- Преподавателю
- Начальные классы
- Ө-у хәрефләре темасы буенча татар теленнән технологик карта (1 класс)
Ө-у хәрефләре темасы буенча татар теленнән технологик карта (1 класс)
Раздел | Начальные классы |
Класс | 1 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Шарифуллина Г.Т. |
Дата | 31.08.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Есть |
Предмет, сыйныф
Татар теле 1 нче сыйныф.
Тема
Ө-е хәрефләре.
Теманың максаты
Укучыларны ө ләштереп укыганда икенче һәм башка иҗекләрдә е хәрефен язу кагыйдәсен өйрәтү.
Ишеткәннәрне дөрес итеп язу күнекмәләрен камилләштерү.
Парларда , төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен камилләштерү.
Татар теле дәресләренә мәхәббәт тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә
Предмет күнекмәләре
УУЭ
-
Укучыларның сузык аваз хәрефләрен аера, ө хәрефенең сүзнең беренче иҗегендә генә язылуын , калган иҗекләрдә [ө]авазы ишетелсә дә е хәрефе язылун.
Шәхси: үз эшчәнлегеңнән фикер йөртү
Регулятив:" ө" ләштереп укыганда икенче һәм башка иҗекләрдә е хәрефен язу кагыйдәсе
Танып - белү : күчереп һәм ишетеп яза белү
Коммуникатив: үз гамәлләреңне аңлата белү
Эшләү киңлеге булдыру
Предметара
бәйләнешләр
Эш формалары
Ресурслар
Уку. Сынлы сәнгать.
Фронталь, парлап, индивидуаль
Татар теле дәреслеге 49 - 50 нче бит
I этап. Оештыру. Максат - укучыларны дәрескә активлаштыру.
Уңай халәт тудыру.
-
Ягез әле, дәресебезне күтәренке рухта уздыру өчен күнегү эшләп алабыз. Күнегүне эшләгәндә үзебезгә яхшы кәефне борын аша сулыйбыз, начар кәефне үзебездән авыз аша өреп чыгарабыз.
- Ни өчен һәркемгә бу кагыйдәләрне үтәргә кирәк? Коммуникатив УУГ
Шәхси УУГ
Өйрәнү эзлеклелеге
Белемгә, аңлауга, күнекмәгә юнәлтелгән биремнәр һәм күнегүләр
Диагностик биремнәр
1.Белемнәрне актуальләштерү
II этап. Танып - белү эшчәнлеге Максат: Укучыларның матур язу күнекмәләрен камилләштерү.
Сүзлек диктанты яздыру һәм слайдтан тикшертү. Түбәндәге сүзләрне алфавит тәртибендә әйттерү.
Сәлимә, Балтач, Казан, Булат, Акбай, Гали.
-Бу сүзләрне ни өчен баш хәреф белән башлап язабыз?
Баш хәреф белән языла торган сүз булса, кул чабыгыз:
Әни, Алсу. Марат, балалар, ләлә чәчәге, Миләүшә мәктәпкә бара, Тузик, кәҗә, Мырауҗан, песи, дуңгыз, Акбай.
РЕЛЛИ РОБИН - парларда чиратлап биремнәрне үтәү һәм аңлату. Алма, ялкын сүзләрендә ничә хәреф бар, ничә аваз бар? Коммуникатив УУГ
Шәхси УУГ
Танып-белү УУГ
2. Яңа материал өстендә эш.
Максат:
Укучыларны " ө" ләштереп укыганда икенче һәм башка иҗекләрдә е хәрефен язу кагыйдәсен өйрәтү.
Ишеткәннәрне дөрес итеп язу күнекмәләрен камилләштерү.
Парларда , төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен камилләштерү.
Укучыларның сузык аваз хәрефләрен аера, [ө ] авазының сүз башында һәм башка урыннарда нинди хәреф белән язылуын белүләре
1. Алдагы үткән темаларны биремнәр аша ныгыту, дәреснең темасын, максатын китереп чыгару (слайд) К_зг_ көннәрдә ч_г_нд_р уңышын җыялар. 1) Ныгыту.
- Экранда язылган җөмләне укыгыз һәм җөмлә турында нәрсә әйтә аласыз? (Тәмамланган уйны белдерә, баш хәрефән башлана, нокта белән бетә, хикәя җөмлә)
- Җөмлә нәрсәләрдән төзелә? (Сүзләрдән төзелә, бу җөмлә 8 сүздән тора)
- Сүз нәрсәдән ясала? (Иҗектән ясала)
- Иҗек турында нәтиҗә ясыйк? (Никадәр сузык булса, шулкадәр иҗек була, иҗек аваз һәм хәрефтән тора)
- Нәрсә ул аваз?
-
Нәрсә ул хәреф?
-
Татар телендә ничә хәреф бар?
2) Яңа кагыйдәне китереп чыгару. Матур язу күнекмәсе.
- Хәрефе төшеп калган сүзләргә тиешле хәрефне куеп языгыз һәм астына сызыгыз.
-
Ө хәрефе сүзнең ничәнче иҗегендә генә языла?
-
Калган иҗекләрдә, ө авазы ишетелсә дә, нинди хәреф языла?
Нәтиҗә ясау. Кагыйдә чыгару.
2. Парларда чиратлап дәреслектән кагыйдәне укыту һәм аңлату.
- Ө хәрефенең дөрес язылышы турындагы кагыйдәне иптәшләреңә сөйлә.
3. Дәреслек буенча эш.
85 нче күнегү - телдән. Предмет исемнәрен иҗекләп әйтергә.
- Һәр иҗектә нинди сузык аваз ишетелә?
- Сүз иҗеккә ничек бүленә?
- Ө хәрефе сүзнең ничәнче иҗегендә генә языла?
Нәтиҗә чыгару
4. 86 нчы күнегү - язмача. Сүзләрне күчереп язарга. Ө,е хәрефләренең астына сызарга
- Нинди сузыктан соң е хәрефе "ө" ләштереп укыла?
- Бу сүзләр калынмы яки нечкәме? Ни өчен?
5. 87 нче күнегү - телдән. (Вакыт калса)
РАУНД ТЭЙБЛ - төркемнәрдә чиратлап язма эшне язалар.
"Хатаны тап" уены.
Өтөр, чегендер, кезгө, сөлге, мөгөз,дегө.
Танып-белү УУГ
Шәхси УУГ
Регулятив УУГ
I I I Этап. Эшчәнлеккә контроль һәм бәя
Йомгаклау.
Максат - дәрестә эшләнгән эшләргә йомгак ясау.
Йомгаклау. Эшчәнлеккә рефлексия.
беләм
Схема буенча сөйләгез: мин истә калдырдым
эшли алдым
Схема буенча сөйләгез:
беләм
мин истә калдырам
эшли алдым