“Исем” темасын кабатлау

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Иске Йомралы урта гомумбелем бирү мәктәбе















"Исем" темасын кабатлау.

(татар теле, 3 нче сыйныф)



I квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы.

Галимҗанова Гөлнара Рафаэль кызы

2013ел

Тема: Исем темасын ныгыту.

Максат: Исем турында белемнәрне гомумиләштереп ныгыту; балаларның булган белемнәренә таянып, сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; күреп, коллектив рәвештә эзләнү, уйлану ысулларын формалаштыру; игътибарлылык, хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: 3 класс өчен Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакированың татар теле дәреслеге (2013), мультимедейный проектор, презентация, тест, карточкалар

Дәрес тибы: белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту.

Дәрес барышы



ХАЙ ФАЙВ (Игътибар!)

  • Исәнмесез!( исәнләшү)

МЭНЭДЖ МЭТ

Ә хәзер балалар:

Йөзгә йөз партнеры белән исәнләшегез

Иңгә иң партнеры белән исәнләшегез

  1. Актуальләштерү.

(Экранда беренче слайд - Габдулла Тукай портреты.)

Матур язу күнегүләрен башкарабыз.

Син кояштан үрнәк алсаң, тырышлык итсәң һаман,

Кешеләр арасында кояш кебек ялтырарсың бер заман!

(Г. Тукай. )

Габдулла Тукай - татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы.

  • Габдулла Тукай тарихта җуелмас эз калдыручы олы шәхес. Ул балалар өчен язган шигырьләрендә хезмәткә зур бәя биреп, кешеләрне бары тик хезмәт аша чын кеше итеп тәрбияләп булганлыгына басым ясый. Кече яштән эшне яратып үсәргә өнди


  1. Уку мәсьәләсен кую.

Методик күрсәтмәләр.

Ә хәзер игътибарыгызны экранда гы кроссвордка юнәлтәсем килә. Кроссвордны чишеп бүгенге дәрес темасын ачыкларбыз. Сорауларга җаваплар бирергә әзерләнегез. (Экранда икенче слайд)

  • 1) Предметның эш, хәрәкәтен, хәл-торышын белдереп нишли? нишләгән? нишләде? кебек сорауларга җавап бирүче сүзләр төркеме ...

  • 2) Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирүче сүзләр төркеме ...

  • 3) Нәрсәне укып, күреп, язып була?

  • 4) Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе нәрсә дип атала?



Ф

И

Г

Ы

Л

Ь

С

Ы

Й

Ф

А

Т

Х

Ә

Р

Е

Ф

Җ

Ө

М

Л

Ә




  • Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?

  • Исем сүз төркемен ныгытырбыз. (Балалар җавабы)

III. Уку мәсьәләсен чишү.

"СОТРУДНИЧЕСТВО" МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР (9 мин)

Һәр укучы ФРЕЙЕР МОДЕЛЕ ясый. Уртага: Нәрсә ул исем? дип языла.

- мөһим булган таләпләрне

(*Исем предметны белдерә.

*Кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.

*Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр була.

*Исемнәр килеш, сан белән төрләнә...... һ.б..)

- мөһим булмаган таләпләрне (Сүздә ничә тартык аваз булуы.

Сүздә ничә иҗек булуы... һ.б..)

- мисалларны (Китап, Азат, кар.... һ.б..)

- каршы мисалларны (Матур, бер, бара... һ.б..)

Укучылар үз язганнарын укыйлар һәм җавапларын тулыландыралар.

Укытучы укучыларның җавапларына нигезләнеп тактада ФРЕЙЕР МОДЕЛЕ тутыра.

1. Айнур (3че номер) тактада исем сүз төркеменең моделен төзи.

(Төзеп бетергәч, экрандагы 3 нче слайд белән чагыштырып тикшерелә, нәтиҗә ясала.)

“Исем” темасын кабатлау.

  • ФИЗКУЛЬТМИНУТ. МИКС ПЭА ШЕА.

Бию көе астында балалар бии. Музыка туктый, балалар парлашып бер- берсенә бишне бирәләр.

РЕЛЛИ РОБИН

Укучылар чиратлашып укытучы биргән сорауга кыска җавап бирәләр Парда беренче булып җавапны буе озын булган укучы башлый ( Татар телендә ничә килеш бар?)

ТАЙМД ПЭА ШЕА.

Бию көе астында балалар бии. Музыка туктый, балалар парлашып бер- берсенә бишне бирәләр (Һәр килешнең сорауларын әйтегез)Һәрбер балага 30секунд вакыт бирелә. Парда беренче булып җавапны кызыл галстуклы укучы башлый . (Җавапларны тыңлаганнан соң бер-берсенә рәхмәт әйтәләр

һәм урыннарына утыралар)

Китап һәм дәфтәрдә эш.

119 нчы күнегү. Мәкальләрне күчереп яз. Исемнәрнең килешен билгелә.

1, 3 че номерлар 1-2 мәкальләрне күчереп яза.

2, 4 че номерлар, 1-2 мәкальләрне күчереп яза.

Ә хәзер ТИК -ТЭК - ТОУ

Укытучы исемнәр язылган 9 карточканы укучыларга бирә (кояш, балалар, мәктәп, чәчәкләр, Гүзәл, китап, алма, поезд , әни) . Укучылар 3*3 итеп карточкаларны төзә.

Һәр укучысы 3әр җөмлә( вертикаль, горизонталь, диагональ буенча) төзеп дәфтәренә яза, Һәр укучы үзенең җөмләсен укып чыга. (Тестны эшләп бетергәч 4 нче слайд белән чагыштырып тикшерелә, нәтиҗә ясала үзләренә бәя куялар.)

Тест

1. а) исем - нинди? кайсы? соравына җавап бирүче сүз төркеме.

б) исем - кем? нәрсә? соравына җавап бирүче сүз төркеме.

2. а) ялгызлык исемнәре баш хәрефтән языла.

б) ялгызлык исемнәре юл хәрефтән языла.

3. а) кеше һәм хайван исемнәре кем? соравына җавап бирәләр.

б) кеше исемнәре генә кем? соравына җавап бирәләр.

4. а) исем-сүз төркеме.

б) исем җөмлә кисәге.

5. а) исем- хәрәкәтне атый.

б) исем-билгене атый.

в) исем-предметны атый.

6. Исемнәр нәрсәләр белән төрләнә?

а)заман белән

б) зат-сан белән

в) килеш, сан белән

IV. Рефлексия.

  • Бүгенге дәреснең максаты нинди иде? Дәрестә нәрсәне кабатладык? Нинди нәтиҗәләр ясадык? Булган белемнәрегезне тест аша тикшерәбез.

V. Өйгә эш бирү.

Г. Тукайның "Эш " шигырен укы, бер куплетын күчереп яз, исемнәрне табып килешләрен билгелә.



© 2010-2022