Технологическая карта урока по татарскому языку по теме Үткән заман хикәя фигыль (2 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Рәхмәтуллина Миләүшә Хәсән кызы

ГКК дәресенең технологик картасы


Тема: -ды/-де, ты/-те кушымчалары. Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

Дәрес тибы: ГКК

Дәрес максатлары:
1.Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

- Билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын дөрес ялгау, сөйләмдә дөрес кулану;

- Иптәшеңнең, үзеңнең эшләгән эшләреңне билгеле үткән заманда әйтә белү.
2.Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

- Укучыларның хәтерен, фикерләү сәләтен, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белүне, әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белүне үстерү. 3.Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе): - Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.
Җиһазлау: дәреслек (39 нчы бит); методик ярдәмлек (15-16 нчы битләр), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; сүзләр һәм кушымчалар язылган карточкалар, өй рәсемнәре, ноутбук













Дәрес барышының технологик картасы

Дәрес этапларының төп максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре



Оештыру

Уңай психологик халәт тудыру, дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү.

Укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

- Хәерле көн, укучылар!

Күңелләребез күтәренке булсын өчен җыр да җырлап китик

Дәрескә игътибарлы булу.

- Хәерле көн!

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн безгә!

Хәерле көн сезгә!

"Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җырын җырлау

КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү


Актуальләштерү.

Укытучы өчен максат:

Билгеле үткән заман хикәя фигыль. -ды/-де, ты/-те кушымчалары турында элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру;

Укучылар өчен максат: бирелгән фигыльләр арасыннан артык аерып, сәбәбен аңлата алу;

Фигыльнең соравын , кушымча ялгану үзенчәлекләрен китереп чыгару.

Аудирование оештыру.

1. Прослушайте и укажите лишнее слово в логическом.

  • Ни өчен шулай уйлыйсыз?

  • Ә калган сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?

  • Нишләде соравына җавап биргәндә сүзләргә нинди кушымча ялгана?

2.Прослушайте и укажите слова, отвечающие на вопрос нишләде?

3. Укучылар, әйдәгез шушы сүзләр белән бер-берегезгә сораулар бирегез әле


1.Ишетеп аңлау күнегүләрендә куелган биремне дөрес үтәү. 2. Фигыльләр арасыннан бара сүзенең артык, нишли соравына җавап икәнен бигелиләр
Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең сорауларын, ясалышын аңлаталар
3. Парларда бер берсенә сорау бирәләр, җавап кайтаралар

Т-б: проблеманы билгеләү, аны чишү өчен алгоритмны булдыру;

логик фикерләүне үстерү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу, куелган проблеманы чишү.

Р: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү.

К: әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белүне үстерү.


Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү.

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү.

1.Нужно определить: какое слово в каком домике живёт)

Почему?

2.Әйтегез әле, сүзләргә кайчан -ды /-де, ә кайчан -ты/ -те кушымчаларын ялгыйбыз? (Скажите: когда прибавляем -ды /-де, а когда -ты/ -те?)

Индивидуаль бирем

Выдели окончания у глаголов

Барды, сикерде, язды, кайтты, йөгерде, уйнады.

Аның эшен 1 укучы тикшерер

3. Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшүне дәвам итәбез?


1.Өй рәсемнәре астына сүзләрне беркетәләр, сәбәбен аңлаталар
2.Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең кушымчалары ялгану очракларын искә төшерәләр 3 Укучыларның дәрес максатын билгелиләр: ­- Научиться правильно образовывать глаголы прошедшего времени и употреблять их в речи.

Т-б: логик фикерләүне үстерү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу, куелган проблеманы чишү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

К. : коллектив фикер алышуда катнашу, укытучы белән берлектә эшчәнлекне планлаштыру

ШУУГ: яңа белемгә кызыксыну белдерү






Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы өчен максат:

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең турында белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: билгеле үткән заман фигыльләр турындагы белемнәрне камилләштерү, практик куллана белү.

1.Дәреслек белән эш. Угадай что сделал Гали?

2. Дәфтәрләрне ачабыз, числоны язып куябыз. Иң матур җөмләләрне дәфтәргә язып куябыз.

3.Спроси у друга , выполнил ли он эти действия? Для этого вспомним вопросительные частицы (слово + мы/ ме)

3.Ситуатив күнегүләр оештыру.

-Если эти действия выполнил не Гали, а ты, то как об этом скажешь?

1.Дәреслектәге рәсемнәр буенча җөмләләр төзеп әйтәләр, хаталар булса төзәтәләр

2. Дәфтәргә җөмләләр язып куялар

3.Укучыларның җаваплары

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, объектларны чагыштыру, куелган проблеманы чишү алгоритмын булдыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү, әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аның фикенерә туры килерлек җавап бирә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу



Рефлексия.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау.

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Рефлексия.

1.Дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Нәрсә исегездә калды? (Что важного из изученного на уроке вы запомнили?)

2.Үткән заман хикәя фигыль кушымчалары нинди?

3.Кушымчаларны нәрсәгә ялгыйбыз? (К чему прибавляем окончание прошедшего времени?)

Балаларның җаваплары


ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү, уку хезмәтенә уңай карашта калу






Өй эше Дәрестә алган белемнәрне ныгыту Өй эшен аңлату

Сайлап алалар:

1 в) 39 нчы бит, 5 нче күнегү

2 в) 40 нчы бит, 6 күнегү

РУУГ: үз уку эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру


Үзбәя

Укытучы өчен максат: белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү
зеленый смайлик - я работал очень активно; желтый смайлик - принимал участие на уроке, но нужно быть активнее; красный смайлик - принимал участие на уроке по вызову учителя.)
2.Белемнәрне бәяләү.

РУУГ: дәрестәге эшчәнлекне бәяләү













© 2010-2022