Урок математики Тапкырлау һәм бүлү (2 класс)

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

2 нче сыйныф өчен математика дәресе.

Тема: Тапкырлау һәм бүлүне кабатлау.

Эшчәнлек максаты: тапкырлау һәм бүлү төшенчәләрен формалаштыру һәм ныгыту.

Белем бирү максаты: тапкырлау һәм кушу, бүлү һәм алу арасындагы бәйләнешләрне мисаллар аша ныгыту.

Тәрбия максаты: укучыларда дус-тату мөнәсәбәт булдыру, бер-береңә ярдәм итү теләге уяту.

Класс: 2

УМК: "Перспектива".

Универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру.

  1. Шәхес буларак: дәрестә уңай атмосфера тудыру; актив, тәрбияле, күпне белергә теләүче укучы булу.

  2. Регулятив: эшчәнлекне оештыра белү, үз алдыңа максат куя белү, эшеңә нәтиҗә ясау, эшеңне контрольдә тоту, игътибарлы булу.

  3. Танып-белү: аңлатма, мәсьәләләр чишкәндә гамәлләрне дөрес билгеләү; кушу-тапкырлау, бүлү-алу арасындагы бәйләнешне күрә белү; тормышта шуларны кулланырга өйрәтү.

  4. Коммуникатив: сөйләшү барышында үз фикереңне әйтә белү; төркемнәрдә эшләгәндә бер-береңә ярдәм итү, бер-береңне тыңлый белү; өйрәнгәннәрне төрле очракта куллана белү.

Җиһазлау: мультимедиа, компьютер, карточкалар, смайликлар.

Материал. Дорофеев Г.В.Математика.2сыйныф:татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен дәреслек: 2 кисәктә. 2 кисәк /Г.В.Дорофеев, Т.Н. Миракова;(русчадан З.Г.Кәримова тәрҗемәсе. Казан : Татар. китап. нәшр., 2011.-112б.:рәс. б-н.-(Академик мәктәп дәреслеге).

Дәрес формасы: Сингапур алымнары кулланып төзелгән ныгыту дәресе.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

- Хәерле көн минем кадерлеләрем! Әйдәгез бер-беребезне сәламлик һәм бүгенге дәрестә бер-беребезгә уңышлар телик.

Күз алдыгызга китерегез әле, сез кечкенә орлыклар, ди (башларын тотып утыралар).

Бакчачы орлыкларны саклык белән тәрбияли, сулар сибә (укытучы балаларның башларыннан сыйпап йөри).

Кояш нурлары җылысында орлыклар үсә, беренче яфраклар күренә башлый ( балалар кулларын күтәреп, өскә күтәреләләр).

Сабак үсә ( балалар тартылалар, җилкәләрен турайталар).

Ниһаять, шатлыклы мизгел: искиткеч матур чәчәкләр күренә (балалар чәчәк таҗлары ясап, кулларын күтәрәләр).

Чәчәкләр матурланганнан матурлана ( бер-берсенә елмаялар).

Чәчәкләр кояшка тартыла (аяк очларына басалар һәм утыралар).

-Балалар, чәчәкләр кояш яктысына тартылган кебек, кешеләр дә белемгә тартыла. Сезнең дә күп беләсегез, күп шөгыльгә өйрәнәсегез килә, шулаймы?

Тик башта әйдәгез, дәрестә кирәк булган кагыйдәләрне искә төшереп китик. (1 слайд).

1.Иптәшеңне игътибар белән тыңла!

2.Үз фикереңне дөрес итеп аңлата бел!

3.Тулы итеп җавап бир!

4.Аңламасаң сора!

Беренче эш итеп "билетлар" алыйк әле. Сезгә бәхетле санны ачыкларга кирәк. (Билеттагы цифрларны кушарга, әгәр килеп чыккан сан 2 гә бүленә икән , билет - бәхетле. Мәсәлән, 12, 10,8,4,2,0 һ.б.Билетлар барысы да бәхетле булырга тиеш). 2 турында нәрсә әйтеп була? (2 -ул пар).

-Әйе, 2 -ул пар. Ә янәшәңдә сиңа ярдәм итүче дустың - парың булу үзе зур бәхет. Бүгенге дәрестә дә бер-берегезгә булышып эшлик. Билетларны читкә алып куеп торыйк, алар безгә кирәгер әле.

II.Телдән исәпләү. Сингл Раунд Робин. (2 слайд).

(Укучылар чиратлашып бирелгән сорауга җавап бирәләр. Экранда мисаллар күренә.

А).Кайсы мисалда төгәл җавап чыкмый? (3слайд)

10:2 20:4 4+18:5

8:3 12:7 9*2:18

18:9 30:5 30-20:7

Б)."Синең апаңа ничә яшь?" - дип сораган Азат Илнурдан. "Ә син үзең бел, -дип җавап биргән Илнур. - Иң зур берурынлы санны өч тапкыр зурайтсаң, минем апамның яше килеп чыга." Азат аңлады. Ә син? ( 27 яшь).

III.Дәреснең темасын ачыклау.

-Нинди гамәлләрне кулландык без хәзер? (Тапкырлау, бүлү).

Димәк, бүген без сезнең белән тапкырлау һәм бүлү темасын ныгыту өстендә эшләячәкбез. (4слайд).

-Балалар, ничек уйлыйсыз, тормышта тапкырлау таблицасын белү кирәк микән? (Җаваплар).- Әйдәгез әле, бер-беребезнең тапкырлау таблицасын белүен тикшереп китик. (Балалар бер-берләреннән тапкырлауны сорыйлар).

- Молодцы! Булдырдыгыз балалар!.

IV.Тема буенча эш.

А).Дәреслек һәм дәфтәр белән эш. (25нче бит)

№1- (телдән)

№3- Такта янында эш - мисаллар чишү, калганы - дәфтәрдә мөстәкыйль эш.

№6 - сантиметрларда күрсәтү (тиз генә берә-берәм аңлатма бирү)

№8 - мәсьәлә чишү (үзара тикшерү)

Б).Физминутка. Микс-Пэа-Шэа. (5слайд).

- Әкрен генә урыннарыгыздан торыгыз һәм урындыкларыгызны этеп куегыз. Музыка туктауга, сез янәшәгездәге иптәшегез белән парлашып исәнләшегез. Соңрак мин сезгә сорау бирәм һәм сез аңа җавап табарга тиеш.

1. Нинди санны 2гә тапкырласаң, 20 килеп чыга?

2. "Кушу" белән "тапкырлау" арасында нинди бәйләнеш бар?

3. "Бүлү" белән "алу" арасында нинди бәйләнеш бар?

Партнёрларыгызга рәхмәт әйтеп, урыннарыгызга утырыгыз.

В). "Кем тизрәк?" уены. Группада практик эш.

- Өстәлләргә төрле формаларда (балык, болыт, чәчәк, агач һ.б.) карточкалар таратыла. 1нче рәтләр - бүлү, 2нче рәтләр - тапкырлау белән чишелә торган мисалларны гына түгәрәк эченә алалар. Эшне төгәлләгән укучы торып баса. (6 слайд).

1нче рәткә: 2нче рәткә:

4 ? 5=20 6 ? 6 =36

24 ? 6=4 50 ? 5 =10

45 ? 5=9 57 ? 7 =50

30 ?30 =1 8 ? 9 =72

67 ? 3 =70 5 ? 7 = 35 (Үзара тикшерү).

Г). Тэйк Оф Тач Даун структурасын кулланып, телдән мәсьәләләр чишү. Мәсьәлә бүлү белән чишелә диючеләр - басалар, ә кем башкача уйлый - утырып кала.

1). Алсу 15 помидорны 5 тәлинкәгә салды. Бер тәлинкәдә ничә помидор?

2). Бию түгәрәгенә 6 малай һәм шуның кадәр кыз йөри. Түгәрәккә ничә кыз йөри?

3). Бер киштәдә 6 китап. Шундый з киштәдә ничә китап?

4). Бер капчыкта 20кг суган, икенчесендә 2 тапкырга кимрәк. Икенче капчыкта ничә кг суган?

V.Йомгаклау.

Үзбәя. Вербаль рефлексия.

  • Дәрестә сине нәрсә гаҗәпләндерде?

  • Нәрсә шатландырды?

  • Нәрсә борчыды?

  • Бүгенге дәрес тормышта кирәк булырмы?

  • Үзеңә, иптәшләреңә ничек ярдәм иттең?

Рәсемле рефлексия:

"Кәеф" (сенсор рефлексия) - укучылар үз кәефләрен, халәтләрен чагылдырган рәсемне сайлап алып, дәфтәрләренә ясыйлар)

  



© 2010-2022