримм, В. Гримм "Балыкчы һәм балык ту- рында әкият" М. Горький "Балачак" А.С Пушкин. (Җавапларны раслау өчен экранда дөрес җавап күрсәтелә Слайд 3.) 2 бирем. а) Тасвирлау буенча геройны бел. Әсәрнең исемен һәм авторын яз. (Ф.Хөсни "Сөйләнмәгән хикәя") "Ул кечкенә шук малай. Хәтере начар. Аңа ихтыяр көче җитми. Уйнарга, бигрәк тә кыш көне таудан шуарга бик ярата. Шуның аркасында үзенә шелтә эләгә. Үз гаебен таный белә". б) Бу өзек кайсы әсәрдән? (Г. Тукай "Исемдә калганнар"). "Кич белән без тагын мәдрәсәгә җыелабыз. Кайбер малайлар шушында куналар да. Әкият сөйләшеп, я чиртмеш уйнап, я мендәрләр белән сугышып, вакыт уздырабыз." в) (Тамашачылар өчен) "Әнкәй, син шушы көйне ярата идең бит, диде Бәдретдин һәм "Салкын чишмә"не уйный башлады. Аның сүзләреннән дә бигрәк шулкадәр гади, табигый, җылы - якын итеп дәшүе минем соңгы шикләремне дә челпәрәмә китерде. Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең шул башта безне чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкасын уйнады ... Белмим, болай карый алыр өчен күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде. (Ә. Еники "Матурлык") (Экранда җаваплар күрсәтелә, өлешчә нәтиҗә ясала. Слайд 4.)

Музыкаль пауза. 3 бирем. Капитаннар ярышы. а) Әсәрләр нинди жанрда язылган? Слайд 5.) К. Насыйри "Әбугалисина" … … повесть А. Алиш "Сертотмас үрдәк" … … фантастик хикәя Р. Хафизова "Киек каз юлы" … … әкият
б)Әкият һәм шигырь белән бәйле сүзләрне уклар белән тоташтыр (яки аерып әйтегез. Карточкаларда һәм слайд (6)).

Кереш өлеш

Ритм

Проза

Әкият Төп өлеш шигырь

Строфа

Йомгаклау

Лирика


4 бирем. Алдагы бәйге "Мәкаль җыймыйм, акыл җыям" дип атала, ягъни мәкальне күп белүче акылны да күп җыючы була икән. (Төркемнәргә икешәр ребус бирелә) Мәкаль һәм әйтемнәрне укыгыз. Слайд 7. 1) Ат егетнең юлдашы. 2) Кайда бердәмлек - шунда көч. 3) Кемдә бишле, шул иң көчле. 4) Халык көче таш яра. Тамашачылар белән "Бәхетле очрак" уены үткәрелә, ЯКИ "МӘКАЛЬ ӘЙТЕШ" (Җавап тыңлангач экранда күрсәтелә бара: Слайд 8, 9.) Аюдан курыксаң урманга барма, (Бүредән курыксаң сарык асрама).
Мактану хур итә, (тыйнак булуга ни җитә).
Яхшы сүз - җан азыгы, (Яман сүз - баш казыгы).
Белмәү бер гаеп, (белергә тырышмау - ун гаеп).
Агач күрке яфрак, (адәм күрке - чүпрәк).
Беләге юан берне егар (белеме булган меңне егар) һ.б.
4 бирем. "Тиз һәм төгәл әйт!" (Төркемнәр ярышы)

1) Укучының беренче китабы. (Әлифба)

2) Кайсы әкияттә кыш көне чәчәк җыйганнар? ("Унике ай")

3) Бәрәннең әнисе... (Сарык)

4) Суган башлы малай кем ул? (Чиполлино)

5) Убырлы карчыкның хәрәкәт итү җайланмасы? (Себерке)

6) Сазлыкта яшәүче "кем" бай кәләшкә әверелә? (Бака)

7) Буратинодан нәрсә сорар идегез? (Алтын ачкыч)

8) Кәҗә бәтиенә әверелүче малай? (Иванушка)

9) Чәчкә - кыз (Дюймовочка)

10) Крокодил Генаның тугры дусты. (Чебурашка)


Музыкаль пауза. 5 бирем. Китапханәчегә сүз бирелә. - Китап турында сөйләгәч, бүгенге бәйгегә "килгән" язучылар белән дә танышып үтик. (Слайд 10) Исемнәрен әйтеп кайсы белән исәнләшә аласыз? Кайсы әсәрен атый аласыз? (Г. Тукай, А. Алиш, А.С. Пушкин Ә. Бикчәнтәева, Ф. Яруллин портретлары күрсәтелә.) Укытучы (тамашачыларга): Ә хәзер, кадерле укучылар, кабат сезне сынап карыйк. А. Алиш геройларын таныйсызмы икән? а) "Сертотмас үрдәк" әкиятеннән эпизод күрсәтелә; б) Бер укучы "Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык" әкиятеннән "чыпчык зарын" сөйли. в) А. Алиш "Үзем турында җыр" шигыре. Йомгаклау өлеше. а) Төркемнәр (һәм тамашачылар) ярышына нәтиҗә (укытучы); б) Иң күп китап укучыларның исемнәрен атау, бүләкләү (китапханәче); в) Яңа китаплар тәкъдим итү (китапханәче).

Туктарова Роза Шакирҗановна, Түбән Кама районы

Кама Аланы 1нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы.




© 2010-2022