Баланы ничек тәрбияләү

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Баланы ничек тәрбияләү

Кереш сүз. Журналның беренче битендә мин ирек сүзенең мәгънәсен, асылын аңлатып китәрмен.

Ирек дигән "тылсымлы" сүз бар. Ни өчен шулай икәнен исбатлап күрсәтәм. Сөйләм (лексика) бүлеген алып карасак, бу сүзнең берничә синонимын табарбыз: азатлык, бәйсезлек, хөрлек. Тел белеме курсын алып фонетик анализ ясап карасак, бу сүз 4 хәрефтән, 4 аваздан торуын күрербез. Саннар дөньясына күз салсак, 4 саныңын тотрыклы сан булуын ачыклыйбыз. Елның дүрт фасылы бар; ут, һава, су, җир - кеше өчен кирәк булган символлар да дүртәү. Квадратның 4 ягы, дәреснең 4 тибы (яңа материалны өйрәнү, ныгыту, йомгаклау, контроль) бар; горизонт яклары да дүртәү һ.б. Морфология бүлеген алып сүз төркемнәре ягыннан тикшерсәк, ирек (нәрсә?) - исем була, - ле кушымчасын өстәп сыйфат ясыйбыз: ирекле (нинди?). Ирек сүзе белән яңа сүзтезмәләр ясарга була: сүз иреге, шәхес иреге, вөҗдан иреге, дин, мәхәббәт иреге, экономик бәйсезлек, күчеп йөрү иреге, политик ирек һ.б. Грекчадан килеп кергән "демократия" сүзенең аслын һәм нигезен шәхеснең тигезлеге һәм иреге тәшкил итә. Шагыйрьләр ирек сүзенә мәдхия җырлый. Муса Җәлил тоткынлыкта вакытта "... тик булса иде ирек", - дип үзенең үлемсез шигырен яза.

Ирек өчен күп кенә шәхесләр үзләрен корбан иткәннәр. Аерым шәхесләр генә түгел, күп кенә халыклар да бәйсезлек өчен туктаусыз көрәш алып баралар.

Кеше җәмгыятьтә тулы ирекле була аламы? Бу сорауга кешелек дөньясы җавап эзли. Шәхес иреге, үзенең төрле чагылышларында, цивилизацияле кешенең иң мөһим хәзинәсе ул. Азатлыкның кеше өчен әһәмиятенә инде борынгы заманнарда ук төшенгәннәр. Азатлыкка омтылу, башбаштаклык тышауларыннан котылу бөтен кешелек тарихына хас. Азатлык төшенчәсе кешелек дөньясының фәлсәфи эзләнүләре үзәгендә тора. Бу сорауга философлар, социологлар, дин әһелләре җавап эзли.

Кешеләр азатлыкка ничек кенә омтылмасыннар, абсолют, чиксез азатлыкка ирешү мөмкин түгел. Чөнки, иң беренче нәүбәттә, берәүнең иксез-чиксез азатлыгы икенче берәүнең иреген кысу була. Чикләүләрнең берсе-башка кешеләрнең хокуклары һәм ирекләре. Дин әһелләре болай ди: "Азатлык, - иң беренче чиратта, яхшылык һәм яманлыкны аера белү ул, һәм һәр кеше аларны мөстәкыйль, теләгәнчә сайлап алырга тиеш".

Кеше хокукларының гомуми Деклорациясендә барлык статьялар да шәхес хокукларына һәм ирекләренә багышлана һәм соңгы статьяда сүз бурычлар турында бара; анда һәр кеше үз хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашырганда башкаларның хокукларын тану һәм ихтирам итүне максат итеп куйган чикләүләргә генә дучар ителергә тиеш диелгән. Абсолют азатлыкка ирешү мөмкин түгеллеге хакында фикер йөртеп тагын шуны истә тотыйк, ирекле булу кешенең берни белән дә чикләнмәгән сайлап алуын белдерә, ул вакытта кеше карар кабул иткәндә кыен хәлдә калыр иде. (Мисал : "Буридан ишәге" гыйбәрәсе)

Рухи яктан бай кеше генә ирекле.

"Кеше үзенең эчке дөньясында тулысынча ирекле". Бу сүзләр француз язучысы Ж. П. Сартрныкы (1905-1980). Аның фикеренчә, кеше эчке азатлыкка ия, аның авыр тәкъдире - һәрвакыт юлда булу, даими рәвештә үзенең асылына ирешү хакында кайгырту. Шуннан чыгып: эчке дөнья кешенең рухи дөньясы ул. Рухи яктан бай кешеләр генә тошенкелеккә бирелмиләр, төшенке халәттән вакытлыча чыгу өчен, кеше акылын алучы, кеше организмын рәхимсез җимерүче алкоголь, наркотикларга тартылмыйлар. Чынлап торып азат кеше, рухи дөньясы бай булган кеше, бер минутлык кәеф һәм хисләрнең колы булмый. Ул сәламәт тормыш рәвешен сайлый, рухи яктан бай кеше башкаларның мәнфәгатьләрен үзенекеннән өстенрәк куя, башкаларга кыенлык китерми.

Рухи дөньясы бай кешене ничек тәрбияләргә? Моның өчен баланы чын күңелдән яратырга кирәк, ләкин бу сукырларча ярату булмасын. Бала яшәгән мөхитне мәрхәмәтлерәк итү, бала белән үзең дә бала була белү әһәмиятле. Кешеләр дөньяда бер-берсе өчен яшәргә тиеш. Кешелекнең иң бөек мәгънәсе дә шуннан гыйбарәт. Менә шулай - бер-берең өчен, бер-береңә шатлык китерү өчен, бергәләшеп яшәү өчен һәркайсыбызның үз тормышы, үз рухи дөньясы бай булырга тиеш (баланы үсеп килүче шытым, алмагач һ.б. белән чагыштырып була). Әгәр укытучы бөтен классны бөтереп алырдай кызыклы чара, күмәк эш, тормыш булдыра икән, шушы гомуми максат, гомуми сөенеч, гомуми көенеч тә балаларның шәхси тормышларын, эчке дөньясын баета. Баланың эчке дөньясын белми, аңламый торып, аны рухи яктан баетып булмый. Укытучы, тәрбияче бала күңеленә күз салып, аның күңел төпкелләрендә яшеренеп яткан серле кыңгырауны эзләп таба белергә тиеш.

Нәтиҗә. Шулай итеп, эчке дөньсы бай кеше тормыш юлын дөрес сайлый, үзе сайлап алган юлда ул ирекле. Ирекле кеше - ул рухи дөньясы бай кеше, андый кеше чын кеше була. Чын кешенең моделе болайрак:

© 2010-2022