Урок - игра по татарскому языку на тему Путешествие в страну Татарского языка

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: "Тел" иленә сәяхәт.

Максат: уку елы буенча өйрәнгәннәрне йомгаклау, татар телен өйрәнүгә укучыларның җаваплыгыгын арттыру, укучыларның белемнәрен тикшерү, белгән сорауларын ныгыту, диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү;

-табигатькә мәхәббәт тәрбияләү;

-татар теле авазлары өстендә эш;

Дәрес тибы: дәрес-уен.

Җиһазлау: хикәя төзү өчен рәсемнәр,плакатлар, "карлыгач" сүзе, тактага язылган текст, поезд, тукталышлар.

Дәрес барышы.

Алып баручы: Дуслар хәхер без татар теленә сәяхәткә чыгабыз. Икенче телне өйрәнү җик авыр.Юлда киртәләр бик күп, һәр киртә каршында тукталыш ясыйбыз, биремне үтибез,алга күчәбез. Жюри безгә билгеләр куя.

Хәзер командалар белән танышабыз.

Капитанга сүз бирелә.

Алып баручы: Хәзер поездга утырыгыз. Поезд бара. Менә беренче тукталыш. "Татар теле " тукталышы. Бу тукталышта биремнәр:

1. Бирелгән сүздән яңа сүз яса.

Карлыгач

2. Нинди сораулар беләсез? Мисаллар китерегез.

3. Сүзләргә кушымчалар өстәгез. Сорауны әйтегез.

Мин көз... яратам. Мин кыш... яратам.

Балалар мәктәп... баралар. Урам... ак кар ява.

Алар мәктәп... укыйлар. Балалар тау... баралар.

Кешеләр бакча... яшелчә җыйдылар. Алар кар... Кар бабай ясыйлар.

Алып баручы:

Биремнәр үтәлде. Поездга утырыгыз. Поезд бара. Икенче тукталыш. "Уку" тукталышы.Бу тукталышта биремнәр.

1. Ел фасыллары турында диалогны сайлап сөйләшегез.

2.Берәр ел фасылы турында хикәя төзегез.

3. Ел фасыллары турында шигырьләр сөйләгез.

Алып баручы:

Биремнәр үтәлде. Поездга утырыгыз. Поезд бара. Өченче тукталыш. "Уен, җыр" тукталышы.

1. "Күрсәт әле, үскәнем!" уены.

2. Кыш турында җыр җырлау.

3.Рәсемне җый, нинди ел фасылы икәнен әйт!

Жюри сәяхәткә йогак ясый.

Тукталышлар бетте.

Алып баручы: Дуслар без татар теленә сәяхәт ясадык. Юл катлаулы булса да,Бик кызыклы булды.Алда сезгә тагын да кызыклырак булыр әле. Сезгә бик зур рәхмәт. Кунакларга да зур рәхмәт.


© 2010-2022