Без Тукайлы балачактан

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сценарий внеклассного мероприятия посвящённый творчеству Г.Тукая

Без - Тукайлы балачактан

Максат: Балаларны татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турындагы белемнәрен киңәйтүне дәвам иттерү.

Шагыйребезнең әкиятләре, шигырьләре һәм җыр-бию аша кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, туган телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләү. Ялганламаска, җәнлекләрне, табигатьне яратырга өйрәтү, аларны рәнҗетергә ярамавын сабыйлар күңеленә сеңдерү.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә Тукай портреты, чәчәкләр, әкиятләрдән, шигырьләрдән иллюстрацияләр. Ян якта урман аланлыгы, күл күренеше, читән куелган.

Эшчәнлек барышы


Ислам күбәләк куып йөри торгач урман аланына килеп чыга, каршысында Шүрәле малае басып тора.

Шүрәле малае: Син кем, Былтырмы әллә?

Ислам: Юк, мин Сабаның 3 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Ислам.

Шүрәле малае: Ә-ә-ә, ярар алайса. Әле мин куркып калган идем. Бабай сөйләгән Былтыр микән әллә дип торам.

Ислам: Юк, тимим мин сиңа. Минем менә шушы күбәләк белән сөйләшәсем килә иде.

Җыр "Бала белән күбәләк":

Бала

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек? Ничек соң тормышың? Ничек көн күрмешең? Сөйләп бирче тезеп, Табаламсың ризык?

Күбәләк: Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.

Шүрәле малае: Балалар бакчасы? Нинди була соң ул? Минем дә күрәсем килә.

Ислам: Әйдә алып барам.

Китәләр. Каршыда басма, анда Су анасы чәчен тарап утыра. Боларны күрүгә Су анасы тарагын алып суга сикермәкче була.

Ислам: Эй, Су анасы, курыкма, синең тарагың кирәк түгел безгә. Мин, Ислам, без Шүрәле малае белән балалар бакчасына барабыз.

Су Анасы: Ә-ә-ә, мин сине тарак урлаган малай дип торам. Ярый алайса, хәерле юл сезгә.

Баралар, йортлар янына килеп җитәләр. Бер ишек алдында бала эте белән уйный, өйрәтә

"Ялкау Маэмай"

-Әйдәле, Акбай, утыр син, арт аягың белән тор,

Аума, аума, туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр.

-Ник газаплыйсың болай син мине, мин әле бик кечкенә,

Мин туганга тик ике ай булыр, йә өч кенә.

Юк кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә,

Шул болыннарда ауныйсым, шунда уйныйсым килә.

-Ах, юләр маэмай, тырыш яшьләй, олыгайгач җайсыз ул,

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул.

Шүрәле малае: Карале, нинди матур итеп уйныйлар, әйдә уйнасыннар, без китик.

Китәләр, каршыларына Алинә очрый.

Ислам: Исәнме, Алинә, нәрсә эзлисең?

Бала: Песиемне, шушында гына иде, каядыр китте. Ә-ә, менә икән ул. Песиен кулына ала да шигырен сөйли.

Безнең гаилә

Әткәй, әнкәй,мин, апай,әби, бабай һәм бер песи -

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи - җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

Шүрәле малае : нинди матур тату гайлә .....

Ислам: Әйдә, барыйк, хәзер безнең бакчага да килеп җитәбез. Әнә алар, комлыкта уйнап йөриләр.

Йөгерә-йөгерә Гали чыга.

Гали: Балалар, сез минем кәҗәне күрмәдегезме? Кая китте соң ул? (Эзли) Ширма артыннан ул күрмәгәндә генә кәҗә башы күренә.

Балалар: Әнә-әнә ул.

Гали борылып караганда кача. Шулай бер-ике тапкыр кабатлана. Аннары гали кәҗәсенә чирәм ашата, бер бала шигырь сөйли.

Гали белән Кәҗә

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый - сакалын селкетә.

Шүрәле малае белән ґислам бмачага килеп җитәләр. Ислам Әүрәле малаен бмача белән таныштыра.

Алып баручы:Менә шулай итеп безнең сәяхәтебез тәмам.

Кичә һәм бүген (Мәрьям)

Йа ходай, көн кичә ямьсез, ә бүген, аһ, нинди көн!

Кичә сынды һәм боекты, ә бүген күңлем бөтен.

Әй кояш нурлы - ачылган бакчаларның гөлләре;

Яктылык! Рәхәт! Бәхет! Сайрый ходай былбыллары!

"Туган тел" җыры белән тәмамлана.


© 2010-2022