- Преподавателю
- Начальные классы
- Классный час «Путешествие в Сочи, на Олимпиаду»
Классный час «Путешествие в Сочи, на Олимпиаду»
Раздел | Начальные классы |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Кашапова Р.И. |
Дата | 10.01.2014 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Класс сәгате.
2 класс.
Тема: Сочига- кышкы Олимпиадага сәяхәт.
Максат: Олимпиада уеннары тарихы, символикасы белән танышу. Кышкы спорт уеннары төрләрен ныгыту. Яңа уен исемнәрен өйрәнү. Спорт белән шөгыльләнү теләге, Олимпиада уеннары барышы белән кызыксыну тәрбияләү.
Үткәрү формасы: уен-сәяхәт, әңгәмә, презентация.
Материал: интернет материаллары, газета-журнал мәкаләләре, жетоннар.
План:
- Оештыру. Кереш әңгәмә. Хай-фай!
- Балалар! Бүген нинди көн? Бүгенгесе көндә нинди тема бик актуаль? Сезнең туганнарыгыз арасыннан анда китүчеләр юкмы? Бәлки авылдашлар арасында бардыр?
- Димәк бүгенге класс сәгатебезнең темасы нинди булыр икән?
Тема: Сочига кышкы Олимпиадага сәяхәт. Слайд1. Олимпиада уеннары тарихы, символикасы белән танышу. Кышкы спорт уеннары төрләрен ныгыту. Яңа уен исемнәрен өйрәнү - безнең бурычларыбыз. Слайд 2.
- Без Сочига кышкы Олимпиадага читтән торып сәяхәт итәрбез. Күзәтү җайлы, уңайлы булсын өчен транспорт сайларга кирәк. Транспортны табышмак ярдәмендә белербез:
- Әйе, сәяхәт итү өчен поезд уңайлы транспорт. Хәзер сезгә купеларга бүленеп утырырга тәкъдим итәм.
- Төп өлеш.
- Слайд 3 - текстны укыту (вывескалар).
- Слайд 4 - тарихы.
- Слайд 5 -күренешләр.
- Слайд 6 - эмблема.
- Слайд 7 - Хай - фай!
- Ә хәзер һәр купедагы, ягъни группадагылар, бергә фикерләшеп эшләрләр.
- Логотипта нәрсәләр бар?
- Нинди төсләр хакимлек итә?
- Һәр төс нәрсәне белдерә?
(фикерләрне тыңлау, мактау)
- Ә хәзер нәтиҗәне укып карыйк әле.
- Слайд 8 - Сочи күренеше. Хәзер бераз ял итик. (Физ - минутка)
- Слайд 9 - Оештыручы һәм җитәкчеләрне карап үтү.
- Слайд 10,11 - Олимпиадада нинди спорт төрләре буенча ярышлар?
- Сезгә нинди спорт төрләре таныш, кайсылары таныш түгел? Нинди спорт төрләрен яратасыз?
- Слайд 12 - Хай - фай! Болар нәрсәләр?
- Слайд 13
- Слайд 14
- Слайд 15
- Группаларда фикерләшеп алу. Тыңлау. Нәтиҗә ясау.
- Слайд 16 күренеш. Олимпиада өчен ни өчен Сочины сайлаганнар?
- Слайдлар буенча нинди корылмалар булуын , анда күпме кеше сыюын ачыклау.
- Сез кайсы спорт төрен күзәтергә теләр идегез?
- Ә хәзер иҗади өлеш.
(Пластилин, кәгазь, карандашлар, ручка, тәкъдим итү). Йомгак. -Бүгенге дәрес сезнең өчен әһәмиятле булдымы? Ни өчен? Нәрсәләр белдегез? Сезгә бүгенге дәрес ошадымы? Киләчәктә Олимпиада уеннарында катнашырга телисезме? Ләкин анда катнашу өчен хәзердән үк спорт белән даими шөгыльләнергә кирәк. Уңышлар сезгә!
Сәяхәтебез тәмам! Сезгә бик зур рәхмәт.