Минем кече Туган илем

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Арча районы Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе



Минем кече Туган илем.

Минем кече Туган илем.



Башлангыч сыйныфлар укытучысы

Әхмәдуллина Гөлназ Илфат кызы



Тема. Минем кече Туган илем.

Максат.

1.Туган ил, кече Туган ил төшенчәләрен ачыклау,республика, район, туган авыл турында белемнәрне тирәнәйтү.

2.Патриотизм хисе, туган якка мәхәббәт, аның кешеләренә хөрмәт тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Регулятив универсаль уку гамәлләре : дәреснең темасын билгели алу.

Шәхси универсаль уку гамәлләре: үз туган ягыңны өйрәнүгә омтылыш тәрбияли алу.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре: алынган мәглүматларны кулана белү, чагыштыра алу, күзәтә белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: тыңлый белү, сөйләшүдә катнаша алу, үз фикереңне әйтә белү

План- конспкт

I.Дәресне оештыру, мотивация.

- Бер- беребезгә карап елмайыйк,хәерле көн телик. Бүгенге беренче дәресебез һәрберебезгә шатлык, күтәренке кәеф алып килсен .

II.Белемнәрне актуальләштерү өлеше

- З.Туфайлованың "Туган ил" шигырен алдан тыңлау. (Шигырь аша дәреснең темасын билгеләү)

Бүгенге дәреснең темасы нинди була , кем әйтә?

-Туган ил турында. (Слайд 1) Нәрсә ул кече туган ил? Шул сорауга җавап эзлибез.

- Безнең туган илебезнең исеме ничек ?(Рәсәй Федерациясе)(Cлайд 4,5,6)

-Башкаласы кайсы шәһәр? (Мәскәү шәһәре)

-Рәсәй нинди ил? Укучылар чиратлап саныйлар : зур, көчле, бай,матур...

-РФнең дәүләт символларын искә төшерү.

Дәүләт флагы ул- илнең мөстәкыйль, ирекле булуын аңлата.

Туган илебез флагы өч төсле, бер үлчәмдәге тасмалардан тора.

Ак төсс -чиста һәм саф намуслылык.

Зәңгәр төс - һаваны һәм дөреслек, тугрылылыкны аңлата.

Кызыл төс - ут кыюлык төсе.

Россиянең дәүләт гербы

Герб кызыл фонда. Кызыл төс -тормыш билгесе Кызыл төс өстендә ике башлы бөркет. Ике бөркет башында да таҗ. Бөркетнең уң аягында скипетр, ә сул аягында алтын шар. Шар, скипетр, таҗ борын-борын заманнардан патшаның символлары булып торган. Бөркетнең күкрәгендә, кызыл фонда атка утырган юртак сурәте төшерелгән. Ул- Данлы Георгий Победоносец. Ул ак атка атланган, иңендә зәңгәр плащ, уң кулында көмеш сөңге, әлеге сөңге кара еланны үтерергә ярдәм иткән. Кара елан- явызлык символы. Ул батыр кулы белән юк ителгән. Батырның тугры дусты ат үзенең тояклары белән аҗдаһаны таптый

-Ә без яшәгән республиканың исеме ничек ?

Татарстан Республикасын безнең туган илебез дип әйтә алабызмы?

Җавапларны дәлилләгез.

III. Яңа материал өстендә эш.

Безнең Татарстан Россия дәүләтенең үзәгендә, Идел һәм Чулман елгалары кушылган урында урнашкан. Республикабызның территориясе зур түгел, мәйданы 68мең квадрат километр. Шулай да халык саны ягыннан Татарстан - иң зур республикаларның берсе. Туксаннан артык милләт вәкиле дус һәм тату яши. Һәр дәүләтнең җитәкчесе, ягъни президенты була.

1.Татарстан Республикасының символларын искә төшерү.(слайд 7-10)

а)1991нче елның 29нчы ноябрендә ТРның дәүләт флагы кабул ителә. Аны рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов ясаган. Флаг өч төстән тора. Һәр төснең үз мәгънәсе бар.

- Ничек уйлыйсыз: кызыл, яшел, ак төсләр нәрсәне аңлата?

- Кызыл - кояш, ут төсе.

- Яшел - яз, яңарыш, тынычлык төсе.

- Ак - сафлык, тынычлык билгесе.

б) 1992нче елның 7нче февралендә ТР дәүләт гербы кабул ителә. Аны эшләгәндә флагтагы төсләрне кулланалар. Гербның авторлары - Назыйм Ханзафаров, Риф Фәхретдинов. Ул түгәрәк калкан (щит) рәвешендә. Уртада канатлы ак барс сурәтләнгән. Барс читлектә яши алмый. Димәк, Татарстан да ирекле, мөстәкыйль дәүләт булырга тиеш.

- Барсның тешләре, тырнаклары нәрсәне аңлата дип уйлыйсыз?

- Үз-үзен яклый алуын.

- Уң аягын күтәрүе нәрсәне аңлатыр?

- Һәр эшне уң аяктан башлауны.

- Канатындагы 7 каурые аның үз-үзен җирдә дә, күктә дә яклый алуын күрсәтә. Калканда сурәтләнгән кашкарый (астра) чәчәге озын гомер теләүне белдерә. Яшел җирлектәге орнаментлар - табигатьнең уянуын, ТРның яңаруын күрсәтә.

в) 1993нче елның 27нче августында ТР дәүләт гимны кабул ителә. Аны композитор Рөстәм Яхин иҗат иткән.( гимн тыңлатыла.)

3.ТР истәлекле урыннары белән таныштыру (слайд 11-19)

4.Практик эш. Төркемнәрдә эш.

1 нче төркем : Рәсәй Федерациясенең флагын төзи, һәр төс нәрсә аңлатканын сөйләргә әзерләнәләр.

2 нче төркем: Татарстан Республикасы флагынын төзи,төсләр нәрсә аңлатканын сөйләргә әзерләнә. Үз биременә кагылган гербны сайлап ала.

Балалар, без Рәсәй Федерациясендә, Татарстан республикасында яшибез.Төгәлрәк итеп яшәү урыныбызны кем атый ала?

5. Арча районы.(слайд )

а) Арча районы символлары

Арча районы Татарстандагы иң зур районнарның берсе . Ул Казан шәһәреннән 60 км ераклыкта урнашкан. Бүгенге көндә районыбыз 84 яшен бәйрәм итте. (Туган көне 10 август) Ләкин яше күп булса да Арчабыз көннә-көн яшәрә, яңара,Хәзерге көндә ул шәһәр статусы алды. Аның үзенең гербы, гимны, флагы бар.Укучылар сез барыгызда беләсез, һәрбер илнең гербы, флагындагы төсләр, бизәкләр нәрсә дә булса аңлата.Ә хәзер үзебезнең гербка күз салыйк әле. Яшел фонга сары төс белән бүрәнә крепость алынган.Яннары буенча сары төс белән башаклар төшерелгән һәм кашкарыйлар( астра) ак төс белән бирелгән.

Ак төс-чисталык, тынычлык, бер-береңне аңлау символы булып тора.

Сары (золото)-уңыш,байлык, хөрмәт символы.

б)Алар Ватан өчен сугышты

Укучылар, бөтен ил белән Бөк Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнәбез. Бу озакка сузылган канкойгыч сугыштан районыбыз да читтә кала алмый. Районыбыз халкы авырлыклар алдында тез чүгеп калмый.Сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен 5 райондашыбызга Советлар Союзы герое исеме бирелә.Менә алар:

1.Сафиуллин Гани Биккенә улы 1905 елның 1 июнендә Иске Кишет авылында туа.1941 елдан Бөек ватан сугышы фронтларында.Советлар Союзы герое исеме 1943 елның 26 октябрендә бирелгән .Сугыштан соң Казанда яши." Ленин, Кызыл Байрак, " 3дәрәҗә Суворов, 2 дәрәҗә Кутузов , Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.1973 ел. 14 октябрь вафат.

2. Соколов Леонид Михаил улы1908 елның 28 апрелендә Бимәр авылында туа.1942 елдан сугышта.1945 елның 27 июнендә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.сугыштттан соң Хәрби һава көчләрендә хезмәтен дәвам итә.Ленин , 3 Кызыл Байрак, 2кызыл Йолдыз орденнары, медальләре белән бүләкләнә.

3. Сафин Нәкыйп Сафа улы 1927 елда Мирҗәм авлында туган.1941 елдан сугышта. 1943 елның 20 декабрендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.Сугыштан туган авылына кайта.Совхозда директор булып эшли.

2 Ленин, 1 һәм 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.1987 елда вафат. Казанда җирләнгән.

4. Салихов Гатаулла Салих улы1924 елның 1 январендә Түбән Оры авылында туа.1943 елда Советлар Союзы Герое исеме бироелә.1945 елда сугыштан кайта.Мәскәүдә яши.

5. Ежков Валентин Федор улы1922елның 27 маеда Арчада туа.1942 елда сугышка китә.1943 елның 19 августында донецк өлкәсендә барган каты сугышларда зур батырлык күрсәтә, һәлак була.Советлар Союзы Герое исеме 1944 елның 19 мартында үлгәннән соң бирелә.Ленин ордены белән бүләкләнә.Арчада 1 урам, 1 урта мәктәп аның исемен йөртә.

В). Арча районы язучылары (слайдлар)

Арча төбәге күренекле шәхесләргә бай төбәк.Атаклы галим-мәгърифәтче Габделнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗәни, Шәмсетдин Күлтәси Арча туфрагыннан.Атаклы шагыйрь һәм язучыларга да Арча төбәге бик бай.( укучылар үзләре санап карый Г Тукай, М.Мәһдиев, Г.Бәширов, Г.Ахунов, Р.Төхвәтуллин, М.Фәйзуллина Һ.б.).Әсәрләре туган җиргә чиксез мәхәббәт белән сугарылган тирән тәрбияви мәгънәгә ия.Инде менә ничә буын тарафыннан алар яратып укыла, өйрәнелә.

Гомәр Бәширов 1901 елның 7 гыйнварында Яңасала авылында туа.

Әсәрләре: "Туган ягым-яшел бишек", "Җидегән чишмә",

"Намус".

Гариф Ахунов 1925 елда Өчиле авылында туа.

Язучы,драматург,тәрҗемәче

Мөхәммәт Мәһдиев 1930 елда Гөберчәк авылында туа.

Язучы,әдәбият галиме,тәнкыйтьче

Г) Хезмәтеңә күрә хөрмәтең.(Слайдлар)

Арча төбәге авыл хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле эшли, елдан-ел матур күрсәткечләргә ирешә, ил табынын баетуга зур өлеш кертә.Халыкның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә район танымаслык булып үзгәрә.Үзенең төзүчеләре, укытучылары, терлекчеләре,белән Арчабыз горурлана ала.Юкка гына анда

6 Социалистик Хезмәт Герое тумагандыр. Менә алар:

Хәстиев Мирбат Бәдри улы(1927-2000)-колхоз рәисе Казанбаш

Сәгъдуллин Шәрифулла Сәгъдулла улы (1930-2001)-тракторчы

Галимова Дания Һадиҗан кызы (1928)-терлекче

Әсхәдуллин Галимулла Әсәдулла улы(1928)-фрезерче һөнәре металл белән эш

Габдрахманова Стелла Зәки кызы ( 1933)- укытучы

Шәйхетдинов Илсур Гәрәфи улы (1936) -торба салучы кран машинисты

5. Ял минуты. (МИКС-ФРИЗ-ГРУП куллану). "Әпипә" көенә йөриләр. Музыка туктый. Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр.

-Татарстанның Дәүләт флагында ничә төс бар? (Җавап: өч төс - яшел, ак, кызыл. Музыка туктауга өчәр укучы берләшә);

- Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстан Республикасының ничәнче президенты? (Җавап: икенче - Музыка туктауга икешәр кеше берләшә);

- Татарстан аша ничә зур елга ага? (Җавап: дүрт - Идел, Кама, Нократ, Агыйдел. Музыка туктауга дүртәр кеше берләшә);

-Татарстан Республикасында ничә тел дәүләт теле дип санала? (Җавап: ике - рус һәм татар телләре. Музыка туктауга икешәрләп берләшәләр).

6. Арчаның истәлекле урыннары

Арча төбәге -музейларга да бай як әле ул.Яңа Кырлай авылында Г.Тукайның мемориаль комплексы , шагыйрьнең туган авылы КушлавычтаТукаевлар гаиләсенең музей усадьбасы, Арча төбәгендә республикабызда бердәнбер " Әлифба" музее эшли.Күлтәс авылында татар мәгърифәтчесе Шәмсетдин Күлтәси, Гөберчәк авылында_М.МәһдиевЯңасала авылында-Г.Бәширов, Казанбаш авылында-Г.Ахунов музейлары эшли.Мәктәпләр каршында туган якны өйрәнү музейлары эшләп килә.Арчабызның үзендә Казан арты этнографик һәм,Әдәбият һәм сәнгать музейлары халыкка хезмәт күрсәтә.

5. Арчаның бүгенгесе

Арчабыз елдан-ел зурая, үсә, матурлана дидек. Иске биналар яңартыла. Ә хәзе р әйдәгез шушы матурлыкка күз салып алыйк әле.

Арча, Арча дибез.

- Укучылар, Туган илең кайдан башлана? - дип сорасалар, сез ни дип жавап бирер идегез?

- Туган авылымнан башлана.

- Уйнап үскән, көтү көткән болыннардан.

- Балык тоткан, су коенган елга-чишмәләрдән.

- Мин укыган мәктәптән.

7. Курса Почмак, Иске Масра авыллары ы турында әңгәмә. (Слайдлар)

Укучылар мәктәп,дуслары,классташлары турында сөйлиләр.

Чыннан да, укучылар, Туган ил - туган авылдан, андагы һәр сукмактан, андагы без үткән юлдан башлана икән. Шуңа да үзенең Туган авылы, Туган ягы, Ватаны белән горурланмаган кеше юктыр ул.

V. Рефлексия.

1. Сорауларга җаваплар алу.

- Дәреснең темасы нинди?

-Нәрсә ул кече Туган ил? (Ул - синең әтиең, әниең, апаң, энең, сеңлең, әбиең, бабаң. Ул - синең туган, яшәгән йортың, урамың, шәһәрең, авылың. Ул - синең сулаган һаваң, басып йөргән җирең.)

2. Җөмләләрне дәвам ит:

Кече Туган илем ул-....

Аны яратам , чөнки...

Туган илгә теләкләрем...









© 2010-2022