Кыш коне кошларга ничек ярдәм итәргә

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Видеоуроки
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема

Кошларга кышын ничек ярдәм итәргә?

Максат

Кышлаучы кошларны күзәтеп укучыларның тормышчан тәҗрибәләрен камилләштерү.

Бурычлар

-укучыларның безнең якларда кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү;

-табигать шартларының кошлар тормышында нинди роль уйнавын билгели белергә өйрәтү;

-телдән сурәтләү буенча кошларны танып белү күнекмәләрен камилләштерү;

-төркемнәрдә эш тәҗрибәсен формалаштыру;

-балаларда кошларга сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Кышлаучы һәм күчмә кошлар дөньясының төрлелеген белү.

Кошлар турында кайгыртуда турыдан - туры катнашырга өйрәтү

Төп төшенчәләр

- ел фасылы

-кышлаучы кошларның исемнәре

-җимлек төрләре

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку,технология, математика, татар теле.

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Дәреслек"Әйләнә-тирә дөнья" О.Н.Федотова, Г.В.Трафимова, С.А.Трафимов , 1 класс

38-39-битләр; эш дәфтәре,29-бит; кулланма, 82-84-бит;"Туган тел"дәреслеге,24-бит; "Әйләнә-тирәбездәге дөнья"1-кисәк,54-55бит, хрестоматия, компьютер, җимлекләр, җимнәр, кошлар рәсемнәре, карточкалар,сигналлар, презентация.

Эш төре

Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш

Дәрес этабы

Максат

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1.Оештыру өлеше(укучылырның эшчәнлеккә кереп китүләре)

Укучылырны эшчәнлеккә кертеп җибәрү.

Хәзер җайлап утырыгыз инде.

- Безнең нинди дәрес әле хәзер?

- Балалар, нәрсә инде ул әйләнә-тирә?

-Менә сез табигать дидегез. Бүгенге табигать турында безгә дежур укучы сөйләп китсен эле. Урамда кайсы вакыт? Һава торышы нинди? Нинди үзгәрешләр булды? Бүген кайсы көн? Атнаның ничәнче көне?

Исәнләшү.

Әйләнә-тирә дөнья дәресе

Табигать, һава, үсемлекләр, хайваннар, кошлар,кешеләр, йолдызлар, елгалар,һ.б.

Дежур укучының сөйләве.

2.Белемнәрне актуальләштерү.

"Яңа белем ачу" өчен кирәк булган материалны табу.

-Балалар,әйдәгез,тагын бер урамга карыйк әле.Урамда сез кыш дидегез.Ә кыш икәнен кайдан белдегез? Табигатьтә нинди үзгәрешләр булды?

-Дөрес әйтәсез, кыш җиткәч,бөтен җирне кар каплады, барлык нәрсәләр кар астында калды. Сез ничек уйлыйсыз,кыш көне кемнәргә авыр икән? .(һәрбер рәсемне тактага куя барам)

- Дөрес, балалар, сез санап киткәннәр барысы да дөрес. Ләкин иң авыры кемгә икәнен бергәләп ачыклап китәрбез.

Кар яуды, суык,салкын җил исә, агачларның яфраклары коелып бетте.

Кешеләргә, кошларга, хайваннарга, агачларга, үсемлекләргә.

3. Уку мәсьәләсен кую.

кыенлыклар тууны ачыклау,дәрес максатын,темасын ачыклау өчен сораулар бирү

- Кыш кешеләргә авырлык тудырамы?

Авырлык тудырса да без кышны җиңел генә уздырып җибәрә алабыз, чөнки газ янып тора, җылыда утырабыз, ашарга җәйдән әзерләп идән асларына төшереп куйдык, шуны алабыз да ашыйбыз, җитмәсә кибеткә китәбез.Урамда туңмыйбыз, чөнки киемнәребез җылы. Шулай булгач, иң авыры безгә була аламы инде?

- Үсемлекләргә авыр микән, ничек уйлыйсыз? Кыш көне алар кайда соң?

-Шулай булгач, иң авыры аларга була аламы инде?

- Хайваннар кыш көне кая китте? Узган дәресләрдә без сезнең белән ул турыда сөйләшкән идек. Кайбер хайваннар көз көне үк җылы өннәренә кереп яттылар.Кайберләре туннарын алмаштырдылар.

Кайберләре ашарларына көздән үк әзерләп куйдылар.

Шулай булгач,иң авыры аларга була аламы инде?

Магнитофоннан кош тавышлары яңгыратам.

- Балалар,нәрсә тавышлары ишеттегез? Таныган кошларыгыз юкмы соң?

-Алар нәрсә дип әйтәләр икән, ничек уйлыйсыз?

Әйе.

Юк.

Алар кар юрганы астында калдылар. Аларга анда җылы, дым бар.

Юк

аю,керпе,бурсык

Куян

Тиен

Юк.

чыпчык,ала карга,саескан, күгәрчен,песнәк,чәүкә,тукран һ.б

Безгә суык, ашыйсыбыз килә

-Узган дәрестә без сезнең белән аларны нинди кошлар дип атадык әле?

-Кышлаучы кошлар - исемнәреннән үк күренгәнчә, алар бездә кышлыйлар.

- Кошларның тагын ниндиләре була әле?

-Күчмә кошлар -көннәр суыта башлау белән, кышлау өчен җылы якларга китәләр.

- Балалар, безнең якка кышларга килүче кошлар юкмы икән? Мин сезгә бер кызык мәгълүмат та әйтеп китим әле. Кайбер кошлар безгә кышларга киләләр икән

(чечетка-ясмык чыпчыгы,снегирь-карабүрек,свиристель- черелдәвек)

-Ә хәзер сезнең белән кошлар турында бер уен уйнап алабыз.Мин сезгә җөмләләр укыйм, сез бу җөмлә кошлар турында булса, партагыздагы кызыл билгене күтәрегез, киресенчә булса, зәңгәр билгене күтәрегез.

* Тәне каурый белән капланган

*Тешләре бар

*Томшыгы бар

*Азыкны томшыклары һәм аяклары белән эзлиләр

*Аяклары ике пар

*Озын йонлач койрыклары

* Очалар

* Төрле тавышлар чыгаралар

* Безнең якларда да кышлыйлар

* Җылы якларга да китәләр

- Димәк, без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләшәбез икән?

- Кыш көне бездә нинди кошлар булды инде?

- Димәк,без кышлаучы кошлар турында сөйләшербез икән.

кышлаучы кошларның исемнәрен санау 800 РУБЛЕЙ САМЭРИ

Күчмә кошлар

(+)

(-)

(+)

(+)

(-)

(-)

( +)

(+)

(+)

(+)

кошлар

кышлаучы кошлар

4.Яңа белем ачу.

Ф и з м и -к а

Мәсьәләне ачыклау, чишү юлларын табу.

1.- Балалар, әйтегез әле, ни өчен кошларның барысы да җылы якка китми икән? Оча белмиләр микәнни?

- Ә кышлаучы кошлар нәрсә ашыйлар икән соң?

- Ә алар беткәч?

- Менә без дә ярдәм итә алмыйбыз микән аларга?

2. Шигырь уку. Г. Лотфи "Балалар ярдәм итә"

- Балалар, бу язучы безнең күрше Иске Өҗем авылында туган. Димәк,ул безнең яклардагы кошлар турында язган булып чыга инде.

3. -Ни өчен кошлар кышын кеше яшәгән җирләргә якынрак киләләр икән?

- Ни өчен аларга ярдәм итәргә кирәк? Без ничек ярдәм итә алабыз?

- Мин сезгә өйгә бирем дә биреп җибәргән идем. Өегез янына җимлек ясап элергә. Җимлегегезгә нинди кошлар килде соң? Күзәттегезме?слайд 5

Бездә кыш көне азык таба алабыз дип уйлаганнары кала, ә калганнары китә.

балан,миләш, агачларда калган җимешләрне

җавап

Җавап

(балаларга сөйләтү.)

5. Беренчел ныгыту.

Яңа белемне ныгыту, кабатлау.

1.Карточкалар белән эш.

Син куйган җимлеккә килгән кошны тап һәм буя.(кушымта №1)

2.Дәреслек белән эш.

Рәсемнәрне карагыз,җимлегегезгә килгән кошларны табыгыз.

6. Мөстәкыйль эшләү,үз-үзләрен тикшерү.

һәркем үзенә нәрсә эшли белүе-белмәве турында нәтиҗә ясарга тиеш.

-Ни өчен барлык кошларны да тоташтырмадыгыз?

1. Эш дәфтәренең 29нчы битендә эшләү: Кошларны таны,исемнәрен яки баш хәрефләрен яз.

2.Төркемнәрдә эш. Кышлаучы кошларның рәсемнәре белән исемнәрен тоташтырырга.(кушымта №2) Эшләрен алмаштырып, үзара тикшерү. ТАЙМД-ПЭА-ШЭА

чөнки алары күчмә кошлар

7. Дәресне йомгаклау



Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

Күңгәр урта мәктәбе


Башлангыч сыйныфларда әйләнә -тирә дөньядан дәрес эшкәртмәсе

Тема: "Кошларга кышын ничек ярдәм итәргә"

1 нче сыйныф


Төзеде: II кв.категорияле

башлангыч класслар укытучысы

Шагалиева Әлфия Хәйдәр кызы








2014-2015 уку елы

© 2010-2022