«Цифра 4»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Арча районы Казанбаш төп гомум белем мәктәбе











Дәрес темасы: "4 саны һәм цифры"( 1 класс).

2012-2013 нче уку елы

Дәреснең темасы: 4 саны һәм цифры.

Максаты һәм бурычлары:

  1. Укучыларны 4 саны һәм цифры белән таныштыру.

2.Өйрәнелгән цифрларның предмет саны белән бәйләнешен дөрес итеп өйрәтү,санаганда аларның урыннарын атау.

3.Чагыштыру күнекмәләрен үстерү.

4.Укучыларда укуга карата уңай караш тәрбияләү.

5. Тирә-юньгә карата социаль күзаллауны формалаштыру.

Җиһазлау: мультимейдийный проектор ,экран, компьютер, слайд-презентация, саннар, геометрик фигуралар.

Дидактик материал: һәрбер укучыга саннар,геометрик фигуралар.



Дәрес барышы.

I .Оештыру өлеше.

Укучылырның эшчәнлеккә кереп китүләр.

1.Слайдтагы шигырьне уку.(слайд 1).

-Бүгенге математика дәресендә без әкият геройларында кунакта булырбыз.Әкияткә эләгү өчен без сезнең белән бик яхшы итеп санарга һәм язарга тиешбез.(слайд 2,3)

2.Ә хәзер без бер уен уйнап алабыз. Ул уен "Ямауны дөрес сайларга булыш"дип атала.

Бер малай койма башына менгән дә егылып төшеп чалбарын ерткан.Шул малайның чалбарын ямар өчен ямаулыкны дөрес сайларга кирәк.(слайд 4,5,6)

-Ничә геометрик фигура туры килде?

-Нинди геометрик фигуралар?

Молодцы,укучылар. Малайга ярдәм иттегез. Мондый хәлдә калмас өчен үзеңне ничек тотарга кирәк?(Укучыларның җавабы).

II . Белемнәрне актуальләштерү. "Яңа белем алу өчен кирәк булган материалны табу"

Уен уйнатыла:

1."Төшеп калган санны тап".(слайд 7,8,9,10)

Укучыларның җавабы саннарны урында килеш күтәреп күрсәтү.

2. Телдән исәпләү.

а). 1 дән 10 га кадәр саннарны санау.

б).Кирегә санау 10 нан 1 гә кадәр.

Молодцы ,булдырдыгыз.

  1. Алдагы бирем игътибарлылыкны сорый.

  • Әйтегез әле,укучылар, хәзер елның кайсы вакыты?(көз)

  • Бик дөрес.

  • Көз көне безнең һава торышы ничегрәк әле?Кайсыгыз әйтә?(яңгыр,җил,суык һ.б)

Менә хәзерге биремдә дә җил чыккан һәм йорт номерларын очыртып җибәргән.Безгә шуларның рәтен дөрес итеп табарга кирәк.(слайд 11,12,13)

  1. Алдагы бирем дә игътибарлылыкны сорый.

"Кайсы фигура җитми" дигән бирем .Сез җавапларыгызны алдыгыздагы геометрик фигураларны күтәреп күрсәтегез.ґаннары дөреслеген тикшерербез.(слайд 14,15,16,17).

  1. Математик диктант.

Дәфтәрләрегезгә мин әйткән саннарны язып куегыз.(укучыларга дөрес утыру турында,дәфтәрләрне дөрес авышлыкта куеп язарга кирәклеге әйтелә)

Аннан укучыларга сораулар бирелә:

  • 2 саны алдында нинди сан тора?
  • 1 саныннан соң нинди сан килә?
  • Иң зур сан кайсы?

Хәзер кызыл карандаш белән иң кечкенә санны йөртеп чыгыгыз, ә иң зур санны зәңгәр төсле карандаш белән йөртеп чыгыгыз.

III . Физкультминутка.

1. Күзләр өчен күнегү.

2. Күрсәт әле,үскәнем

Ничек йөри поездлар.

Менә шулай,менә шулай

Шулай йөри поездлар.

IV .Яңа белем ачу. Мәсьәләне ачыклау, чишү юлларын табу.

Укучылар бүген без сезнең белән тагын бер санны өйрәнәбез. Аның өчен безгә әкият геройлары белән якыннан очрашырга кирәк.Беренче әкият героен белү өчен үзе турында әйтелгән сүзләрен тыңлап үтик.

Мин балны бик яратам,

Ни өчен? Кем белә?

Чыннан да ни өчен аңа

Бал бик ошый икән?

-Укучылар кайсы мультфильмдагы герой турында бара?(укучылар җавабы).Винни Пух.(слайд 22). Бик дөрес,молодцы. Менә ул көз көне өендә бик күңелсезләнеп утыра икән.

-Укучылар әйтегез әле ,ул ни өчен күңелсезләнеп утыра икән?

-Әйе,чөнки ул бер үзе генә икән.Димәк монда ничә әкият героен күрәсез инде сез?(1)слайд 23.

-Бик дөрес укучылар,булдырдыгыз.

Менә аның ишеген тагын кемдер шакый һәм үзе турында менә болай ди:

Койрыгым урынында кручок

Ә борыным урынында биш тиен акча.

-Укучылар кем булыр икән ул?

-.Әйдәгез дөреслеген тикшерәбез

-Әйе бик дөрес.(слайд 24). Молодцы.Хәзер ничә герой булды инде?(2).Ул ничек барлыкка килде.(1+1).слайд 25. Дөреслеге тикшерелә. Шушындый ук эш тагын ике герой белән башкарыла.

3нче герой сүзләре: Озындыр колагым,

Кыскадыр койрыгым.

Сикерәм бик җитез

Кимерәмен кишер.(слайд 26)

2+1=3

4нче герой сүзләре: Урманда караңгы,

Барысы да йоклый.

Бары тик бер кош

Тычканнарны аулый.(слайд27)

3+1=4

Әкият геройлары барлыгы 4әү булдылар. Бик дөрес.Молодцы.Менә безнең өйрәнәсе саныбыз да килеп чыкты.Әйдәгез,хәзер 4 санының нәрсәләргә охшаганнарын әйтеп карыйбыз. Ул нәрсәгә охшаган?(Слайд 29)Урындыкка.Бик дөрес.

-4 саны ничек килеп чыкты әле ? Тагын искә төшереп китик.Ул 3+1=4 килеп чыкты.(слайд 30,31,32).

V Дәфтәрләрдә эш.

4 санын тактада язып күрсәтәм.Укучылар белән һавада язып карау.Аннары дәфдәрләрдә язу. Язганда утыру кагыйдәләре искә төшерелә.Дәфтәрләрнең ,язуның авышлыкларын бергәләп искә төшереп китү.

VI. Яңа белемнәр системасына кертү,кабатлау,ныгыту.

Укучыларга 1дән 4кә кадәр саннар өләшенә.Алар такта янына дөрес итеп тезелеп басарга тиешләр.(слайд 33).

VII.Эшчәнлекне бәяләү. Укучыларның эшчәнлекне ничек башкаруларын, белемнәрне үзләштерүләрен аңлаулары.

-Дәресебез дә ахырына якынлашты.Сезгә бу дәрес ошадымы?

-Бу дәрестә без нәрсәләр белдек.(4 санын һәм аның ничек барлыкка килүен белдек. 4 санын истә калдыру өчен аңа охшаш предметларны санап чыгу).Молодцы.Дәрестә бик актив булдыгыз.Барыгызга да бик зур рәхмәт.



© 2010-2022