Технологическая карта по математики 20 эчендә кушу һәм алу таблицасы 2 класс

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"20 эчендә тапкырлау таблицасы" темасын кабатлау

Максат:

Шәхескә кагылышлы УУГ: эшчәнлек һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру, математик тирәлекне аңлау.

Регулятив УУГ: укытучы белән берлектә яңа бурычлар кую, кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; "тапкырлаучы", "тапкырчыгыш" төшенчәләре турындагы белемнәрне ныгыту; тапкырлау таблицасын өйрәтү;

Танып -белү УУГ: логик фикерләүне үстерүдә математик гамәлләр башкару, проблема кую һәм аны чишү.

Коммуникатив УУД: үз фикерләрен тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтергә, аны яклый белергә, гомуми төгәл фикергә килү, игътибарлылыкларын арттыру, күмәк,үзлектән эшләү күнекмәләрен ныгыту Планлаштырылган нәтиҗә: 1) "тапкырлаучы", "тапкырчыгыш" төшенчәләрен белү. 2) 20 эчендә тапкырлау таблицасын белү. 3) текстлы мәсьәләләрне анализлый һәм чишү белү. Ресурслар: Компьютер,презентация, , биремнәр белән карточкалар, дәреслек Г.В. Дорофеев, Т.Н. Миракова.Просвещение.2011г. Предметара бәйләнеш: Татар теле, технология, әйләнә-тирә Эш төре: Фронталь, индивидуаль, парларда Төп төшенчәләр: "Тапкырлаучы", "тапкырчыгыш","таблица". Дәрес тибы: Белемнәрне ныгыту һәм гомумиләштерү дәресе.

Үткәрү технологиясе

Дәрес этаплары

I этап. Оештыру өлеше.

Укучыларны уку эшчәнлегенә кертү.

Уңай психологик халәт булдыру.

Дәрескә әзерлек.

Максат:

Укучыларны уку хезмәтенә хәзерләү.

Балаларның игътибарларын туплау.

Укучы эшчәнлеге

Дәрестә утыру кагыйдәләрен искә төшерү.

Дәрескә кирәкле әсбапларны әзерләү.

Кәефләренә карап смайлик сайлыйлар

Укытучы эшчәнлеге

Укучыларны эшкә хәзерләү.

Парларда эшләү

Укыту һәм үстерү технологиясе Елмаеп карагыз дөньяга, Рәхәт бит яшәве шулаймы? Елмаеп яшәсәң көн саен Укырга, уйларга бик җайлы. -Кәефләрегез ничек? -Укучылар каршы күршегез һәм ян күршегез белән исәнләшегез дә, бер-берегезгә карап елмаегыз.

Укучылар, безнең дәресебездә бүген кунаклар бар. Әйдәгез, борылып басып, кунакларыбыз белән исәнләшеп алыйк әле.

Тыныч кына утырыйк. Игътибарны дәрескә юнәлтик.

- Кадерле балалар! Димәк, математика дәресебезне башлап җибәрик.Бүген төнлә күктә йолдызлар бик күп иде. Һәм аларның ничәседер безнең класста калган. Алар ничәү икән, саныйк әле аларны. (9).

2слайд. Ничә йолдыз бар?

-Ә хәзер тапкырлау таблицасын искә төшереп, кабатлап китәбез. Икәүләп эшлибез. Кем белә, шуңа йолдыз бирелә.(кемдә күбрәк, нәтиҗә чыгарабыз.)

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ -шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую .

Безнең тырышып эшләвебез нәсәдән тора?

Актуальләштерү.

Максат:

Телдән исәпләү күнекмәләре булдыру.

Проблема кую

Проблема куеп, аны чишү

Уку мәсьәләсен кую.

Уенда катнашалар, кызыклы сорауларга җавап бирәләр.

Проблема чишкәндә үз фикерләрен дәлилли белү. Дәреснең темасын , максатын ачыклыйлар.

Укучыларның игътибарын туплау һәм телдән исәпләүне ныгыту максатыннан фронталь уен оештыру.

Проблемалы сорауларны чишкәндә һәм дәреснең темасын ачыклаганда тиешле юнәлеш бирү.

Укучылар, минем сорауларыма уйлап җавап бирергә кирәк.

- Бер атнада ничә көн?

- Атнада ничә ял көне?

- Ничә предмет бер пар була?

- Татарстан флагында ничә төс?

- Өчпочмакның ничә почмагы бар?

2х3, 3х3, 6х2, 5х2, 4х3, 7х2, 7+7, 5+5

Хәзер мин сезгә биргән мисалларны ике төркемгә аерыгыз.Кайсылары тапкырлау таблицасында очрый,ә кайсылары очрамый? (Биремнәрне үтәү, мисалларны ике төркемгә аерабыз) Нинди кагыйдә буенча аердыгыз? (Бер төркемдә тапкырлау бар, ә икенчесендә юк) Димәк, без бүген тапкырлау турында сөйләшүебезне дәвам итәчәкбез.

ТБУУГ: тапкырлау таблицасын формалаштыру

РУУГ: тапкырлаудагы кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, уенда һәм коллектив фикер алышуда катнашу

Тактада һәм урыннарда эш

Регулятив универсаль уку гамәлләре.

Мисалларны нәрсәдән чыгып төркемләдек?

Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат:

"тапкырлаучы", "тапкырчыгыш" төшенчәләрен искә төшерү.

"бүлү"төшенчәсе белән таныштыру;

Физминут

Бүлергә һәм чагыштырырга өйрәтү,

Дәреснең планын бергәләп төзү.

Фикер алышуда катнашу.

Җавапларны дәлилли белү.

Тапкырлау турында белгәннәрне искә төшерү.

Проблемалы сорауларга җавап табу һәм аларны дәлилли белү.

Таблицаны искә төшерү һәм нәтиҗәләрне чагыштыру

Дәреснең планын төзү өчен күрсәтмә бирү.

Фронталь эшне оештыру, тапкырлау турында белгәннәрне искә төшерергә ярдәм итү.

Укучыларны проблемалы сорауларга җавап бирергә этәрү.

.

Тапкырлауны исәпләүгә һәм чагыштырырга юнәлеш һәм күрсәтмә бирү

Укучылар, бүген без сезнең белән "Математика" дигән галәмгә сәяхәт итәрбез. Моның өчен безнең корабль хәрәкәт итүче йолдызлыкның исемен табарга кирәк. Юлыбызда безгә киртәләр очрар,ләкин безнең алган белемнәребез аларны чишәргә ярдәм итәр.Уңышлар Сезгә!

Укучылар, әйдәгез, вакытыбызны бер дә әрәм итмичә эшкә тотыныйк.

1) Мин беләм. "Тапкырлау" темасы буенча без нәрсәләр беләбез?

2) Мин белергә телим.

3) Моны белү миңа ни өчен кирәк?

дигән план нигезендә хәрәкәт итәрбез.

Мин беләм. "Тапкырлау" темасы буенча без нәрсәләр беләбез? Укучылар, искә төшерик әле.

(Укучыларның җаваплары)

- санны 1 гә тапкырласаң сан үзе килеп чыга .

- санны 0 гә тапкырласаң 0 чыга.

(Кагыйдәләрне бергәләп кабатлыйбыз).

- Без Йолдыз санаучыга ярдәм итәргә тиеш. Игътибар итегез әле,йолдызлар ничәшәрләп һәм ничә урында урнашканнар? Чишү өчен кайсы аңлатма туры килә? (2*3=6) Слайд 3

( Дөрес булмаган җавап юкка чыга, дөрес җавап зурая.)

- Сез биремне дөрес үтәдегез һәм сезгә Йолдызлык исеменең бер хәрефен бүләк иттеләр .Ул К хәрефе. (Слайд 4)

- Йолдыз санаучыга тагын сезнең ярдәмегез кирәк.

Шундый ук йолдызлар ничәшәрләп һәм ничә урында урнашканнар? Чишү өчен кайсы аңлатма туры килә? (3*4=12). (Слайд 5) . (Дөрес булмаган җавап юкка чыга, дөрес җавап зурая.)

- Менә сезгә Йолдызлыкның тагын бер хәрефе-Р хәрефе.(Слайд 6)

- Хәзер яңа биремне үтәрбез. Йолдыз тирәсендә планеталар хәрәкәт итә. Сезнең максат, түгәрәк эченә язылган саннарны тапкырлап дөрес йолдызны табу?

8

Укучылар чылбыр буенча такта янына чыгып чишәләр. (Слайд 7)

-Бу биремне дөрес үтәгән өчен сез ике хәрефне бүләккә аласыз.

Л һәм А хәрефләрен.( Слайд 8)

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА (Бер укучы күрсәтә,калганнар ясый, күнегүләр шулай дәвам итә)

Мин белергә телим. Дүртенче арифметик гамәл нинди булачак?

-Укучылар, безнең космик корабль тизрәк хәрәкәт итсен өчен 2 гә тапкырлау таблицасын искә төшерергә кирәк. Тапкырлаганда җавапта нинди саннар чыкса, менә шулар 2 гә бүленә дә инде. Слайдтагы кайсы саннар икегә бүленә икән.

Укучылар биргән дөрес җаваплар икенче төс белән яна,ә дөрес булмаган җаваплар юкка чыга.

(Слайд 9.)

-Сезгә тагын бер П хәрефе бүләк ителә.(Слайд 10)

- Тагын да тизрәк хәрәкәт итү өчен 3 кә тапкырлау таблицасын искә төшерергә кирәк. Слайдтагы кайсы саннар 3 кә бүленә?

(Слайд 11)

Сезгә бүләккә А һәм У хәрефләре бирелә. (Слайд 12)

-Йолдызлыкны ачу өчен безгә тылсымлы кодны белергә кирәк.

Моның өчен саннарны бертөрле кушылучылар суммасы рәвешендә күрсәтергә кирәк.

Әгәр биремне дөрес башкарсак, код килеп чыгачак. (Слайд 13)

Код:8342

Моны белү миңа ни өчен кирәк?

Укучылар , тапкырлый белү безгә кирәкме?(тизрәк исәпләргә,акча санарга) (укучыларның җаваплары)

Регулятив универсаль уку гамәлләре.

Тапкырлау гамәле ничек төзелә?

Танып-белү универсаль уку гамәлләре.

Тапкырлауның нинди очраклары була?

Тактада эш

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре. Тапкырлау турында белү ни өчен кирәк?

Ныгыту.

Максат:

1)"тапкырлаучы", "тапкырчыгыш" төшенчәләрен аера белү.

Тапкырлау ярдәмендә мәсьәлә чишә белү

Тапкырлау ярдәмендә мәсьәлә чишәргә ярдәм итү, күрсәтмәләр бирү.

дәфтәрләрдә эшләү. 65 нче бит,№2 1һәм 2 баганадагы мисалларны исәпләргә. (Дәфтәрләрне алмашып тикшерү)

14 слайд - Без калган Т һәм Ы хәрефләрен дә таптык. Сез барлык биремнәрне үтәдегез.Молодцы! (Слайд 15) Без нинди йолдызлык ачтык "Тапкырлау"

Рус телендә бу сүз "Умноңение" дип йөртелә. Онытмагыз!

аплодисментлар бүләк итү.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда узган дәресләрдә алган белемнәрне куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

Дәресне йомгаклау.

Рефлексия.

Максат:

дәрестә башкарган эшләргә нәтиҗә ясау.

Үзеңнең дәрестә алган белемең турындагы фикереңне әйтеп бирә алу.

Мин белдем,

истә калдырдым,

өйрәндем,

яңалык ачтым.

Укучылар түгәрәкләрне тактага беркетәләр һәм шулай үзләренең фикерләрен белдерәләр

Смайлик белән кәеф

Укучылар, мин сезгә өч төрле түгәрәк(яшел,кызыл, сары) бирәм.

Яшел төс- миңа дәрес ошады һәм барысын да аңладым.

Сары төс- мин теманы аңлап бетермәдем.

Кызыл төс- мин бернәрсә дә аңламадым дигәнне белдерә.

Шул түгәрәкләр ярдәмендә сезгә үзегезнең фикерләрегезне белдерергә кирәк.

Без дәрестә нәрсәләр белдек ?

Нәрсәләр исегездә калды?

Нәрсәләр эшләргә өйрәндегез?

Үзегез өчен ниндидер яңалык ачтыгызмы?

Өй эше бирү. №3, 66 бит

Үзбәяләмә.





регулятив УУГ коммуникати УУГ

шәхси УУГ



© 2010-2022