Конспект урока по окружающему миру «Экологическое путешествие»

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат rar
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Экологик сәяхәт


Максат:Укучыларны Кызыл китап белән таныштыру; терек һәм терек булмаган табигать турында белемнәрне ныгыту, камилләштерү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

Җиһазлау: мультимедиа проекторы,экран, презентация, тест Дәрес барышы: 1.Оештыру моменты. Исәнләшү. 2.Укучыларны дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру. - Безнең дәресебез гадәти дәрес түгел, сәяхәт дәрес. Сез экскурсияләргә барырга, сәяхәт итәргә яратасызмы? Бүген дә без дәресебезне класста түгел, ә экологик сәяхәткә китеп үткәрәчәкбез. Иң беренче 1 класста өйрәнгәннәрне искә төшереп әйтик әле: нәрсә ул экология?(2 слайд) Экологик сәяхәттә без ниләр эшләргә тиеш булабыз? Экологияне өйрәнүче кешеләрне кемнәр дип атыйлар?(4 слайд) - Димәк, без бүген экологлар булабыз. Табигатьне өйрәнүчеләр булгач, без бүген гел табигатьтә йөрербез, андагы ел фасылларына бәйле үзгәрешләрне искә төшерербез. Хәзер әйтегез әле, табигать нәрсә ул? ( 6 слайд) - Һәр сәяхәтнең планы булырга тиеш. Безнең сәяхәтебезнең да планы бар.Әйдәгез, хәзер шушы табигать буенча сәяхәтебезнең планын карыйк.(8 слайд) Конспект урока по окружающему миру «Экологическое путешествие»Урман Болын Конспект урока по окружающему миру «Экологическое путешествие»Конспект урока по окружающему миру «Экологическое путешествие»
МКонспект урока по окружающему миру «Экологическое путешествие»әктәп Кызыл китап - Сәяхәткә мәктәптән кузгалабыз. Җәяү баруы озак һәм авыр булыр, шуңа күрә транспорт белән барырбыз.Сез нинди транспорт төрләрен беләсез? - Аларның табигатькә нинди зыяннары бар? - Без бит экологлар, шуңа күрә экологик яктан чиста булган ат арбасына утырып барачакбыз. (9 слайд) - Арбага да утыру өчен сорауларга җавап бирергә кирәк. Кем җавап бирә алмый, алар җәяү баралар. Бер кеше 1 сорауга җавап бирә:

  1. Безнең дөньядагы адресыбыз.(10 слайд)
  2. Терек табигатькә нәрсәләр керә?(12 слайд)
  3. Терек булмаган табигатькә нәрсәләр керә?(14 слайд)
  4. Терек һәм терек булмаган табигать арасында нинди бәйләнеш бар?(16 слайд)
  5. Табигать күренешләре нәрсә ул? Мисал китер.(19 слайд)
  6. Температураны үлчәү приборы?(21слайд)
  7. Һава торышы нәрсә ул?(23 слайд)
  8. Көзге табигатьтәге үзгәрешләрне әйт.(25 слайд)
  9. Нинди кошларны күчмә кошлар дип әйтәләр? Мисаллар китер.(27 слайд)
  10. Кышкы табигатьтә нинди үзгәрешләр булды?(29 слайд)
  11. Куян һәм аю кышны ничек үткәрә?(31слайд)
  • Булдырдыгыз. Барыгыз да дөрес җавап бирдегез. Димәк, барыбыз да ат арбасына утырып барабыз. Урманга киттек. Юлда җырлап барсак тагын да күңеллерәк булыр. "Поход җыры"н җырлыйк әле.(33,34 слайд)
  • Урманга килеп җиттек. Безгә урман хуҗасы Шүрәле хикмәтле сораулар әзерләгән. Кем җавап бирә, һәр җавапка фишка биреп барам. Мәктәпкә әйләнеп кайткач, шулар буенча билге куелачак. (35 слайд)
  • Шүрәленең сорауларын һәм табышмакларын карыйк әле:
  1. Агачларны куаклардан ничек аерып була? (36 слайд)
  2. Игүле үсемлекләр нинди үсемлекләр ул?(38 слайд)
  3. Кыш көне кошлар өчен нәрсә куркынычрак - ачлыкмы, суыкмы?(40 слайд)
  4. Бүлмә гөлләрен кешеләр ни өчен үстерәләр?(42 слайд)
  5. Яңа ел агачы?(44 слайд)
  6. Нинди үсемлек чага?(46 слайд)
  7. Ни өчен кошларны канатлы дусларыбыз дибез?(48 слайд)
  8. Кайсы кошның баласы үзенең әнисен белми?(50 слайд)
  9. Кыргый хайваннарга һәм йорт хайваннарына мисал китерегез.(52 слайд)
  10. Нәрсә ике тапкыр туа, бер тапкыр үлә?(55 слайд)
  • Булдырдыгыз. Сез табигать, аны саулау турында күп шигырьләр өйрәндегез.Урманнан кузгалып киткәнче шул шигырьләрне тыңлыйк әле. (Укучыларның табигать турында өйрәнгән шигырьләре тыңланыла).
  • Хәзер ял итеп алыйк.
  • Болынга барганда җырлап барыйк.(57,58 слайд)
  • Хәзер болынга барып җиттек. Болындагы чәчәкләрдә бал кортлары биремнәр калдырганнар.Без чәчәкләрне өзмичә генә биремнәрне үтик. Ни өчен чәчәкләрне өзәргә ярамый? (59 слайд)
  • Бал кортлары калдырып киткән биремнәрнең беренчесе "Ярый-ярамый, кирәк-кирәкми" дип атала. Әйдәгез, шушы биремне үтик әле. Мин җөмләне башлыйм, сез төгәлләгез. (60 -72 слайдлар)
  1. Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне өзәргә һич тә ... (ярамый)
  2. Тешләрне көн саен иртән һәм кич чистартырга... (кирәк).
  3. Җәнлекләрне рәнҗетергә, кош ояларын туздырырга ... (ярамый).
  4. Без - табигать баласы. Аны сакларга һәм яратырга... (кирәк).
  5. Чәчәкләрне кирәксезгә өзәргә, сулыкларны пычратырга, хайваннарны, кошларны тотарга... (ярамый).
  6. Балыкларга чиста су, кошларга очарга күк йөзе, җәнлекләргә урман-кырлар, таулар... (кирәк).
  • Икенче бирем "Ни өчен?" дип атала.(73 -81 слайдлар)
  1. Ни өчен яз көне җәнлекләрне ауларга ярамый?
  2. Ни өчен яз көне, җәй башында урманда кычкырырга, шауларга ярамый?
  3. Ни өчен урмандагы агулы гөмбәләрне юк итәргә, бетерергә ярамый?
  4. Ни өчен экскурсияләргә баргач, үзеңнән соң чүп-чар калдырырга ярамый?
  • Өченче бирем "Нәрсәне ничек сакларга?" дип атала(82 - 85 слайдлар)
  1. Һава безгә ни өчен кирәк һәм аны чиста итеп саклау өчен ниләр эшләргә кирәк?
  2. Су безгә ни өчен кирәк? Аны ничек сакларга? Су нидән пычрана?
  3. Чишмәләрне ни өчен һәм ничек сакларга кирәк?
  • Болындагы безгә әзерләп куелган биремнәрне үтәдек. Хәзер күзләрне ял иттереп алыйк та, алдагы тукталышка китик.(86,87 слайд)
  • Бу тукталышта мин сезгә берникадәр мәгълүмат биреп китәм. Нәрсә ул Кызыл китап? Ни өчен кирәк ул? дигән сорауларга җавап бирербез.
(88- 104 слайдлар)
  • Нәрсә соң ул Кызыл китап? Кызыл китапка җир йөзендә аз калган, саклауга мохтаҗ җәнлекләр һәм үсемлекләр турында белешмәләр тупланган. Кызыл - куркыныч янавын белдерүче төс. Ул гүя: "Үсемлекләр һәм хайваннар бәлагә тарыган, аларга ярдәм итегез!" - дип барлык кешеләрне кисәтә. Кешенең яхшы мөнәсәбәтенә мохтаҗ булган үсемлекләр һәм хайваннар турында мәгълүматлар китапка кертелеп торалар. Кызыл китап Татарстан җирендәге үсемлекләр һәм хайваннар буенча да төзелгән. Бу китапка хәтта безнең авыл тирәсендә берничә ел элек үсеп, хәзер табарга мөмкин булмаган алтынтуй чәчәге дә кергән. Димәк Кызыл китапка кергән үсемлекләр һәм җәнлекләр дәүләт тарафыннан сакланалар. Аларны өзү, аулау катгый тыела. Хәзер Кызыл китап турында шигырь тыңлап китик.
  • Мәктәпкә кайтыр вакыт та җитте. Бүгенге сәяхәт сезгә ошадымы?
(105 слайд)
  • Димәк, табигатьне, аның байлыкларын саклап торсак кына, ул безне үзенең гүзәллеге, саф һавасы, чиста сулары белән сөендереп торыр. Табигатьне саклагыз, аңа зыян салмагыз.
  • Сәяхәттә күргәннәребезне йомгаклап, тест эшләп алабыз.

Артык сүзне сыз.

1.Терек табигатькә кошлар, хайваннар, кешеләр, кояш керә.

2. Күчмә кошларга сыерчыклар, кара каргалар, ала каргалар керә.

3. Игүле үсемлекләргә яшелчәләр, җиләк-җимеш агачлары, кычыткан, бөртеклеләр керә.

Бу экологик кагыйдәләрнең кайсылары дөрес?

1.Агачлар һәм куакларның ботакларын сындырмыйк!

2. Агачлар һәм куакларның ботакларын сындырсаң да ярый. Анда ботаклар болай да күп.

3.Күбәләк, төклетура, энә карагы һәм башка бөҗәкләрне юк итәргә кирәк. Чөнки аларның файдалары юк.

4. Күбәләк, төклетура, энә карагы һәм башка бөҗәкләрне тотмыйк!

5.Чәчәкләрне өзмик. Матур үсемлекләр табигатьне бизәсен!

6.Чәчәкләрне өзәргә ярый. Берничә чәчәк өзгәннән генә дөньяда чәчәкләр бетми .

Өйгә эш: - Сез экологик яктан чиста табигатьне ничек күз алдына китерәсез? Шуны рәсемгә төшереп килегез.

  • Хәзер фишкаларны саныйк, билгеләр куйыйк.



















© 2010-2022