Яңа ел сценарие

Раздел Начальные классы
Класс 1 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Серле әкият Катнашалар: әби, бабай, кәҗә, сарык, юлбарыс, куяннар, өч башлы аждаһа, еланнар, өч ат, яңа ел.

Бабай: Бар күңеллелек бөтен дөньяда бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу, мин беләм - бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Әби: Бабай, нишләвең бу? Нинди шигырьләр сөйләп йөрисең?

Бабай: Син белмисең мени, әби? Бүген бит Яңа ел бәйрәме! Яңа 2015 нче ел килә!

Әби: Шулай мени? Мин бит онытып җибәргәнмен!

Бабай: Әйдә әле, әби! Бер биеп алыйк! Яжа ел цчен цйрщнгщн биюгщ репетиция ясап алыйк.

(Бииләр. Биегәндә Кәҗә белән Сарык килеп кушылалар).

Бабай: Кәҗә белән Сарык, сез беләсезме соң безгә тиздән Яңа 2015 нче ел киләсен?

Әби: Әйе шул! Сез бит Яңа ел символлары!

Кәҗә: Ура! Димәк 2015 ел кәҗә белән сарык елы!

Бабай: Әйе! Ә хәзер без сезне урманга, Яңа 2015 нче елны эзләргә җибәрәбез.

Әби: Яңа елны эзләп табыгыз, безгә кунакка алып килегез!

Кәҗә белән Сарык: Ярар әби, ярар бабай. Эзләп табырбыз. Сау булыгыз. (китәләр)

Кәҗә: Әйлән-бәйлән, бүген бәйрәм, уйныйк, гөрләшик.

Бүген бәйрәм, бәйләм-бәйләм бүләк өләшик.

Сарык: Бәйрәм киче, саф һава, тәңкә-тәңкә кар ява.

Мамыктай җиргә ята. Яңа ел кар ярата!

Бергә: Без эзлибез Яңа елны.

Яңа ел, кил син безгә!

(Юлбарыс чыга.)

Кәҗә: Сарык, кара әле, нинди хайван бу?

Сарык: Белмим бит. Безнең авылда мондый хайваннар яшәми!

Бергә: Исәнме! Кем син?

Юлбарыс: Ап-ак карларга уралып

Килә безгә Яңа ел!

Ак карлардай ак бәхетле,

Булсын безнең яңа юл.

Минем исемем Юлбарыс. Мин 2010 нчы ел символы.

Кәҗә: Исәнме, Юлбарыс!

Сарык: Син Яңа 2015 нче елны күрмәдеңме?

Юлбарыс: Күрдем. Сезгә урман эченәрәк керергә кирәк.

Кәҗә: Рәхмәт, Юлбарыс! Сау бул!

Юлбарыс: Сау булыгыз! (Китә.)

(Кәҗә белән Сарык урман буйлап китәләр. Куяннар биеп чыгалар)

Кәҗә: Исәнмесез, куяннар!

Куяннар: Исәнмесез! Без 2011 нче ел символлары.

Сарык: Куяннар, сез Яңа 2015 нче елны күрмәдегезме?
Куяннар: Күрдек! Сезгә урман эченәрәк керергә кирәк.

Кәҗә: Рәхмәт сезгә! Без яңа елны эзләргә киттек. Сау булыгыз!

(Куяннар китә. Кәҗә белән Сарык урман буйлап китәләр. Каршыларына өч башлы Аждаһа чыга)

Аждаһа 1: Я - Дракоша озорной.

Новый год летит со мной!

Поздравляю всех ребят:

И мальчишек, и девчат!

Аждаһа 2: Мам и пап поздравлю я!

Свет огня, тепло даря,

Полыхну дыханья жаром -

Пусть любовь горит пожаром!

Аждаһа 3: В год две тысячи двенадцать

Буду рад для вас стараться!

И отважен, и силён

Ваш надёжный друг - Дракон.

Сарык: Аждаһа, сез Яңа 2015 нче елны күрмәдегезме?

Аждаһа: Күрдек! Сезгә урман эченәрәк керергә кирәк.

Кәҗә: Рәхмәт сезгә! Без яңа елны эзләргә киттек. Сау булыгыз!

(Китәләр. Гимнастика ясап еланнар чыгалар)

Сарык: Исәнмесез! Сез кемнәр?

Елан: Без 2013 нче ел символы - Елан елы.

Кәҗә: Еланнар, сез Яңа 2015 нче елны күрмәдегезме?

Еланнар: Күрдек! Сезгә урман эченәрәк керергә кирәк.

Сарык: Рәхмәт сезгә! Без яңа елны эзләргә киттек. Сау булыгыз!

(Китәләр. Каршыларына Атлар чыга)

1 нче Ат: Көмеш дуга, җиз кыңгырау:

Ел атлары килә пошкырып.

Алтын дагалардан ут чәчелә,

Килә алар ярсып, ашкынып.

2 нче Ат: Яшь атлар бит, әле чыгымлыйлар:

Өйрәнмәгән алар тәртәгә.

Буран уйный тояк тигән җирдә,

Ат елы бит, нинди мәртәбә!

3 нче Ат: Юл бирегез, дуслар, атлар килә,

Алар хуҗа илем елына.

Атлар исән булсын, хезмәт шавы

Сүнмәс илдә еллар буена.

Бергә: Исәнмесез, дуслар! Без 2014 нче ел символлары!

Кәҗә: Атлар, исәнмесез. Сез Яңа 2015 нче елны күрмәдегезме?

Атлар: Күрдек! Сезгә урман эченәрәк керергә кирәк.

Сарык: Рәхмәт сезгә! Без яңа елны эзләргә киттек.

Атлар: Әйдәгез, дуслар! Безнең арбага утырыз! Без сезне үзебез яңа ел янына алып барабыз!

(Кәҗә белән Сарыкны утыртып, китәләр. Каршыларына Яңа ел чыга.)

Яңа ел: Таныш булыйк, мин яңа ел

Бу ел миннән башлана

Яңа ел белән сезне

Минем ел котлы булсын

Кырларда иген уңсын

Табыннар да мул булсын

Яңа ел белән , яңа бәхетләр белән.

Барысы бергә: Исәнме, Яңа ел! Без сине бик көтеп алдык! Әйдә безнең бәйрәмгә кунакка!

Яңа ел: Рәхмәт, дусларым!

( Китәләр. Кире барганда барлык ел символларын чанага утырталар. Барысы бергә Әби белән Бабай янына килеп җитәләр.)

Бабай: Әби, карале, Кәҗә белән Сарык нинди кунаклар алып килгәннәр!

Әби: Хуш киләсез, дуслар! Яңа елга рәхим итегез!

Бабай: Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез , дуслар, моңаеп.

Әби: Тышта яуган ак карларың белән

Әй, узган ел юлың булды ак.

Бәхет белән яшәү микән сәбәп

Бер ел үтте гүя бер сәгать.

Бабай: Барыгызны да Яна 2015 нче ел - Кәҗә һәм Сарык елы белән котлыйбыз!

Яңа ел: Исәнмесез, балалар

Исәнмесез кунаклар.

Яңа ел белән сезне

Яңа бәхетләр белән.

Яңа елда зур үсегез

Көн дә артсын көчегез

Ел үсәсен ай үсегез.

Илгә хезмәт итегез

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин , дуслар.
Барысы бергә: Яңа ел белән!

(Бергәләшеп яңа ел турында җыр җырлыйлар.)

Автор: Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең озынайтылган төркем җитәкчесе Мубаракзянова Г.Р.

© 2010-2022