Внеклассное мероприятие «Әтием - минем горурлыгым»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Фәния Хәерле көн, хөрмәтле әтиләребез, кадерле укучыларыбыз! Бүген без гаилә башлыгы, гаилә терәге булучы ир-егетләребез - әтиләр бәйрәменә җыелдык.

Әнкәң бик теләп тудырган,

Иң кирәкле кеше син.

Ышанычлы, таянырлык

Зур йөрәкле кеше, әти - син!

Хөрмәтле, кадерле әтиләр! Бүген без сезне олы бәйрәмегез- Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән котлыйбыз.

Хәлимә Кадерле әтиләребез, сезнең һәрвакыт сәламәт, нык ихтыярлы, кайгыртучан, гадел, игътибарлы кеше булып калуыгызны теләп калабыз. Гаиләдә балалар - әтинең горурлыгы, бәхете ул. Иманлы, әдәпле, сәламәт, игелекле балалар үстерүдә сезгә сабырлык, ата мәхәббәте телибез. Гаиләләрегез белән пар канатлы булып, бәхеттә яшәгез.

Бер бәйрәм бар февральдә Чулпан

Кадерле ул һәркемгә,

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә.

Ул - тынычлык бәйрәме Кадрия

Аны һәр кеше белә-

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

Ул - солдатлар бәйрәме Эльвира

Без котлыйбыз аларны -

Әтиләрне, абыйларны

Һәм бөтен солдатларны.

Хәлимә Безнең концерт буласын

Әллә каян белгәннәр,

Концертта катнашырга дип

Марилар да килгәннәр.

Сәхнәдә "Мари халык биюе"

Минем әти дә күптән Сөмбел

Солдатта хезмәт иткән

Әле егет чагында

Торган Ватан сагында.

Үскәч, солдат булырмын Руслан

Әтием кебек мин дә.

Турникта ул атынган,

Канатта ул тартылган.

Һәм күтәргән гер дә ул

Көчле шуңа күрә ул.

Минем абый солдатта- Чулпан

Ул анда тора сакта.

Ул ант биргән Ватанга,

Аны уяу сакларга.

Җыр "Солдатлар"

Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган,

Зур абый да солдат булып,

Ил чикләрендә торган

Кече абый солдат булып

Китте быел яз гына.

Мин үзем дә солдат булам,

Үсим әле аз гына.

Әтиләребез бәйрәме Кадрия

Безнең дә көткән бәйрәм

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әтиләр белән.

Фәния Армиядә хезмәт итү - һәр ир-егетнең изге бурычы. Туган илне саклау, дусларыңны, халыкны яклау өчен йокысыз төннәреңне, белемеңне, көчеңне бирәсең икән - бу зур бәхет. Ләкин бу егетләрдән бик күп сабырлык,

түземлек, җитезлек, кыюлык таләп итә.

Хәлимә Биючеләр биегәндә,

Идәннәре бөгелә.

Ярышларда җиңеп чыга

Бии белгәне генә.

Сәхнәдә "Шаян татар халык биюе"

Зур шатлык күңелебездә Эльвира

Ал кояш күгебездә

Барыгыз да беләсездер

Әтиләр көне бездә!

Әтиләргә бүләк тапшыру

Хәлимә Әйе, әтиләр көне! Алар бүген мәктәбебезнең кадерле кунаклары. Димәк, бөтен нәрсә алар хөрмәтенә, хәзер балалар башкаруында яңгыраячак матур-матур шаян шигырьләр дә, сезнең өчен, кадерле әтиләребез!

1. Дәресеңне көн дә әзерлим, Сөмбел

Ярты кичем китә бит...

-Түз инде, әти, безнең тиздән

Җәйге ялыбыз килеп җитә бит.

2. Ник мендең син минем алмагачка. Эльвира

Башкаеңны салып юләргә ?

-Бер алмагыз өзелеп төшкән иде,

Мендем ,бабай,шуны эзләргә.

3.Тасма тактым җиңемә, Руслан

Йолдызлы бүрек кидем

-Мин солдат булдым !- дидем.

4. Кызык сүзләр ычкына Чулпан

Әнием сөйләгәндә

"Башыңда җил уйный "-ди,

Дәресне белмәгәндә.

Бүген көне буе тышка

Чыкмыйча ятам инде...

Котыра җил...

Быел кыш...

Бигрәк надан инде.

Җыр "Шофёр буласым килә"

Мәктәптә бер сихер бардыр: Кадрия

Ант итәм- бер алдамыйм

Тел бистәсенә әйләнәм,

Әллә нишлим анда мин.

Дәрескә кереп утырам,

Сөйләнәм дә сөйләнәм

Лыгырдык бер кәмитчегә.

Клоунга әйләнәм...

Бу сихердән котылуның

Чарасын да беләм мин:

Дәрес сорап - бастырсалар

Сихер бетә - мин ләм-мим.

6. Әллә кайчан йоклар идем, Эльвира

Булсам синең урында,

- Диде әти бүген миңа

Карап куйды кырын да,

Ачуланма инде,әти,

Карамам кырын да,

Ят та минем караватка,

Йокла минем урында.

Фәния Җыр бит ул хисләр дулкыны

Җыр бит ул истә кала

Кеше үзенең гомерен

Җыр белән искә ала.

Җыр "Солдатта булган диләр"

Хәлимә Әти кеше иң көчле дә, зирәк тә, шаян да.Бәлки әниләргә караганда бераз кырысрактыр алар, әмма шуны истән чыгармыйк - әниләр гаилә иминлеге сагында торсалар, гаиләнең ныклыгы, тормыш хәле, йорт-җирнең төзеклеге, бөтенлеге әтиләребез кулында. Ничек горурланмыйсың инде шундый әтиләребез белән.

Шигырь "Минем әти"

Бүген кайгыру урынсыз Сөмбел

Рәхәтләнеп көлегез.

Тирә-юньдә уен көнне

Мәзәк хәлләр күрегез.

Рәхәтләнеп көлә белү

Витамин ул белегез

Көлегез-көлегез!

Файдасы күп белегез.

Бәйрәмебез гөрләп барсын Чулпан

Уен-көлке күп булсын

Әйдәгез, кызлар биибез

Әтиләр карап торсын.

Сәхнәдә "Яшьләр биюе"

Бер утыру үзе бер гомер дип Кадрия

Бабайлар бит юкка әйтмәгән

Бер очрашып серләр бүлешү

Бу гадәтләр әле бетмәгән

Безнең әтиләр җыелды Чулпан

Ял итәр өчен бүген

Шул сүзләрнең матурын

Әйтмичә мөмкин түгел.

Фәния Хөрмәтле әтиләребез!Сезне бәйрәм белән ихластан тәбрик итәбез.Гаилә бәхете, бетмәс-төкәнмәс шатлык-куанычлар, ак бәхетләр телибез.

Җыр: " Хыяллар"

Хушлашырга вакыт җитте Кадрия

Тәмамланды кичәбез.

Мондый бәйрәмнәр күп булыр

Сез бик теләп килсәгез!

Яшәсен безнең әтиләр Кадрия

Сәламәт һәм яшь булып,

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

Кояш кебек балкысыннар, Чулпан

Йолдыз кебек янсыннар,

Гел кояш кебек яктырып

Өй түрендә булсыннар!

Фәния Әти - гаилә төзүче һәм аның намусын яклаучы, гаиләне туйдыручы, җилкәсе белән таулар күчерүче көчле кеше ул.

Хәлимә "Ирсез өй - мичсез өй"- дигәннәр борынгылар, дөрестән дә чын йөрәк җылысын бирүче, хатын-кызга ихтирам һәм хөрмәт белән караучы ир кеше, гаиләсе һәм балалары өчен дә үрнәк әти була. Тату гаиләләр күп булып, балалар тигезлектә, бәхетле, тәүфыйклы булып үссеннәр иде дигән теләктә каласыбыз килә.

Килүегез өчен зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле әтиләребез!

Шушының белән әзерләнгән кичәбез тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

7


© 2010-2022