Конспект по родному языку Эни кирэк

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа с.Аккузево муниципального района Илишевский район Республики Башкортостан















Конкурсная работа

на тему «Созвездие идей»





















Насипова Залифа Батыршаеховна

учительница начальных классов

МБОУ СОШ с.Аккузево



Тема :Р.Миңнуллинның«Әни кирәк»шигырен өйрәнү. Максат: 1.Р.Миңнуллин турындагы белемнәрне гомумиләштерү; 2. «Әни кирәк» шигыре өстендә эш,уку күнекмәләрен камилләштерү; 3.Әниләргә карата хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү, җәмгыятьтә, гаиләдә ана образын ачу. Җиhазлау : Р.Миңнуллинның китаплары, фотосурәте ,«Әни кирәк»җырының язмасы,компьютерда слайдлар,уку китабы 2 сыйныф 32 нче бит. Дәрес тибы :катнаш дәрес Дәрес төре : лирик әсәр өстендә эшләү дәресе Дәрес барышы I.Дәресне оештыру -Исәнләшү. -Сөйләм телен үстерүгә тизәйткечләр әйтү: 1) Кулда тукмак,алыйк кер тукмап,тукма,тукма,туктама,тукта,тукта,тукмама. 2 )Алма алланмаган әле, алма балланмаган әле, алма алланыр әле, алма балланыр әле. II.Актуалләштерү. -Узган дәрес материалын искә төшереп, ныгытып куярбыз(өй эшен тикшерү) -Мин сезгә мәкальләр әйтәм, ә сез уйлап утырыгыз,бүген кемнәр турында сөйләшербез икән? 1) Ана-шәфкать диңгезе. 2 )Жәннәт әниләрнең аяк астында. 3 )Ана җылысы-кояш җылысы. 4 )Әни суккан авыртмый. 5 )Әткәй- шикәр, әнкәй-бал. -Димәк , бүген кемнәр турында сөйләшербез инде? III. Яңа белемнәр hәм күнекмәләр формалаштыру. 1 )Кереш әңгәмә. -Әниләргә хас сыйфатларны әйтеп карагыз әле.( Иң якыным,сөеклем,кадерлем,матурым,иә изге кешем, яхшы куңелле,мәрхәмәтле,шәфкатьле,түземле,сабыр,гузәл,кайгыртучан,бердән-берем,h.б) 2 ) «Әни кирәк»җырын тыңлату. -Бу шигырьнең авторын беләсезме? Әйе,бу Роберт абый Миңнуллин иҗат иткән шигырь.(Фотосүрәтен күрсәтү,компьютерда слайдлар карау,кыскача биографиясен сөйләү) Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортостанның Илеш районы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан Шәммәт авылында уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче класстан Аккүз сигезьеллык мәктәбенә йөреп укый.Р.Миңнуллин мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза, алар "Башкортостан пионеры", "Маяк" газеталарында басыла.Роберт абыйның тематикасы куп кырлы: ул әниләр турында, туган як хакында hәм балалар өчен күп иҗат итә. Аның күп шигырьләрен композиторлар көйгә салганнар, мәсәлән «Әнкәмнең догалары», «Тал бишек», « Әнкәй безне Сөннән алып кайткан»h.б 3) «Әни кирәк»шигырен кычкырып уку,анализлау. -укытучының үрнәк укуы -ярымтавыш белән уку 4) Сорауларга җавап бирү. -Әни нәрсәләр өчен кирәк? -Дөньяда иң кирәк кеше кем инде? -Сез әниләрне ничек хөрмәт итәсез? 4) Роберт Миңнуллин менә нәрсә яза әнкәйләр турында: «Әнкәй!Дөньядагы бердән-бер иң матур,иң кадерле,иң татлы сүз. «Әнкәй!»-дигәндә,дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзләргә яшьләр килә. Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз, аларга кайтып егылабыз.Чөнки җирдәге иң бөек кеше-Ана!..» 5) Р.Миңнуллинның «Тал бишек», «Әнкәмнең догалары»шигырьләрен укып ишеттерү. IV.Физкультминутка V.Cәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. «Иң яхшы шигырь укучы» конкурсы. VI. Дәресне йомгаклау. -Без кемнең шигырен укыдык? -Аның тагын нинди шигырьләрен беләсез? -Әниләргә нинди теләк әйтергә кирәк?(Исән -сау булсыннар!) -Үзегезнең эшне ничек бәяләрсез? Өй эше бирелә: шигырьне ятларга.









































































































© 2010-2022