Разработка урока по татарскому языку на тему Омонимы

Раздел Начальные классы
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема:Омонимнар

Максат:Омонимнар турында төшенчә бирү, мисалларда ныгыту, дөрес итеп кулланырга өйрәтү; укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү; туган җиргә, телгә, күренекле шәхесләренә карата хөрмәт һәм сөю хисе тәрбияләү

Җиһазлау: мульти мид. проектор, сюжетлы рәсемнәр, карточкалар, видеоязма.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, Башкортстан мәдәнияте

Дәрес барышы

1.Оештыру.Уңай халәт тудыру.

Хәерле көн, укучылар.Кәефләрегез ничек?

Әйбәт үтсен көнегез,

Фән серен күп белегез.

Җиңел булсын укулар

Матур булсын язулар.

Яхшы кәефләр белән дәресебезне башлыйбыз.

2.Актуальләштерү.

Дәфтәрләрне ачып число язу.Слайд №1

Сүзлек эше.Слайд №2

Мәхәббәт-сөю, ярату.

Көмештәй - көмеш кебек (серебристый)

Ай калыкса - чыкса(взошло)

Гаҗәпләнеп - аптырап (удивляться)

Дәресебезнең эпиграфы:

Дөньяда илләр күп, җирләр күп,

Тик Туган ил бер генә

Күңелгә иң якын ил, якты ил,

Ямьле ил тик Туган ил генә.

Сорауларга җавап бирү

Эпиграфтагы фикерне дәвам итеп Туган ил турында сөйләшү.

  • Нәрсә ул Туган җир?Ул кайдан башлана?

  • Туган ил ул - без дөньяга килгән , беренче тапкыр тәпи баскан җир.Ватан шуннан башлана.

  • Туган җир ни өчен кадерле?

  • Кеше туган иленнән башка яши алмый, чит илләргә киткәннәр дә һәрчак сагынып кайта.

  • Ни өчен ул сагындыра?

  • Кеше өчен туган җир газиз әниләребез кебек үк бер генә.Әниләргә булган мәхәббәтне сүзләр белән генә аңлата алмаган төсле, Ватаныбызны да яратып туеп булмый.

  • Рәхмәт, балалар, бик төгәл, матур җаваплар бирдегез.

Игътибар белән тактага карагыз, сезнең алда башкорт халкының милли герое С.Юлаевның "Уралым" шигыре.Слайд№4

Ай Уралым, Уралым,

Күгәреп яткан, Уралым!

Нурга чумган түбәсе,

Күккә ашкан Уралым!

Сине мактый җырларым,

Сине данлый җырларым.

Төнен күккә ай калыкса,

Алтындай балкый Уралтау,

Көндез күккә көн калыкса,

Көмештәй балкый Уралтау.

Кызарып чыккан кояшны

Сайрап каршылый кошларың,

Кызарып баткан кояшны

Сайрап озата кошларың

  • Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?Автор нәрсәне данлый?

  • С.Юлаев Уралны, без яшәгән җирне данлый.

  • Дөрес укучылар. Безнең Башкортстан шундый матур җирдә урынлашкан.

  • Әйдәгез,балалар,шигырьне строфалап укып үтик һәм асларына сызылган сүзләргә игътибар итик.Данлый,мактый сүзләре турында сез нәрсә әйтә аласыз?

  • Бу синоним сүзләр.Бер мәгънәле сүзләр.

  • Ни өчен синоним сүзләрне сөйләмдә кулланабыз?

  • Алар сөйләмне матурлый.Бер үк сүзне кабатлаудан коткара.

  • Төнен,көнен сүзләре нинди мәгънә белдерәләр?

  • Бу капма-каршы мәгънәле сүзләр.Мондый сүзләрне антонимнар дип атыйбыз.

  • Рәхмәт,укучылар.Дөрес,төгәл җаваплар бирдегез.

3.Яңа тема өстендә эшләү

Слайд №5

Разработка урока по татарскому языку на тему Омонимы



- Балалар, рәсемгә карагыз. Сезнең алда нинди ел мизгеле?Бу мизгел өчен нинди үзгәрешләр хас?

- Картинада яз сурәтләнгән. Көннәр җылына. Кояш үзенең нурын мулрак чәчә. Җылы яктан кошлар кайта. Елгаларда боз китә. Көннәр ямьләнә.

- Балалар нинди елга кырына килгән?

- Бу Агыйдел елгасы.

- Димәк, бу Уфа шәһәренең бер күренеше.Текст белән танышып үтик.

Слайд №6

Разработка урока по татарскому языку на тему Омонимы

- Соңгы җөмләгә игътибар итегез.Асларына сызылган сүзләр турында нәрсә әйтеп була?Алда тикшергән антоним һәм синоним сүзләргә ошаганмы?

- Алар бер төсле әйтелә, бер төсле языла, ләкин төрле мәгънә белдерә.

- Бу сүзләрне ничек атарбыз?

- Алар - омоним.(дәфтәргә число белән теманы язу)

- Ә хәзер, укучылар, дәреслек белән эшлибез.(Дәреслектәге билгеләмә белән танышу,бер-берсенә сөйләп карау).

4.Ныгыту

  1. Дәреслек белән эшләү.189нчы күнегү(Бирелгән җөмләләрдән омонимнарны табарга, мәгънәләрен аңлатырга һәм русчага тәрҗемә итәргә.Нинди җөмлә кисәгенә каравын билгеләргә).Слайд№7 физкультминутка.

Разработка урока по татарскому языку на тему ОмонимыРазработка урока по татарскому языку на тему Омонимы



2.Дәрес башында туган ил турында сөйләшә башлаган идек, сүзебезне дәвам итик.

Слайд №8 Башкортстан картасы.

Разработка урока по татарскому языку на тему Омонимы

  • Сезнең алда республикабыз картасы.Йөздән артык милләт кешесе тату һәм бердәм булып яши туган ягыбызда.Барлыгы 54 район бар.Кайбер районның исеменә омоним да табып була.(мисаллар китерү,җөмләләр төзү : күгәрчен- Күгәрчен районы, чишмә-Чишмә р., бөре-Бөре р.,һ.б. Слайд 9-14).

  1. -Һәрбер районнан күренекле шәхесләр чыккан.Алар - безнең горурлык. Шундый данлыклы кешеләрнең берсе - татар әдәбияты классигы, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов, ул Авыргазы районы Солтанморат авылында туган.Ә хәзер мин сезне язучының йорт-музеена сәяхәткә чакырам.(Видеоязма карау).

  2. Карточка белән эшләү (Г.Ибраһимов әсәрләреннән алынган җөмләләрдән омонимнарны табу һәм аңлатып үтү).

  3. Кроссворд чишү. Слайд №15-20

Әкиятләр ничек башлана?

Язның иң матур ае.

Туңган су.

Аюның яшәгән урыны.

Акча берәмлеге.

Сез яраткан җиләк-җимеш

5. Дәрескә йомгак ясау Слайд №21

Разработка урока по татарскому языку на тему Омонимы



6. Өй эшен бирү

192нче күнегү(Омонимнар белән җөмлә төзе)

7. Билгеләр кую

© 2010-2022