Внеклассное мероприятие Праздник урожая (на татарском языке)

Раздел Начальные классы
Класс 3 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МОУ «Кривозерьевская средняя общеобразовательная школа»

Лямбирского муниципального района,Республики Мордовия.



Внеклассное мероприятие


«Сөмбелә бәйрәме»

(праздник осени)




Подготовили и провели:

учитель начальных классов Умряева Л.Н.

учитель начальных классов Исхакова Н.А.

учитель начальных классов Исхакова Э.Х.

2013г

Здравствуйте дорогие гости!

Исәнмесез кадерле дуслар!

Мы рады приветствовать вас в стенах нашей школы.

Предлагаем вашему вниманию внеклассное мероприятие «Сөмбелә», что в переводе с татарского языка означает «колос».

Это осенний праздник, праздник урожая, праздник колоса, отмечаемый издревле нашим татарским народом в начале осени ,когда с полей собран последний урожай.

Итак слово предоставляем учащимся младших классов нашей школы.

Алып баручы: Кадерле, балалар! Без бүген халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәмен яңарту тантанасына җыелдык. Елның сихри фасылында - көн белән төн тигезләшкән мәлдә - татар халкы «Сөмбелә» бәйрәмен уздырган. Ул - көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. «Сөмбелә» - башак дигән сүз ул. Шулай ук җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар.

Балалар! Бүген без дә көз сылуы Сөмбелә белән очрашырбыз. Әнә алар үзләре дә: Ай белән Кояш кемне җитәкләгәннәр.

(Көй астында, Ай, Кояш, Яңгыр һәм Сөмбелә керәләр)


Зифа буйлы, җитен чәчле

Зәңгәр күзле шушы кызның

Исемнәре ничек икән.

Әйтегезче кем белә?

Балалар: Сөмбелә! Сөмбелә!

Кояш: Исәнмесез, саумысыз,

Нигә тавык суймыйсыз?

Әтәчегез бозаулаган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

Сөмбелә: Син ялгыштың ахрысы, алай түгел ул, болай!

Исәнмесез, саумысыз…

Нигә кәҗә суймыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

Әссәламегаләйкем, дуслар!

Барысы бергә: Әссәламегаләйкем!

(«Бәйрәм» җыры башкарыла.)


Сөмбелә: Кыр казлары, бүген җепкә тезелеп,

Җылы якка таба үттеләр.

Канатларын кагып, саубуллашып:

«Яз кайтырбыз!» - диеп киттеләр.

Хушыгыз, хуш, матур кыр казлары,

Сау - сәләмәт очып барыгыз.

Ә без монда матур мәктәпләрдә

Рәхәтләнеп белеем алырбыз.

Ай: Көз көнендә урман, кырлар алтын булла,

Яфраклар да сары, кызыл - ялкын булла.

Игенченең хезмәтенә бүләк өчен

Амбарларга өем - өем ашлык тула.

Алып баручы: Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул «Сөмбелә»!

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек «Сөмбелә».

(Көй тавышына ипи күтәргән бала, Игенче, Ипи пешерүче керәләр.)



Сөмбелә: Күрегезче, күрегез,

Өстәлгә ипи килгән!

Нинди матур күпергән!

Беләсезме үз юлында

Ул күпме хезмәт күргән!

Ай: Әй ипекәй, ипекәй,

Шундый да тәмле булып,

Хуш исләр белән тулып,

Каян килдең син безгә?

Ипи күтәргән бала: Ярый, мин сөйлим сезгә:

Үзем - хезмәт җимеше,

Үстерде мине кеше,

Исеме аның - игенче.

Игенче, игенче,

Үзегезне күрикче!

Игенче: Әйе, мин ул - игенче.

Мин анны үстерүче,

Тик түгел үзем генә.

Ипекәйне үстерүдә

Ярдәм иттеләр миңа.

Кояш: Әйе, мин - Кояш, җәй буе,

Игеннәргә нур сиптем,

Алтынсу төс йөгерттем,

Ярдәм итте Яңгыр да

Шифасын бирде кырга.

Яңгыр: Мин - яңгыр, үз вакытында

Кичекми килеп җиттем,

Игенгә дым эчерттем.

Дөрес, нык ярдәм иттем,

Җил дә миңа булышты.

Игенче: Аннан комбайн килде.

Бөртекләрне түкми, чәчми.

Урып, җилгәреп бирде.

Аннан игенче анны

Тегермәнгә төшерде.

Ипи пешерүче: Ә мин ипи пешердем.

Миннән кибетче алды,

Киштәгә тезеп салды.

1 нче бала: Һәр кемгә ипи кирәк!

Һәр көн дә ипи кирәк!

Ипи космонафтка да,

Очучыга да кирәк!

Ипи яңа йолдызлар

Очучыга да кирәк.

2 нче бала: Боткасының да тәме юк,

Ашының да тәме юк.

Хәтта чәйнең дә тәме юк,

Табынның да яме юк.

Ә табында ни генә юк.

Бары ипи генә юк.

3 нче бала: Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә.

Ипи булса табында,

Булдырам мин барсын да!

4 нче бала: Әти ипи үстерә,

Әни ипи пешерә,

Ә мин…мин ипи ашыйм.

Ә аннары ипине

Үзем үстерә башлыйм.

5 нче бала: Ипекәйне әтием

Безнең өчен үстерә.

Ипи безне үстерә,

Рәхәтләнеп үс кенә.

Бигрәк тәмле карасы,

Бигрәк тәмле ага да,

Күмәче дә - бары да.

Сөмбелә: Инде белдек, рәхмәт сезгә,

Рәхмәт ихлас сүзегезгә.

Ипи хезмәт җимеше,

Без белербез икенче.

Кояш: Рәхмәт сезгә, уңган куллы

Абыйлар һәм апалар!

Уңган куллар кешеләргә

Ипекәй ашаталар.

Алып баручы: Дусларым,безгә кунаклар килгнә ахрысы. Кертәбезме?

Балалар: Кертбәез, кертбәез

Кыяр: Хәерле көн, Сөмбелә!

Сөмбелә: Хәлләрең ничек соң. Кыяр дустым?

Кыяр: Хәлем минем бик яхшы,

Уңышлар бик мул булды.

Хуҗам бик тырыш бала,

Түтәле дымлы булды

Гел утап кына торды

(Ишек шакыйлар, помидор керә)

Помидор: Исәнмесез! Хәерле көн, дусларым!

Сөмбелә: Ә син ничек үсәсең, помидор дус?

Помидор: Хуҗабикәнең кызы

Бик тырыш бала булды.

Су сипте, чүп утады,

Шуңа уңыш күп булды.

Бу мәктәптә укыйдыр, дип,

Рәхмәт әйтергә килдем.

Уөган, тырыш, тәртипле дип,

Һәр җирдә сөйләп йөрдем.

(Ишек шакыйлар. Суган керә)

Суган: Исәнмесез, дусларым!

Хәлләрең ничек соң?

Миңа карагыз әле.

Мин матур hәм нинди зур!

Уңышым булды бик мул.

Балалар: Бик яхшы, бик яхшы!

(Ишек шакыйлар, Җиләк керә)

Җиләк: Исәнмесез, дускайлар

Минем исемем җиләк.

Хуҗам бик уңган бала,

Җыйды берничә чиләк.

Рәхмәт әйтим әле диеп,

Мәктәпкә килдем эзләп.

Сөмбелә: Менә нинди уңган, тырыш

Балалар укый бездә

Хезмәт шулай матурлый шул,

Нур балкый йөзегездә.


Алып баручы: ә хәзер без «Зур шалкан» әкиятен сәхнәләштерәбез.

Күрегезче, балалар,

Шалкан быел бик уңган,

Самавыр хәтле булган.

Кем чәчкән бу шалканны?

Балалар: Бабай утырткан анны!

Бабай.

Ай Аллам, вай Аллам!

Каян үскән бу шалкан?!Внеклассное мероприятие Праздник урожая (на татарском языке)

Кайсы ягыннан тартыйм,

Ничек кенә чыгарыйм?

Тукта, әбине чакырыйм әле!

әбисе, әбисе, дим, чык әле монда!

әби Ятып кына торыйм, дисәм,

Тагын нигә чакыра?

Нәрсә булган бу бабайга,

Шалканга карап тора?

Бабай Күр, әбисе, нинди шалкан

үскән безнең бакчада!

Берәгләп тартып чыгарыйк,

Тотын минем аркага!

Алып баручы. әби бабайга,

бабай шалканга тотынган,

тарталар- тарталар,

тартып чыгара алмыйлар икән.

әби Булмый, бабай, туктале,

Кызны чакырыйк әле.

Кызым! Кызым! Гөлзирә!

Кил әле син бирегә!

Кыз Ай, битләрем алланды,

Иреннәрем кызарды.

әбием, тагын нәрсәгә

Мине өйдән чыгардың?

әби

Кара, кызым, күрәмсең:

Шалкан ничек үскәнен!

Бергәләп тартып карыйк,

Бу шалканны чыгарыйк!

Алып баручы. Кыз әбигә, әби бабайга,

бабай шалканга тотынган.

Тарталар- тарталар,

тартып чыгара алмыйлар икән.

Кыз Ай, кулым арыды!

Тартуы авыр ла!

Акбайны чакырыйк,

Булышсын тартырга!

Акбай! Акбай! Кайда син?

Ник бирегә килмисең?

Акбай, булыш, бик авыр

Бу шалканны тартуы!

Акбай Ау-ау-ау! Ни булды монда?

Көн буе саклыйм йортны.

Бер каракны китермим,

Энәгә дә тидермим.

Ау-ау-ау! Нәрсә булды. Гелзирә?

Кыз Тотын минем артыма,

әйдә шалкан тартырга!

Алып баручы. Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга,

бабай шалканга тотынган.

Тарталар- тарталар,

Тартып чыгара алмыйлар икән.

Акбай Ау-ау-ау! Булмый болай!

Шалкан бигрәк зур булган.

Кая син, Мияуҗан?

Ярдәмгә килеп җит .

Мияуҗан

Мияу- мияу- мияу мин,

hәрвакытта уяу мин.

Сөт эчәм, тычкан тотам,

Йокларга бик яратам!

Акбай, Акбай! Ник уяттың мине?

Акбай Бабай шалкан үстергән.

Шалкан гаәҗп зур булган.

Тартып- тартып карыйбыз-

hич чыгара алмыйбыз.

Булыш әле, Мияубикә!

Алып баручы. Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә,

әби бабайга, бабай шалканга тотынган.

Тарталар- тарталар,

Тартып чыгара алмыйлар икән.

Мияуҗан. Мияу- мияу, арыдым!

ә шалкан чыкмый hаман!

Бергә- бергә җиңел булыр,

Ярдәм сорыйк тычканнан.

Тычкан- тычкан, чи-чи-чи!

Син кайларда йөрисең?

hич тимәскә сүз бирәм,

Килсәң иде бирегә!

Тычкан Качып ипи кимердем,

Әллә шуны сиздеңме?

Мияуҗан, ни кирәк?

Чабып килдем тизрәк.

Мияуҗан Бабай үстергән шалкан.

Шалканы бик зур булган!

Тычкан, ярдәмең кирәк,

Тартып чыгарыйк тизрәк!

Алып баручы. Тычкан песигә,песи эткә, эт кызга,

кыз әбиәг, әби бабайга,

бабай шалканга тотынган.

Тарталар- тарталар икән-шалкан килеп тә чыккан!

Шалкан

Бабай чәчте орлыгым,

Сулар сибеп үстерде.

Витаминлы, бик файдалы,

Тәмле булып өлгердем.

Алып баручы: «Эш беткәч уйнарга ярый», - диләр халыкта.


Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Биеп алыйк,әйдә әле;

Котлы булсын. Гөрләп торсын

Сөмбеләнең бәйрәме.

(балалар сәхәэгә чыгып җырны башкаралар.)


Сөмбелә: Барысы өчен рәхмәт сезгә.

Алдагы көннәрд дә

Телибез зур уңышлар,

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез кадерле дуслар!

Сау булыгыз!

Балалар: Сау булыгыз!



© 2010-2022