Әйләнә тирәбездәге дөнья дәрес конспекты, презентация

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат rar
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

4 класс . Әйләнә-тирәбездәге дөнья

Бүлек темасы: Россиянең табигате

Дәрес темасы: Урман һәм кеше. Максат: Табигатьтә һәм кеше тормышында урманның әһәмияте турында күзаллауларын киңәйтү;

Кеше гаебе аркасында килеп туган экологик проблемаларны тикшерү;

Урманнарны саклап калу эшчәнлеге белән танышу;

Укучыларда табигатькә мәхәббәт, кызыксынууяту, сак караш тәрбияләү. Җиһазлау: дәреслек, эш дәфтәрләре, Россиянең зоналар картасы, дидактик материаллар, ТСО: компьютер, проектор, презентация, магнитофон, аудиоязма.

Дәрес планы.

  1. Оештыру өлеше

  2. Алган белемнәрне актуальләштерү.

III. Яңа тема. а) Урманның әһәмияте. б) Экологик проблемалар. в) Урманнарны саклау. Тыюлыклар.

IV. Ныгыту

V. Дәрескә йомгак

VI. Өй эше бирү

VII. Билгеләр кую.
Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше

Психологик уңай халәт тудыру.

Хәерле көн балалар! Сез дәрескә әзерме? Дәресне башлыйбыз. Бүген без сезнең белән сәяхәткә чыгарбыз. Кая икәнен менә бу ребусны

чишкәч белерсез.

Әйләнә тирәбездәге дөнья дәрес конспекты, презентация








(урман) (1 слайд)

Әйе, без урманнар зонасы буйлап сәяхәтебезне дәвам итәрбез. Бүген инде без урманны өйрәнүчеләр генә түгел, ә аның чын дуслары, ярдәмчеләре, сакчылары булырбыз. Урман турында табышмак - шигырь дә тыңлагыз әле.

Ямь-яшел куе булгач, һәркем ярата аны.

Анда бик күп агачлар,

Җыр суза сандугачлар.

Кызарып җиләк пешә,

Чикләвекләр өлгерә.

Санап та бетереп булмый,

Нәрсә соң ул, кем белә?

  • Урман һәрчак матур, шат булсын өчен нәрсә эшләргә? (урманнарны сакларга)

- Кем урманнарны сакларга тиеш? (кешеләр) Без бүгенге дәрестә урман һәм кеше арасындагы бәйләнешне, урманның әһәмиятен өйрәнербез. (2 слайд) Алда безне 3 тукталыш көтә. (3 слайд)

-Урманнарның әһәмияте -Экологик проблемалар -Урманнарны саклау.Тыюлыклар

II. Алган белемнәрне актуальләштерү. а) Яңа материалны өйрәнүгә күчкәнче искә төшереп китик әле, урман
полосасы турында без нәрсәләр беләбез соң. -Картадан урманнар полосасын күрсәтегез, ул кайда урнашкан, анда табигать шартлары нинди?

-Үсемлекләр дөньясы ниндирәк? - Хайваннар дөньясына баймы?

б) Дидактик уен " Туклану чылбыры'" Әйләнә тирәбездәге дөнья дәрес конспекты, презентацияӘйләнә тирәбездәге дөнья дәрес конспекты, презентацияПарлашып эшләү, һәр партага рәсемнәр салынган конвертлар бирелә. Шул рәсемнәрне кулланып мөмкин булган туклану чылбыры төзергә. (Мәсәлән: усак куян төлке)

в) Уен блиц турнир "Мин урманны беләм" (4 слайд)

Мин сораулар әйтәм, укучылар җавабын әйткәч слайдтагы җавап ачыла.

1. Нинди урман тайга дип атала? (ылыслы) 2. Озын, төз, саргылт-кызыл яки көрән кайрылы, ботаклары агач
очында гына, ылыслары озын, икешәрләр урнашкан - бу нинди агач? (нарат)

  1. Кайсы агач ылысларын кышка коя? (карагай)

  2. Кайсы агач Россиянең символы? (каен)

5. Ылыслы һәм яфраклы агачлар бергә үсә торган урман ничек
атала? (катнаш)
  1. Кедр нараты орлыгын таратучы кош. (кедровка)

  2. Бу җәнлек сикереп кенә калмый, оча да.(очкалак тиен)

  3. Имән агачының җимеше (имән чикләвеге)

  4. Кайсы җәнлекнең аркасында 5 кара сызык (борындык)

10. Киң, эре яфраклы, җылы яратучы агачлар үскән урман (киң яфраклы урман)

-Булдырдыгыз укучылар, урман турында күп беләсез икән.

III. Яңа тема. Хәзер без сезнең белән алга куелган бурычларны үтәрбез. Сәяхәттә һәммәбез дә әзерме? Әйдәгез кузгалдык. Урманга якынлашын киләбез бугай. Тын гына калып урман тавышын тыңлап барыйк. {Кошлар тавышы яздырылган аудиоязма куела) а)1 нче тукталыш - урманның әһәмияте. (5 слайд)

Әйдәгез, уйлашыйк әле, кешегә урман нигә кирәк? (укучыларның җаваплары тыңлана, тактага язылып барыла)

-Урманда җиләкләр, гөмбәләр үсә.

-Урман агач бирә.

-Матур

-Кеше ял итә

-Саф һава

-Хайваннар яши

(5 слайд буенча укып фикерләрне тулыландыру, өстәмәләр кертү) Кеше өчен урманнарның әһәмияте зур. Ул һаваны, сулыклар һәм туфракны саклаучы да, безне тәмле җиләкләр, гөмбәләр белән сыйлаучы, дару үсемлекләре, хайваннар, агач бирүче. Шулай ук матурлык һәм ял итү урыны да. Урманның һаваны чистартучы икәнен әйттек. Урманнарны «безнең планетаның үпкәсе» дип атыйлар.Ни өчен? (бик күп күләмдә кислород бүлеп чыгара һәм углекислый газ йота.) (6 слайд) Тагын бер мөһим ягы - күп агачларның яфраклары һавага үзенә бертөрле матдәләр - фитонцидлар бүлеп чыгара. (6 слайд) Алар авыру тудыручы бактерияләрне үтерә

Физминутка

Җил исә, исә, исә Агачларны селкетә

Җил тына, тына, тына Агачлар үсә, үсә. б) Без сезнең белән икенче тукталышка да җиттек. Ул экологик проблемалар дип аталды. . (7 слайд)

- Укычылар, сез ничек уйлыйсыз, кешеләр урманга карата һәрвакыт рәхимлеме? ( Юк. Кеше чүп ташлый, учак яга, агачларны сындыра, кисә Һ.6.).

(8 слайд) Бу рәсемдә нинди проблема сурәтләнгән? (янгын) Янгын ул - иң куркыныч афәт, урманнарны юк итүче. Янгыннан соң җир өсте яшәрсен өчен бик күп еллар үтүе кирәк.Узган җәйдә бик күп урманнарда янгыннар булды. Хәтта безнең авыл да төтен эчендә калды. - Нилектән, ни сәбәпле килеп чыгарга мөмкин соң ул янгыннар? (шырпы белән уйнау, учак ягу, сүндерми калдыру, тәмәкене сүндерми ташлау)

- Әйе, күп очракта янгыннар кеше гаебе, саксызлыгы аркасында килеп

чыга.

Дәреслекнең 111 нче битендә бирелгән кагыйдәләрне укып истә калдырыйк (1 укучы кычкырып укый)

(9 слайд) Бу рәсемдә нинди проблема сурәтләнгән? (агач кисү)

-Урманнарны нигә кисәләр? (утын өчен, өйләр төзергә, төрле әйберләр ясарга, кәгазь ясарга һ.б.) Урманнарга карата сакчыл булырга, киселгәннәре урынына яңаны утыртырга кирәк. Урманчылар агач утырту белән шөгыльләнәләр, питомникларда орлыклардан агач үсентесе үстерәләр, аларны киселгән урманнарга утырталар. (10 слайд) Бу рәсемдә нинди проблема сурәтләнгән? (урман чүплеккә әйләнеп бара) - Сез ничек уйлыйсыз, ял итүчеләр дөрес эшләгәнме? Алар урынында сез булсагыз нишләр идегез?
(11 слайд) Ә бу рәсемдә нинди проблема сурәтләнгән? (рөхсәтсез хайваннар аулау - браконьерлык)

Кешеләр элек - электән аучылык белән шөгыльләнгәннәр. Чамасыз аулау нәтиҗәсендә кайбер хайваннар юкка чыгу алдында иде. Аларны сак астына алгач кына саклап калуга ирешелде. в) Без чираттагы тукталышыбыз - Урманнарны саклау. Тыюлыклар. (12 слайд)

Россия территорисендә күп кенә бетә баручы үсемлекләр һәм хайваннар бар. Алар Россиянең Кызыл китабына кертелгән. (13 слайд)

Кызыл китапка кертелгән хайваннарны саклау буенча урманнар зонасында тыюлыклар тезелде. Шуларның берсе Ока буе - Терраса тыюлыгы. (14 слайд, 15 слайд) (Хайван һәм үсемлекләрне карау, исемнәрен әйтү)

Безнең Татарстанда да Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгы бар. Ул ике өлештән тора: берсе Лаеш районында- Саратов участогы, икенчесе күрше Яшел Үзән районында - Раифа участогы (16 слайд -карта, 17 слайд-үсемлекләр һәм хайваннар) Физминутка IV. Ныгыту

Эш дәфтәре №1 ,35 бит

№1. Дәреслектән файдаланып фитонцидлар турындагы билгеләмәне формалаштыру, язып кую.

№2. "Россиянең кызыл китабы" плакатын тутыруны дәвам итү. Урманнар зонасында яшәүче хайваннар, үсүче үсемлекләрнең исемлекләрен язып кую. Эш дәфтәре №1 , 48-49 битләр

№3. Урман зонасындагы нинди экологик проблемалар бу тамга белән күрсетелгән?

V. Дәрескә йомгак -Урманга килгәндә кешеләр нәрсәләрне истә тотарга тиеш? - Кешеләр тарафыннан урманнарда нинди экологик проблемалар килеп туарга мөмкин?

Туган ягыбызның табигате матур булсын, гөрләп торсын өчен табигатьнең якын дусты булырга, аңа һәрвакыт ярдәм кулы сузарга кирәк.

Без - табигать балалары,

Гел аның кочагында.

Уйнаганда ялгышлар да

Була шул кайчагында.

Учак яксак урманнарда,

Сүндерәбез кисәвен.

Тик җыярга онытмагыз

Чүп-чар, кәгазь кисәген.

Утыртабыз үсентеләр,

Урман артсын тагын да,

Тирбәлмәгез бишек итеп

Агачлар ботагында.

Без - табигать балалары,

Кояш белән янабыз.

Бездән һәрчак риза булсын

Шул табигать анабыз.




© 2010-2022