Спорт белән дус булыйк

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Спорт белән дус булыйк

(сәламәтлек театры өчен әкият-пьеса)

Симакова Гульнур Илдусовна Әгерҗе районы

Исәнбай гомуми урта белем бирү мәктәбе башлангыч

сыйныфлар укытучысы

Максат: 1)Республикабызда үткәреләчәк зур чара - Универсиада турында мәгълүмат бирү, әкияти элементлар аша Универсиада таныштыру

2)сәнгатьле сөйләмне үстерү, камилләштерү;

3) спортка мәхәббәт, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: укучылар тарафыннан ясалган декорация.

Катнашалар: Әтәч, Тавык, Чебиләр, Куян, Тиен, Аю, Төлке.

1нче күренеш. Вакыйга авылда бара.

Таң ата. Әтәч иртән йокысыннан тора. "Кикрикү-ү-ү-үк" дип бар дөньяга сөрән сала. Аннан соң "Бер - ике". "бер - ике" дип зарядка ясый, гер күтәрә. Шулвакыт радиодан тавыш ишетелә.

Радио "Тыңлагыз, тыңлагыз! Ишетми калмагыз! Куе урманыбыз уртасындагы түгәрәк аланда Универсиада үткәрелә. Спорт белән дус булган, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы барлык урман һәм йорт җәнлекләрен, кошларны аланга чакырабыз!"

Әтәч. Тавыккаем, чык әле, дим

Бигрәк озак йоклыйсыз.

Балаларны карамыйсыз,

Ә җимне шәп чүплисез.

Әнә, ишеттеңме әле,

Универсиада була, ди.

Бар җәнлекләр, кош-кортлар

Аланга җыела, ди.

Спорт дигәндә үлеп китәм

Калалмыйм бу ярыштан.

Балаларга да бәйрәмне

Күрсәтикче берочтан.

Тавык. Ярар әйдә, әтәчкәем,

Барсак барыйк, булмаса.

Урманында адашмасак,

Төлке тотып бумаса.

Әтәч Курыкмыйм мин төлкегездән

Сезнең генә ис китә.

Һәр иртәдә гер күтәрәм,

Минем аңа көч җитә.

Тавык Ә шулай да, Әтәчкәем,

Сак булу бик тә кирәк.

Өйдән чыгып киткән чакта

Куркыбрак тибә йөрәк.

Әтәч (җырлый) Кайгырма әле, тавыккаем,

Бәйрәмгә бит барабыз.

Шундый зур ярыш барганда

Тимәс төлке апабыз.

Эх, барам, барам, барам,

Универсиадага барам.

Кул көрәше ярышында

Беренчелекне алам.

(Әтәч бии, аңа чебиләре белән тавык та кушыла."Нәни чебиләр" биюе башкарыла)

2нче күренеш

Урман.Әтәч белән тавык чебиләрен ияртеп баралар, алар каршысына куян чыга.

Куян. Бу ни гаҗәп, бу ни хәл?

Шаккаткыч бер тамаша.

Төлкенең җан дошманы

Әтәч килә , ләбаса.

Ни эш төште башыңа?

Ник килдең син урманга?

Ялгызың җырлап йөрмә ,

Юлыгырсың бурларга.

Әтәч җырлый. Теләсә кемнән куркырга

Мин бит син кылый түгел.

Почмакта посып ятарга

Мин куркак малай түгел.

Бар дөнья шаулый, гөр килә,

Универсиада була дип,

Мондый кызык ярышлардан

Бер мин генә калмам бит.

Куян. Ишетеп беләм, әтәчкәй,

Спорт сөясең анысы.

Урмандагы бар җәнлектә

Универсиада кайгысы.

Кемдер гимнастика ясый,

Ә мин үзем йөгерәм.

Йөгерү сәламәтлеккә

Файдалы икәнен беләм.

Әтәч белән куян бергәләп җырлыйлар.

Эх, матур безнең урман.

Бәйрәм алдыннан бигрәк.

Үпкәләр чиста булсынга

Урман һавасы кирәк

Җыяр урман бар дусларны

Түгәрәк аланына.

Кем сәламәт, кем җитезрәк,

Ярышлар аңа гына.

Куян. Әйдә барыйк, Әтәч дускай,

Бәйрәм башланыр тиздән.

Йөгерү буенча үзем

Беренчелекне бирмәм.

(китәләр, каршыларына тиен чыга)

Тиен . Урманда күпме яшәп тә

Мин мондый кош күрмәдем.

Универсиадага диеп,

Чит илләрдән килгәнме?

Куянкай, синең дусмы бу,

Безнең телне беләме?

Тамашачы гынамы ул,

Ярышырга киләме?

Әтәч. Мин үзем оста көрәшче

Армрестлинг буенча.

Ә исәбем катнашудыр

Болай һәрбер уенга.

Ә сине мин яхшы беләм.

Син - сикерү остасы.

Бергә булыйк, бердәм булыйк,

Спорт яратыйк, кыскасы.

Аю чыга. Кемнәр монда тавышлара?

Кем йокыдан уятты?

Сезнең тавыш шундый каты

Авырттырды колакны.

Тиен, сине таныйм инде,

Ә бусы нинди җанвар?

Куян белән кая бара?

Безгә нинди йомышы бар?

Әтәч. Мин Әтәч булам агай,

Ә син аю түгелме?

Универсиадага барыйк,

Булыр бик тә күңелле.

Аю. Үзем дә шунда барырга

Әзерләнәм бик күптән.

Штанга чөям, авырмыйм дип

Бал ашыйм кичен, иртән.

(Алар янына җырлап Төлке чыга)

Төлке . Кемнәр әле миннән башка

Бәйрәм ясый урманда?

Аю абзый, Куян, Тиен,

Әтәч тә бар бит монда.

Аю. Әтәч - Тавыкка син тимә,

Кунакка килгән алар.

Универсиадага диеп

Аланлыкка баралар.

Төлке. Бигрәк инде, Аю абзый,

Мин алай явыз түгел.

Әле менә зур шатлыгым

Эчемә сыймый бүген.

Сайлап алу турын узып,

Кайтып киләм ярыштан.

Миннән яхшы табылмады

Гимнастик конкурста.

(Музыка яңгырый, җәнлекләр һәрберсе үзе катнашачак спорт төре буенча бию хәрәкәтләре ясыйлар)

Аю. В одну шеренгу становись! Равнясь! Смирно!

(УНИВЕРСИАДА сүзе тезелә, җәнлекләр, бөтен катнашучы биючеләр, кулларына берәр хәреф тоткан)

У. Универсиада тиздән

Була безнең Казанда.

Н. Нык көчлеләр, сәламәтләр

Катнашалар ди анда.

И. Илләр буйлап, дөнья буйлап,

В. Ватаныма киләләр.

Е. Еракларда

Р. Россиянең

С. Спорт сөйгәнен беләләр.

И. Илебезнең данын яклап,

А. Анда чыгыш ясарбыз.

Д.Дус, тату, бердәм булсак,

А. Алдынгылыкны яуларбыз!

(Бергәләп җырлыйлар)

Пәрдә.


© 2010-2022