Нух Идрисов (3-4 классы)

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Батыр якташыбыз - Нух Идрисов


Нух Идрисович Идрисов Тәкәнеш районы Битлянгур авылында 1918 нче елның 16 октяберендә Идрисовлар гаиләсендә дөньяга килә. Нух тугач гаиләләре белән авыр елларда Донбасс якларына күчеп китәләр. 1921 елда ачлыктан әтисе үлә. Әнисе 5 бала белән яәадан туган авылларына әйләнеп кайта. Монда да аларны авыр тормыш борчый. 3 баласы ачлыктан үлә. Әнисе авыл бае Миннәхмәттә хезмәтче булып эшли һәм колхоз оештыруда актив катнаша. Нух әнисенең тормышын ничек алып барганын күреп үсә. Авылда мәктәп оеша. Авылда 4 классны тәмамлый. Зирәк, тәртипле малай 12-13 яшендә колхозда эшли башлый. Аны почтальон итеп куялар. 14 яшендә клуб мөдире булып эшли. Аны 16-17 яшьләрендә бригадирлар курсына укырга җибәрәләр.Эшен тырышып, намус белән башкарганы өчен, туган авылы "Ворошилов" колхозына председатель итеп сайлыйлар. Шул елларда партия сафларынакерә. 1938 елда Совет Армиясе сафларына алына. Хезмәт итү срогын тутырып кайткач та, эшен дәвам итә. Ләкин аңа эшләргә ирек булмый. 1941 елда явыз дошмн илебезгә басып керә. Сугыш башланган вакытта Нухны офицерлар курсына укырга җибәрәләр. Нух Идрисов Александр Матросовның батырлыгын кабатлаган. Карелия. 1944 елның җәе. Мәңгелек урманнар. Тирә-як сазлык. Алда дошман ныгытмалары. Лейтенант Нух Идрисовның күзләре шул ныгытмаларга төбәлгән, ә күңелдә туган авыл. "Иптәш Идрисов" - диелә 156,7 нче номерлы биеклек өчен барган сугышларда ун сугышчысы белән фашистлар тарафыннан көчле артиллерия утына тотылучы уң флангта булды. Уңайлы бер моменттан файдаланып, ул сугышчыларын ашкы-нулы атакага күтәрде һәм дошманны, коралларын һәм кирәк-яракларын ташлатып качарга мәҗбүр итте. Шулай итеп безнең сугышчыларга алга барырга мөмкинлек тудырды. 216,0 номерлы биеклек өчен барган сугышларда да безнең гаскәрләр ак финнарның ныклы оборонасының көчле каршылыгына очрадылар. Иптәш Идрисов взводы сугышчылары, дошманга сиздермичә генә, агачлардан өеп эшләнгән һәм ми-наланган урыннарга таба моңарчы үзен сиздермичә тын торган ут ноктасы телгә килде. Әлеге дзоттан фашистлар, пулемёттан ярсып ата, безнең Нух бөтен буена күтәрелде һәм: -Ватан өчен-алга!-дип кычкырып, көчле кургаш яңгыры астында, дошман амбразурасына ташланды. Фашист пулемёты тынды. Әнә шулай итеп, Совет офицеры, матросов, Фонягин,Киюев иптәшләр кебек үлемсез батырлык үрнәге күрсәтеп, үзенең иптәшләренә җиңүгә юл ачты. Шушы тиңдәшсез батырлыгы өчен Нух Идрисоич Идрисов хөкүмәтебезнең иң югары бүләгенә - Советлар Союзы Герое исеме бирелүгә лаеклы.








«Без тарихта эзлебез»
Туган ягым - батырлар төбәге
Александр Матросов батырлыгын кабатлаган, мәңгелеккә Карелия җирендә ятып калган Нух Идрисов


Нух Идрисов (3-4 классы)



Нух Идрисов (3-4 классы)



Нух Идрисов (3-4 классы)

Нух Идрисов (3-4 классы)

© 2010-2022