Разработка выступления агитбригады отряда ЮИД

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



«Яшь инспекторлар» отрядының

агитбригада чыгышы

4 укучы тезелеп баса. 1 укучы - инспектор, 3 укучы светофор төсендәге яулыклар бәйләгәннәр.

Җыр: "Светофор"

1,2,3 - светофор утлары.

Бер яна да сүнә ич - светофор.

Урамда һәм юл чатында сакта тора светофор,

Сакта тора светофор.

Безнең команда: Светофор.

Ә татарчасы - Уткүз.

Кызыл әйтә - тукта!

Сары - сабыр ит!

Яшел - юлны үтеп кит!

Шофёр җырлый: (Шофёр җыры)

Машина белән уйнарга

Яратам мин, яратам.

Берсе дә узып киталмый,

Чабалар минем арттан.

Мин шофёр (2)

Машинам нинди матур.

Тәгәрмәчләр әйләнә - ә

Ля-ля-ля-ля-ля.

Юлда инспектор күренә. Ул жезлны күтәреп шофёрны туктата, честь бирә.

  • Инспектор Хисамов. Иптәш шофёр, юл кагыйдәләрен бозабыз.

Шофёр:

  • Мин, мин нишләгән?

  • Саклау каешы бәйләнмәгән,

тәгәрмәчләр дөрес әйләнмәгән

Күренмидер номерың?

Я, кая таныклыгың?

  • Мәгез, иптәш инспектор.(Документлар бирә)

  • Бусы тәртиптә! Хәерле юллар! (Шофёр китә)

Инспектор:

Кимчелекләрне төзәтергә,

Штрафларны түләтергә.

Безнең бурыч, безнең теләк!

Юлда иминлек телибез!

Юлда һәрчак тәртип кирәк!

Күп белергә, күп күрергә

Тиеш яшь инспектор.

Инспектор булыр кыю,

Көчле, зирәк һәм батыр!

Бер, ике, өч

Бездә бөтен көч.

Бездә зур акыл

Без бик тә сабыр.

Сәламәт тәндә-сәламәт акыл

Дигән безнең бабайлар.

Юл кагыйдәсен белүче

Без иң шәп малайлар.

Кагыйдәләр еш үзгәрә

Штрафлар хәзер зурдан.

Ә сез, дуслар, беләсезме?

Күпмегә төшә юллар?


  • Әгәр, саклау каешлары эләктерелмәсә, штраф ....

  • Әгәр, балар утыргычы булмаса, штраф ...

  • Әгәр, юлны җәяүле дөрес урыннан чыкмаса, штраф ....

  • Әгәр, шофёр тизлекне арттырса, штраф ...

Яшь инспектор дигән даным бар.

Атланырга шәп велосипед.

Әти әйтә, праваң булгач,

Алып бирермен мопед!

Мопед нәрсә, минем исә,

Машинам күп булачак.

Гаражларым исә, чынлап,

Иномаркалар белән тулачак.

Ярый, дуслар, хыялланмагыз.

Шәп шофёр булу өчен:

Ныклы белем,

Зур көч кирәк.

Кагыйдәләр безгә терәк!

Мондый бәйгеләр бик кирәк!


© 2010-2022