Чын дус

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
Тема: "Чын дус" Максат:
  • Дуслык турында күзаллауны булдыру.
  • Ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай кешелекле әхлаки сыйфатларны формалаштыру.
  • Үзеңә критик мөнәсәбәтне үстерү.
  • Дуслар белән аралашканда түземлек һәм корректлылык күнекмәләрен булдыру.
  • Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларының берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
Җиһазлау:
  • шарф "Дустыңны беләсеңме?" уены өчен;
  • Иптәш (товарищ), таныш (знакомый), дус (друг), әшнә (приятель) сүзләре;
  • Тактага язылган мәкальләр "Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә", "Дус кайгыда сынала", " Дуслыкны акчага сатып алып булмый", "Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын".

Дәрес барышы I. Оештыру өлеше: Укытучы: без бүген сезнең белән дуслык турында сөйләшербез. Дуслык - ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу - зур байлык.
II. Уку мәсәләсен кую. Бүгенге сыйныф сәгатенең темасы "Чын дус" дип атала. Һәм минем әңгәмәне түбәндәге хикәядән башлыйсым килә. "....Кәримнең ике дусты бар иде: Камил белән Шамил. Бөтен кеше аларны кызык итеп "өч мушкетёр" диләр иде. Алар беренче сыйныфтан ук дуслаштылар. Күп әйберләре уртак, өчесе бергә спортзалга тренировкага да, машина модельләрен дә, "Спартак" командасы өчен дә бергә болеть итәләр иде. Әмма алтынчы сыйныфта аларның дуслыклары чытнады һәм Кәрим икесе арасыннан берсен сайласы икәнен аңлады. Кем белән дуслашырга: Камил беләнме, әллә Шамил белән ме? Камил белән һәрвакыт күңелле, җиңел һәм кызык иде. Әти-әниләре аңа кесә чыгымнары өчен гел акча бирәләр иде, ә Камил шул акчаларга гел уен автоматларында уйнады. Ул һәрвакыт Кәримнедә үзе белән чакыра һәм икесе өчен дә түли иде. Хәтта кафеда туңдырма белән дә сыйлады. Кайбер вакытларда алар икәүләшеп мәктәпкә барасы урынында, уен автоматында уйнарга керәләр иде. Бөтенесе дәрестә, плантациядәге негрлар кебек тир түккәндә, алар ак тәнлеләр кебек "бер куллы бандитны" дер селкетәләре һәм өстәвенә акча да отулары бик кызык тоела иде. Камилнең өендә гел иң яңа компьютер уеннары, иң соңгы музыкаль дисклар. Әмма иң мөһиме, аның бөтенләй өлкәннәрчә булган модалы киемнәре. Бер сүз белән әйткәндә, Камил бик текә иде һәм Кәрим бөтенесе белән дә аңа ошарга тырыша иде. Ә Шамил белән алар хәзер бик сирәк очрашалар. Ул спортзалга йөрүен дәвам итте, хәзер бары тик нормативлар һәм спорт нәтиҗәләре турында гына сөйләште. Аның башында күп төрле планнар һәм максатлар иде. Әмма иң ошамаганы - ул гел Кәримне дәрес калдырганы, спортны ташлаганы һәм дуслар сайлый белмәгәне өчен гел критиковать итте. Менә нәрсә өчен Кәримгә ике дус арасында сайлау ихтияҗы туды. Камилме, әллә инде Шамилме? Сез ничек уйлыйсыз, үзенә дус итеп Кәрим кайсысын сайларга тиеш? Аларның кайсысы чын дус, ә кайсысы ялган? Мәсәлән: - III. "Дус - ул шундый...." темасына тәмамланмаган җөмләләр Сыйныф җитәкчесе. Без төрле фикерләр ишеттек. Әмма минем бер сорау туды:
  • Бу өч малайны дуслар дип атап буламы?
  • Чын дуслык нинди булырга тиеш?
Моны ачыклар өчен мин сезгә бу җөмләне тәмамларга тәкъдим итәм: "Дус - ул шундый..." Мәсәлән:
  • Авыр минутларда тыңлый белгән.
  • Берсе дә аңламаган вакытта, сине аңлаучы.
  • Синең бөтен кимчелекләрең белән, ничек бар шулай кабул итүче.
  • Сиңа ошамасада, һәрвакыт дөресен әйтүче.
  • Синнән бернинди дә файда өмет итмәүче.
  • Синең өчен үзенең иң кадерле: вакытын, интересларын һәм хаттә үзенең гомерен дә корбан итәргә әзер булган.
Сыйныф җитәкчесе. Кулларыгызны күтәрегез әле, кемнең шундый дус табасы килә? (балалар кулларын күтәрәләр) IV. Интервью "Үзеңнең дустың турында сөйлә" Сыйныф җитәкчесе. Бәлкем кемдер инде шундый дустын тапкандыр инде? Күз алдына китерегез әле, безнең класска репортер килгән һәм газета өчен интервью алырга тели ди. Үзегезнең дустыгыз турында сөйләгез. - Сезне нәрсә бәйләп тора? - Аңарда сине нәрсә җәлеп итә? Мәсәлән:
  • Мин (исем, фамилия) белән дус. Ул күп укый, аның белән бик кызык.
- Мин (исем, фамилия) белән дус. Безне уртак кызыксынулар һәм мавыгулар бәйли. - Мин (исем, фамилия) белән дус. Без аның белән әле балалар бакчасына йөргәгдә үк дуслаштык. Безнең әти-әниләрдә дус. - Мин (исем, фамилия) белән дус. Бер команда өчен болеть итәбез һәм бер төрле музыка тыңларга яратабыз. - Мин (исем, фамилия) белән дус. Бергә дәресләрне хәзерлибез, аннары җурналлар карыйбыз, төрле йолдызларның киемнәрен тикшерәбез.
V. Сүзлек белән эш "Таныш, әшнә, иптәш, дус" Сыйныф җитәкчесе. Сезнең фикерләрегезне тыңлагач, мин сезнең кайберләрегезнең "дус" сүзен бик үк дөрес аңламавыгызга төшендем. Алар аны "иптәш", "әшнә", "таныш" дигән сүзләр кулланылырга тиеш урында кулланалар. Сез ничек уйлыйсыз, бу сүзләрне синонимнар дип атап буламы? Мин сезгә билгеләмәсен укыйм, ә сез кайсы сүз турында әйтелгәнен табыгыз:
  • Урамда, ишек илдында исәнләшкән кешегә, сез ...(таныш) дисез.
  • Кайбер вакытта футбол матчын, нинди дә булса фильмны, вакыйгаларны сөйләшә торган кешегә, сез... (әшнә, приятель) дисез.
  • 6 ел буе бергә бер пот тоз ашап бетергән, классташка сез... (иптәш) дисез.
  • Бөтен серләрегезне ышынып сөйләгән, кайгы һәм шатлыкларыгызны уртаклашкан кешегә сез... (дус) дисез.
Ә хәзер бу сүзләрне үсә бару тәртибендә урнаштырыгыз.

дус


иптәш


әшнә


Таныш

VI. Тест "Син яхшы дусмы?"

  1. Синең дустың һәр вакыт ниндидер маҗараларга очрый. Бу турыда башкаларга сөйләр идеңме?

А. Бер дә оялмыйча - 1

Б. Чын исемен әйтмичә -2

В. Беркайчан да - 3

2. Бер дустың бурычка акча сорап торды һәм аны вакытында кайтармады. Әгәр дә ул яңадан акча сорап килсә, бирер идеңме?

А. Бер дә икеләнмичә - 2

Б. Акчам юк дип бирмисең -1

В. Сәбәбен сорамыйча да үтенечен кире кагасың - 3

  1. Дустың ялгыш яраткан вазаңны ватты ди...

Б. Яңаны алып бирүен сорыйсың-2

А. Яңаны алырга сәбәп булды дип дустыңны тынычландырасың - 3

В. Тавыш куптарасың - 1

4.Дустыңның син яратмаган кеше белән аралашканын белдең. Нишлисең?

А. "Син миңа дус түгел!"- 2

Б. "Нәрсәсе бар инде аның!"- 3

В. "Йә мин, йә ул!"- 1

5. Дустыңның тормышында зур проблемалар булачагын тоясың. Син...

А. Дуслыктан баш тартасың - 1

Б. Кисәтергә тырышасың - 3

В. Берни булмагандай кыланасың -2

6. Чын дус синеңчә...

А. Барысын да сөйләргә тиеш - 1

Б. Кирәк дип тапканын гына - 3

В. Үз проблемаларын үзе чишәргә тиеш -2

7. Дустың яңа костюм алды ди, тик синеңчә ул аңа килешми.

А. Бик килешә дисең - 1

Б. Бу костюм сине бизәми дисең - 2

В. Эндәшмисең - 3

8. Синеңчә...

А. Дустың синнән акыллырак - 2

Б. Синнән калышы - 1

В. Акыш үсеше ягыннан синең белән бер дәрәҗәдә - 3

19-24 балл

Син яхшы дус. Дусларың сиңа ышана һәм син дә кирәк чагында аларга таяна аласың: алар һәрчак ярдәмгә киләчәк.

12-18 балл

Дусларың бар , әмма син, кызганычка каршы, еш кына аларны игътибарсыз калдырасың. Күз алдыңа китер, аларга хәзер бик авыр. Шуңа күрә, иртәгәгә калдырмыйча, бүген үк шалтырат.

8-11 балл

Игътибар үзәгендә үзең, яраткан кешең. Тирә-якта-гылар читтә кала. Яхшы дус булыр өчен башкалар белән күбрәк кызыксын, чөнки дусларсыз калуың ихтимал

VII. Проблемалы ситуацияне бәяләү. Мәкальне туры китер. Сыйныф җитәкчесе. Дуслык - ул бөек сәләт кенә түгел, ә бөек хезмәттә ул. Дусны табырга була, әмма югалтуы бик җиңел. Күп кенә мәкальләрдә дуслык һәм аны саклап калу турында әйтелә. Тактага дүрт мәкаль язылган. Мин хәзер ситуацияләр сүрәтлим, ә сез бу ситуациядә ни эшләргә кирәклеге турында әйтә торган мәкальне табарга тиеш буласыз. №1 ситуация. Сез спортзалдан тренировкадан кайттыгыз, һәм арудан аяктан егылырлык хәлдә. Әмма шул вакыт сезгә дустыгыз шалтырата һәм ярдәм сорый. Аңа авыр мониторны мастерскойга илтешергә кирәк.( Ярдәм итәм һәм әйтәм "Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә")
№2 ситуация. Сез болында футбол уйнадыгыз. Синең дустың кулын сындырды. (Аны өенә озатып куям, врач чакырам һәм әйтәм "Дус кайгыда сынала" дим.
№3 ситуация. Дустың синең белән дөрес .. , әмма соңыннан сезнең дуслыкны кире кайтарырга уйлап, кыйммәтле бүләк тәкъдим итте. (Бүләкне кабул итмим һәм әйтәм " Дуслыкны акчага сатып алып булмый" )
Сыйныф җитәкчесе. Ә дүртенче мәкальгә үзегез ситуация уйлап карагыз. "Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын". Нинди очракларда бу мәкальне искә төшерергә мөмкин?
VIII. Уен "Син дустыңны беләсеңме?" Сыйныф җитәкчесе. Сез үзегезнең дусларыгызны яхшы беләсезме икән? Игътибарлымы икән сез? Аның нәрсә яратуын, нәрсә белән кызыксынганын, нәрсә турында хыялланганын беләсезме икән? Кулларыгызны күтәрегез әле, кем үзен чын дус дип уйлый. (Ике-өч пар кул күтәрә.) Безнең сыйныфта кемнәр чын дуслар икән, бөтенегездә күрсен өчен мин аларны такта янына чакырам. (Дуслар такта янына чыгалар, сыйныф аларны алкышлый.) Хәзер без " Син дустыңны беләсеңме?" дигән уен уйнап алабыз. Бу уенда бер пар дуслар катнаша. Мин сораулар бирәм. Дусларның берсе тактага җавап яза, аннары без икенчесен тыңлыйбыз. Җавапларны чагыштырып карагач, нәтиҗә ясарбыз. Дуслар бер-берсен әйбәт беләләрме икән. (Бер уенда катнашучының күзләрен бәйлибез. Икенчесе такта янына баса, җавапларны язу өчен.) Катнашучылар әзерме, уенны башлыйбыз. (Укытучы сорау бирә, бер укучы тактада яза. Җавап язылып беткәч, икенчесе телдән җавап бирә)

  1. Аның иң яраткан дәресе?
  2. Аның яраткан ел фасылы?
  3. Кайсы спорт төрен ярата?
  4. Үсеп җиткәч кем булырга тели?
  5. Кайсы хайванны ярата?
  6. Нинди китап укырга ярата?
  7. кайсы фәнне ярата?

Күргәнебезчә, (исем) үзенең дустының нәрсә белән яшәгәнен, нәрсә белән кызыксынуын, хыялларын яхшы белә. Ә хәзер әйдәгез (исем) тикшереп карыйк. (уен кабатлана)
IX. Йомгаклау. Сыйныф җитәкчесе. "Дуслык - ул эчкерсез, ныклы бәйлелек"- В. Даль үзенең данлыклы толковый словарендә дуслыкка шундый билгеләмә бирә. Танылган галим беренче урынга эчкерсез сүзен тик томалга гына куймый. Син кеше белән нинди дә булса файда өчен түгел, ә ул кеше сиңа якын булган өчен дуслашасың. Аның кызыксынулары, карашлары, эчке дөньясы якын булган өчен. Хәзер ,чыннанда, кайбер кешеләр үзләренә дусларын киеменә карап: баерак, модалы киенә торганын сайлый. Әмма чын дусларны алар шулайда таба алмыйлар. Ә дусларсыз кеше бәхетле була алмый. Дуслыкны казанырга кирәк. Моның өчен беренче чиратта үзеңә тәртипле булырга, көчсезләрне якларга, өлкәннәргә урын бирергә кирәк. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугъры, ышанычлы дуслары була ала. Гомерлек дуслары.
X. Нәтиҗә ясау (рефлексия) Сыйныф җитәкчесе. Укучылар, безнең бүгенге әңгәмә сезнең өчен файдалы булдымы? Нәрсә барсыннан да күбрәк исегездә калды?








































Тест "Син яхшы дусмы?"

  1. Синең дустың һәр вакыт ниндидер маҗараларга очрый. Бу турыда башкаларга сөйләр идеңме?

А. Бер дә оялмыйча - 1

Б. Чын исемен әйтмичә -2

В. Беркайчан да - 3

2. Бер дустың бурычка акча сорап торды һәм аны вакытында кайтармады. Әгәр дә ул яңадан акча сорап килсә, бирер идеңме?

А. Бер дә икеләнмичә - 2

Б. Акчам юк дип бирмисең -1

В. Сәбәбен сорамыйча да үтенечен кире кагасың - 3

  1. Дустың ялгыш яраткан вазаңны ватты ди...

Б. Яңаны алып бирүен сорыйсың-2

А. Яңаны алырга сәбәп булды дип дустыңны тынычландырасың - 3

В. Тавыш куптарасың - 1

4.Дустыңның син яратмаган кеше белән аралашканын белдең. Нишлисең?

А. "Син миңа дус түгел!"- 2

Б. "Нәрсәсе бар инде аның!"- 3

В. "Йә мин, йә ул!"- 1

5. Дустыңның тормышында зур проблемалар булачагын тоясың. Син...

А. Дуслыктан баш тартасың - 1

Б. Кисәтергә тырышасың - 3

В. Берни булмагандай кыланасың -2

6. Чын дус синеңчә...

А. Барысын да сөйләргә тиеш - 1

Б. Кирәк дип тапканын гына - 3

В. Үз проблемаларын үзе чишәргә тиеш -2

7. Дустың яңа костюм алды ди, тик синеңчә ул аңа килешми.

А. Бик килешә дисең - 1

Б. Бу костюм сине бизәми дисең - 2

В. Эндәшмисең - 3

8. Синеңчә...

А. Дустың синнән акыллырак - 2

Б. Синнән калышы - 1

В. Акыш үсеше ягыннан синең белән бер дәрәҗәдә - 3

Нәтиҗә: 19-24 балл

Син яхшы дус. Дусларың сиңа ышана һәм син дә кирәк чагында аларга таяна аласың: алар һәрчак ярдәмгә киләчәк.

12-18 балл

Дусларың бар , әмма син, кызганычка каршы, еш кына аларны игътибарсыз калдырасың. Күз алдыңа китер, аларга хәзер бик авыр. Шуңа күрә, иртәгәгә калдырмыйча, бүген үк шалтырат.

8-11 балл Игътибар үзәгендә үзең, яраткан кешең. Тирә-якта-гылар читтә кала. Яхшы дус булыр өчен башкалар белән күбрәк кызыксын, чөнки дусларсыз калуың ихтимал.

"Дуслык белән көчле без" темасына класс сәгате

6 класс

Укытучы : Хабибуллина С.Г. Максат:

  1. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
  2. Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру.
Җиһазлау: презентация, таратма рәсемнәр, "Чын мирас" журналы, Риза Фәхретдин "Балаларга үгет-нәсыйхәт" китабы Дәрес барышы:
  1. Оештыру . Уңай психологик халәт булдыру
  2. Уку мәсьәләсен кую.
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә, Дуслар кирәк һәрбер кешегә, Дуслык булса, яшәү дә күңелле, Уңай була һәрбер эшең дә. Барыбызга безнең дуслар кирәк, Дустан башка булмый яшәргә, Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк Дуслык орлыкларын чәчәргә. Укучылар, шигырьне сәнгатьле итеп укып чыгыйк. Нәрсә турында сүз бара? Безнең дәресебез нинди темага багышланыр? Димәк, бүгенге тәрбия сәгатенең темасы: "Дуслык белән көчле без"
  1. Уку мәсьәләсен чишү.
-Нәрсә ул дуслык? (Уртак рухи якынлыкка, фикер уртаклыгына, ышанычка нигезләнгән мөнәсәбәт) -Дуслыкның нинди төрләрен беләсез? ( Кызлар, малайлар дуслыгы, хайваннар белән дуслык, милләтләр, дәүләтләр дуслыгы һ.б.) Слайдта тәкъдим ителгән дуслык чәчәгенең таҗлары аша сөйләшик. Чын дус -Кызлар һәм малайлар дуслыгы беренче һәм икенче таҗларда урын алган. Сезнең дусларыгыз бармы? Ни өчен сез дуслашасыз? - Үзебезнең класстагы мөнәсәбәтләр дусларчамы? Бер-берегезгә ышана аласызмы? Фикердәшләрме сез, әллә күбрәк бәхәсләшәсезме? Дуслык ярдәмгә килгән вакытлар бармы? ( Бәйрәмнәр уздырганда, бәйгеләргә әзерләнгәндә класстагы дуслыкның көче күренә. Җиңүләргә ирешкәнсез икән, "дуслык белән көчле без" дип әйтергә тулы хакыгыз бар) - Алдагы таҗыбызда - егет-кызлар арасындагы дуслык. Гадәттә, кызлар һәм егетләр арасында дуслык мәхәббәткә әверелә, диләр. Ә бу темага без исә югарырак класста сөйләшербез. -Чәчәгебезне табигать белән дуслык таҗы да бизи. Кеше һәм табигать арасында нинди бәйләнеш бар? Кешенең табигатькә мөнәсәбәте нинди булырга тиеш? Ә һәрвакытта да дүстанә мөнәсәбәттә торабызмы соң? (Кеше табигатьтән башка яши алмый. Ләкин без беренче чиратта үзебез турында уйлыйбыз. Шуңа күрә глобаль проблемаларның берсе булган экологик проблема турында чаң суга кешелек. 2013 ел Россиядә нинди ел дип игълан ителде? Табигатькә карашыбыз уңай якка үзгәрмәсә, дуслык та бетәчәк. -Чираттагы таҗыбызда - милләтләр дуслыгы. Нинди милләт вәкилләрен беләсез?Алар дин, тән төсе, телләре белән аерылалар. Әгәр һәрберсе үзен башкалардан өстен санаса, нәрсә булыр иде? Шуңа күрә башка милләт вәкилләренә , дин кешеләренә ничек карарга кирәк? ( Хөрмәт белән карарга, түземле булырга кирәк.) Бу сүзне толерантлык дибез. Өйдәгез, дәфтәрләребезгә языып куйыйк. Толерантлык - башка милләт, дин вәкилләренә карата түземле булу. -слайдтагы рәсемнәргә игътибар итик. Балалар, куллары нинди төстә булуына карамастан, бергә тотынышкан. Уртада - җир. Бердәм булганда гына кешелек көчле, дуслык кына җиребезне саклаячак. -милләтләр дуслыгы дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә көйли. Һәрвакытта да дәүләтләр дус яшиме? Ә бу очракта конфликт ничек чишелергә мөмкин? ( дәүләтләр арасында сугыш булырга мөмкин) Тарихтан мисаллар китерә аласызмы? Әйе, укучылар, кешелек тарихында сугышлар бик күп булган. Безнең көннәрдә дә кайтавызы яңгырап торган Бөек Ватан сугышы турында сөйләшик. -Бик күп кан, күз яше түгелгән, озакка сузылган дүрт ел. Ул еллар әле бүген дә һич узып китмәслек озын булып тоела. Ә сугыш барганда, һәр йортны, һәр гаиләне кайгы, үлем сагалап йөргәндә? Соңгы өметне өзеп, өйләргә үлем язулары килгәндә?... Бу көннәрдә бар халык бердәм булып, "син-мин"гә аерылмыйча, "Без" булып яшәде. Алар арасында , билгеле, татар халкы да бар. Нинди ярдәм күрсәтте алар? Слайдтан карау. Татарстан җирендә җиде укчылар дивизиясе, дистәләгән полк һәм батальон, күпсанлы авиация полклары һәм эскадрильяләре оештырылды. Меңләгән солдат якташларыбыз теккән өс һәм аяк киеме киде. Авыл халкы фронтны азык - төлек белән тәэмин итеп торды, армиягә, илгә бик күп икмәк, ит, сөт, яшелчә, бәрәңге тапшырды. Тормыш авырлыкларына карамастан Татарстан халкы танклар, очкычлар төзү, Ленинградны, Сталинградны, Орелны сугыш хәрабәләреннән торгызу өчен 380 миллион сумлык матди ярдәм күрсәтте. Сугыш кырында, мылтык тотып үз илен яклаган сугышчылар арасында безнең якташыбыз - Гомәр Һадимөхәммәтов та бар. Гомәр Һадимөхәммәтов 1906 елның 5 январенда Актаныш раоны Иске Бикчәнтәй авылында туа. 1941 елның ноябреннән сугышта катнаша. 1944 елның 23 июненнән 732 нче укчы полкның рота командиры , 43 нче армиянең 235 нче укчы дивизиясенең өлкән лейтенанты Жеребичи районындагы сугышта катнаша. Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 22 июлендә бирелә. 1959 елның 21 февралендә вафат була. Бүгенге көндә Бикчәнтәй авылында батыр якташыбызга бюст куелган. -Ә хәзер барыгыз да такта янына чыгыгыз. Биредә сезнең өчен рәсемнәр әзерләнгән. Бер-берегезнең рәсемен дә карап, ике төркем ясагыз. (Карточкаларда роза, ромашка, астра кебек чәчәкләр һәм берсендә генә чүп үләне сурәтләнгән. Шул рәвешчә бер укучы берүзе кала.) Ялгыз калган укучыдан сорыйк әле, ул үзен ничек хис итә микән? - тормышта һәрвакытта да дуслар кирәк. Булмаса, дуслашырга кирәк. Ничек дуслар табарга? Психолог киңәшләренә күз салыйк.
  • башкалар белән чын күңелдән кызыксыныгыз;
  • -елмаегыз;
  • -онытмагыз: кешенең исеме аның өчен иң әһәмиятле аваз;
  • -яхшы тыңлаучы булыгыз;
  • -уйлап сөйләшегез.
Миңа калса, кешеләр белән аралашканда, ничек сөйләшүең дә мөһим. Сүзнең куәте турында яраткан язучыларыбызның фикерләре белән таныштырам. ("Чын мирас" журналы, 118 бит)
  • Дуслык турында татар халкы үз фикерен мәкальләр аша бик үтемле итеп җиткерә. Ә сез аларны беләсезме икән? Мәкальләрнең төгәлләгез.
  • Йөз сум акчаң булганчы, ( йөз дустың булсын)
  • Кош канаты белән, ( кеше дуслары белән көчле)
  • Дустың булмаса - эзлә, тапсаң - (югалтма)
  • Иптәшең үзеңнән ( яхшырак булсын)
  • Дуслыкта, бердәмлектә - көч.
  1. Рефлексия.
Без бүгенге тәрбия сәгатендә нинди темага сөйләштек? Дәресебезне шигырь юллары белән төгәллик. Галәмнең серләрен белергә, Укырга, эшләргә, төзергә. Дус булып яшик без гомергә, Атлыйк без гел бергә, гел бергә.


© 2010-2022