- Преподавателю
- Начальные классы
- Математика. 1нче сыйныф. 0 саны һәм цифры
Математика. 1нче сыйныф. 0 саны һәм цифры
Раздел | Начальные классы |
Класс | 1 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Заляева А.Г. |
Дата | 20.10.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Есть |
Тема: 0 саны һәм цифры
МБГБУ "Әтнә башлангыч
мәктәп - балалар бакчасы"
Заляева Алсу Гумеровна
1 нче сыйныф
Тема: 0 саны һәм цифры Максаты:
- укучыларны 0 санының микъдар мәгънәсенә төшендерү, 0 цифрын дөрес язарга өйрәтү;
- 1дән 10 га кадәр булган предметлар күплеген чагыштыру, телдән исәпләү күнекмәләрен ныгыту;
- уйлау, фикер йөртү эшчәнлеге алымнарын (анализ, чагыштыру) үстерү, бер - береңә карата игътибарлылык тәрбияләү.
Дәрес барышы 1. Оештыру моменты. 2. Актуальләштерү. 2.1. Телдән исәпләү. "Математика" дигән бик кызыклы ил бар. Менә шул илгә "Смешарики" мультфильмының геройлары килеп чыкканнар. Ил буйлап йөргәннәр - йөргәннәр һәм "Мәсьәләләр" дип аталган шәһәрчеккә тап булганнар. Бу шәһәрчектә кая теләсәң шунда бару мөмкинлеге булмаган. Алга таба бару өчен аларга шигъри мәсьәләләр чишәргә кирәк булган. Сезнең дә алар белән бергә "Математика" иленә сәяхәткә чыгасыгыз киләме? Әйдәгез, алайса без бергәләп сәяхәт итәбез. 3 нче слайд. Мин әни белән бүген, Зоопаркта булдым. Дөя, зебра,көнгерә Һәм дә хәйләкәр төлке. Ә зур соры фил мине Көлдерә дә көлдерә. Ничә хайван күрдем мин Кайсыгыз әйтә тизрәк? Шул бала була зирәк . (Укучыларның җавапларын тыңлау. Ни өчен 5 хайван? Сез ничә хайван күрәсез? Укучы тулы җавап бирә, җавапны аңлата.) 4 нче слайд. Киртәгә менде әтәч Түбән караса, бәрәч! Тора тагын 2 әтәч. Ничә булды соң инде, Әйтче, дустым, әтәчләр? 5 нче слайд. Андрюша уенчыкларын Ике рәткә тезеп куйды: Маймыл янында аю, Төлке янында куян, Алар артыннан керпе һәм бака, Ничә булды, санап кара! 6 нчы слайд. Өч бәбкәсен ияртеп Суда йөзә ана каз. Әй, каңгылдый, кагына, Канат очларын юа. Нидер исенә төшеп, Нәниләрен ияртеп, Ярга чыга ана каз. Күлдә калды ничә каз? 7 нче слайд. Илсур, Дилә һәм Динә Бер песнәккә җим сибә. Килде тагын бер песнәк, Ничә песнәк булды, әйт? 8 нче слайд. Бүләк итте керпе үрдәкләргә 8 аяк киеме. Кайсыгыз соң әйтә ала Ничә үрдәк бибие? 2.2. Арифметик диктант. (Укучылар цифрлар язылган карточкалар күтәреп җавап бирәләр.) - 8 саныннан соң нинди сан килә? - 5 саны алдыннан нинди сан тора? - 6 санының уң ягындагы санны күрсәт; - 7 һәм 9 саннары арасындагы санны әйт; - 5 тән 1 гә зур санны күрсәт; - өч тавыкта ничә аяк бар? - 7 не 2 гә зурайт; - иң зур берурынлы санны бергә зурайткач ничә була? - 6 га 1 не өстә; - нинди сан 5 тән 2 гә кечкенә? 3. Теманы ачу. Тактадагы рәсемнәр белән эшләү. Беренче рәсемдә 2 песи баласы1 2 ле цифры белән күрсәтелгән , ә икенче рәсемдә 7 шар2 сурәтләнгән һәм 7 ле цифры белән күрсәтелгән. - Укучылар, игътибар белән алдагы рәсемне карагыз әле. Нәрсә күрәсез сез? - Тәлинкәдә алмалар3. Башта берничә алма булган, соңыннан алмалар беткән, ашаганнар. Бер алма да калмаган. - Бик дөрес. Бүгенге дәрестә без "бернәрсә дә юк" төшенчәсен нинди цифр белән тамгалап булуын белербез. Физкультминутка.4 4. Яңа теманы аңлату. Дәреслек белән эш. (32 нче бит). 1 нче бирем. Рәсемнәрне карагыз әле.
- Беренче рәсемдә нәрсә ясалган ? (Яшелчәләр).
- Алдагы рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? (Җиләк - җимешләр һәм чәчәкләр).
- Ничә җиләк - җимеш сурәтләнгән? (Берничә).
- Соңгы рәсемдә нәрсә күрәсез? (Чәчәкләр).
- Ничә чәчәк сурәтләнгән? (Берничә).
- Бер чәчәк тә булмаган рәсемгә фишка куегыз. Бу очракта чәчәкләр ноль дип әйтәләр. (Укытучы 0 цифры язылган карточканы күрсәтә)
- Кайвакытта була сан -
- Ничәле саны икән соң инде ул?
- 0 саны.
- Бараш ничә күбәләк тоткан? (0) (9 нчы слайд.)
- 0 цифрының дөрес язылышын игътибар белән карагыз әле. (9 нчы слайд.)
Физкульминутка. (Күзләр өчен электрон физминутка. "Йолдыз санау")5
3 нче бирем.
0 цифры нәрсәгә ошаган? (Укучыларның фикерләрен тыңлау).
11 нче слайдны күрсәтү. Төн җитте. Күктә йолдызлар кабынды. Безнең геройларыбыз урамга чыктылар һәм йолдызларны күзәтә башладылар. Алар йолдызларның атылуларын күреп алдылар. Йолдыз атылганда теләк теләсәң, теләкләрең тормышка аша. Алар теләкләр теләргә булдылар. Геройларыбызның теләкләре без алдагы биремнәрне дөрес үтәгән очракта гына кабул булачак. Сез геройларның теләкләре тормышка ашуын телисезме? (12 нче слайд). Булдырдыгыз, укучылар, менә хәзер безнең дусларыбызның теләкләре тормышка ашачак инде. Эшләгән эшебезгә нәтиҗә ясыйк. Димәк, саннан шул ук санны алсаң 0 чыга. 4 нче бирем. (бу биремне эшләтү, дәрес вакытыннан чыгып, укытучы карамагында). Дәреслектәге рәсемгә игътибар итик әле. Анда нәрсә сурәтләнгән? Сул яктагы аквариумда ничә балык? Бу аквариумда балыклар юк, димәк - 0.
0 санын кулланып рәсемгә карап хикәя төзергә.
5 нче бирем. Мәсьәлә чишү. (13 нче слайд). 5. Йомгаклау. 5.1. 0 саны нәрсәне билгели? 5.2. Дәрестә үзегез өчен яңа булган нәрсәләр өйрәндегез?
1 нче кушымта.
2 нче кушымта.
-
7
3 нче кушымта.
4 нче кушымта.
Аңлатма язуы. Кызу темптагы, күңелле музыкага укучылар яратып төрле физик күнегүләр башкаралар. Музыканың универсаль булуы балаларга һәр тәнәфес саен аерым төрле күнегүләр уйлап табарга мөмкинлек бирә һәм, шул рәвешле, фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә. Бу музыканың инглиз телендә булуы предметара бәйләнеш тудыра, укучыларда чит телгә карата кызыксыну уята.
Искәрмә: физкультминутка ясау өчен кулланылган музыка интернет-ресурслардан түбәндәге сылтама буенча алынды: dzink.ru/download/YTo0OntzOjM6InVybCI7czo5MDoiaHR0cDovL2Rvd25sb2FkLmR6aW5rLnJ1LzE4MTUvMjMyMzgzODUvMi9hOWY3NmYxMzc3MGMvZHppbmsucnUtZml6a3VsdHVyYV93aXRjaF9kb2N0b3IubXAzIjtzOjY6ImFydGlzdCI7czoyMjoi0YT
5 нче кушымта.
Аңлатма язуы. Әлеге күнегү укучыларның күзләрен ял иттерү максатыннан кулланыла. Балалар презентациядәге йолдыз артыннан күзәтәләр. Экрандагы йолдыз җемелдәгән вакытта күзләрне кызу темпта ачып - йомып торырга кирәк. Укытучы физкультминутка барышында укучыларга йолдызларны санарга да тәкъдим итә ала. (Бу сан алдан укучыларга әйтелми. Дөрес санаган балага бүләк итеп кулдан ясалган йолдыз бирергә мөмкин).
Искәрмә: "Йолдыз санау" электрон физкультминутка luchiki.ucoz.ru сайтыннан алынды.
1 1 нче кушымта.
2 2 нче кушымта.
3 3 нче кушымта.
4 4 нче кушымта.
5 5 нче кушымта.
13