Внеклассное мероприятие на тему «Хуш киләсең»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Внеклассное мероприятие на тему «Хуш киләсең»


(Музыка астында балалар залга керәләр һәм чыршы әйләнәсенә тезелеп басалар.)

Алып баручы:

Әй Яңа ел, әй Яңа ел,

Кил син безгә тиз(е)рәк.

Җыйналышып түгәрәккә.

Басыйк, дуслар, бергәләп.

1 нче бала:

Килеп җитте кыш та,

Ай-яй салкын тышта.

Өч ай торыр торса,

Аның гомере кыска.

2 нче бала:

Салкын кыш килде,

Ак карлар яуды.

Буран уйнады,

Таулар ясады.

3 нче бала.:

Кыш килде акка төренеп,

Җир өстен сөеп кенә.

Тау битләрен сыйпап үтте,

Ак көртләр өеп кенә.

4 нче бала.:

Кышның яме - энҗе карлар,

Кырларда мамык юрган.

Табигатьнең һәр почмагы

Ак бизәк белән тулган.

5 нче бала.:

Җем-җем иткән йолдыз белән

Тулган төнге саф һава.

Ә көндез ап - ак чәчәктәй

Ябалак карлар ява.

5(а) нчы бала. (Наташа сөйли)

«Чыршы янында » җыры башкарыла. (Нәни йөрәккә зур бүләк дискасы)

6 нчы бала.:

Җырлыйбыз, биибез,

Зурлыйбыз Яңа елны.

Яңа елда яңа утлар

Яктыртсын барыр юлны.

6(а) нчы бала: ( Ваня сөйли)

Алып баручы:

Балалар, чыршыбыз бигрәк матур бизәлгән. Әйдәгез, бергәләп, чыршыны карап чыгыйк әле. Бигрәк матур икән чыршыбыз, ләкин утлары кабынмаган. Ягез әле, бергәләп чыршыбызны кабызыйк.

Бергә:

Бер, ике, өч, чыршы, янып кит! (Чыршының утлары кабына.)

Алып баручы:

Менә чыршыбыз тагын да ямьләнеп китте. Анда төрле утлар нурларын сипте!

7 нче бала.:

Исәнме, чыршы, исәнме!

Тагын да бер ел үтте.

Күңелле чыршы бәйрәмен!

Балалар күптән көтте.

8 нче бала.:

Нинди генә уенчыклар

Муенсалар юк анда.

Серле шар һәм алмалар

Бөреләр дә бар анда.

9 нчы бала.:

Күрегез безнең чыршыны

Ничек матур киенгән

Безгә бәйрәм ясар өчен

Урманнан безгә килгән

10 нчы бала. Сиңа карап сокланабыз, Сиңа карап биибез. Әйдә әле, бергәләшеп, Бер әйләнеп җырлыйбыз.

«Кыш бабай» җыры башкарыла. (Нәни йөрәккә зур бүләк дискасы)

Алып баручы:

Чү, балалар, туктагыз, тынычлыкны саклагыз.

Яңа ел әкиятенең могҗизасын тыңлагыз.

Урманда җыр җырлап Карчәчәк йөри (кулында курай).


Мин Карчәчәк, Карчәчәк, Яшим урманда бик шәп. Җәнлекләр белән мин дус, Гомерләрем узмый буш. Куяннар һәм аюлар Килә миңа киңәшкә. Миңа авырлык килсә, Алар килә иптәшкә.
Карчәчәк (сөйли):

Кыш бабай курай бирде,

Ул бик тылсымлы, диде.

Курай тавышын ишетсәм

Килеп җитәрмен, диде.

Алып баручы:

Урманда салкын һава,

Ап-ак йомшак кар ява

Үзенең матур җырларын

Карчәчәк җырлап ала.

Җыр: "Чыршы яшел тунын киеп" җыры башкарыла. (Нәни йөрәккә зур бүләк дискасы)

Алып баручы:

Җыр белән онытылып,

Курай бүкәндә кала.

(Кинәт бу аланга хәйләкәр Төлкебикә килеп керә һәм күзе бүкәндәге курайга төшә.)

Төлкебикә. Бу нинди әйбер икән, мин моны алыйм микән?

(Кулына алып, каранып торганда, Төлкебикә янына Карга килә.)

Карга.

Ал син аны, Төлкебикә,

Тылсымлы курай бит ул.

Кыш бабайдан Карчәчәккә

Бирелгән бүләк бит ул.

Кушкан аңа Кыш бабай

Курайны уйнатырга.

Шуны ишеткәч Кыш бабай

Килә, ди, балаларга.

Төлкебикә.

Бик шәп булыр, курайны үземә алыйм әле.

Киңәш кирәк дуслардан -

Бүрегә барыйм әле.

(Төлкебикә китә, шул вакытта Карчәчәк, исенә төшереп, курайны эзли башлый.)

Карчәчәк.

И Ходаем, кая киткән?

Курайкаем югалган.

Шушы бүкәндә иде бит

Кем эше икән, кем алган?

Барыйм тизрәк дусларыма -

Ярдәм сорап куяннарга -

Алар күрмәдеме икән,

Кем алып киткән икән?

Ау! Куяннар, ау!..

Карчәчәк.

Ау, куянкайлар! Сез кайда?

Ярдәм итегез миңа!

(Куян Карчәчәк янына йөгереп килә.)

Куян.

Нәрсә булды, Карчәчәк?

Ник торасың аптырап?

Карчәчәк.

Бар иде минем кураем,

Кем алды икән шуны?

Куян:

Мин беләм: курайны

Төлкебикә алды аны,

Урманга кереп югалды,

Бүрегә ул юл алды.

Карчәчәк.

Белдем серне дуслардан,

Китик эзләп бу юлдан.

(Карчәчәк белән куяннар Төлкебикәне эзләргә китәләр.)

Алып баручы.

Кинәт буран котырды.

Юлны карлар тутырды.

(Музыка яңгырый. Чыршы әйләнәсендә буран әйләнә, бөтерелә, бии дә аннары китә. Карчәчәк белән куяннар керә.)

Карчәчәк.

Бөтен юллар карланды,

Төлке эзе калмады.

Нишләргә соң, чара юк...

(Карчәчәк, борчылып, бүкәнгә утыра, куяннар аны юаталар. Бии-бии Аю килеп чыга.)

Аю.

Карчәчәк, син борчылма,

Дусларың бар яныңда.

Без юл салып барырбыз,

Төлкене без табарбыз.

Тылсымлы кураеңны

Барыбер табып алырбыз. (Бергә чыршы артына китәләр.)

(Төлкебикә Бүре белән очраша.)

Төлкебикә:

Бүре дускай, тукта әле,

Миндә табыш бар...

Уйната алсак курайны,

Бер баербыз бу айны.

Кыш бабай йөгереп килер,

Безгә бүләкләр бирер.

Бүре:

Тукта, тукта, бир әле,

Мин өреп карыйм әле,

Барып чыкса, шәп булыр,

Безнең тамак тук булыр.

Алып баручы:

Алай өреп карый ул,

Болай өреп карый ул.

Төлкебикә.

Бир әле миңа тизрәк,

Синнән буламыни ул?!

Бүре.

Кем көчлерәк? Төлкебикә,

Син калырсың көлкегә.

Төлкебикә.

Калмам, калмам. Көч тә,

Хәйлә дә бар Төлкедә. (Тартыша башлый­лар.)

(Тавыш ишетеп дуслары белән Карчәчәк килеп чыга.)

Карчәчәк. Ә-ә-ә, менә кайда алар, безне күрмиләр дә. Туктагыз яхшы чакта! Бирегез кураемны. Мин уйный баш­лыйм аны. Тылсымлы курай шул ул, явызларга уйнамый.

Төлкебикә.

Юк, юк, Карчәчәк дускай,

Без тик шаярдык кына.

Бүре.

Балаларга бүләк булгач,

Без тик шатландык кына.

Карчәчәк.

Алай булгач ашыгыйк,

Вакыт уздырмыйк юкка,

Безне балалар көтә.

(Төлке белән Бүрегә карап.)

Каршы түгел алырга сезне дә үзебез белән,

Тик сез безне чанада тартып алып барсагыз.

Бүре.

Без бик шатбыз бу эшкә,

Сынатмабыз һәр эштә.

Биербез дә, җырларбыз,

Бергә күңел ачарбыз.

(Барысы да юлга кузгалалар.)

(Чыршыны бер әйләнеп туктыйлар.)

Карчәчәк.

Исәнмесез, балалар!

Сезгә кунакка килдек,

Сезнең чыршы бәйрәмегез

Күңелле үтсен, дидек.

Алып баручы (Карчәчәккә карап.)

Кыш бабай да юк бит әле,

тизрәк чакырыйк аны.

Хәзер килеп җитәр ул,

уйнатсаң кураеңны.

(Карчәчәк курайда уйный. Кыш бабай керә.)

Кыш бабай.

Исәнмесез, балакайлар,

Юксынмагыз, килдем мин.

Миннән башка бәйрәм булмас

Көтәсездер, дидем мин.

Күрәм, чыршыгыз бизәлгән,

Сез дә үсеп җиткәнсез.

Рәхмәт сезгә, балалар,

Мине сагынып көткәнсез!

Әйдә, килегез тизрәк,

Ясыйк матур түгәрәк.

Сезгә кунаклар килгән,

Уйныйк, җырлыйк бергәләп!

"Кыш бабай"җыры башкарыла.(Сабыйларга бүләк дискасы).

Кыш бабай.

Сез, балалар, әйтегезче,

Куркасызмы салкыннан?

Балалар.

Юк, юк!

Кыш бабай

Кил әле миңа таба,

Тотып карыйм кулыңнан.

Кулыгызга,борыныгызга

Кар бөртеге кудырам

Кем миннән качып өлгерми-

Салкын өреп туңдырам

("Туңдырам» уены уйнала. Балалар түгәрәккә басалар, кулларын алга сузалар).

"Тотылган" укучы алга чыга.

"Җылы куллы кыш бабай" шигыре

Кыш бабайның куллары

Салкын диеп уйладым.

Башымнан сөйгән иде,

Чак- чак "эреп" куймадым.

Җылы икән, бик җылы

Кыш бабайның куллары

Шуңа күрә гел актыр

Аның барыр юллары.

Кыш бабай.

Әйлән-бәйлән уйнадык,

Биедек тә, җырладык.

Инде хәзер балалар,

Шигырь сөйләп карарлар.

(Балалар шигырьләр сөйлиләр.)

Кайда яши Кыш бабай?

Ак карларга төренеп,

Кыш килә сөендереп.

Ак кышлар белән бергә

Кыш бабай килә безгә.

Кайда яши икән ул?

Нәрсә ашый икән ул?

Кайда соң аның йорты?

Бар микән аның аты?

Мәктәпкә йөргән микән?

Җәй көне нишли икән?

Кыш бабай безгә килсә,

Кунак итәм,Алла бирсә.

Сорау биреп үзенә,

Җавап алам үземә.

Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бертугандай

Әйлән- бәйлән уйный идек,

Килеп керде Кыш бабай.

Әй Кыш бабай, кыш бабай.

Хуш киләсең,уз бире,

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

Ак таягың кулында,

Ап-ак туның кигәнсең,

Бөтен төшен бәсләнгән,

Күп җир гизгән икәнсең.

Бәйрәмебез син килгәч

Матурланды тагын да,

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

"Кыш бабай килә".

Кыш бабай килә безгә

Кар кызы белән бергә.

Бәхет,шатлык теләп алар

Бүләкләр тараталар.

Рәхмәт әйтәбез сөенеп,

"Китмә!"- диябез үтенеп.

Калыгыз безнең белән

Күңелле булыр бәйрәм!

"Чыршы" шигыре.

Тышта буран бөтен җиргә

Карлар тутыра

Безнең бүлмәдә ямь- яшел

Чыршы утыра.

Яшел чыршының очына,

Йолдыз куелган.

Яңа елны каршыларга,

Дуслар җыелган.

Күрегезче чыршы апаны,

Матурланган киенгән.

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән

(Башка балалар үзләре әзерләгән номерларын башкаралар)

Кыш бабай.

Әллә ишетелә инде,

Кыңгыраулар чыңлавы?

Күземә күренәме соң

Уенчык ялтыравы?

Ә, чынлап та шулай икән, бирегә бер кыз килгән.

Чык әле бирегә, матур итеп биергә.

«Восточный биюе» башкарыла.

Карчәчәк.

Кыш бабай, Кыш бабай,

Кунакка килдең безгә.

Уйнадык та, җырладык та,

Бәлки биерсең син дә?

Кыш бабай.

Син дә, кызым, тик торма,

Аякларың тыпырдат.

(Кыш бабай белән Карчәчәк бию башкаралар. Кыш бабай бер бияләен югалта.)("Бииләр итек читекләр" җырына биисе)

Кыш бабай.

Сүзеңне тыңладым,

Биесәм дә армадым.

Тик бер бияләем юк бит,

Кая киткән? Тапмадым.

Карчәчәк.

Зиһенеңне чуалтма,

Бияләең югалтма.

Табарга тырыш тизрәк,

Балалар безнең зирәк!

(Карчәчәк бияләйне балаларга бирә, алар аны кулдан кулга йөртәләр. Кыш бабай бияләйне алырга тырыша.)

Кыш бабай.

Уф, арыдым, сусадым,

Харап булдым, җиңелдем.

(Карчәчәккә карап.)

Шуны әйтәмен сиңа,

Чәй бирмәссеңме миңа?

(Карчәчәк чәй китереп бирә.)

Карчәчәк.

Рәхәтләнеп эч тизрәк,

Андый чәйләр бик сирәк.

Кыш бабай.

Самавыр чәйләре булса,

Булыр иде шәбрәк.

Карчәчәк.

Менә сиңа самавыр,

Агызып кара бабай.

(Кыш бабай самавырдан чәй агызып карый, чәй акмый.)

Кыш бабай.

Нигә чәй акмый икән,

Борыны тыгылган микән?

(Кыш бабай самавырның капкачын ачып карый, анда - бүләк.)

Ә-ә-ә, менә нәрсә икән,

Монда бит бүләк икән,

Бүләкләрне тотыгыз,

Карчәчәк белән мине

Сагынып искә алырсыз!

(Кыш бабай белән Карчәчәк балаларга бүләкләр өләшәләр.)

«1 яшькә үстем » җыры башкарыла.

Кыш бабай.

Чыршы әйләнәсендә

Җырлап биедек бергә.

Карчәчәк.

Яңа елны каршылау

Күңелле булды безгә!

Кыш бабай.

Безгә вакыт китәргә,

Кирәк барып җитәргә.

Башка балалар көтә,

Бәхетләр телим сезгә!

(Кыш бабай һәм Карчәчәк, балалар белән саубуллашып, залдан чыгып китәләр.)

(Яңа ел керә)

Исәнмесез, якын дуслар!Шук малайлар, матур кызлар,әбиләр һәм әниләр,әтиләр һәм бабайлар!

Мине каршы алыгыз

Һәм танышып калыгыз!

Исемем минем - Яңа ел,

Мин- бәхет таратучы,

Җир йөзендә бар нәрсәне

Өзелеп яратучы.

Сезне өзелеп сагынганга,

Килдем мин яныгызга.

Бәхет шатлык сәламәтлек

Телимен барчагызга

Үз телемдә, үз җиремдә

Бәйрәм белән котлыйм сезне,

2013 нче елның

Имин булсын һәрбер көне.

"Кил, Яңа ел" шигыре.

Кил, Яңа ел, безгә, карлар алып,

Ак тауларны телим күрергә

Бураннарың синең улаганда

Җылы була минем күңелгә.

Кил, Яңа ел, якты йөзең белән,

Йолдызларың белән яктырып.

Көмеш аең белән чаңнар кагып,

Бөтен дөнья торсын яңгырап.

Кил, Яңа ел, безне куандырып,

Төн узар да,чыгар кояшың.

Белеп торам әле матурлыкның

Матуррак тагын буласын.

Малайлар башкаруында җыр "Таң кызы"

"Хуш киләсең, Яңа ел"шигыре.

Янә бер ел артта калды,

Калды артта моңаеп.

Ниләр безгә вәгъдә итә?-

Алдыбызда яңа ел!

Булыр микән йөзе һәрчак

Кояш кебек гел көләч?

Куандырыр микән безне

Һәрбер көне- ул килгәч?!

Яңа елкай, балкып кил син,

Шатлык белән генә кил.

Әтиләр дә, әниләр дә,

Бабайлар да, әбиләр дә,

Апалар да, абыйлар да,

Һәм әлбәттә сабыйлар да -

Сөенсеннәр гелән-гел!

Хуш киләсең, Яңа ел!

"Яңа ел белән" шигыре.

Яңа йортның ишеген ачкан кебек,

Яңа елга менә кердек.-

Нигезләре аның ныклы булсын!

Котлы булсын яңа еллар,котлы булсын!

Яңа елдан һәркем нидер көтә,

Шатлык, сөю, бәхет өмет итә.-

Җирдә бәхет һәрчак хаклы булсын!

Котлы булсын Яңа еллар,котлы булсын!

Ераклардан алган кебек дәшеп,

Каршыладык аны бергәләшеп,-

Кышлар - карлы, җәйләр чыклы булсын!

Котлы булсын Яңа еллар, котлы булсын!

Җыр "Ёлочка"

Алып баручы:

Теләгебез шул, игелекле булсын

Яңа аяк баскан Яңа ел.

Моң - зар түгел, шатлык алып килсен

Һәр яңа көн бирсен яңа җыр.

Кушылыгыз җырга! Әйлән - бәйлән

Әйләник бер чыршы тирәли.

Чордан - чорга очсын бу күмәк җыр,

Дуслар җыры, шатлык хисләре.

Без тәмамлыйк бу бәйрәмне

Шат күңелләр белән.

Шушы бәйрәм истә калсын

Җырлар, биюләр белән.

"Чыршы әйләнәсендә"җыры белән бәйрәм тәмамлана. . (Нәни йөрәккә зур бүләк дискасы)


© 2010-2022