Разработка урока по родному языку, 2кл

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Презентации
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Предметны белдерә торган сүзләр. Ныгыту.

Максат: 1. Предметны белдерә торган сүзләр турында белемнәрне тулыландыру. 2. Кем? Нәрсә? сорауларын куеп була торган сүзләр белән җөмлә төзү күнекмәсен; укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү. 3. Үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү. Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • дәрестә ориентлаша белү;
  • предметны белдергән сүзләрне тексттан таба белү;
  • дәреслектәге мәгълүматлар белән эш итә белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
  • кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;
  • гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау hәм тәмамлау;
  • үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
  • тормыш тәҗрибәсен куллану;
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:
  • күршеңә ярдәм итүдә танып- белү инициативасы күрсәтү;
  • үз мөмкинлекләреңне билгеләү;
  • үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
  • тормыш тәҗрибәсен куллану;
  • күршең белән хезмәттәшлек итү.

Эшне оештыру төрләре : фронталь, индивидуаль, парлап эшләү.

Чыганаклар : - төп

1. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012, 2 нче кисәк,22-24б.

2. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 2 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма, Казан, "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2012

- өстәмә: дидактик карточкалар, презентация Power Point

Сингапур структуралары: ТАЙМД ПЭА ШЭА, МИКС -ФРИЗ -ГРУП,ФИНК- РАЙТ- РОБИН- РОБИН

Дәрес барышы: I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезгә карап елмаегыз, яхшы көн теләгез. - Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик. (1 слайд) II. Актуальләштерү.

  • Балалар, әйдәгез әле, сезнең яраткан уеныгыз "Кайсы сүз артык?" дип аталган уен уйнап алыйк. ( 2 слайд)
  • Сезгә 2 баганага бүлеп сүзләр бирелгән. Сез шушы сүзләр арасынннан артык сүзне табып астына бер сызык сызарга тиеш. Моның өчен мин сезгә 30 секунд вакыт бирәм.
Дидактик уен "Кайсы сүз артык?" икмәк бабай чыпчык кызыл йоклый шофер күлмәк суган яшел апа чуртан тегүче

Таймд Пэа Шэа структурасы кулланып белемнәрне тикшерү.

  • Биремне эшләргә өлгердегезме? Хәзер үзегезнең җилкә буенча партнер белән биремне тикшерегез. Ни өчен шушы сүзнең артык булуын бер берегезгә аңлатыгыз hәр партнер учен 30 секунд вакыт бирелә. Башлый А партнерлары.
  • 1 нче баганадагы сүзләрне 2 өстәл артында утыручы 2б партнеры укый hәм кайсы сүзнең артык булуын аңлата.
  • 2 нче баганадагы сүзләрне 4 өстәл артында утыручы 3а партнеры укый hәм кайсы сүзнең артык булуын аңлата.
  • Бик яхшы, булдырдыгыз! Шушы 2 баганадагы сүзләргә тагын бер кат игътибар белән карагыз hәм уйлап карагыз әле, бу сүзләргә нинди сораулар куеп була соң? (Укучыларның җавапларын тыңлау)
  • Димәк, нәтиҗә ясап нәрсә әйтергә була? (Кагыйдәне искә төшерү hәм кабатлау.)

- Бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез? - Дәрескә нинди максат куярсыз?

III. Белемнәрне ныгыту.

1. Матур язу күнегүе үткәрү. ( 3 слайд)

- Экранга карап баш hәм юл Тт хәрефләренең язу алгоритмын искә төшерәбез.

- Ә хәзер дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны hәм сыйныф эшен язабыз. Яңа юлдан баш hәм юл Тт хәрефләре,ә астагы яңа юлга Тәлгать утын яра. җөмләсен язабыз.

- Бу җөмләдә кем? яки нәрсә? соравы куеп була торган сүзләр бармы? (Укучыларның җавабын тыңлау)

2. Дәреслек белән эш.

а) 22 нче күнегү- язмача эшләнә.

Укучылар белән бергәләп күнегү тикшерелә. Нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп язалар hәм тамыр сүзләрне табып тамырын билгелиләр.

б) 29 нчы күнегү -язмача эшләнә.

Укучылар белән бергәләп күнегү тикшерелә. Сүзләрне укып сораулар куялар, нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп язалар.

б) Сүзләрнең дөрес язылышы дәреслекнең 102- 103 нче битләрендәге "Дөрес яз" сүзлеге буенча тикшерелә.

Микс Фриз Груп структурасын кулланып ял минуты үткәрү.

IV. Белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү.

  1. 31 нчы күнегү- телдән эшләнә.

Укучылар схемага туры килгән нәрсә? соравына җавап бирүче сүзләр уйлап әйтәләр.(Кабак, кадак,улак, усак, алма, арба,бәке, бөке)

  • Укучылар, әйдәгез әле, үзегезгә аеруча ошаган берәр сүз белән җөмлә төзеп әйтик. (Укучыларның җавабын тыңлау)

  1. Слайд күрсәтелә (предмет рәсемнәре бирелә, укучылар исемнәрен әйтәләр һәм сүзләргә сораулар куялар)

Разработка урока по родному языку ,2клРазработка урока по родному языку ,2клРазработка урока по родному языку ,2кл

Разработка урока по родному языку ,2клРазработка урока по родному языку ,2клРазработка урока по родному языку ,2кл

Разработка урока по родному языку ,2клРазработка урока по родному языку ,2кл

  1. Финк- Райт- Раунд- Робин структурасы куллану.

-бу сүзләрне өстәлдәге кәгазьгә язарга кирәк

-кем? соравына җавап биргән сүзләрне 1 нче баганага

- нәрсә? соравына җавап биргән сүзләрне 2 нче баганага язарга һәм чират буенча команда эчендә фикер алышырга кирәк.
V. Уку эшчәнлеген йомгаклау.

1. Рефлексия.

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә нәрсә бирде?

-Кайсы биремнәрне үтәү авыр тоелды? (Балаларның җаваплары.)

- Үзегезнең белемнәрне бәяләү өчен алдыгызда булган кәгазьгә тиешле смайлик ясагыз һәм миңа күтәреп күрсәтегез.

2. Белемнәрне бәяләү.

3. Өй эше бирү.

32 нче күнегү 24 бит- тел шомарткычны ятларга, хәтердән язарга өйрәнергә.

© 2010-2022