Внеклассное мероприятие для начальных классов «Күңелле стартлар»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

, Алып баручы. Кадерле балалар, әтиләр! Барлык балаларны спортландия иленә сәяхәткә чакырам. Минем белән сәяхәткә ике команда чыга. 1 команда - "Ак барс". 2 команда - "Амур" Үзегез белән алыгыз: җитезлекне, кыюлыкны, көчлелекне һәм зирәклекне. Ә хәзер спортландия иленә сәяхәткә кузгалабыз.
1 команда сәламли.
2 команда сәламли.
Алып баручы. Менә командалар очрашты. Аларга алдагы ярышларда зур уңышлар телик.

Ярышлар.


  1. "Кайсы команда җитезрәк?"
Билгеләнгән урынга кадәр йөгереп барып, кире килү, кулдагы тасманы икенче уенчыга тапшыру. Һәр уенда җиңүчегә 1 балл куеп барыла.
  1. "Тупны кәрзингә сал һәм ал!".
Беренче уенчы йөгереп барып тупны кәрзингә сала, эстафетаны тапшыра, икенче уенчы йөгереп барып тупны кәрзиннән ала һәм чираттагы уенчыга тапшыра.
  1. "Сыңар аякта сикереп бар!".
Билгеләнгән урынга кадәр сыңар аякта сикереп барырга, кире килгәндә йөгереп килергә.
  1. "Басмадан егылмыйча".
Әтисе улын аркасына "атландырып" йөгерә, "басмадан" егылмыйча йөгереп үтәргә, билгеләнгән урыннан йөгереп килергә.
  1. "Кыршауларны урап йөгер!"
Каршыга ара калдырып тезелгән кыршаулар арасыннан йөгерергә, килгәндә турыга йөгереп килергә.
  1. "Капчык киеп сикерү".
Билгеләнгән урынга кадәр сикереп барырга һәм әйләнеп килергә.
  1. "Кайсы команда тизрәк?"
Каршыга бер рәткә кеглялар тезеп куелган. Һәр уенчы, туп ыргытып (идәннән тәгәрәтеп), кегляларны аударырга тырыша. Башта бер команда тәгәрәтә, күпме кегля ауган, санала. Аннары икенче команда тәгәрәтә.


  1. "Бәрәңге утырту һәм җыю".
Каршыга ара калдырып кыршаулар тезелә. Кәрзингә кыршау санынча "бәрәңге" салына һәм беренче уенчыга тапшырыла. Сигнал булгач, беренче уенчы һәр "чокыр" саен кәрзиннән "бәрәңге" салып бара. Аннары йөгереп килеп кәрзинне тапшыра, икенче уенчы кәрзингә "бәрәңгеләрне" җыя.
Алып баручы. "Атаң гыйлеме белән мактанма", - дисәләр дә, әтиләрнең тапкырлыгына шатланып алыйкәле. Әтиләргә табышмак әйтәбез. Командалар ял итәләр. Бу ярыш иң тапкыр әтине билгеләргә ярдәм итәр. Көзме, кышмы, язмы, җәйме - Тыңламый, нишләтәсең? Кар-буранда, җил-яңгырда Салмый ул эшләпәсен. (Кадак). Җәй җиттеме - ат артыннан Һич тә калмас, тыраклар. Кыш җиттеме - абзардагы Бер почмакка кунаклар. (Арба).
Агач үгез, өч мөгез. (Сәнәк).
Көтү көткәндә бер елан Арттан калмый шуыша. Син курыкма: чакмый бит ул, Миңа сыер куыша. (Чыбыркы).
Үзе тимер, таш ашый, Селтәнсәң кисә башлый. Артында кала тезем, Уздырмас сиңа үзен. (Чалгы).
Ары йөгерде - сыйпады, Бире йөгерде - сыйпады. Ары килеп, бире килеп, Бер почмакта туктады. (Себерке).
Маңгаенда мөгезе бар, Боргаласаң үкерә. Менеп атлансаң биленә, Җилдән битез йөгерә. (Мотоцикл).
Аттан биек, эттән тәбәнәк. (Ияр).
Ач булса - ята, тук булса - торып утыра. (Капчык).
Авызы юк, теше бар, Ашаганын йоталмый, Кулы белән тоталмый. (Пычак).
Алып баручы. Әтиләр акчаны эшләп таба, ә менә аны саный белә микән? Әйдәгез, баш хисапчыны билгелик. Моның өчен, акча саный - саный, сорауларга җавап бирергә кирәк һәм хисапта да ялгышмаска кирәк.
Сораулар.
  1. Балагыз ничәнче сыйныфта укый?
  2. Аңа ничә яшь?
  3. Аның исеме ничек?
  4. Туган көне кайчан?
  5. Класс җитәкчесенең исеме ничек?
  6. Бүген ничәсе?
  7. Басмадан чәчен тараучы хатын кем?
  8. Кәҗә белән дус малайның исеме ничек?
  9. Тубы суга төшкәч, кем елаган?
  10. Сезнең гаиләдә ничә кеше?

  1. "Көнгерә кебек сикереп".
Зур тупны ике тез арасына кыстырып, төшермичә, билгеләнгән урынга кадәр сикереп барырга, килгәндә тупны кулга тотып йөгерергә.



  1. "Кулларны чалыштырып".
Ике әти, кулларын чалыштырып куеп, бер-берсенә тотыналар. Сигнал булгач, башта бер малайны утыртып билгеләнгән урынга йөгереп киләләр, аннары икенчесен утыртып йөгерәләр.
  1. "Ясалма юлдан бару".
Һәр команданың алдына 4 такта кисәге куела. Шул такталарның икесенә басып, икенчесен алга әзерләп юл ясап, барып кире кайтырга кирәк.








Алып баручы. Иң зирәк әтине ачыклыйк. Кызу темпта сораулар бирелә. Кем белә, шул җавап бирә.
  1. 2008 нче ел Россиядә нинди ел дип игълан ителде? (Гаилә елы).
  2. 2007 нче ел нинди ел иде? (Хәйрия елы).
  3. Һәр ай 30 яки 31 саны белән тәмамлана. Кайсы айда 28 саны бар?
  4. Хоккей командасында ничә уенчы? (18).
  5. Җәйнең беренче аенда үткәрелә торган хезмәт бәйрәме.
  6. Яңа уку елы кайчан башлана?
  7. Шайба белән уйнала торган спорт уены.
  8. Кышның соңгы ае.
  9. Футбол командасында ничә уенчы? (11).
  10. Февральдә ничә көн?

  1. "Чаңгы шуу."
Һәр команданың алдына берәр пар чаңгы куела. Сигнал буенча беренче уенчы чаңгыны кия һәм билгеләнгән урынны әйләнеп килә һәм чаңгыларны икенче уенчыга тапшыра. Кайсы команда беренче булып бетерә, шул җиңүче була.
  1. "Боҗрага туп ату".
Капитаннарга туп бирелә. Сигнал буенча капитаннар тупны боҗрага 5 тапкыр аталар. Кайсы команда күбрәк очко җыя, шул команда җиңүче була.
  1. "Самолет очырту".
Хәзер без самолетлар очыртабыз. Моның өчен әтиләр командадагы һәр уенчыга самолет ясап бирәләр. Ә хәзер самолетларны сынап карыйк. Кайсы команданың самолеты күбрәк боҗрага керә, шул команда җиңүче була.
Алып баручы. Әтиләрнең рәсемгә сәләтләрен дә тикшереп карыйк. Әтиләр күзләрен бәйләп танк рәсемен ясыйлар.
  1. "Дөрес әйт" уены.
Берничә әтинең күзен бәйлиләр. Алар тезелеп торган балалар арасыннан үзләренең балаларын танып әйтергә тиешләр.
Алып баручы. Бәйрәмебез иң тантаналы өлешенә якынлаша. Командаларның нәтиҗәләрен белер вакыт та җитте. Сүз хөкемдарларга бирелә.
© 2010-2022