- Преподавателю
- Начальные классы
- Сыйныфтан тыш чара «Мин саләмәт яшәү рәвешен сайлыйм»
Сыйныфтан тыш чара «Мин саләмәт яшәү рәвешен сайлыйм»
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Ахметзянова Ф.К. |
Дата | 21.12.2013 |
Формат | doc |
Изображения | Есть |
"Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм" Максаты: 1)Укучыларга «Сәламәт яшәү рәвеше» төшенчәсен, сәламәтлекне саклауның әһәмиятен аңлату; сәламәтлекне ныгытучы һәм какшатучы факторлар белән таныштыру. 2) Аларда сәламәтлекне саклау күнекмәләре булдыру. 3) Спорт белән шөгыльләнүгә ныклы кызыксындыру булдыру, шәхси физик камиллеккә ирешү ихтыяҗы тәрбияләү. Алдан әзерлек эше. Залның стенасына шундый плакатлар эленә: "Чир китәр, гадәт китмәс", "Кеше еш кына үз-үзенә иң явыз дошман" ( Цецерон). "Сәламәт булырга теләсәң", "Сәламәтлек һәм матурлык", "Наркотикларга бездә урын юк!" стендлары, "Мин сәламәт булырга телим!" темасына рәсемнәр, "Наркоманиягә минем карашым" дигән темага иншалар, "Наркотиклар турында мин нәрсә беләм?" дигән анкета сораулары. Сәламәтлек турында канатлы сүзләр.
- "Хәрәкәттә булу - физик яктан чыныгуның иң мөһим шартларыннан берсе" (В.А.Сухомлинский).
- "Сәламәтлек турында кайгырту - тәрбияченең иң зур хезмәте" (В.А.Сухомлинский).
- "Акыл хезмәте белән шөгыльләнүче кешегә хәрәкәтсезлек, физик эш эшләмәү авыр хәсрәт ул" (Л.Н.Толстой).
- "Тәмәке тәнгә зарар китерә, зиһенне чуалта, милләтләрне аңгыралата" (О. Де Бальзак).
- "Эчкечелек - үз-үзеңне акылсызлыкта сынап карау ул" (Пифагор).
-
"Кеше - җирдәге табигатьнең иң камил җимеше. Кеше -бик катлаулы һәм үтә нечкә система. Табигать хәзинәләреннән файдалану, алардан ләззәт алу өчен кеше сәламәт, көчле һәм акыллы булырга тиеш..." ( И. Павлов.)
- "Сәламәтлек ул - зур байлык,
- "Умыртка баганаң төз булса, барлык әгъзаларың да сау булыр" (Гиппократ).
- Сәламәтлек - иң зур байлык.
- Байлык - бер айлык, саулык - гомерлек.
- Байлыкның башы - тазалык.
- Сәламәтлек җәүһәр, ләкин тиз югала.
- Сәламәтлегеңне какшату - үз байлыгыңны урлау ул.
- Саф һава - тәнгә дәва.
- Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.
- Таза булсаң таш та ярып була.
- Гыйлемнән яхшы дус юк, чирдән яман дошман юк.
- Уеннарда - хәрәкәт,
- Хәрәкәттә - бәрәкәт.
Эчтәлек
Error: Reference source not found Көндәлек режим. 5
Error: Reference source not foundСәламәтләндерү күнегүләре. 6
Error: Reference source not foundХәрәкәтле уеннар 10
Error: Reference source not foundГигиена кагыйдәләре. 12
Чисталыкны саклау авырулардан саклану дигән сүз. Error: Reference source not foundТешләреңне сакла. 12
Күзләрне яшь чактан ук саклагыз. 13
6. «Компьютер - икенче грамоталылык, ләкин сәламәтлек кыйммәтлерәк» дигән сүзләрне истә тоту мөһим. Error: Reference source not foundЧыныгу ысуллары. 17
Рациональ туклану 21
Витаминнар 24
Фитотерапия 26
Могҗизалы кагылу. 27
Сәламәтлек турында тест. 30
Error: Reference source not found Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел. 31
Файдаланылган әдәбият: 33 Кереш. Соңгы елларда "гиподинамия" дигән термин махсус әдәбиятта шактый еш очрый. Бу сүз "хәрәкәтләнүнең кимүе" дигән мәгънәне белдерә. Кайбер галимнәр гиподинамияне хәтта XXI гасыр авыруы дип атыйлар. Чыннан да, бик күпләр хәзер якын гына җиргә дә җәяү барырга иренәләр. Физик нагрузканың аз булуы исә организмның нормаль яшәвенә, аз хәрәкәтләнү йөрәк һәм үпкәләрнең эшләвенә тискәре йогынты ясый. Мускуллар системасы җитәрлек нагрузка алмаган, дөрес тукланмаган, сәламәтлекне җимерүче начар гадәтләргә буйсынган, аз гына хәлсезләнгән чакта да дару кабарга ашыккан кеше сәламәт була алмый. Сәламәтлекнең нигезе бала чакта салына. Хәрәкәтләнү исә - яшь организмның нормаль үсүе өчен төп шартларның берсе. Аннан башка бала тирә-юньне танып белә, үзендә хезмәт һәм спорт күнекмәләре булдыра алмый. Даими физик күнегүләр мускулларны ныгыта, организмны тирә-юньдәге шартларга күнектерә. Шуңа күрә сәламәт бала беркайчан да тик тормый: туктаусыз йөри, йөгерә. Шул рәвешчә, ул бер көндә 26км чамасы юл үтә. Сәламәт булырга теләү - һәр кешенең табигый омтылышы. Сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре балачактан гаиләдә һәм мәктәптә үзләштерелергә тиеш. Чөнки физик һәм рухи яктан сәламәт бала гына яхшы укый, ата-анасына, җәмгыятькә файда китерә ала. Сәламәтлеген саклый белгән, спорт белән шөгыльләнгән кешегә кәеф күтәрә торган әйберләр куллану кирәкми, чөнки андый кеше болай да көчле, матур һәм бәхетле була, спорт аңа кәеф күтәренкелеге, дәрт-дәрман өсти. Сәламәтлек турында сөйләгәндә, шуны да истән чыгарырга ярамый: ул табигать биргән гомерлек бүләк түгел. Шуңа күрә үз сәламәтлегеңә карата игътибарлы булырга һәм аны сакларга кирәк. Сәламәтлекне һәм сәламәт яшәү рәвешен һәрчак янәшә куеп булмый. Алар арасында бернинди бәйләнеш юк, дигән ялгыш фикер киң таралган. Мәсәлән, берәү беркайчан да физик күнегүләр ясамаса да, авырмый. Икенче кеше гигиенаның барлык төрләрен үти, ә сәламәтлеге белән мактана алмый. Эш нәрсәдә соң? Әйе, яшәү рәвеше - сәламәтлекне тәэмин итүче шартларның берсе генә ул. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы исәпләвенчә, кешенең сәламәтлеге 4 фактордан тора:
- Яшәү рәвеше Нәселдәнлек Әйләнә- тирә Сәламәтлек саклау 50% 20% 20% 10%
Соңгы өч факторга без берничек тә тәэсир итә алмасак та, беренчесесенә тәэсир итә алабыз. Сәламәт яшәү рәвеше үз эченә түбәндәгеләрне ала:
- Туклану;
- Хәрәкәтләнү;
- Ял;
- Яхшы гадәтләр; яхшы кәеф; чисталык;
- Чыныгу;
- Начар гадәтләрнең булмавы.
- Физик эш белән шөгыльләнүгә сез җитәрлек игътибар итәсезме?
- Дөрес тукланасызмы?
- Үзегездә нинди дә булса зарарлы гадәтләр барлыгын беләсезме?
- Үзегездәге авыру билгеләрен киметә аласызмы?
Error: Reference source not found Көндәлек режим.
- Сез сәламәт яшәү рәвешен ничек аңлыйсыз? (укучылар фикере: гимнастика ясарга, режим белән яшәргә, гигиена кагыйдәләрен үтәргә, дөрес тукланырга, чыныгырга, физкультминуткалар һ.б.) Кеше сәламәтлеген саклауны һәм ныгытуны тәэмин иткән яшәү рәвеше, кешенең үз-үзен дөрес тотышы һәм аек фикер йөртүе сәламәт яшәү рәвеше дип атала. Мәктәптә яхшы укырга Сәламәт булу кирәк. Сәламәт булу серләрен Һәр бала белү кирәк. Сәламәт булыйм дисәң, Бар эшкә өлгерим дисәң, Вакытны әрәм итмә, Көн тәртибен син үтә! -Режим белән яшәүне ничек аңлыйсыз? (укучылар фикере) Моның сере бик гади - вакытны дөрес итеп бүлә белергә, ягъни көндәлек режим сакларга кирәк. Моның өчен: ► Иң элек үзеңне һәр көнне бер үк вакытта уянырга һәм торырга өйрәт. Озак ятма, югыйсә күп эшләргә өлгерә алмый калырсың! ►Бернигә карамыйча иртән зарядка яса. Ул сәламәтлегеңне ныгыту белән бергә, организмны уятып, эш режимына кертеп җибәрә. ►Телевизор карарга күп вакыт сарыф итмә (көнгә 1 сәгать 20 минуттан артмасын). Сәгатьләр буе телевизор каршында утырган кеше үзенең файдалы вакытын мәгънәсезгә югалтып кына калмый, ә сәламәтлеген дә какшата (иң элек күрү сәләтен). ►Эшне һәрвакыт ял белән чиратлаштыр. Мәсәлән, дәрес хәзерләгәндә физкультура белән шөгыльләнеп ал. ►Онытма, яхшы итеп җилләтелгән бинада тынычлап йокласаң гына (кимендә 9 сәгать) яңа көч туплап уянырсың. ►Көндәлек режимны төгәл сакла. Көн дәвамында ниятләгән эшләреңә дә өлгерерсең, нык ихтыярлы, оешкан, үз дигәнеңә ирешүче кеше булып та үсәрсең. Көнне физик күнегүдән башлаган кешенең кәефе көне буе күтәренке була. Иртәнге гимнастика кеше тәненә көч һәм матурлык өсти. Иртәнге гимнастика кагыйдәләре бик гади:- аны һәркөнне бер үк вакытта ясарга кирәк;
- иртәнге гимнастика ясар алдыннан бүлмәгезне җилләтегез, күнегүләр ясау өчен келәм җәеп куегыз;
- иртәнге гимнастикадан соң душ астында коенып чыгарга кирәк.
Error: Reference source not foundСәламәтләндерү күнегүләре.
«Физик күнегүләр бик күп даруларны алыштырырга мөмкин, тик дөньяга бер генә дару да физик күнегүләрне алыштыра алмый» (А.Мюссе).
Беренче комплекс күнегүләре. 1. «Баш мие тамырлары өчен гимнастика».
-
Башны уңга-сулга боргалау, өскә-аска таба хәрәкәтләндерү.
-
Җилкәне һәм баш тиресен массажлау: башта - кулларга кул чукларыннан башлап, аннары - биткә, соңрак баш чүмеченә өстән аска таба массаж ясала.
-
Җилкәләрне өскә күтәрергә һәм йомшатып, кисәк кенә аска төшерергә.
(Һәр күнегү 5 - 6 тапкыр башкарыла.)
2. Муен өчен күнегүләрне баскан яки утырган килеш эшләргә мөмкин:
-
башны кисәк кенә - уңга, ә аннары сулга борырга;
-
башны кисәк кенә башта - алга, ә аннары артка «ташларга»;
-
башны сулдан - уңга, ә аннары уңнан - сулга таба борырга.
3. Җилкә өчен күнегүләр шулай ук баскан яки утырган килеш эшләнә:
- сулауны тоткарлап, җилкәләрне нык итеп аска-өскә йөртергә;
- кулларны күкрәккә китереп, терсәктән бөгәргә (кул чуклары баш бармакларны тота); кулларны кисәк кенә - алга, ә аннары артка таба йөртергә.
4. Кул беләзеге өчен күнегүләр (баскан килеш эшләү уңайлырак):
- куллар - алда, баш бармаклар кул чукларын тота;
- йодрыкларны өскә күтәрергә;
- куллар - алда, баш бармаклар кул чукларын тота;
- йодрыкларны аска төшерергә һәм бармакларны турайтырга;
- бармакларны йодрыклап (баш бармаклар кул чукларын тота), кулларны терсәктән бөгеп, йодрыкларны өскә күтәрергә һәм аска төшерергә.
- Күзләрне йомарга. Аннары, аларны ачып, өскә - аска карарга (вертикаль буенча).
- Уңга - сулга карарга (горизонталь буенча); күзләр генә йөртелә.
- Башта - уңга, өскә, ә аннары сулга, аска таба күзләрне юнәлтергә.
- Сулга - өскә, ә аннары уңга - аска таба (күзләрне генә хәрәкәтләндереп) карарга.
- Башны туры тоткан хәлдә, күзләрне башта - уң якка, ә аннары сулга таба борырга (ашыкмыйча, әкрен генә эшләнә).
- һәр күнегүне биш тапкыр ясарга; күнегү ясаганнан соң, күзләрне берничә мәртәбә ябарга һәм ачарга; ә аннары, ял иттерү өчен, күзләрне бераз йомып торырга;
- һәр күнегүне эшләгәннән соң, күзләрне бераз кул учлары белән каплап торырга;
- күзләрне уч төпләре белән капларга (бу вакытта күзләр йомык булырга тиеш); уң кул бармаклары маңгайдагы сул кул бармаклары өстенә куела.
Өченче комплекс. 1. өстәл янында утырган килеш, терсәкләрне өстәлгә куярга (өстәл тәбәнәгрәк булса, өстәлдәге китапка), арканы туры тотарга (кул чуклары өстә);
Муен өчен күнегүләрне баскан яки утырган килеш эшләргә мөмкин:
- башны кисәк кенә -уңга, ә аннары сулга борырга;
- башны кисәк кенә башта-алга, ә аннары артка «ташларга»;
- башны сулдан-уңга, ә аннары уңнан - сулга таба борырга.
2. Җилкә өчен күнегүләр шулай ук баскан яки утырган килеш эшләнә:
-
сулауны тоткарлап, җилкәләрне нык итеп аска-өскә йөртергә;
-
кулларны күкрәккә китереп, терсәктән бөгәргә (кул чуклары баш бармакларны тота); кулларны кисәк кенә - алга, ә аннары артка таба йөртергә.
3. Кул беләзеге өчен күнегүләр (баскан килеш эшләү уңайлырак):
- куллар - алда, баш бармаклар кул чукларын тота;
- йодрыкларны өскә күтәрергә;
- куллар - алда, баш бармаклар кул чукларын тота;
- йодрыкларны аска төшерергә һәм бармакларны турайтырга;
- бармакларны йодрыклап (баш бармаклар кул чукларын тота), кулларны терсәктән бөгеп, йодрыкларны өскә күтәрергә һәм аска төшерергә.
Дүртенче комплекс.
-
Корсак һәм умыртка баганасы мускуллары өчен күнегүләр баскан яки утырган килеш эшләнә: гәүдәне сулдан - уңга, ә аннары шуңа каршы юнәлештә, уңнан -сулга бору (комачаулаучы әйберләр булмаска тиеш).
-
Уч төпләре өчен күнегүләр (баскан яки утырган килеш эшләнә): куллар алга таба сузыла; бармаклар бергә; турайтылган учны (бармакларны) аска төшерү һәм өскә күтәрү (утырган килеш эшләгәндә урындыклар өстәлдән читкәрәк этелә);
- куллар терсәктән бөгелә, терсәкләр җилкә биеклегендә; бармаклар бергә;
Бишенче комплекс. 1. Җилкә һәм терсәк буыннары өчен күнегүләр: йодрыкланган куллар - аста; аннары алар кисәк кенә өскә күтәрелә һәм аска төшерелә; шул ук хәрәкәтләр бармакларны турайткан килеш тә эшләнә. 2. Аяклар өчен күнегүләр: аяклар бергә, куллар аста; аяк очларына баскан килеш «сикергәләргә», сулыш алганда кулларны өскә күтәрергә, сулышны чыгарганда аска төшерергә. 3. Аяк тубыклары өчен күнегү: аяклар бергә, куллар аста; аяк очларында сикергәләргә.
4. Беләкләр (терсәктән беләзеккә кадәр) өчен күнегү:
- куллар гәүдә буйлап сузылган;
- уч төпләрен үзеңә таба бора барып, кул очларын күкрәккә кадәр күтәрергә; бармаклар бергә; уң һәм сул кул чиратлап эшләнелә.
Алтынчы комплекс. 1. Куллар һәм күкрәк читлеге өчен күнегүләр:
- куллар гәүдә буенча сузылган (күнегү баскан килеш, өстәлдән читтәрәк торып эшләнә);
- сулыш алырга һәм тоткарларга;
- ике якка сузылган куллар белән алга таба әйләнү хәрәкәтләре ясарга;
- бер урында сикергәләп, кулларны турайтып, алга таба җибәрергә; сулышны чыгарырга, кулларны аска төшерергә.
3. Бил өчен күнегү (баскан килеш эшләнә, куллар гәүдә буйлап сузылган):
- кулларны шул килеш тоткан хәлдә, гәүдәне уңга-сулга бөгәргә.
Error: Reference source not foundХәрәкәтле уеннар
Иртәнге гимнастикадан тыш, хәрәкәтле уеннарның файдалы икәнен дә онытмагыз. Алар организмны чыныктыра һәм балаларның саф һавада актив ял итүен тәэмин итә. Хәрәкәтле уен: "Әтәчләр". Катнашучылар саны: 10 - 20 бала. Уздыру урыны: зал, мәйданчык. Әзерлек эше. Балалар ике командага бүленә. Идәндә (җирдә) диаметры 2 - 3 млы түгәрәк сызыла. Уен барышы. Һәр командадан берәр бала түгәрәк эченә кереп баса. Терсәктән бөгелгән куллар гәүдәгә кысып куела. Уенда катнашучылар, бер аякта сикергәләп, бер-берсен түгәрәктән җилкә белән эткәләп чыгарырга (яки иптәшен ике аягына да бастырырга) тырыша. Кагыйдәләр:- Кулларны гәүдәдән аерырга ярамый.
- Каты итеп күкрәккә төртү, тупас кылану тыела.
- Алдый торган хәрәкәтләр ясарга (әйтик, иптәшеңә төртергә җыенган кыяфәт белән алга омтылып, аңа тими калырга һәм, шул сәбәпле, аны тигезлеген югалтырга мәҗбүр итәргә) мөмкин.
- Түгәрәктәгеләр тупны янәшәдәге күршесенә генә тапшыра ала.
- Алып баручы тупны бары тик уенчылар кулыннан алса гына, җиңүче санала. Ул бик арыган очракта, аңа җиргә төшеп киткән тупны алырга рөхсәт итәргә мөмкин. Методик киңәш. Алып баручының тупны тиз генә тотып алу ихтималы булса, аны түгәрәк буенча каршы якка җибәрергә кирәк.
- Сызыктан чыгарга һәм таякны чыгарырга ярамый.
- Таягын аударган уенчының командасына штраф очко языла.
Error: Reference source not foundГигиена кагыйдәләре.
Сәламәтлекне саклау өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәнергә кирәк. Таблицаны уку: "Исеңдә тот!"
- Юылмаган кул авыру йоктыра. Ашар алдыннан, урамнан кайткач, кулыңны сабынлап ю һәм чиста сөлгегә сөрт!
- Кайнаган су гына эч. Су эчкәнче, стаканны чайка!
- Ашар алдыннан яшелчә һәм җиләк-җимешләрне яхшылап ю, аннары кайнар су белән йөгерт!
- Пычрак суда коенма! Су коенганда авызыңа су кермәсен.
- Походта кайнаган су гына эч.
- Икмәк һәм ашамлык әйберләрен чиста тастымалга яисә чиста кәгазьгә төреп, полиэтилен пакетка салып йөрт!
- Ашамлыкларны чебеннәрдән саклагыз!
Чисталыкны саклау авырулардан саклану дигән сүз. Error: Reference source not foundТешләреңне сакла.
Тешләрне карап тоту бер дә катлаулы эш түгел. Тешләр арасына кысылган ризык калдыкларын алу өчен тешләрне көнгә ике мәртәбә 1-2 минут чамасы паста белән чистартырга кирәк. Теш щеткасы артык каты да, йомшак та булмаска тиеш. Башта кысылган теш казнасын төрле юнәлешләрдә чистарталар. Аннары авызны ачалар һәм тешләрнең авыз куышлыгы эченә караган өслеген чистарталар. Соңыннан тешләрне бик әйбәтләп чайкыйлар. Щетканы юалар һәм, кыллы башын өскә куеп, стаканда саклыйлар. Тешләрне саклар өчен: ► Тешләреңне көнгә ике мәртәбә, иртән һәм кич белән чистарт. ► Татлы ризыкларны күп ашама. ► Тешең белән җеп өзмә һәм чикләвек ватма. ► Теш табибына күренеп йөр. Error: Reference source not found
Күзләрне яшь чактан ук саклагыз.
Күз төзелеше. Күз ярдәмендә без яктылыкны күрәбез. Нинди генә эш башкарсак та, күрүнең әһәмияте зур. Шуңа күрә күзләрне яшь вакыттан ук сакларга кирәк.
Каш, күз кабагы, керфекләр күзне тузан, пычрак керүдән саклый. Күзнең алгы өлешендә үтә күренмәле тышча - мөгезкатлау (роговица) урнашкан. Бу катлау яктылык нурларын иркен үлсәрә. Ул шулай ук күз эченә чит кисәкчекләр, микроорганизмнар үтеп керүне тоткарлый. Уртада тамырлы катлау урнашкан. Ул күз алмасын кан белән тәэмин итә. Тамырлы катлауның алгы өлеше төсле катлау дип атала. Белгәнебезчә, бу катлау бөтен кешедә дә бертөсле булмый. Төсле катлауның нәкъ уртасында тишем - бәбәк (күз карасы, русча - зрачок) урнашкан. Аның аша яктылык нурлары күз эченә үтеп керә. Яктылык көчле булса, бәбәк тарая, ә аз булса киңәя. Бәбәк артында ике ягы кабарынкы үтә күренмәле хрусталик бар. Күз алмасының бөтен эчке өлешен үтә күренмәле пыяласыман җисем койкасыман матдә тутырып тора. Күзгә яктылык нурлары үтеп кергәндә, предметларның «рәсеме» күз алмасының эчке - челтәр катлауда сурәтләнә. Анда күз рецепторлары - таякчыклар һәм колбачыклар урнашкан. Алар челтәр катлауга үтеп кергән яктылыкны нерв импульсларына әйләндерә. Күзләр видеокамерага охшаган. Видеокамера мәгълүматны магнитофон тасмасына яза, ә күзләр күрү нервлары буйлап нерв импульсларын баш миенең зур ярымшарлары кабыгына - аның күрү зонасына тапшыра. Бу зонада предметларның формасы, төсе, зурлыгы, урыны һәм хәрәкәте «языла». Кеше ерактагы һәм якындагы әйберләрне бердәй яхшы күрергә тиеш. Еш кына күрү сәләтенең начараюы: якыннан, я ерактан начар күрүләр күзәтелә. Бу - балаларга да хас күренеш. Шунлыктан, даими рәвештә күз табибына күренеп торырга, әгәр күзләрнең начар күрүе ачыкланса, табиб билгеләгән күзлекне кияргә кирәк. Күзләрне махсус күнегүләр ясап чыныктырырга була. Мондый күнегүләрне сәгать саен, 2 - 3 минут дәвамында башкаруны гадәткә кертергә кирәк. Аларны өйдә дәрес әзерләгәндә ясарга да гадәтләндерергә кирәк.
1схема. Ерактан начар күрүне яки аның көчәюен булдырмау максатыннан, күз мускулларын ныгытуда булышлык итә торган күнегүләр ясау файдалы. Күзләр өчен түбәндәге күнегүләрне үткәреп була. Һәр күнегү 4-5 тапкыр кабатлана. 2схема. (профессор Аветисов Э. С. трафыннан эшләнгән) Күзләр арыганда, ерактан начар күргәндә, утырган җирдән генә түбәндәге күнегүләрне 3-5 минут эшләргә . 1 күнегү. Урындык артына сөялеп, тирән сулыш алырга, алга иелеп, сулышны чыгарырга. (5-6тапкыр) 2 күнегү. Урындык артына сөялеп, күзләрне әкерен генә йомарга, каты итеп кысарга һәм кире ачарга. (5-6тапкыр) 3 күнегү. Кулларны билгә куеп, башны уң якка борырга һәм уң кулның терсәгенә карарга, башны сул якка борырга һәм сул кулның терсәгенә карарга. Күнегүне 5-6 тапкыр кабатларга. 4 күнегү. Карашны өскә күтәрергә, сәгать теле уңаена күзләр белән "әйләнә сызарга". Аннары сәгать теленә каршы шундый ук хәрәкәтләр ясарга. Күнегүне 5-6 тапкыр кабатларга. 5 күнегү. Кулларны алга сузарга, бармак очларына карарга; кулларны өскә күтәрергә һәм бер үк вакытта, башны селкетмичә, карашны да өскә юнәлтергә - сулыш алырга; кулларны аска төшерергә - сулышны чыгарырга. 4 - 5 тапкыр кабатларга. 6 күнегү. Имән бармакны күздән 30см ераклыкта куеп, 2 - 3 секунд дәвамында алга, тәрәзә аша еракка карап торырга, карашны 3 - 5 секундка бармак очына күчерергә; күнегүне 6 - 8 тапкыр кабатларга.
7 күнегү. Утырган хәлдә күзләрне йомарга. 30 секунд дәвамында күз кабагына имән бармак белән җиңелчә генә баскаларга (массаж ясарга), 3 - 5 секундка уч белән каплап торырга. 3 схема. «Күзләр өчен гимнастика». Күнегүләр башны боргаламыйча гына, урындыкка утырган килеш эшләнә.
- Күзләрне йомарга. Аннары, аларны ачып, өскә -аска карарга (вертикаль буенча).
- Уңга - сулга карарга (горизонталь буенча); күзләр генә йөртелә.
- Башта - уңга, өскә, ә аннары сулга, аска таба күзләрне юнәлтергә.
- Сулга - өскә, ә аннары уңга - аска таба (күзләрне генә хәрәкәтләндереп) карарга.
- Башны туры тоткан хәлдә, күзләрне башта - уң якка, ә аннары сулга таба борырга (ашыкмыйча, әкрен генә эшләнә).
Әлеге күнегүләр күз алмасына, күз тирәсендәге мускулларга йогынты ясый. Аларны башкарганда берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Алар түбәндәгеләр:
- һәр күнегүне 5 тапкыр ясарга;
- күнегү ясаганнан соң, күзләрне берничә мәртәбә ябарга һәм ачарга; ә аннары, ял иттерү өчен, күзләрне бераз йомып торырга;
- һәр күнегүне эшләгәннән соң, күзләрне бераз кул учлары белән каплап торырга.
- машинкада басылган тексттан аермалы буларак, экрандагы язу, сурәт гел үзеннән-үзе яктыртылып тора;
- күз арый, чөнки компьютер сурәте - пиксельләрдән (нокталардан), ә басма текст тоташ сызыклардан гыйбарәт;
- сурәтнең (язуның) вакыт-вакыт җемелдәп алуы, пыяла экранда кояш нурларының, лампа утының чагылуы күзгә зыянлы;
- карашны күп тапкырлар кәгазьдәге тексттан - клавиатурага, аннан экранга күчерү күзгә ялыктыргыч тәэсир итә;
6. «Компьютер - икенче грамоталылык, ләкин сәламәтлек кыйммәтлерәк» дигән сүзләрне истә тоту мөһим. Error: Reference source not foundЧыныгу ысуллары.
Кояш, һава һәм сулар - безнең иң якын дуслар. Сәламәтлекне ныгытучы факторлар: режим, актив хәрәкәт итү, дөрес туклану, хисләр тотрыклылыгы, табигать белән дус булу, организмны чыныктыру.
- Сәламәтлекне саклауга көндәлек режим ярдәм итә. Ашау, йокы, гигиеник процедуралар һ.б. гадәтләнгән бер үк вакытта үтәү яхшы.
- Сәламәтлекне югары дәрәҗәдәге хәрәкәт активлыгы ныгыта. Хәзерге чор кешесе аз хәрәкәтләнә. Физик йөкләмәнең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы йөрәк эшчәнлеген киметә, кешенең авырлыгы нормадан арта, мускуллары көчсезләнә.
- Һәрвакыт табигатьтә булу, саф һава, су, кояш кешенең сәламәтлеген ныгыта һәм организмның авыруларга каршы торучанлыгын көчәйтә.
- Дөрес туклану. Туклану - кеше организмының иң төп ихтыяҗларыннан берсе. Шулай да ашауны үзмаксатка әйләндерү зарарлы. Туклануга карата аңлы мөнәсәбәт кешегә бик күп авыруларны булдырмаска ярдәм итә.
- Хисси тотрыклылык. Алдында торган бурычын уңышлы үтәп чыгу өчен, кеше организмы эшчәнлегенең иң югары дәрәҗәдә киеренке хәленә килүен стресс дип атыйлар. Ул йөрәк - кан тамыры системасында һәм башка органнарда авыру барлыкка килү мөмкинлеген арттыра. Шуның өчен һәр кешегә стресс вакытында үзен дөрес тотарга өйрәнергә кирәк.
- Организмны чыныктыру кирәк. Чыныгу - организмның әйләнә-тирәлектәге тискәре факторларга каршы торучанлыгын арттыруга, аеруча салкынга карата, юнәлтелгән чаралар комплексы ул.
- Чыныгу ысулларын атагыз ( кояш, саф һава һәм су).
Су белән чыныгу - су коену. - Организмны чыныктыру өчен билгеләнгән нинди су процедураларын беләсез? (Юеш сөлге белән тәнне ышкуны, баш түбәсеннән су коюны, суда коенуны аерып атарга кирәк.) Юеш сөлге белән тәнне һәркөнне ышкырга кирәк. Гадәттә ул иртәнге гимнастикадан соң башкарыла. Башта сөлгене салкын суда чылатырга, аннары бик әйбәтләп тәнне ышкырга кирәк. Юеш сөлге белән сөртенүне аяклардан башларга, аннары кулларга, күкрәккә, аркага күчәргә кирәк. Сөртенүнең төп шарты - барлык хәрәкәтләр дә йөрәккә таба юнәлештә башкарыла. - Бездәге чыныктыру процедураларына мисаллар китерегез. (Салкын су белән юыну, аякка ванналар ясау, яланаяк йөрү һ.б.) Яланаяк йөрү - иң гади чыныгу ысулы. Башта бүлмәдә 10-15 минут яланаяк йөрүдән тотынырга, аннары процедура вакытын әкренләп озайтырга кирәк. Җәйге прогулкаларны кояш нурларыннан җылынган юлда йөрүдән башларга, аннары кипкән үлән өсләрендә йөрүне дәвам итәргә һәм шуннан соң гына салкынча елга суында һәм иртән чыктан чыланган яр буйлап йөрергә мөмкин. Су белән чыныгу әти-әниләр, тәрбиячеләр яки башка өлкәннәр булышлыгында гына эшләнергә тиеш. Чөнки су коенганда төрле фаҗигале хәлләр булырга мөмкин. (Су төпләрендә шешә ватыклары, тимерләр, чокырлар һ.б.очрый.) Шуңа күрә су буенда сак булыгыз. Иң элек суның җылылыгын белергә кирәк. Врачлар, коену өчен аның температурасы, кимендә +18 градус булырга тиеш дип саныйлар. Ашаганнан соң суга кергәнче 1,5-2 сәгать вакыт үтәргә тиеш. Шуңа күрә елга буена баргач, иң элек бераз кояшта кызынып алырга мөмкин. Комлыкта хәрәкәтле уеннар (футбол, волейбол) уйнау да бик файдалы. Чыныгу системалы рәвештә барырга тиеш. Суга кергәч тә күбрәк хәрәкәтләнү кирәк - бу йөзү. Суда 10-15 минуттан артык торырга киңәш ителми. Коенганда калтырау алса, туңсаң, кичекмәстән судан чыгарга. Чыгуга битне һәм тәнне коры сөлге белән сөртергә. Коры киемнәр киеп, йөгереп алырга кирәк. - Бүлмәңнән чыкмыйча гына нинди процедуралар башкарырга мөмкин? ( ачык тәрәзә каршында - кояш нурларыннан хозурланып, саф һава сулап торырга була) - Чыныгуны ничә яшьтән башларга мөмкин? ( теләсә кайсы яшьтән) - Киенә белү чыныгуга ничек ярдәм итәргә мөмкин? ( Киемне ел фасылына туры китереп сайларга кирәк, артык җылы киенергә ярамый, шулай ук кышын бүрексез һәм курткасыз йөрергә дә ярамый, ә җылы бинада һич тә артык җылы киемдә йөрергә кирәкми.) - Ни өчен чыныгуның уңышлы булуы катгыйлыкка һәм чыдамлыкка бәйле дип санала? ( Чөнки процедураларны системалы үтәү - чыныгуның төп шарты.) - Чыныгуда ярышып буламы? ( Сәламәтлекне ныгыту урынына авырып китәргә дә мөмкин, чөнки чыныгуда һәр кешенең үз ритмы һәм графигы була.) Шуңа күрә, чыныгырга керешкәнче, берничә кагыйдәне исеңдә тот. ►Һава җылы чакта, һава һәм кояш ванналарын алырга мөмкин булганда чыныга башла. Бу ял, уен вакыты, урамда (җәяү яисә велосипедта) йөрү сәгатьләре. Су процедураларын елгада, күлдә коенганда башлап җибәр. ► Чыныктыру процедуралары башта озын булмаска, ә һаваның һәм суның температурасы тәкъдим ителгәнчә булырга тиеш. ►Суның температурасын, акрынлап, өч көн саен 1 - 2ْ С түбәнәйтә барырга кирәк. ►Чыныга башлыйсың икән, моны һәр көнне эшлә. Әгәр 1-2 атна өзеклек булса, барысын да яңадан башларга кирәк. ►Чыныгу процедураларын фәкать сәламәт булганда гына башкар. ►Хәлең начарлануын сизсәң, кичекмәстән чыныгу процедураларын туктат.
Error: Reference source not found
Рациональ туклану
Сәламәт тормыш ул гимнастика ясау, чыныгу, спорт белән шөгыльләнү генә түгел, ә дөрес туклану да. Туклану - кеше тормышындагы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Әмма күпләр дөрес һәм рациональ туклану азыкның күләменә генә бәйле дип уйлыйлар. Кеше яшәү өчен туа. Ә ашамыйча ул яши алмый. Азык кешегә тиешле файда китерсен өчен, балалар сәламәт һәм көчле булып үссен, кешеләр эшкә сәләтлелекләрен югалтмыйча озак яшәсеннәр өчен, һәркем дөрес һәм рациональ туклану законнарын белергә тиеш. Рациональ туклану нәрсә соң ул? Рациональ туклану - ул яхшы хәзерләнгән һәм тәмле азык белән организмны вакытында һәм дөрес тәэмин итү дигән сүз. Азыкта организмның үсеше өчен кирәк булган төрле матдәләр булырга тиеш. Рациональ туклану организмны аның формалашуы өчен кирәк булган тиешле "төзү материаллары": аксымнар, минераль тозлар һ. б. белән тәэмин итүне күздә тота. Ягъни ул органнар һәм тукымаларны өзлексез яңартып, организмның энергияне ничек сарыф итүенә карап, аны даими рәвештә энергия белән тәэмин итеп тора. Рациональ туклану кешенең нормаль яшәвен тәэмин итә торган алмашу процессларын булдырып тору өчен кирәк булган витаминнар һәм микроэлементлар кебек үтә нәфис регуляторларның организмга үз вакытында керүен тәэмин итә. Рациональ туклану мәгълүм тәртиптә ашауны, азыкның тиешле температурада булуын таләп итә. Шулай итеп, рациональ туклану организмның төп туклану матдәләренә булган физиологик ихтыяҗын вакытында һәм тулысынча тәэмин итә. Ә бу, үз чиратында, кешенең эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, шулай ук озак еллар буена актив тормыш белән, көр һәм шат күңелле булып яшәргә ярдәм итә. Буйның зифалыгын, күңелнең күтәренкелеген һәм эшкә сәләтлелекне яхшы саклау өчен спорт һәм физик эш белән шөгыльләнүнең әһәмияте бик зур. Ул аппетитны сакларга булыша, диетаны артык чикләмичә генә матдәләр алмашын тәртипкә салырга булыша. Шулай итеп, туклану процессы тереклекнең нигезен тәшкил итә, аннан башка тереклек төрләренең иң гадие дә, иң катлаулысы да була алмый. Сәламәтлекне саклау өчен беренче чиратта кабул ителә торган азык матдәләренең организмның шәхси ихтыяҗларына туры килүенә ирешергә кирәк. Азык-төлекне дөрес сайлаганда теләсә нинди авыруны булдырмый калырга, башланган авыруның көчәюен туктатып калырга мөмкин. Туклануның "алтын" кагыйдәләре:
- иң мөһиме - артыгын ашамаска;
- һәр көнне бер үк вакытта ашарга гадәтләнергә; көнгә дүрт тапкыр бер үк сәгатьләрдә ашарга: иртә белән өйдә - беренче иртәнге аш, мәктәптә - икенче иртәнге аш, мәктәптән соң - төшке аш, ә кич белән - кичке аш;
- азыкны яхшылап чәйнәргә, ашыкмыйча йотарга;
- коры-сары ашамаска, аштан беркайчан да баш тартма: анда дөрес ашкайнатуга ярдәм итә торган матдәләр күп була;
- ашаганда башка эшләр белән шөгыльләнмә, укыма, телевизор карама, җитди сөйләшүләр алып барма, бәхәсләшүдән саклан. Әлеге гамәлләр аркасында ризык начар эшкәртелә. Бу бик зыянлы.
- йокларга ятар алдыннан чәй, кофе эчмәгез;
- шикәрне бал, җиләк-җимеш, яшелчә белән алыштырырга тырышыгыз;
- тозны азрак кулланыгыз;
- суны аз-азлап, көнгә 2л эчәргә кирәк. Ашаган чакта су эчмәгез (ашказаны согы туплануы кими).
Error: Reference source not found
Витаминнар
Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз. Хәзер безне укучылар кайбер витаминнар белән таныштырып китәрләр. I укучы. А витамины җитешмәгәндә кешедә "тавык күзе" дигән авыру барлыкка килә. Кич, эңгер-меңгер вакытта күзләр начар күрәләр. Чөнки А витамины җитешмәгәндә, күзнең күрү катлавы яктылыкны начар сизә. Бу витамин озак вакытлар булмаганда, кеше сукыраерга мөмкин. А витамины шоферлар, трамвай һәм поезд йөртүчеләр, очучылар, бигрәк тә төнге рейсларда эшләүчеләр өчен әһәмиятле. А витамины җитешмәгәндә, баланың үсүе туктала, тире өсте кибә һәм бозыла. Шуңа күрә А витаминын үсү витамины дип тә атыйлар. А витамины 100 г балык маенда - 16, сыер маенда - 15, кызыл борычта-10, кишердә - 9, кузгалакта - 8, яшел суганда - 6, помидорда 2 мг чамасы була. Болардан тыш сөттә, каймакта, сырда, йомыркада да була. Бер кызыл помидор яисә бер өлгергән алма ашасаң, организмга А витаминының көндәлек микъдары кергән дигән сүз. II укучы. В витаминын җыелми витамин дип йөртәләр. Ул берничә төр витаминга, мәсәлән В1, В2, В6, В12, В15 кә бүленә һәм төрле авыруларны дәвалауда кулланыла. Йөрәк, кан тамырлары, ашказаны, сулыш органнары, күз, тире һәм нерв авыруларын дәвалауда киң кулланыла. В витамины группасы арыш һәм солы икмәгендә; бодай, солы, карабодай ярмасында, борчак һәм фасольдә, сөт һәм эремчектә, ит һәм балыкта, йомыркада һәм чүпрәдә җитәрлек була. Тәүлеккә 200 грамм арыш икмәге ашасаң, организм В витаминының бер тәүлеккә җитәрлек микъдары белән тәэмин ителә. III укучы. Д витамины җитешмәгәндә, кеше организмы минераль тозларны үзләштерә алмый һәм балаларда рахит авыруы барлыкка килә, скелет зәгыйфьләнә. Д витамины үсемлекләрдән фәкать гөмбәдә генә бар. Ул бавырда, иттә, каймакта, сөттә һәм майда, кит һәм дельфин бавырында була. Хәзерге вакытта Д витаминын (балык маен) күпләп тунец дип атала торган диңгез балыгы бавырыннан әзерлиләр. IV укучы. С витаминын да кешеләр, Д витамины кебек, яшьтән үк куллана башлыйлар, һәм ул витамин һәркемгә иң кирәкле витамин булып санала. Ул азканлылыкны дәвалый, нечкә кан тамырлары стеналарын ныгыта, кан әйләнешен яхшырта, кешедә йогышлы авыруларны булдырмауга ярдәм итә. Гомумән, С витамины кеше организмына күпьяклап уңай тәэсир итә. Шуңа күрә хәзер балалар ашамлыкларына С витамины кушалар. Хәзер инде нинди азыкта күпме С витамины барлыгын чагыштырып карыйк. 100 грамм киптерелгән гөләп җимешендә - 1500 мг, кара карлыганда - 300, кызыл борычта - 250, кузгалакта - 60, помидорда - 40, лимонда - 40, алмада һәм кәбестәдә - 30, яшел борчак һәм редискада - 20, кыяр һәм кишердә - 5 мг чамасы С витамины була. Укытучы: Нәтиҗә ясап әйтсәк, организмга күбрәк витаминнар керсен өчен, төрле азык белән тукланырга һәм күбрәк җиләк-җимеш, яшелчәләр, арыш икмәге, сөт һәм сөт продуктлары ашарга кирәк. Error: Reference source not found
Фитотерапия
Фитотерапия сүзен ничек аңлыйсыз? ( Фитотерапия - дару үләннәре белән дәвалану һәм савыгу, ул һәр кешегә аерым билгеләнә.)
Юкә, мәтрүшкә чәчәкләре салкын тигәннән файдалы; үги ана яфрагы һәм бака яфрагы яраларны дәвалау өчен әйбәт. - Сез авырулардан ярдәм итә торган тагын нинди үсемлекләр беләсез?
Әйдәгез, дару үләннәрен искә төшерәбез. (Әрем, меңьяфрак, гөлбадран, мәк, бөтнек, сары мәтрүшкә, бәбкә үләне, мәтрүшкә, бака яфрагы, песи үләне, әнис орлыгы, үги ана яфрагы һ.б.) Дару үләннәрен бик белеп кенә җыярга һәм киптерергә кирәк. Бу турыда аптекадан яки махсус брошюралардан укып белергә мөмкин. Бөреләрне яз көне әзерлиләр, чәчәкләрне - чәчәк ату чорында, үлән үсемлекләрен дә чәчәк атканда, җирдән 5-10 см биеклектә кайчы белән кисеп алалар. Тамырларны көз көне казып алалар. Кояшта киптерергә ярамый. Үләннәрнең файдалы матдәләре күләгәдә киптергәндә генә саклана ала. Алдагы бәйге - «Шәфкать туташы». Укучыларга дару үләннәренең исеме әйтелә, ә алар аның нинди авырудан дәва булуын билгеләргә тиеш. Укучылар чиратлашып җавап бирә.
- Үги ана яфрагы - ... (тын юлларына салкын тигәндә, хроник бронхит һәм бронхлар киңәйгәндә, каты ютәлләгәндә ярдәм итә).
- Бака яфрагы - ... (сулыш юллары ялкынсынганда, ютәлләгәндә).
- Гөлҗимеш - ... (С витаминына бай, организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра).
- Кычыткан - ... (ревматизм авыруларыннан тәкъдим ителә).
- Меңъяфрак - ... (кан тамырлары системасына уңай тәэсир итә).
- Наратбаш - ... (организмның саклану көчләрен ныгыта).
- Петрушка - ... (бөер эшчәнлеген яхшырта).
- Кызыл бөрлегән - ... (җиләкләре салкын тиюдән, ашказаны-эчәк авыруларыннан дәва).
- Кура җиләге - ... (салкын тигәндә дәва).
- Мәтрүшкә - ... (нерв системасын тынычландыра, аппетитны ача, баш авыртуыннан, йокысызлыктан дәва).
- Нарат бөресе - ... (бронхит, югары сулыш юллары авыруларыннан, ревматизмнан дәва).
-
Error: Reference source not found
Могҗизалы кагылу.
-
"Нокталы" массаж.
- Массаж кешегә көч, дәрт һәм яхшы кәеф өсти.
- Массаж төрле авырулардан дәвалый.
- Гриппка каршы чаралар бик күп, ләкин иң гади, нәтиҗәле ысул - массаж.
- Гриппка (ОРЗга) каршы профилактика максатыннан нокталы массаж тәкъдим итәбез.
2.Аякларга нокталы массаж.
Рәсемнән күренгәнчә, аяк табаннарындагы нокталар кешенең эчке органнары белән бәйле. Әгәр бу нокталарга аерым кагылсак (массаж ясасак), әлеге органнарның эшчәнлеге яхшырыр, кешенең теге яки бу авырулары юкка чыгар.
Массажны башка ысул белән дәясарга була: агач таякчыкка аяк белән басып, аяк астында, табанда тәгәрәтергә. Мондый массаж беръюлы барлык нокталарга да тәэсир итә, даими ясаганда, бик нәтиҗәле. 3. Бармаклар гимнастикасы. Кулларның вак хәрәкәте үсеше өчен "Бармаклар гимнастикасы" бик файдалы. Алар бик кызыклы, җиңел башкарыла. Сөйләм үсешенә һәм иҗади үсешкә уңай йогынты ясый. Балаларның җитезлеге, хәрәкәтчәнлеге, игътибарлылыгы арта.
- Карандаш яки ручканы учларда әйләндерергә (1минут).
- Һәр бармакны, чәнти бармактан башлап, массажларга (бармак очыннан төбенә таба).
- Уч төпләренә бер кулның учына икенче кулның бармаклары белән (бармак очлары белән) суккалау (10ар секунд).
- Бармакларны сузып, барысын да хәрәкәтләндерү.
- Кулларны беләзектән әйләндерергә.
- Бармакларны "йозак ясап", беләзектән әйләндерергә.
- Бармакларны "йозак ясап", учларны ышкырга.
- Бармак очлары белән "кул чабу".
- Һәр бармакны сыпырып (төптән аска таба) чыгарга.
- Кулларны өскә күтәреп беләзектән селкергә.
- Учларны бер-берсенә ышкып җылытырга, "юарга".
- Кулларны аска төшереп беләзектән селкергә.
Error: Reference source not found
Сәламәтлек турында тест.
1дөрес җавапка - 1 балл бирелә.
- Күренекле врач П. Брэгг әйткәнчә, 9 доктор бар. 4 нчесеннән башлап, болар: дөрес туклану, ач тору, спорт, ял, матур гәүдә һәм акыл.
Error: Reference source not found Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел.
Сәламәтлекне какшатучы факторлар: тәмәке тарту, алкоголь, наркотик куллану, күп ашау, авырулар. Гадәтең нинди - холкың шундый. Без бу халык мәкален бик еш ишетәбез. Әйе, һәр кешенең төрле гадәтләре була. Файлалылары да, зарарлылары да. Гадәт ул кеше теләгеннән башка чагылыш тапкан сыйфатларда кхренә. Файдалы гадәтләр безгә үзебезне оешкан, кыенлыкларны җиңәргә әзер итеп тоярга ярдәм итә. Кызганыч, кешеләрдә - өлкәннәрдә дә, балаларда да яхшы гадәтләрдән тыш начар гадәтләр дә була. Бер генә гадәт тә очраклы рәвештә генә барлыкка килми. Аның нигезендә ныгыту механизмы ята. Әгәр гадәт барничә тапкыр кабатланудан соң ныгып калса, аны бетерү кыенга туры киләчәк. Яшь буын сәламәтлегенә куркыныч тудыручы сәбәпләрнең берсе - наркомания. Наркотик матдәләр тәэсирендә кешенең тышкы кыяфәте үзгәрә. Тән тиресе юкара, кибә, картая, чәче коела. Кул һәм аяклары калтырый. Эчке органнар - бавыр, бөерләр, эчәклекләр, йөрәк, кан тамырлары зарарлана. Бөтен организм, карт кешенеке кебек, эштән чыга, таушала. Наркоман гадәти эшләрне башкара алмый. Ул гаиләсеннән, дусларыннан читләшә. Уку, эш, спорт, мавыгулары, иптәшләре аны кызыксындырмый башлый, ярсучанлыгы арта. Наркотик матдәләр кешенең үз-үзен һәм тирә - юньне аңлау сәләтенә, кәефенә йогынты ясый, алар "наркомания" дигән психик авыру китереп чыгара. Наркоманнар наркотикларсыз яши алмый башлый, бу матдәләр организм өчен ихтыяҗга әверелә. - Илебездә наркомания афәтен бетерү өчен нинди кисәтү чараларын тәкъдим итәр идегез?
- кече яшьтән үк наркотикның зарары турында аңлатырга;
- телевизордан наркоманнар турында кинолар күрсәтмәскә;
- мәктәпләрдә, югары уку йортларында наркотикларга каршы төрле чаралар үткәрергә, нарткотиклар тараткан һәм кулланган өчен җавапка тартырга.
- Бернигә дә карамыйча, "юк" дип җавап бирергә.
- "Минем авырыйсым килми!" дип әйтергә.
- Мондый кешеләр булган урыннарны әйләнеп узарга.
- Башка нәрсә турында, мәсәлән, кызыклы китап, спорт ярышлары турында сүз кузгатырга.
Барыбыз да сәламәт һәм бәхетле булыйк! Error: Reference source not found
Файдаланылган әдәбият:
- Касаткин В.Н. Педагогика здоровья. М: "Образование и здоровье", 1999.
- Студеникин М.Я. Балалар сәламәтлеге турында. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.
- Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия теориясе һәм методикасы, Казан: "Мәгариф" 2006.
- Ягодинский В.Н. Мәктәп укучыларына никотин һәм алкогольнең зарары турында. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988.
- Лях В.И. Физкультура - минем дустым. Казан: ТаРИХ, 2002.
- Плешаков А.А. Әйләнә-тирәбездәге дөнья. Казан: "Мәгариф" 2003
- Мәгариф журналлары. 2002-2003.
Error: Reference source not found
Шахмай урта гомумбелем бирү мәктәбенең 2008-2009 уку елына укучыларның сәламәтлек группалары.
Башлангыч сыйныф укучыларның
сәламәтлек группалары
Урта сыйныф укучыларның
сәламәтлек группалары
Югары сыйныф укучыларның
сәламәтлек группалары
Мәктәп буенча гомуми күрсәткеч