- Преподавателю
- Начальные классы
- Әдәби укудан дәрес конспекты Серле чишмә, моңлы чишмә (3 класс)
Әдәби укудан дәрес конспекты Серле чишмә, моңлы чишмә (3 класс)
Раздел | Начальные классы |
Класс | 3 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Магсумова И.И. |
Дата | 11.10.2014 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Поделитесь с коллегами:
Тема. Серле чишмә, моңлы чишмә. Маисат. Табигатьнең гүзәллеген, кешеләр арасындагы ихлас, самими мөнәсәбәтләрне чишмәләр матурлыгы аша аңларга вйрэтү- Бурычлар:
- Н. Әхмәдиевнең «Чишмәгә суга барам», К. Кәримовның «Кышкы мәтрүшкәләр» хикәяләренең эчтәлеге белән таныштыру. М. Кузнецовның «Балачагым урамы» картинасын әдәби әсәрләр белән чагыштырып карарга өйрәтү;
- Әсәрләр турында үз фикерләрен дәлилләп аңлату осталыгын үстерү. Картинаны өйрәнгәндә рамкалар белән эшләү күнекмәсен камилләштерү;
- Чишмәләргә сак караш тәрбияләү, аларны чистартып тотуларына ирешү.
Дәрес барышы
- Дәресне оештыру, мотивация.
Аннан башка тормыш юк. (Һава, су, чишмә) ' Ат түгел - чаба,
Урман түгел - шаулый. (Чишмә) ' Ага-ага - агып бетәлми,
Чаба-чаба - чабып җитәлми. (Чишмә)
Көзге түгел - ялтырый,
Тәңкә түгел - челтери. (Чишмә)
Димәк, бүгенге дәресебез табигатьнең иң гүзәл һәйкәле - чишмәләр турында. Сез яшәгән авылда нинди чишмәләр бар? "Кайсысының суы бигрәк тә тәмле? Чишмәләрне кем карап, чистартып тора?
- Актуальләштерү.
- Балалар, сез кыш көне чишмәдән су ташыйсызмь Әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә нинди кызыклы фактля белән таныштыгыз?
- чишмәләр күбрәк таулы урыннарда, тау астыннан бөре чыга;
- чишмә суы һәрвакыт +4, +5 градуста була.
- Бала нинди авырлыклар белән очрата?
- Авырлыктан чыгу юллары.
- Укытучының өстәмә аңлатуы сорала;
- Чишмәләр тарихы турында алдан ук өлкәннәрдән с рарга кирәк;
- Рамкалар белән эшләгәндә, вак детальләрне лупа бел« карау ярдәмендә.
- Яңа материалны аңлату.
- Н. Әхмәдиевнең «Чишмәгә суга барам» шигырен сәнгатьле итеп уку күнегүләре.
- Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә:
- Әсәр герое кызмы, малаймы?
- Ни өчен чәй куярга чишмә суы кирәк?
- Син яшәгән төбәктә чишмәләр бармы? Чишмәләр нинд урыннардан тибеп чыгалар?
- Әмир белән Әминәнең сорауларына җавап бирү (дәреслек буенча).
- К. Кәримовның «Кышкы мәтрүшкәләр» хикәясен уку)
- һәр бүлекне бер укучы укый;
- әсәр эчтәлеге буенча фикер алышу;
- бүлекләрнең эчтәлеген кыскача сөйләү.
- Белемнәрне беренчел ныгыту.
- Шигырь һәм хикәяне сәнгатьле уку күнегүләре.
- Сайлап уку (кызларның суга баруы, малайның күз түләре, «буран артыннан», «авыру аяктан екты»
- , «зәңгәр мәтрүшкәләр").
- Мөстәкыйль эш.
- «Музей йорты»нда Михаил Кузнецовның «Балачагым урамы" рәсемен эзләп табу
. Автор бу рәсемен ничек язган? . рәсем исеменә туры киләме? . Табигатьнең кайсы фасылы сурәтләнгән?
- Шушы рәсемнән аерым-аерым ничә картина килеп чыгар иде? Түбәндәге темаларга картиналар табып кара:
- Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.
- Аудио-видеоязмаларда чишмәләр тавышын тыңлау.
- «Авылым чишмәләре» исемле слайдлар карау, һәр чишмә турында халык нәрсә белә, шуны өйрәнү.
- Дәрескә йомгак. Рефлексия.