Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте буенча дәрестән тыш уку дәресе

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:
5 нче сыйныфта әдәбият дәресе Тема: Ф.Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте буенча дәрестән тыш уку дәресе. Максат: Әкиятнең эчтәлеген ачу, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның үз карашын булдыру. Логик фикерләү сәләтләрен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү. Газиз әниләргә мәхәббәт, ихтирам хисләре тәрбияләү. Җиһаз: дәреслек, картина һәм рәсемнәр, укучыларның иншалары, проектор, экран. Дәрес барышы
  1. Актуальләштерү. Үткән дәрестә үтелгән материал буенча тест сорауларына җавап бирү. Шунда ук эшкә нәтиҗә ясау.
  2. Тест сораулары.
1.Фәнис Яруллинның туган районы: А) Арча; Б) Ютазы; В) Биектау. 2. Язучының беренче китабының исеме: А) "Аерылмас дустым"; Б) "Сулыш"; В) "Мин тормышка гашыйк". 3. Ф.Яруллинга ничәнче елда М.Җәлил исемендәге дәүләт премиясе бирелде? А) 1972; Б) 1978; В) 1999. 4. Кайсы әкиятне Ф.Яруллин язган? А) "Сертотмас үрдәк"; Б) "Нечкәбил"; В) "Зәңгәр күлдә ай коена". (Укучылар өйдә "Кояштагы тап" әкиятен укып, өлешләргә бүлеп килергә тиеш иделәр). Укытучы: Укучылар, сез өйдә Ф.Яруллинның "Кояштагы тап" әкиятен укып килдегез. Хәзер әкияттә булган вакыйгаларны тагын бер тапкыр күздән кичерик һәм бүлекләргә исем бирик. I абзацны үзем укыйм. Укып бетергәч, укучыларның эчтәлекне ни дәрәҗәдә аңлауларын тикшерү максатыннан, класска сораулар бирәм:
  • Малай кем белән яшәгән? (әнисе белән)
  • Аның әнисенә нинди сыйфатлар хас? Нинди кеше булган ул? ( тырыш, чөнки кояш белән бергә торган, гел ни дә булса эшләгән).
  • Ә улы аның хәленә кергәнме? (Юк, ул уйнаган да уйнаган).
  • Әкиятнең без укыган өлешенә нинди исем куярга була? ( "Ялкау малай" һ.б.).
II абзац рольләргә бүлеп укытыла. Уку техникасы яхшы булган балалардан укытам, чөнки максат - эчтәлекне аңлау һәм төп уйны табу. II өлешкә дә исем сайлана. Әкиятнең III өлешенә алдан иллюстрация ясала. Балалар игътибар белән карыйлар, күренешне үз сүздәре белән сөйләп бирәләр. Сораулар:
  • Малай нинди начарлык эшләгән? Бу яман эшне нәрсә күргән? (Кояш).
  • Бүлекне ничек исемләп була? ("Дөнья ямьсезләнгән", "Начарлыкны кояш күргән" һ.б.).
  • Кояшның каралу сәбәбен әни кеше ничек аңлата? ( Кемдер бу дөньяда ялган эш кылган булган, улым. Кояшның шул кеше өчен оялудан йөзе каралып чыккан).
  • Бүлеккә нинди исем куеп була? (" Кояш күрмәгән бер генә эш тә юк", "Ялганнан кояш та ояла" һ.б.).
Дәреслектән алдагы өзек укытыла. Әлеге юлларны шатланып, күтәренке күңел белән укырга кирәклеге искәртелә. "Ни өчен?" дигән сорау куела. (Укучылар:
  • Чөнки дөнья матурланган.
  • Малай әнисеннән гафу үтенгән.
  • Ул үзенең ялгышын аңлаган.)
  • Укучылар, сезнең ялганлаганыгыз бармы?
  • Гафу үтенгәнегез бармы?
  • Гафу үтенү ни өчен кирәк?
( Бүлекләргә исем куелып беткәч, әкиятнең нинди төр әкияткә керүе билгеләнә (әдәби).
  • Язучылар иҗат иткән тагын нинди әкиятләр укыганыгыз бар? ( А.Алиш "Сертотмас үрдәк", "Койрыклар" һ.б.).
  • Чит ил язучылары язган нинди әкиятләр беләсез? (Христиан Андерсен "Дюймовочка", "Кечкенә кыз" һ.б.).
Образларга характеристика бирү. Сораулар:
  • Ничә образ бар?
  • Әни кеше нинди?
  • Малайга нинди сыйфатлар хас?
  • Аның нинди сыйфаты сезгә ошамады?
  • Алдашу һәр балага да хас сыйфатмы?
  • Сез әти-әниегезнең үтенечен ничек башкарасыз?
Дәрес "Дөрес сөйләсәң - котылырсың, ялган сөйләсәң - тотылырсың" мәкале белән йомгаклана.



© 2010-2022