Татар теленнән тестлар 2-4 класслар

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тест № 1

"Авазлар һәм хәрефләр"


1. Кайсы хәреф ике аваз белдерә?

а)а б)ә в) у г)ө д)о е)я

2. Кайсы сүздә хәрефләргә караганда авазлар күбрәк?

  1. ялкын

  2. кыш

  3. җәй

3. Нечкә сүзне тап:.

  1. көзге

  2. каз

  3. яңгыр

4. Кайсы сүздә нечкәлек билгесе аеру билгесе булып тора?

  1. ямьле

  2. көньяк

  3. сәгать

5. Кайсы сүздә калынлык билгесе калынлыкны белдерә?

  1. ашъяулык

  2. аръяк

  3. вәгъдә

6. о, ө хәрефләре сүзнең кайсы ижегендә языла?

  1. сүзнең икенче ижегендә

  2. сүзнең беренче иҗегендә генә

  3. сүзнең төрле иҗегендә

7. Кайсы сүзне юлдан юлга күчереп булмый?

  1. оя

  2. йолдыз

  3. ябалак

8. Кайсы сүзнең әйтелеше язылышына туры килми?

  1. борын

  2. бармак

  3. урман

Тест № 2.

"Сүз. Сүз төзелеше. Сүз ясалышы."


1. Тамыр сүзне тап

а) элгеч б) башлык в) күз

2. Нәрсә ул - тамыр?

  1. сүзгә ялганып килә торган кисәк;

  2. сүзнең төп мәгънәсе;

  3. сүз төркеме.

3. Тамырдаш сүзләрне табыгыз:

  1. тозлы, тоз, тозлый;

  2. сүз, сүзне, сүзләр;

  3. ташчы., ташчыга, ташчыдан.


  1. Матур сүзенә синоним (охшаш мәгънәле сүз) тап:
    а) тырыш б) чибәр в) эшчән


  1. Саран сүзенә антоним (кампа-каршы мәгънәле сүз) тап:
    а) юмарт б) шаян в)усал


  1. *Яңа сүз яса:

юл+ ач+

6аш+ бас+

эл+ яз+

көз+ дус+


  1. *Исемнәрдән фигыльләр яса:
    таш+ дус+ аш+
    бик+ уй + эш+



Тест № 3

" Исем "


1. Исем нәрсәне белдерә:

а ) предметның билгесен; б) предметның эшен
в) предметны

2. Исем нинди сорауларга җавап булып килә?
а) кем? нәрсә? б) нинди? кайсы?
в) нишли?

3. Исемне тап:

а) эленгән б) элгеч в) элә

4. Күплек санда килгән исемне тап:
а) эшлиләр б) китаплар в) чабалар

5. Иялек килешенең сорауларын тап.

  1. кемне? нәрсәне?

  2. кемнең?нәрсәнең?

  3. кемнән? нәрсәдән?

6. Чыгыш килешендәге исемне тап.

а) болыннан б) куянны в) Әнисәнең

7. Ураклык исемне тап.

а)Идел б) Казан в)елга

8. Исем сүз төркеме булмаган сүзне тап:

а) җырлый б) җырда в) җырны

9. Күплек санда дөрес язылган сүзләрне тап:
а) урманнар в) урманлар

б)таңлар г) урамлар

10. Тамыр һәм ике кушымчалы сүзләрне тап:

а) басуларда б) өйне в) җиләкче

11. Парлы сүзне тап:

  1. савыт-саба

  2. көнчыгыш

  3. үги ана яфрагы

12. Исемнең дөрес билгеләмәсе:

  1. Исем- сүзнең өлеше.

  2. Исем- җөмлә кисәге.

  3. Исем- сүз төркеме.

Тест № 4.

"Исемнәр берлектә һәм күплектә.

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе."


1.Берлек сандагы исемнәрне тап:

а) дәрес, кыш, өй

б) бәйрәмнәр, укулар, көннәр

в) китаплар, аналар, тиеннәр

2. Кайсы рәттәге исемнәргә -нар, -нәр кушымчалары ялгана:

а) урман, тиен, таң

б) китап, уку, дәрес

в) мәктәп, Азат, кыз

3. Татар телендә ничә килеш бар?

а) 7

б) 6

в) 8

4. Төшем килешенең сораулары түбәндәгеләр:

а) кемне? нәрсәне?

б) кемнең? нәрсәнең?

в) кемгә? нәрсәгә?

5. -ка, -кә кушымчалары кайсы килешне белдерә?

а) урын-вакыт килеше

б) юнәлеш килеше

в) чыгыш килеше

6. -нан, -нән кушымчалары кайсы килештә?

а) чыгыш килеше

б) иялек килеше

в) баш килеш

7. Кайсы килешнең кушымчалары юк:

а) иялек килеше

б) юнәлеш килеше

в) баш килеш

Тест № 5

"Алмашлык"


  1. I зат алмашлыкларын тап:

а) син, сез б) мин, без в) ул, алар

2. Миңа алмашлыгы нинди килештә?

а) баш килеш б) юнәлеш килеше г) чыгыш килеше

3. Без алмашлыгы юнәлеш килешендә ничек була?

а) безнең б) безне в) безгә

4. Сездән алмашлыгы нинди килештә, нинди зат-санда?

а) баш килештә, I зат, берлек сан.

б) чыгыш килешендә, II затта, күплек санда

в) чыгыш килешендә, III затта, берлек санда

5. Алмашлык нинди сүз төркемен алыштырып килә?

а) исем һәм сыйфатны

б) фигыль һәм исемне

в) төрле сүз төркемен;















Тест № 6

"Фигыль"

1. Фигыль нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

б) предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен

в) предметны

2. Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә?

а) нинди? б) нишли? в) кем? нәрсә?

3. Фигыльне тап:

а) ашый б) аш в) ашлы

4. Ачтым сүзенә антоним тап

а) саттым б) яптым в) каптым

5. Юклык формасында килгән фигыльне тап:
а) килде б)килмәде в) килгән

6. Икенче затта, берлек санда килгән фигыльне тап:
а) язасың б) язарбыз в) язар

7. Үткән заманда килгән фигыльне тап.

а) уйнар, уйнаячак б) уйный в) уйнады, уйнаган

8. Фигыль нинди кисәк булып килә:

а) ия б) хәбәр в) иярчен кисәк

9. Боерык фигыльне тап:

а)ашый б) аша в) ашар

10. Фигыль нәрсә белән төрләнә?

  1. сан

  2. заман, зат-сан, барлык-юклык

  3. килеш

11. Керде фигыленең башлангыч формасын тап:

а) кер б) кергәч в) керәсе

12. Фигыльнең юклык формасы нинди кушымчалар белән ясала:

  1. -ган,-гән,-кан,-кән

  2. -ма, -мә, -мый, -ми

  3. -ар, -әр, -ыр, -р

13. Эшкә кушу, боеру, өндәү, үтенүне кайсы фигыль төркемчәсе белдерә?
а) боерык фигыль б) хикәя фигыль

Тест № 7

«Сыйфат»

1. Сыйфат нинди сорауларга җавап була?

а) ничек?

б) нишли?

в) нинди?

2. Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

б) предметның эшен

в) предметны

3. Сыйфатны тап.
а) кечкенә

б) йорт

в) саклый

4. Кайсы сүз биек сыйфатына антоним була?

а) бәләкәй

б) кыска
в) тәбәнәк

5. ДӘҮ сыйфатына синоним тап;

а) олы б) кечкенә в) бәләкәй

6. Сыйфатны тап:

а) яктылык

б) якты

в) яктыра

7. Сыйфат ачыклаган исем ничек атала?

а) аныкланмыш б) сыйфатланмыш в) саналмыш

8. Сыйфат нинди җөмлә кисәге булып килә:

а) ия

б) иярчен кисәк

в) хәбәр

Тест № 8

"Җөмлә. Сүзтезмә һәм җөмлә"


1. Җөмлә нәрсәне белдерә?

а) җөмлә тәмамланган уйны белдерә

б) җөмлә сүзләрне белдерә

2. Җөмлә нәрсәләрдән төзелә?

а) җөмлә иҗекләрдән төзелә

б) җөмлә сүзләрдән төзелә

3. Иң кечкенә җөмлә ничә сүздән тора?

а) бер сүздән

б) ике сүздән

в) өч сүздән

4. Дөрес җавапны сайлап ал:

а) тыныч тавыш белән әйтелгән җөмлә ахырына сорау билгесе (?) куела

б) сорауны эченә алган җөмлә ахырына нокта (.) куела

в) көчле тойгыны белдергән җөмлә ахырына өндәү билгесе (!) куела

5. Ия дип атала:

а) кем? яки нәрсә? соравына җавап булып килгән һәм эшне белдергән сүзләр

б) кем? яки нәрсә? соравына җавап булып килгән һәм эш үтәүчене белдергән сүзләр

6. Хәбәр дип атала:

а) нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? сорауларына җавап булып килгән һәм иянең эшен белдергән сүзләр

б) нинди? кайсы? сорауларына җавап булып килеп, предметның билгесен белдергән сүзләр

Тест №9

" Җөмләнең баш кисәкләре"


1. Җөмлә кисәкләре дип атала:

а) җөмләдәге сүзләр

б) кушымчалар

2. Җөмләнең баш кисәкләре:

а) ия белән хәбәрдән башка кисәкләр

б) ия белән хәбәр

3. Җөмлә кисәкләрен билгеләү түбәндәге тәртиптә башкарыла:

а) иң элек баш кисәкләр билгеләнә

б) иң элек иярчен кисәкләр билгеләнә

4. Ия түбәндәге сорауларга җавап бирә:

а) кем? нәрсә?

б) нишли? нишләгән? нишләр?

5. Ия күбесенчә кайсы сүз төркеме белән белдерелә?

а) фигыль

б) исем

в) алмашлык

6. Хәбәр түбәндәге сорауларга җавап бирә:

а) кем? нәрсә?

б) нишли? нишләгән? нишләр?

7. Хәбәр күбесенчә кайсы сүз төркеме белән белдерелә?

а) фигыль

б) исем

в) алмашлык

Тест № 10.

Сүз төркемнәрен кабатлау.


  1. Нәрсә? соравына җавап биргән сүзне тап.

а) шагыйрь б) эт в) дәү әни г) төзүче


  1. Хаталы язылган сүзне тап:

а) йөгерә б) аңладым в) укым г) коена

3. Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

б) предметны

в) предметның эшен, хәлен, хәрәкәтен;


  1. Артык сүзне тап:

а) матур б) яшел в) усал г) мәктәп


  1. Олыласаң олы..., олыларлар үзенңне мәкаленә кайсы кушымча туры килә?

а) -ны, б) -га, в)- да.

6. Сыйфатны тап:

а) яктылык

б) якты

в) яктыра



Тест № 11.

3 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.

1.Кайсы сүздә хәрефләргә караганда авазлар күбрәк?

а) ялкын б) кыш в) җәй

2. Кайсы сүзне юлдан-юлга күчереп булмый?

а) оя б) йолдыз в) ябалак

3. Тамыр сүзне тап.

а) элгеч б) башлык в) күз

4. Исем нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

б) предметның эшен

в) предметны

5. Исемне тап.

а)эленгән б)элгеч в)элә

6. Чыгыш килешендәге исемне тап.

а) болыннан б) куянны в) Әнисәнең

7. Фигыль нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен

б) предметның эшен, хәрәкәтен

в) предметны

8.Фигыльне тап.

а) ашый б) аш в) ашлы

9. Юклык формасында килгән фигыльне тап.

а)килде б) килмәде

10. Сыйфатны тап:

а) ак б) кар в) ява

11. Сан ачыклаган исем нәрсә дип атала?

а) килеш б) саналмыш в) заман

12. Алмашлыкны тап:

а) без б) бара в) җыр


© 2010-2022