Урок по татарскому языку для 3 класса по теме «Кушма һәм парлы сүзләр»

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Кушма hэм парлы сузлэр.

Максат:

  1. Укучыларны кушма һәм парлы сүзләрне табарга, аера белергә һәм дөрес итеп билгели белергә, җөмләләр төзегәндә, сөйләмдә аларны кулланырга өйрәтү.

  1. укучыларның танып белү активлыгын үстерергә һәм интеллектуаль үсешенә ирешергә;

  2. укучылар үзидарәсен үстерү ярдәмендә укучыларның мөстәкыйльлеген, җаваплылыгын арттыруга ирешергә;

  3. укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудырырга;

  4. гражданлык-патриотик һәм рухи тәрбия бирүгә аеруча нык игътибар итәргә.

Көтелгән нәтиҗә:

  1. Ясалма сүзләрнең төрләрен, аларның исемнәрен белү.

  2. Җөмләләрдән табарга һәм дөрес итеп билгеләргә өйрәнү.

  3. Кушма һәм парлы сүзләрнең аермасын билгеләргә өйрәнү.

  4. Кушма һәм парлы сүзләрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.

  5. Кушма һәм парлы сүзләрне дөрес язарга өйрәнү .

.


  1. Оештыру моменты. Исәнләшү

    • .Дөньядагы бар тереклеккә яктылык, жылы бирүче нәрсә бар әле безнең? (Кояш).

    • Матур язу кунекмәсендә я хәрефен язарбыз. Аның турында сез нәрсәләр әйтә аласыз? (я - ике аваз белдерә (йа); (а)) Яя

    • Ә өйдәге кояшыбыз кем соң безнең? ( Әниләр)

« Яктылык - кояш янында,

Яхшылык - ана янында.» Мәкаленең мәгънәсен ачыклау, язу.


  1. Әниләр турында шигырь сөйләү:


  • Көннәр якты булсын өчен

Әни кирәк !

Урок по татарскому языку для 3 класса по теме «Кушма һәм парлы сүзләр»Йокы татлы булсын очен

Әни кирәк !

Жил - яңгырдан саклар өчен

Әни кирәк ! Әни кирәк !

  • Ашлар тәмле булсын өчен

Әни кирәк !

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк !

Гөлләр чәчәк атсын өчен

Әни кирәк !

Бәхет, шатлык артсын өчен

Әни кирәк ! Әни кирәк !

Иң кадерле, Кеше жирдә

Әни, димәк !

  1. Ә хәзер тактага язылган сүзләргә игътибар итегез әле.

Нәрсә әйтә алабыз ?

Сау -сәламәт , балачак, уен -көлке ,

Йоп --йомшак , өчпочмак, алъяпкыч,

Ашъяулык, аш - су .

( Әниләргә кагылышлы сүзләр). Аларга теләкләр, аларның күңел төрлеге, аш-суга осталыгы, чиста - пөхтәлекләрен искә алу.

Сүзләрне төркемнәргә бүлү, язу.

Парлы Кушма

1әр сүз өстәү


  1. Нинди сүзләр парлы сүзләр?

Нинди сүзләр кушма сүзләр?

  1. Ә хәзер hәрберегезнең алдына тезелгән карточкаларны карагыз.

1вариант 2вариант

… - маз ипи - …

… - су чәй - …

… - сәламәт иртә - …

… - савыт шау - …

… - ярак сирәк - …


  1. Тактага игътибар итегез әле. Бу сүзләргә нәрсә булган, нәрсә житми?


Унҗиде

Малай шалай

Төняк

Ата ана

Аляпкыч

Аз маз

Озынборын

Жир су

ашяулык


( Ъ, ь билгесе, - )

  1. Физминут.

  2. Хәтер диктанты.

Күк йөзе нинди матур!

Шуны күзәтә hәркем.

Самолетлар киләләр

Жыелып төркем - төркем.


  1. Укытучы укый.

  2. Балалар укый.

  3. Күз йомып сөйлиләр, өйрәнәләр.

  4. Язу.

  5. Бер - берсенә биреп тикшерү.

  6. Кушма, парлы сүзләрне табу.

  7. Алынма сүз: самолет. Үрнәкләр китерү.


  1. Күз гимнастикасы.

Кулларыгызның уч төбе белән кузләрегезне йомшак кына итеп каплыйбыз hәм керфекләрегез белән уч төбен кытыклыйсыз.

  1. Мини сочинение «Минем әнием»

( Алдагы сүзләрне кулланып язу ).

  1. Китап буенча эшләр (104 нче күнегү). Кушма hәм парлы сүзләрне төзү.

  2. Йомгаклау. Без бүген «кемнәр, нәрсәләр» турында сөйләштек. Нәрсә ул парлы сүз, кушма сүз. Билге кую.

Өй эше. 54бит. Сорауларга жавап әзерләү.

Өстәмә эшләү.

Ярканат. Сүзеннән сүзләр төзү.

© 2010-2022