Внеклассное мероприятие «Әбиләр кичәсе»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Күңгәр урта мәктәбе










Внеклассное мероприятие «Әбиләр кичәсе»











Сыйныф җитәкчесе:

Вәлиуллина

Фәрдия Рафисовна







Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә.


Җыр "Бәйрәм бүген"

Күтәренке күңелле,

Бар да көләч, шат бүген

Күктә кояш елмая

Яшерә алмый шатлыгын.

Тып-тып тама тамчылар,

Җырлап бәйрәм көенә

Бәйрәм бүген, бәйрәм дип

Тамчылар да сөенә.


Җырласы килеп кенә,

Тора бүген безнең дә

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.


Җыр күтәрә күңелне

Бар да көләч, шат бүген

Бүген әби бәйрәме

Сигезенче март бүген.

- Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә кунакта иң зур хөрмәткә, ихтирамга лаек булган кадерле кешеләр - сөйкемле, ягымлы, йомшак күңелле әбиләребез! Исәнмесез! Хәерле көн сезгә! Бугенге кичәдә сезнең барлык кайгы-хәсрәтләрегезне, сызлануларыгызны оныттырып, куңелегез белән яшьлек елларына кайтара алсак, без бик шат булыр идек. Бу очрашу сезнең күңелләрдә матур истәлекләр калдырсын иде. Сезне ихлас кунелдән 8 - Март бәйрәме белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булыгыз. Балаларыгызның, оныкларыгызның бүгенге чыгышы, аларның шигырьләре, жырлары, биюләре, сезгә, әбиләргә, бәйрәм буләгебез булсын.

Рөхсәт итегез кадерлеләребез

Бәйрәмебезне ачарга

Безнең көч белән әзерләнгән

Кичәбезне башларга.

Безнең Дәү әниләребез,

Чал чәчле әбиләребез.

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезнең кадерлеләрегез.

Күңелегездә сезнең кояш яна

Нурлы йөзегездә яз яме,

Җирдә яшәү, җырга әверелсен,

Котлы булсын -дөнья бәйрәме.

Җыр " Бәйрәм бүген"

Кояш көлә, мин елмаям,

8 нче март бүген

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.


Бәйрәм бүген, бәйрәм!-диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын!


Кайсын юам, кайсын җыям,

Чиста булсын, ак булсын.

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә пак булсын.

Әбием! Дәү әнием! Сезнең хакта

Уйласам да , күңелем юана,

Безне сөеп, назлап яратырга

Ярый әле, Сез бар дөньяда.

Акыллы сүз, сабыр күз карашы

Тәмле ризык белән сыйларга,

Кайткан чакта көлеп каршы алырга

Ярый әле, Сез бар дөньяда

Балам баласы - балдан татлы дигән

Хак әйтелгән, дөрес гыйбәрә,

Хөрмәтле әби , Дәү әниләр

Ярый әле, Сез бар дөньяда.

Минем әби бик әйбэт,

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем, дип әйтеп,

Сөеп, иркәп тора.

Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнең әбидән дә эйбәт

Кем бар икән дөньяда?

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сунмәсен, балкып янсын.

Әбиләрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын.

Ак яулыклы, көләч йөзле,

Шат күңелле, әйбәт тә.

Кем ул, диеп сорыйсызмы?-

Дәү әнием, әлбәттә.

Җыр "Әбием"

  1. Дөньяда иң гүзәл, иң матур, нурлы зат

Ул минем әнием -2 тап.

Иң якты кояшым, иң назлы гөлкәем,

Иң якын кешем син

Әбием - җаным син.

2.Кадерләп үстердең, җаныңны биреп син,

Төннәрен йокламый,

Бәхетле булсын дип

3.Тормышта урының гел түрдә әнием.

Алдыңда баш иям

Маягым син минем.

4.Үсеп җиттең диеп, моңайма, әнием

Һаман да мин синең

Шул нәни бәбиең.

Әбием hәркөн безгә

Тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләре белән

Безнең куңелне күрә.

Тәмле бәлеш пешерүче

Дәү әни безнең өйдә.

Аңардан ашарга сорый

Шаян песиебез дә.

Өйгә кайтсам, өй балкыган -

Өйгә нур иңгән!

Ерак жирне якын итеп

Әбием килгән!

Үзен ничек сагынганны

Белгән ул, белгән!

«Күрим эле улымны!» - дип,

Әбием килгән.

Иртән торсам, кояш чыгып,

Нурларын сипкән иде.

Әбиемнең чәе кайнап,

Коймагы пешкән инде.

Яратам әбиемне,

Сөйли ул көлә-көлә.

Укыганын да күрмим,

Миннән кубрәк белә.

Аңламасам аңлата

Татлы тел белән генә.

Яхшы йөр, кеше бул,

Иреш, ди, теләгеңә.

Без сезне бик яратабыз

Бәйрәм белән котлыйбыз!

Буләк итеп сезгә,

Бер матур жыр жырлыйбыз.

Җыр" Әбиемне яратам"

Мин яратам әбиемнең

Тәмле, тәмле ашларын

Матур итеп елмаюын

Ягымлы карашларын -2 тапкыр

Тәмле-тәмле ашларын.


Мин яратам әбиемнең

Җылы, йомшак кулларын

Шул кулларның иркәләп,

Башымнан сыйпауларын

Җылы, йомшак кулларын
башымнан сыйпауларын.


Мин яратам әбиемнең

Чишмәдәй саф тавышын

Чишмәдәй саф тавышында

Челтерәп гөлләр агышын.

Моңлы көйләр агышы

Чишмәдәй саф тавышы.

Бигрәк уңган, бигрәк булган

Безнең Дәү әниебез,

Сине бик тә яратабыз,

Гел бергә булыйк дибез.

Язның беренче бәйрәмен

8 нче март , диләр.

Бәйрәмегез котлы булсын

Кадерле Дәү әниләр Нәни кулларыбыз белән Тик сезгә, диеп кенә Әзерләдек бүләкләрне Бик күп көч куеп менә.

Бергә: КАДЕРЛЕ ӘБИЛӘРЕБЕЗ, ДӘҮ ӘНИЛӘРЕБЕЗ! БӘЙРӘМЕГЕЗ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ. (бүләк бирәләр) (чәй эчү)


-Әбиләр чәй эчә торсын, ә оныклары аларның күңелләрен күрсеннәр. Сыйныф сәгатендә укучылар үзләренең әбиләре турында сочинениеләр язганнар иде. Әйдәгез шуларның кайберләре белән танышып китик әле. (укыйлар) Ә хәзер сезнең өчен 1) Алинә шигырь"Әбием" 2) Булат җыр "Кәләпүш" 3) Инзилә "Кем соң минем әби" Р. Миңнуллин. 4)Саша .Җыр "Үз җырыбыз" 5)Рәзил .Шигырь "Әби" 6) Минем җырлыйсым килә- Кызлар ансамбле чыгышы. 7) Яшьләр биюе. (Татарстан гөлебез" көенә)
-Әти-әниләр өйдә булмаганда оныкларга дәрес хәзерләтү әбиләргә кала. Әйдәгез, карыйк әле, әбиләребезнең белемнәре ничек икән? 1) 20-10, 100*1, 0*12 2) Мәкальләрне дәвам итәргә -Кем эшләми,.... -Тырышкан табар, ... -Уку - энә белән .... 3) Онык сүзендә ничә аваз (4) 4) Русчага тәрҗемә итәргә: мәктәп, укучы кыз, укытучы, китап. 5)Мәсьәлә чишү. Каенда 8 алма бар. 2сен алып ашадылар. Ничә алма калды? ( каенда алма үсми) Яңгыр вакытында карга нинди агачка куна? ( юеш)
-Молодцы, әбиләр! Белемнәрегез "5"лек икән. Һаман да шулай оныкларга булышып, ярдәм итеп, аларның эшләрен күзәтеп торыгыз. -Ә хәзер оныкларны тикшереп карыйк. Алар әбиләре турында кайгыртталармы икән? -Әбиең аш пешерергә җыена, ә син нишлисең? -Әбиең авырып китте, аңа ничек ярдәм итәрсең? -Әбиеңә матур, тәмле сүзләр әйтәсеңме? Ягез, әбиләрегез янына килеп әйтегез әле. -Тылсымчы булсагыз нишләр идегез? -Рәхмәт укучылар. Ә хәзер номерларыбызны дәвам итик.



1) Н.Айгөл шигырь "Ял иттердем әбине" 2) Рәзил җыр "Яшь гармунчы" 3) Саша шигырь"Әбием сабаклары" Вәсимә Хәйруллина 4) Илнара җыр "Әбиемә хат" 5) Ф.Айгөл шигырь 6)Зөһрә белән Инзилә украин биюе.
-Ак яулыклы татар әбиләре. Сез барысын да күрдегез: яхшысын да , яманын да. Ләкин син барыбер татар әбие булып калдың. Ак яулыгыгызны башыгыздан салмадыгыз. Ә иң мөһиме Сезнең Ходай тагаләгә ышанычыгыз саф булып сакланды. Тәсбих тартып, илнең иминлеген , балаларыгызның саулыгын теләп намаз укыйсыз. Теләкләрегез кабул булсын, кадерле әбиләребез.

Җыр "Әбием догалары"

Догалар укый әбием

Теләкләр тели безгә

Аның теләкләре җитә

Бузнең һәрберебезгә

Догалары әбиемнең

Җитә һәрберебезгә.


Догалары әбиемнең

Язып алдым дәфтәргә

Изге сүзләр шәфкать өсти

Иман иңә күңелгә

Догалары әбиемнең

Иман өсти күңелгә


Бисмиллаһ белән башлана

Әбием догалары.

Ул теләгәч алдан беләм

Бар эшемнең уңарын

Бисмиллаһ белән башланган

Бар эшемнең уңарын.

Әби: Раббәнә әтинә фиддүнйә хәсәнәтән үә фил әхыйрәти хәсәнәтән үә кыйнә гәзәбәннәр. Биррәхмәтикә я әрхәм рәхимин, әмин.

Бисмиллаһ белән башланган

Бар эшемнең уңарын.


Әби: Әй раббым! Безгә дөньяда вә ахирәттә дә матурлык вә гүзәллек бир, җәхәннәм газабыннан сакла!


  • Ә хәзер Ф.Яруллинның бер шигырен тыңлап китик "Кечкенә кеше"




Илнара: Әнисе әйтәөлкән кызына:

Гөлназ: -Ипи юк икән, әтиен тузына.

Көзгең читкә ат, ипи алып кайт.

Берүк тиз-тиз йөр, аш пешә хәзер.

Илнара: Кыз ачу белән атты көзгесен,

Чакырып кертте үзенең энесен:

Ф.Айгөл: -Бар әле, энем, кибеткә сыпырт.

Ипи алып кайт...

Илнара: Тәрәзә ачып дәште энесе,

Урамда уйный иде сеңлесе:

Булат: -Әй, син, чикерткә,

Йөгер кибеткә.

Н.Айгөл: -Нигә?

Булат: -Ипигә, ипи юк өйдә.

Илнара: Шап-шап сикереп, керде йөгереп

Сеңел-"Чикерткә".

Әйтте:

Н.Айгөл: "Әбекәй,йөгереп кенә

Барчы кибеткә".

Илнара: Әби нишләсен?- (Әби- Саша)

Киде бишмәтен,

Алды таягын-

Сөйрәп аягын,

Китте кибеткә,

Әйтми "эһ"дип тә.

- Балалар, әбиләребезнең куллары жылы, йомшак, алай гына да түгел, алтын да! Алар үзләренең куңел жылылыгын кушып безгә бияләй, оекбашлар бәйлилэр. Шул бияләй, оекбашларнын җылысы аша әбиләребезнен җан җылысы безгә дэ күчә. Шуңа да нинди көчле суыкларда да безнең кул-аякларыбыз туңмый, җылы тора. Игелекле җаннары өчен мең рәхмәт аларга.

-Ә хәзер "Кулыннан таны" дигән уен уйнап китик. ( Күз бәйләп балалар кулдан әбиләрен таныйлар) Концерт номерлары. 1) Гөлназ башкаруында шигырь "Әбием" Фирая Зыятдинова сүзләре. 2) Ритмик бию "Кояшым" 3) Булат шигырь "Хәйләкәрләр" 4)Н.Айгөл-Алинә "Без биибез" җыры 5)Зөһрә шигырь "Молодец минем әби" 6) Гөлназ, Рәзил, Булат, Ф.Айгөл татар биюе . 7) Илнара шигырь "Сез кирәк" Ф.Яруллин
-Хөрмәтле әбиләребез, дәү әбиләребез! Сез тыйнак та, сөйкемле дә. Сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме. Дөнья йөген сез күтәргәнсез, гаилә учагын сүндермичәсез балкытып торасыз.
Сәламәтлек ташламасын сезне, Һәр көнегез үтсен шатлыкта. Яшәү яме, дөнья иминлеге Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

Җыр "РӘХМӘТ СЕЗГӘ, ӘБИЛӘР! "

Иң йомшак куллар, иң көчле иңнәр.

Тик әбиләрдә. юк аңа тиңнәр.

Әбиләр күзе- иң матур күзләр,

Әбиләр сүзе- иң назлы сүзләр.


Алар бирәләр иң дөрес киңәш,

Алар булалар иң якын сердәш.

Иң нечкә күңел, иң саф зур йөрәк

Иң кайнар сөю, иң изге теләк.


Иң җылы куен, тик әбиләрдә

Бәхет бар алар булган өйләрдә.

Иң нечкә күңел, иң саф зур йөрәк

Әбиләр рәхмәт, мең рәхмәт сезгә.

























  1. Сез сугыштан соңгы авыр елларда укыткансыз. Аларга белем битүе авыр булдымы?
  2. Сез оныкларыгызның нинди булуын телисез?
  3. Тормышыгызда иң шатлыклы көнегезне сөйләгез әле.
  4. Сез мәктәптә ничә ел укыдыгыз? Ул вакытта уку авыр идеме?
  5. Оныкларыгыз сезне һәрвакытта да тыңлыймы? Сүзегезне үтәмәгәндә сез аларга нинди җаза бирәсез?
  6. Сез оныкларыгызның нинди булуларын телисез?
  7. Сез кем булырга хыялландыгыз? Сез тормыштан канәгатьме?
  8. Безгә бер гыйбрәтле хәл сөйләгез әле.
  9. Сез кайчан әби булдыгыз? Сез бәхетле әбиме?
  10. Әгәр дә сез тылсымчы булсагыз нәрсә эшләр идегез?

Эби кузлеген эзли,

Кайда икэнен белми,

Эби кузлеген эзли.

Кузлеге бит кулында,

Эммэ ул аны сизми.

-Эби,эби,- дим ана,

Каршысына ук килеп,

Жайлы булыр эзлэргэ,

Кузлегенне ки элек.

Эби кузлеген кия,

Узе елмаеп колэ.

-Рэхмэт, табып бирден,- ди,

Аркамнан соя-соя.

Эниемнен энисе -

Эбием булла минем,

Эби генэ тугел эле,

Ул минем дэу энием.

Ак ефэктэй чэчлэрен

Ул тарап куя уреп,

Чисталыкка ойрэнэм

Мин дэ анардан куреп.

Тэмле ашлар пешерэ,

Матур голлэр устерэ.

Оебезнен нуры ул

Барыбыздан олы ул.

Жылы оек, биялэй

Бэйли безгэ коз житкэч,

Мин дэ ана булэклэр

Алырмын усеп житкэч.

2 нче ярышыбыз "Сорау бирер нәниләр,ни диярләр әбиләр" дип атала.Мин табышмак укыйм.Ә сез ,дәү әниләр,җавапны тизрәк әйтергә тырышыгыз.

1.-Ул бөтен өйдә дә бар.

-Аны әниләр ясый.

-Зур да, уртача да, кечкенә дә була.

-Усал малайлар аның белән сугыша.

-Күбрәк ашаганнан соң,әтиләр шуңа таяна,кайчагында ,аңа чумып,гырлап та китә.

-Әниләр аның белән уйнамаска куша.

-Авылда ул һәрвакыт түрдә була,ә шәһәрдә аңа игътибар аз.

-Ул йомшак та,бик йомшак та була.

-Ялгыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата (мендәр)

2.-Ул үзе бик кирәкле әйбер.

-Ике колагы,бер борыны бар

-Ул бик күп төрле була.

-Бик матур итеп бизәлгәннәре дә бар.

-Аны бигрәк тә әбиләр,бабайлар ярата.

-Ул -өстәлнең бизәге.

-Аңа күмер дә салалар,кайсыларын электр утына да тоташтыралар.

-Ул булса,чәй эчүләре дә күңелле.(Самовар)

3.Ул һәммә кешедә дә бар.

-Картларда сүлпәнрәк,яшьләрдә көчлерәк.Кем белә,бәлки киресенчәдер.

-Ул шатландыра да,көендерә дә.

-Бер караштан туа,озак еллар яши.

-Аннан башка яшәп булмый.

-Венера Ганиева да шулай дип җырлый.(Мәхәббәт)

4. -Аны камыр белән иттән ясыйлар.

-Башта зур камыр,аннары кечкенә камыр ясыйлар.

-Аны ясау бер кешегә генә озакка китә.

-Мин аны ясый беләм,бигрәк тә санарга яратам.

-Аңа яраткан кеше борыч та сала.(пилмән)

5.-Ул татар халкының милли ашамлыгы.

-Кунаклар килгәндә пешерелә.

-Түгәрәк була.

-Өстенә тәмле әйберләр сибәләр.

-Эчендә дә тәмле әйберләр күп:дөге,йомырка,йөзем,кызыл эремчек.

-Ул катлы-катлы була. (гөбәдия)

-Ә хәзер ярыш нәниләребез өчен булыр.Мин сезгә сораулар әйтәм,ә сез җавап бирегез.

1.Ул елга бер генә килә,аны һәркем көтеп ала.(туган көн)

2.Үзе кечкенә генә,вакыт-вакыт елап та ала.Шулай да аны һәркем ярата.(бала)

3.Тәмле ашлар пешерә,җылы оекбашлар бәйли.(дәү әни)

4.Аның белән һәр бала уйнарга ярата.(уенчык)

5.Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен иң кадерле,иң ягымлы кеше.(әни)


© 2010-2022