Изгелек җирдә ятмый

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Игелек сәгате " Изгелек җирдә ятмый"

Максат: укучыларны изгелек хисләре белән таныштыру.

Бурычлар: "изгелек" сүзенең мәгънәсенә төшендерү, яхшы эш эшләргә омтылыш тәрбияләү, әдәпле сүзләр һәм аларны куллану турында белемнәрен, күнекмәләрен ныгыту

Әйләнә - тирәдәгеләрнең һәм үзләренең эшләренә дөрес бәя бирергә өйрәтү, матур, дөрес сөйләм культурасы үстерү өстендә эшләү

Әйләнә -тирәдәгеләргә хөрмәт, игелекле мөнәсәбәт, яхшы эшләр эшләргә сәләтле кешеләр тәрбияләүне дәвам итү.

Җиһазлар: копьютер, экран, магнитлы такта, проектор,шар, чәчәкләр, ваза, кояш рәсеме, йөрәк рәсемнәре, буклетлар, медаль

Дәрес барышы:

  • Хәерле көн укучылар! Мин, Шәмсиева Гөлназ Миннегәрәй кызы Сезнең белән очрашуыма бик шатмын. Сезгә хәерле көн дип эндәшәләр икән, димәк сезгә чын йөрәктән яхшы кәеф, сәламәтлек, шатлык телиләр. Ә безнең йөрәкләребез яхшы күңелле, эчкерсез кешеләргә һәрвакыт ачык

  • Без бүген сезнең белән " Изгелек җирдә ятмый" дигән темага сөйләшербез.

Әйдәгез,барыбыз да матур итеп басып,кулга-кул тотышыйк, бер-беребезгә елмайыйк та зуритеп кояш ясыйк . Куллардан-кулларга җылылык, күңелдән-күңелгә рәхәтлек йөгерде, йөзләргә

якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирә дә инде.

Мин сезгә бер шигырь укып китәм.

Ходай безне яраткан,

Төрле җиргә тараткан.

Акыл биргән, тел биргән,

Иман биргән, дин биргән.

Кояш биргән , Ай биргән,
Җир дигән зур табынга
Нигъмәтләрен бай биргән.
Эшләр өчен кул биргән,

Сайлар өчен юл биргән.

Килгән кадәр кулыңнан

Яхшылыклар кыл дигән.

Бүгенге сөйләшүнең символы - Кояш. Кояш ул бөтен җир шарын яктырта, җылыта, һәркем аның җылы нурларында иркәләнә, аның һәр нуры изгелек нуры.

  • Балалар, ә сез кешеләрдәге нинди сыйфатларны беләсез? (игелекле, батыр, акыллы, җаваплы, ярдәмчел, игътибарлы) (2слайд)

  • Бик дөрес. Рәхмәт. Менә бүген без сезнең белән игелеклелек, әдәплелек, мәрхәмәтлелек турында сөйләшербез. Бу сыйфатлар бер -берсе белән һәрвакыт янәшә йөри.

  • Әйтегез әле, нинди кеше игелекле кеше була? ( Үзе турында гына түгел, башкалар турында да уйлаучы, кайгыртучы кеше, яхшылык теләүче кеше)

Укучылар, игелекле сүзләр кешеләргә күтәренке яхшы кәеф бүләк итә, елмаерга мәҗбүр итә.

- Игелекле - игелек китерә торган, ярдәмчел, киң күңелле. Яхшы, изге, файдалы. Бәрәкәтле - дигән аңлатма бирелгән Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә. ( 3 слайд)


  • Сез ничек уйлыйсыз, җир йөзендә нәрсә күбрәк: яхшылыкмы, начарлыкмы? (Яхшылык)

  • Элек - электән кешеләр яхшылыкка, изге эшләргә омтылганнар, начарлыкны күрә алмаганнар. Һәм уйларын мәкальләрдә күрсәткәннәр, ә мәкальләр халыкның зирәклеген, акылын күрсәтеп авыздан -авызга күчеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр.

Сез экранда мәкальләр күрәсез. Тик алар буталганнар.. Сезгә аларны тәртипләп җыярга кирәк. (4 слайд)


Изгелек ит тә - суга сал, балык белмәсә халык белер.

Игелекле эшнең иртәсе-киче юк

Изгелек эшен озакка сузарга ярамый.

Изгелек иткән юлда калмас.

Изгелек итә алмасаң, яманлык кылма.

Олылар сүзен тынламасаң, изгелек күрмәссең.

Укучылар, изге эшләр кешене нинди итә? (Матур, сөйкемле, көләч, бәхетле)

Яхшы эшләр эшләргә этәрүче беренче адым - ул яхшы сүзләр.

Әйдәгез яхшы сүзләрне язып бетерик әле. ( 5 слайд)


  1. Сәлам юллыйм мин һәркөн:

Туган телемдә "Хәерле көн!"


  1. Тәмле ризыклар пешерә

Безгә бит нинди рәхәт

Чын йөрәктән әйтәбез без:

"Тәмле булды, әни, рәхмәт!"

  1. Җиргә төшкәч, бияләе,

Гафур алып биргән иде,

  • Динә аңа:

  • Рәхмәт, -диде

  1. Аерылышканда, биреп кул

Без әйтәбез: "Дустым, сау бул!"

  1. Ялгышкан вакытлар да була бит

Әйтәбез шунда: "Зинһар, гафу ит!

Тылсымлы сүзеңне кызганма,

Син,дустым,сөйләшкәндә.

Ягымлы һәм мөлаем бул,

Кешегә эндәшкәндә! (6 слайд)

Ә хәзер әйдәгез бер - беребезгә матур сүзләр әйтәбез. ( Укучылар түгәрәккә басалар, бер -берсенә шар бирәләр һәм матур сүзләр әйтәләр. Мәсәлән, син акыллы, син тырыш, син уңган һ.б)

Рәхмәт,сезгә, утырыгыз. Балалар, сез әкият укырга яратасызмы? Менә мин сезгә әкият геройларының сыйфатларын әйтәм, сез аларның исемнәрен әйтегез.


  1. Мин урман артында яшәүче әбиемне бик яратам. Һәрвакыт аның хәлен белеп, күчтәнәчкә кабартмалар илтәм. (Кызыл калфак) ( 7 слайд)

  2. Мин хуҗама авырлыклар килгәндә, һәрвакыт аның янында. Аның бәхете өчен миңа кеше ашаучы белән очрашырга туры килде. (Итекле мәче)

  3. Яраткан әтиемне бәладан коткарыр өчен мин, ал чәчәк хуҗасы - Албасты утравына киттем. (Настенька)

  4. Буем уймак чаклы гына булса да, мин карлыгачны коткардым. (Уймак кыз)

Җавапларыгыз өчен рәхмәт, балалар. Ә хәзер без сезнең белән сез эшләгән яхшылыкларны берәмтекләп җыярбыз. Сезнең алдыгызда чәчәкләр бар. Шул чәчәкләргә үзегез эшләгән бер яхшы эшегез турында языгыз. Соңыннан без аларны менә шушы матур вазага җыярбыз.

Рәхмәт, балалар. Бу сезнең яхшы эшләрегезнең бер бөртеге генә, тик күрәсезме нинди матур гөлләр бәйләме барлыкка килде. Сезнең игелекле эшләрегездән шушындый зур бәйләмнәр тагын да күбрәк булыр дип ышанып калам

Һич яхшылык эшли алмасаң син

Кешеләргә бик - бик теләп тә, -

Яхшы теләк телә,

Ул да кайчак,

Зур көч өстәп куя йөрәккә.

Һәрвакыт игелекле кешеләр булыгыз. Классташларың белән дус - тату булу - үзе үк яхшы гамәл. Мин сезгә Дуслык кануннарын укырга тәкъдим итәм.

  1. слайд)


  1. Дустыңны үртәмә, түбәнсетмә, авырлык килгәндә ярдәм ит.

  2. Шатлыгыңны дустың белән бүлешә бел.

  3. Дустыңның кимчелекләреннән көлмә.

  4. Дустыңны киеменә карап түгел, яхшы сыйфатларына карап сайла.

  5. Хаталарыңны таный бел, тәнкыйтьне дөрес аңла.

  6. Дустыңны бер вакытта да сатма.

    1. Кешеләргә игътибарлы, шәфкатьле, миһербанлы бул.

    2. Табигатькә, хайваннарга карата мәрхәмәтле бул.

    3. Һәр көн игелекле гамәлләр кыл, изге эшләр башкар.

    4. Яхшылык барысын да җиңәчәк.

    5. Кылган эшләрең белән мактанып йөрмә.

(Буклетлар таратыла)

Балалар, бу кагыйдәләрне онытмагыз, укып кабатлап торыгыз, шул вакытта сезнең арада чын дуслык урнашыр.

Кешеләрнең үз - үзләрен тотышларын, эшләрен сөйләү, гаепләү бик җиңел. Сез менә бу балаларның хаталарын табып әйтегез әле, алар урынында сез нишләр идегез?


  1. Миләүшә әнисенә зарлана: "Урамда бер начар малай бар. Ул һәрвакыт миңа "Миләш" дип эндәшә" -ди. "Ә син аңа ничек эндәшәсең?" - дип сорый әнисе. Мин аңа: "Әй син!" дип кычкырам дип җавап бирә кыз.

  2. Мәктәп коридорында берничә укытучы сөйләшеп тора. Рияз үтеп барышлый үзенең сыйныф җитәкчесен Фәйрүзә Әхтәм кызын күреп алды да "Исәнмесез, Фәйрүзә Әхтәмовна!" дип исәнләшеп үтеп китте.

Бу укучыларның хаталарын төзәтегез.

Балалар, кем үзен яхшы күңелле, игелекле бала дип уйлый. Кулларыгызны күтәрегез әле. Мин сезгә җавап язар өчен чәчәкләр таратам, сез сыйныфыгыздагы иң игелекле укучыны языгыз. ("Сыйныфтагы иң игелекле укучы" дигән медаль тапшырыла).

Сез мультфильм яратасызмы? Әйдәгез хәзер сезгә таныш бер герой белән очрашабыз. Сүзләрен белсәгез кушылып җырлый да аласыз.

Видеоролик "Если добрый ты..."

Балалар, йөрәк рәсемнәренә бер яхшы сүз языгыз һәм аны күршегез белән алышыгыз.

Очрашуны минем Р.Миңнуллинның "Яхшылык" дигән шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә.

Яшәү безгә авыр булыр иде

Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта.

Укучылар сезгә бик зур рәхмәт. Зур уңышлар сезгә!



© 2010-2022