- Преподавателю
- Начальные классы
- Буклет на тему Су яшәү чыганагы
Буклет на тему Су яшәү чыганагы
Раздел | Начальные классы |
Класс | 3 класс |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Багманова Р.Р. |
Дата | 13.02.2016 |
Формат | docx |
Изображения | Есть |
Табигать - туган йортыбыз Без, җирдә яшәүче һәр кеше, һәр сәгать, һәр минут саен туган планетабыздан яңа көч алып яшибез. Җир, табигать белән аралашу - ул безнең яшәешебез. Табигатьтә бар нәрсә үзара тыгыз бәйләнгән. Табигатьнең бер өлеше булган кеше дә үзен урап алган әйләнә тирә: җир, су, һава һәм барлык тере организмнар белән бәйле. Шуңа күрә җәмгыятьтә яшәүче һәр кешегә экологик белем бирү әһәмиятле бурычларның берсе булып тора.
Татарстан Республикасы
Мәгариф һәм Фән Министрлыгы
Азнакай муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
"Азнакай шәһәре 9 нчы гомуми урта
белем бирү мәктәбе"
Су яшәү чыганагы
Экологик буклет
Эшләде : 4 нче класс укучылаары
Җитәкчесе: I категорияле башлангыч
сыйныфлар укытучысы
Багманова Раушан Ракитовна
Экологик десант
Куанып хозурда йөргәндә,
Карурман куенына кергәндә,
Беркемнең каргышын алма син,
Күбәләк тә елап калмасын...
Сак бул син, сабыем, сак бул син,
Саклый күр табигать баласын.
Онытма, туган җир бер генә,
Кадерләрен аның бел генә...
Дәвала аның һәр ярасын,
Син бит соң табигать баласы!
( Р. Вәлиева).