Исследовательская работа Кәҗә сөте эчегез, файдасы күп - белегез!

Раздел Начальные классы
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Научно-практическая конференция учащихся начальной школы

«Земля - планета загадок» 2014 год



Тема:

«Кәҗә сөте эчегез, файдасы күп- белегез!»



Исследовательская работа Кәҗә сөте эчегез, файдасы күп - белегез!

Яңа Чишмә муниципаль районы

Шахмай гомуми урта белем бирү мәктәбенең

2 нче сыйныф укучысы

Әхмәтвәлиев Рамазан Нургали улы



Җитәкче:

Яңа Чишмә муниципаль районы

Шахмай гомуми урта белем бирү мәктәбенең

югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Салахова Гөлфия Әсхать кызы,



2014 г.







Эчтәлек

Кереш-------------------------------------------------------------------------------------------------2

Төп өлеш

Бүлек I. "Кәҗә сөте эчегез, файдасы күп - белегез!"

  1. 1- 4 нче сыйныф укучылары арасында сораштыру үткәрү -------------------------4

  2. Сөт турында бераз тарих ------------------------------------------------------------------4

  3. Сөтнең файдасы ------------------------------------------------------------------------------5

  4. Кәҗә асрау белән танышу ------------------------------------------------------------------7

  5. Кәҗә һәм сыер сөтенең составын тикшеренеп өйрәнү -----------------------------9

а) белгеч белән әңгәмә һәм тәҗрибәләр ----------------------------------------------10

б) кәҗә һәм сыер сөтенең составын күрсәтүче таблица --------------------------10

в) кәҗә сөте турында ----------------------------------------------------------------------11

Бүлек II. Тәҗрибә үткәрү һәм эзләнү нәтиҗәләре.

2.1.Өйдә үткәргән тәҗрибәләр ----------------------------------------------------------------12

2.2. Нәтиҗә ясау -----------------------------------------------------------------------------------13

Бүлек III. Йомгаклау.

3.1. Нәтиҗә чыгару. ------------------------------------------------------------------------------14

3.2. Өстәмә мәгълүмат. (приложения) --------------------------------------------------------15

3.3. Мәгълүмат алу һәм иллюстрация чыганаклары----------------------------------------16























КЕРЕШ.

Бала вакыттан ук без өлкәннәрнең "Сөт эчсәң, зур үсәсең", "Сәламәт буласың килсә сөт ризыклары аша!" - дигән сүзләрен еш ишетәбез. Ә минем әби, аларга баргач кәҗә сөте эчермичә җибәрми. "Иң файдалысы - кәҗә сөте!" - ди ул. Димәк, чынлап та үскән вакытта сөт бик кирәк? Ә кәҗә сөте нәрсәсе белән өстен? Менә шулай итеп миндә проблема туды, һәм мин аны тикшерү һүм эзләнүләр нәтиҗәсендә чишәргә булдым. АКТУАЛЬЛЕГЕ:

Сөт кешегә гомеренең беренче көннәреннән үк таныш. Сөтнең составындагы кальций сөякләр,тешләр, чәчләр һәм тырнаклар төзелешендә иң кирәкле матдә булып тора.

ГИПОТЕЗА: Кәҗә сөте сыер сөтенә караганда файдалырак һәм дәвалау үзлегенә ия. Кәҗә асрау отышлырак. МАКСАТ: 1. Кәҗә һәм сыер сөтенең составын аның файдалы һәм зыянлы якларын ачыклау.

  1. Кәҗә сөтенең файдалы үзлекләрен табу һәм исбатлау.
  2. Кәҗә асрау өчен кирәк булган шартлар белән танышу.

Эзләнү-тикшеренү методлары :

  • Теоретик материалны өйрәнү.

  • Интернет челтәрендә эш.

  • Укучылар арасында сораштыру.

  • Белгеч белән әңгәмә.

  • Сөт составын ачыклау буенча тәҗрибәләр үткәрү

  • Нәтиҗә ясау.

Эзләнү-тикшеренү эшенең планы: 1. Башлангыч сыйныф укучылары арасында сораштыру үткәрү. 2. Сөт турында мәгълүмат туплау. 3. Кәҗә асрау белән танышу. 3. Кәҗә һәм сыер сөтенең составын аның файдалы һәм зыянлы якларын эзләнеп өйрәнү. 4. Белгеч белән әңгәмә. 5. Кәҗә һәм сыер сөтенең составын чагыштырып өйрәнү буенча тәҗрибәләр үткәрү. 6. Нәтиҗә ясау.

ЭЗЛӘНҮ-ТИКШЕРҮ ОБЪЕКТЫ: кәҗә ЭЗЛӘНҮ-ТИКШЕРҮ ПРЕДМЕТЫ: кәҗә һәм сыер сөте

ТӨП ӨЛЕШ.

БҮЛЕК I. "Кәҗә сөте эчегез, файдасы күп - белегез!"

1.1 Башлангыч сыйныф укучылары арасында сораштыру үткәрү.

Үземнең эзләнү эшен мин иң беренче сыйныфташларымны һәм дусларымны сораштырудан башладым. "Сез сөтне регуляр эчәсезме?" "Сөтне файдалы дип уйлыйсызмы?" "Кәҗә сөте эчкәнегез бармы?" дигән сорауга алар болай дип җавап бирделәр:

Исследовательская работа Кәҗә сөте эчегез, файдасы күп - белегез!

1.2. Сөт турында бераз тарих.

Хайваннардан алынган сөтне кешеләр иң беренче мәртәбә моннан 9 мең еллар элек ашамлык итеп куллана башлганнар. Алар иң беренче кыргый сыерларны ияләштергәннәр. Шуннан йорт хайваннары асрый башлаганнар.

Җир йөзендә иң киң таралган сөт бирүче хайван - ул сыер. Ләкин шулай ук төрле илләрдә тагын әле кәҗә, сарык, ат, дөя, буйвол, болан, лама һәм башка хайваннарның да сөтләрен файдаланалар.

Баксаң, сөтне хайваннардан гына түгел, үсемлекләрдән дә алалар икән. Мәсәлән соядан - соя сөте дип атала. Ул бераз сыер сөтенә охшаган.

Элек-электән кешеләр сөтнең дәвалау үзлеген югары бәяләгәннәр. Аны "Яшәү чыганагы" дип атаганнар.

Бөек табип Гиппократ сөтне - "дару"дип, Авиценна - кешеләр өчен иң яхшы "ризык"дип, ә академик Павлов сөтне "табигать бүләге" дип атаган.

Бик күптәннән сөтне төрле өлкәләрдә кулланалар:

-азык промышленностенда

- косметикада

- медицинада

Кайчандыр гади сөт кенә кулланылган, ә инде тора-бара кешеләр сөттән башка төрле сөт продуктлары ясарга өйрәнгәннәр. Алар бик күп төрле. Интернеттан мин бу продуктларның зур исемлеген таптым: айран , абрат, ацидофилин, варенец, катык, йогурт, кефир, кумыс, мацун, пахта, простокваша, ряженка, сгущённое молоко, сливки, сливочное масло, сметана, снежок, сухое молоко, сыворотка, сыр, творог, топлёное молоко, шубат.

Күргәнегезчә, бу май, эремчек һәм каймак кына түгел. Күбесен минем ишеткәнем дә ашап караганым да юк.

Исследовательская работа Кәҗә сөте эчегез, файдасы күп - белегез!

1.3. Сөтнең файдасы.

Пәйгамбәребез с.г.в.: «Шифа өч нәрсәдә»,- диде, шулардан беренче булып балны әйтте. «Сезнең өчен хайваннарда да гыйбрәт бар. Сезләргә кан белән тизәк арасыннан чиста сөт аерып эчертәбез. Ул сөт - эчүчегә ләззәттер». Умарта корты 66.

Умарта кортлары безгә үләннәрдән бал җыя, сыер, дөя, кәҗәләр үләннәрне җыеп безгә шифалы сөтләр бирә. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Сөтнең файдасы тимәгән бер авыру да юк»,-диде.

Исследовательская работа Кәҗә сөте эчегез, файдасы күп - белегез!

1. Сөт - кальций чыганагы.
Элек сөт кальцийга бай ризыкларның берсе дип санала иде. Соңгы елларда бу фикер үзгәрде. Чөнки кальций җир белән үләндә кимеде. Организмга кальций керсен өчен, эремчек, йогырт һәм башка сөт ризыкларына өстенлек бирергә кирәк. Сырның каты сортлары да әлеге матдәгә бай.

2. Сөт бөтен кешегә дә файдалы. Олыгайган саен организмда сөт шикәрен тарката торган фермент кими. Шуңа да сөтне эшкәртү авырлаша. 45 яшьтән соң сөтнең күләмен чикләү хәерле.

3. Сөт бөергә файдалы.

Бөерләр сәламәт булса, чынлыкта да шулай. Сөт организмнан шлакларны чыгарырга булыша. Бөердә фосфат кислотасы тозлары булганда, сөт һәм әчегән сөт ризыклары ашарга киңәш ителми.

4. Дисбактериозны кефир дәвалый.

Канада белгечләре әйтүенчә, дисбактериоз вакытында кефир эчәргә ярамый. Аның составындагы чүпрә күзәнәкләре авыруны көчәйтергә мөмкин. Шуңа да кефир урынына составында лактобактерияләр һәм бифидобактерияләр булган эчемлекләр куллану яхшырак.

5. Йоклар алдыннан кефир эчү файдалы.

Кефирда нерв системасын ярсытучы һәм йокысызлыкка китерүче матдә булуы ачыкланган. Аны йокларга 2 сәгать кала эчәргә яки аны "простокваша", ряженка белән алыштырырга кирәк.

6. Барлык йогыртлар да файдалы.

Аларның кайберләре әчетелгәч, пастерезацияләнә, составындагы микроорганизмнар юкка чыга. Бу йогырт озак шулай эшләнә. Андый ризыкның файдасы аз кала.

7. Эремчек сөякне ныгыта.

Майсызландырылган эремчек ашаганда гына составындагы кальций, фосфор тиешенчә эшкәртелә. Эремчекнең майлылыгы 13-15 проценттан артканда бу хәл күзәтелми. Гомумән, кайсы гына сөт ризыгын алсаң да, майлырак булган саен, кальций начар үзләштерелә.

1.4. Кәҗә асрау белән танышу.

Элек-электән авылның ярлысы кәҗә, хәллерәге сыер асраган.

Бәлки кәҗә халкына кимсетеп карау да шуннан киләдер. Халыкта: "Кәҗә асраган каргыштан чыкмас", "Кәҗә бар җирдә каза була", "Бер кәҗә ике күршене сугыштырыр" һәм башка шуның шикелле әйтемнәр күп. Алар башка йорт хайваннарына карата бик аз әйтелә. Кәҗәнең холкы да бик үзенчәлекле: ул каракланырга ярата, тәкәббер, азыкка карата нәзберек, үләнне сайлап, аралап ашый. Суның чистасын гына эчә, агач ботакларын ярата. Аңа хәйләкәрлекне дә Ходай мулдан биргән. Кыскасы, халык аңа "мөртәт" дигән исемне юкка гына бирмәгәндер. Кәҗә турында бик күп мәзәкләр, такмаклар йөри:

Кәҗә кергән бакчага,

Кәбестәне ашарга.

Таяк тотып чыксалар,

Хәзер тора качарга.

Кәҗә әдәби әсәрләрдә дә яраткан "герой". Г.Тукайның "Кәҗә белән Сарык", шулай ук татар халык әкиятләрендә кәҗә акыллы, зирәк, хәйләкәр итеп сүрәтләнә.

Наил бабайларга экскурсия.

Шулай итеп без Наил бабайларга киттек . Аларның ике кәҗәсе бар. Һәм икесенә өч бәрән. (Приложение №1)

Исследовательская работа Кәҗә сөте эчегез, файдасы күп - белегез!

Наил бабай безгә кәҗәләрен һәм кәҗә бәтиләрен күрсәтте. Аларның нәрсә яратуларын, холык-фигыльләре турында сөйләде. Кәҗә бәтиләре сухари яраталар икән. Ә әнкә кәҗәләр өскә менеп басарга ярата. Көнгә өч литрлап сөт бирәләр. Сөтләре бик тәмле, кәҗә сөте бик файдалы икәнен әйтте. Наил бабай, гастрит һәм изжоганың нәрсә икәнен оныттым хәзер, ди.

Исследовательская работа Кәҗә сөте эчегез, файдасы күп - белегез!Исследовательская работа Кәҗә сөте эчегез, файдасы күп - белегез!

Әнкә кәҗәнең берсе мамык һәм йон катнаш тиреле, ак төстә. Ә кечкенә бәтие бөтенләй икенче төрле карасу төстә. Икенчесе - карасу-соргылт төстә. Ул игезәк бәти тудырган. Бәтиләре - ап-ак! Кәҗәләрнең мөгезләре дә төрлечә була икән - ак кәҗәнең мөгезе урак шикелле түгәрәк, карасыныкы - кылыч кебек озынча һәм очлы анысының сакалы да бар.

Наил бабай әйтүенә караганда кәҗә асрау үзенчәлекле эш. Аларга бигрәк тә күз- колак булу кирәк. Карап тормасаң күрше яки үз бакчаңа кереп зыян итүен көт тә тор! Җәй көне бигрәк тә су буйларындагы таллар да тәмле ризык аларга, урман кырыйларындагы миләш-юкә, шомырт, өрәңге яфракларын да бик яратып ашыйлар. Шуңа да җәен ул аларны су буена алып барып саклап ашата. Аларның ашаганнарын карап тору үзе бер кызык. Әрәмәлектә кура, карлыган, гөлҗимеш куаклары да кәҗәләр өчен бик тәмле сый инде. Бакчага кереп, матур гладиолусларны да яратып ашады алар. Кәбестә турында әйтмим дә инде. - дип көлде Наил бабай. Ә беркөнне кәҗәләр көтүдән кайткач ябыйм дисәм, бер кәҗәм юк. Эзләп җаным чыкты. Арып-талып өйгә керсәм, верандада кыштырдаган тавыш ишеттем. Кем йөри соң дип кереп карасам, кәрзиннәрдәге алмадан, кыяр, помидор кебек яшелчәләрнең барысыннан да авыз итеп , бик канәгать кыяфәт белән ике бәтиен сыендырган сакалбаем караватта сузылып ята!- дип көлдерде безне Наил бабай.
Ләкин шулай булса да газета материалларынан күренгәнчә соңгы елларда кәҗә сөтенең, дәвалау чарасы буларак популярлыгы арта бара. Ул сыер сөтеннән 3-4 мәртәбә кыйммәтрәк йөри, кәҗә токымлы да булса, ягъни сөтне мул бирсә, ул табыш та китерә ала. Хәзер кәҗә асрау белән шөгыльләнүче, сөтен эшкәртеп сатучы фермерлар саны арта бара, кәҗә сөте белән дәвалый торган санаторийлар ачыла. Халык акрынлап кәҗә сөтенең файдалы икәненә инана бара. - Сыерга караганда кәҗә асрау күпкә җиңел, - диләр фермерлар. "Сыер ичмасам 15-20 литр сөт бирә", - ди кайберәүләр. Ә көне буе күпме ашаганын санасаң, ул сыер хәтле ашамый бит. Бер сыерга тотылган азык белән берничә кәҗәне туендырып була.

Беренче нәтиҗә: Шулардан чыгып мин, кәҗә тоту отышлырак, дигән нәтиҗә ясадым.

1.4. Кәҗә һәм сыер сөтенең составын эзләнеп -тикшеренеп өйрәнү.

а) Белгеч белән әңгәмә.

Кәҗә сөтенең химик составы белән чын-чынлап танышу өчен мин мәктәбебезнең химия укытучысы Нуруллина Гөлнур апа янына бардым.

Ул миңа сөтнең составын тәҗрибәләр ярдәмендә аңлатты. Һәм кәҗә һәм сыер сөте

Исследовательская работа Кәҗә сөте эчегез, файдасы күп - белегез!

составының чагыштырма таблицасын күрсәтте. (Приложение №2)

Мин Гөлнур ападан кәҗә һәм сыер сөтенең нинди уртак һәм аермалы яклары барлыгын сорадым. Һәм без тәҗрибәләр ясадык:

1нче тәҗрибә.

Максат: Сөттә аксым бармы юкмы икәнен белү.

1адым: ике пробиркага сыер һәм кәҗә сөте алдык

2адым: һәр пробиркага бакыр хлориды һәм натрий гидроксиды салдык

3 адым: реакцияне күзәттек

Исследовательская работа Кәҗә сөте эчегез, файдасы күп - белегез!

Кәҗә сөте

Сыер сөте

Сөтнең төсе зәңгәр-шәмәхә төскә керде

Сөтнең төсе зәңгәр-шәмәхә төскә керде

Нәтиҗә: Кәҗә сөте дә, сыер сөте дә аксымга бик бай.

2 нче тәҗрибә:

Максат: Сөттә А витамины бармы икәнен белү.

1адым: ике пробиркага сыер һәм кәҗә сөте алдык

2адым: һәрбер пробиркага тимер III хлориды салдык

3 адым: реакцияне күзәттек

Исследовательская работа Кәҗә сөте эчегез, файдасы күп - белегез!

Кәҗә сөте

Сыер сөте

Сөтнең төсе саргылт - көрән төскә әйләнде

Сөтнең төсе саргылт - көрән төскә әйләнде

Нәтиҗә: Кәҗә сөтендә дә, сыер сөтендә дә А витамины бар.

б) Кәҗә һәм сыер сөтенең составын күрсәтүче таблица.

Исследовательская работа Кәҗә сөте эчегез, файдасы күп - белегез!

Таблицадан һәм тәҗрибәләрдән күренгәнчә, мин сыер һәм кәҗә сөтенең составы охшаш, кайбер элементлар һәм витаминнар кәҗә сөтендә күбрәк дигән нәтиҗә ясадым. Ләкин мин тагын да күбрәк белер өчен интернеттан мәглүматлар алдым:

в) Кәҗә сөте турында.

Юкәдә икән чикләвек дигәндәй, кәҗә сөтендә икән витаминнар (А, В-каротин, Е, С, В1, В2, В9, РР... ), микро һәм макроэлементлар (калий, кальций, магний, натрий, фосфор, марганец, кобальт ...) хәзинәсе. Менә нигә борынгылар иң беренче йорт хайваны итеп кәҗәне кулга ияләштергәннәр! Алар кәҗә сөтен иң яхшы сәламәтлек чыганагы дип санаганнар.

Әбугалисина һәм Гиппократ та кәҗә сөтенең бик күп авырулардан дәва икәнен белгәннәр. Картлыкта да аек акыл, нык сәламәтлек саклап каласыгыз килсә, кәҗә сөте эчегез, дигән Әбугалисина. Ә Гиппократ туберкулез, рахит, анемия авыруларын кәҗә сөте белән дәвалап булуын исбатлаган. Кәҗәнең үзендә туберкулез, лейкоз кебек авырулар булмый да.

Кәҗәнең туган иле саналган Щвейцариядә сөт белән дәвалаучы курортлар да бар икән. 1905 елда ук инде Парижда балалар табибларының бөтендөнья конгрессында ана сөтеннән мәхрүм балалар өчен кәҗә сөте иң яхшы ризык дип табылган. Аның аксымында сыер сөтенә хас аллергия сәбәпчесе - альфа-казеин бөтенләй юк. Кәҗә сөте сыерныкыннан майлырак (4-4.4 %) булса да, май шарчыклары кечерәк булу сәбәпле, җиңелрәк һәм тулысынча үзләштерелә! Ябыгырга теләгәннәр өчен дә юаныч - кәҗә сөте майлы булса да, тәндә май катламы тупланмый. Ә инде составында витаминнар, минераллар, микро-, макроэлементлар күп булганлыктан, диета тотканда авитаминоз да күзәтелми. Май кислоталарының күбрәк булуы организмда холестерин туплануга комачаулый.

Магний исә организмны чистартучы дип тә әйтеп була, ул да холестеринга киртә булып тора, бөер һәм бәвел куыгына ташлар утырудан саклый, тукымалардан авыр металларны чыгара.

Калий белән магнийның йөрәк мускуллары эшчәнлеген яхшыртуы, кан тамырларын киңәйтүе билгеле. Шулай булгач, кәҗә сөтенең «йөрәккә сихәт бирүенә дә, кан басымын төшерә белүенә дә» аптырыйсы юк. Сөт составындагы марганец та кеше организмы өчен бик кирәк. Ул бөер, бавыр, ашказаны асты бизе, баш мие эшчәнлегендә зур роль уйный. Бу элемент сөяк-мускул системасы үсеше өчен, минераль матдәләр алмашы, күзәнәкләр сулавы, иммун реакцияләр өчен дә алыштыргысыз санала.

Россиядә кәҗә сөтен иң актив пропагандалаучы - балалар табибы һәм диетолог В.Н.Жук. Ул Санкт-Петербургтан ерак түгел кәҗә фермасы оештыруда катнаша. Монда хөкүмәтнең махсус заказы буенча Швейцариядән нәселле кәҗәләр кайтарыла. Кәҗә сөте шулкадәр популярлаша ки, ул барлык теләүчеләргә дә җитми башлый, аны бары табиб рецепты буенча балаларга, авыруларга гына бирә башлыйлар. Бактерицид үзлекләре һәм составында иммуноглубиннар булу аны төрле авыруларны дәвалауда һәм профилактика чарасы итеп кулланырга мөмкинлек бирә. ( Приложение №3)

Нинди авыруларны дәвалый соң кәҗә сөте?
1. Балаларда диатез булганда 2 ай дәвамында кәҗә сөте куллану яхшы нәтиҗәләр бирә.

  1. Төрле стресслар белән хәлсезләнгән кешеләрне кәҗә сөтенең тулысынча һәм җиңел үзләштерелүе тиз аякка бастыра.

  2. Рахит, анемия, сөяк сыну. Травматологлар көн саен кәҗә сөте эчкән кешеләрнең сөякләре ике тапкыр тизрәк ялгануын күзәткәннәр.

  3. Кәҗә сөтеннән ясалган йогурт, кефир, эремчек, сыр кебек продуктлар ярдәмендә дисбактериоздан котылып була.

  4. Гастрит, ашказаны җәрәхәте авырулары белән интеккән кешеләргә дә менә дигән дәва ул кәҗә сөте. Чөнки аның искиткеч үзлеге бар - ул ашказаны согындагы кислотаны бик тиз нейтральләштерә, ә сөттәге лизоцим исә җәрәхәтләрне төзәтә.

  5. Панкреатит, диабет авырулары булганда да, кәҗә сөте кулланырга киңәш ителә.

Бүлек II. Тәҗрибә үткәрү һәм эзләнү нәтиҗәләре.

2.1. Өйдә үткәргән тәҗрибәләр.

Сөтнең сыйфатын (качество) билгеләү өчен, мин түбәндәге тәҗрибәләрне үткәрдем:

1 нче тәҗрибә: Бүлмә температурасында өстәл өстендә ике стаканга салып кәҗә һәм сыер сөтен калдырдым. Икенче көнгә үк сыер сөте әчеде, ә кәҗә сөте яңа сауган кебек.

Нәтиҗә: Кәҗә сөтенең сыйфаты озаграк саклана.

2 нче тәҗрибә: Шул ук тәҗрибәне мин түбән температурада эшләп карарга булдым: моның өчен мин ике банкада сөтләрне суыткычка куйдым. Сыер сөте 4-5 көн эчендә үзенең тәмен бозды , ә кәҗә сөте атнадан күбрәк сакланды.

Нәтиҗә: Кәҗә сөтенең сыйфаты озаграк саклана.

2.2. Нәтиҗә ясау:

1. Кәҗә сөте озаграк саклана. Бүлмә температурасында-3көнгә кадәр, ә суыткычта атнадан артык

2. Кәҗә сөте яхшырак үзләштерелә.

3. Кәҗә сөтендә витаминнар күбрәк.

4. Кәҗә сөте күбрәк дәвалау үзлекләренә ия.

5. Кәҗә сөтендә аллергия тудыручы матдәләр юк.

Нәтиҗә: Шулай итеп, тәҗрибәләр һәм тикшеренүләр күрсәткәнчә, кәҗә сөтенең сыер сөтеннән өстенлеге бар:

Сыер сөтен эчәргә ярамый:


Кәҗә сөте дәвалый:

Бер яшькә кадәрге балаларга

Бер яшькә кадәрге балалардан башлап ярый. (Ана сөтен алыштыра.)

Балаларда диатез булганда

Балаларда диатез булганда 2 ай дәвамында кәҗә сөте куллану яхшы нәтиҗәләр бирә.

Гастрит, ашказаны җәрәхәте авырулары белән интеккән кешеләргә

Гастрит, ашказаны җәрәхәте авырулары белән интеккән кешеләргә менә дигән дәва.

Панкреатит, диабет авырулары булганда.

Панкреатит, диабет авырулары булганда да кәҗә сөте кулланырга киңәш ителә.

Дисбактериоз булганда.

Кәҗә сөтеннән ясалган йогурт, кефир, эремчек, сыр кебек продуктлар ярдәмендә дисбактериоздан котылып була.

Бөер авыруы булган кешеләргә.

Травматологлар көн саен кәҗә сөте эчкән кешеләрнең сөякләре ике тапкыр тизрәк ялгануын күзәткәннәр.

Төрле стресслар белән хәлсезләнгән кешеләрне кәҗә сөтенең тулысынча һәм җиңел үзләштерелүе тиз аякка бастыра.

Бүлек III. Йомгаклау

3.1. Нәтиҗә чыгару.

Шулай итеп, минем гипотезам расланды: Кәҗә сөте сыер сөтенә караганда файдалырак һәм дәвалау үзлегенә ия, кәҗә асрау отышлырак.

Минем кайбер иптәшләрем сөт яратмый. Авылда яшәп тә сөт эчмәгән кешеләрне мин аңламыйм. Мин үзем сөт һәм сөт ризыкларын бик яратам. Әни ясаган эремчек, катык, корт, йогуртлар ашап туймаслык була. Тикшеренү нәтиҗәләрен әти белән әнигә дә сөйләдем. Алар да бу турыда уйлана торган булганнар, һәм җәйгә кәҗә алырга исәп тотуларын әйттеләр. Мин бик шатландым.

Тикшерү эшен йомгаклап, мин сөт яратмаучы яшьтәшләремә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: Сөт бик файдалы, ә кәҗә сөте бигрәк тә.

Кәҗә сөте эчегез, файдасы күп - белегез!





3.2. Өстәмә мәгълүмат. (приложения)

Приложение №1

Исследовательская работа Кәҗә сөте эчегез, файдасы күп - белегез!

Приложение № 2

Исследовательская работа Кәҗә сөте эчегез, файдасы күп - белегез!

Исследовательская работа Кәҗә сөте эчегез, файдасы күп - белегез!Исследовательская работа Кәҗә сөте эчегез, файдасы күп - белегез!

Приложение №3

Исследовательская работа Кәҗә сөте эчегез, файдасы күп - белегез!

Югары Ослан районы Шеланга авылында кәҗә сөтеннән туңдырма ясарга тотынганнар. Бу эшкә фермер Морат Сираҗин алынган. Туңдырма составында кәҗә сөтеннән тыш бал корты балы, тавык йомыркасы һәм бакча җиләкләре дә кушылыр дип көтелә. Консервантлар һәм башка табигый витаминнарны алмаштыручы компонетлар исә кушылмаячак, дип ышандыра фермер. Туңдырма әлегә пластик савытларда, соңыннан вафли стаканнарда җитештереләчәк. Алар ике төрлегә бүленәчәк: сәламәт кешеләр өчен һәм аллергия, шикәр диабеты белән интегүчеләргә шикәре аз микъдарлы. Шулай да мондый туңдырамада кәҗә сөтенең витаминнары саклана аламы? Бу турыда районның баш ветеренары Николай Андреев менә нәрсә диде: "Әгәр файдалы матдәләре сакланмаса кәҗә сөтеннән туңдырма ясарга алынмаслар иде. Фәндә дә кәҗә сөте сыерныкыннан файдалырак дигән караш йөри. Мин үзем дә кәҗә сөтен яратып эчәм", - диде ул.

3.3. Мәгълүмат алу һәм иллюстрация чыганаклары:

Интернеттан алынган материал:

  1. igelek.ru›?p=4611 копия

  2. sabantuy.net›… копия

  3. atnya-rt.ru›tt/heberler/item/988-kәҗә-kәҗәkәy.html копия

  4. kukmor-rt.ru›ru/component/k2/item/2528-kәҗә-… копия

  5. im-kazan.ru›news/239 копия

  6. vrach-ufa.ru - фото

  7. agronationale.ru -фото молока

Китаплар:

  1. Лебедько Е.Я., Никифорова Л.Н. Коза в личном хозяйстве. Аквариум ЛТД, 2006г.

  2. Князь Урусов С.П. Книга о козе / под редакцией Гребнева Я.В., 2005г.

  3. Горбатова К. К. Химия и физика молока, изд. Гиорд,2004 г.

20



© 2010-2022